Пушкинны аңларга өйрәтте

Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган чордагы бер хәтирә белән уртаклашасым килә. Пушкин иҗаты буенча махсус курсны анда Дмитрий Михайлович Еремин дигән профессор алып барды. Бик тә оста, сәләтле укытучы иде ул.

Без әдәби институтта көне-төне китап укып ялыккан инде, хәтта Пушкинны да кулга аласы килми. Беренче лекциясендә Дмитрий Михайлович, ишекне киереп ачып, җил-җил атлап килеп керде дә, өстәлгә (урындыкка түгел!) барып утырды. “Дорогие мои студенты, великие поэты нашего отечества, — дип сүзен башлап җибәрде бу. – Перед тем, как прийти к вам, я всю ночь читал Пушкина и … окончательно разочаровался в нём”, — дип, аның уртакул шигырьләрен тикшерә башлады. Һәр шагыйрьдә, үзе бөек булса да, уртакул шигырьләр очрый инде ул. “Разве это поэт? Разве это поэзия?” – дип бөтенләй бетереп атты бу Пушкинны. Пушкин – шагыйрь түгел, Пушкин – шәхес түгел, янәсе.

“Я нынче в Пушкине разочаровался, у меня сегодня нет настроения, я больше говорить не могу. До свидания!” — диде дә, ишекне шапылдатып чыгып та китте бу. Без, авызларыбыз ачып, аптырашта калдык. Ничек инде бөек Пушкинны Әдәбият институты профессоры эт итеп сүгеп чыгып китә ала?! Без шаулаша-бәхәсләшә башладык. Аскы каттагы китапханәгә төшеп, Пушкинның китапларын алдык та, җыелышып тулай торакка кайтып киттек. Бөек рус шагыйренең әсәрләрендә кимчелекләр эзләп, бәхәсләшеп, шигырь укып төнне уздырдык. Күпләребез өчен Пушкин уртакул шагыйрьгә, ә кайберәүләргә хәтта нольгә әйләнде.

Икенче көнне лекциягә киләбез. Берзаман аудитория ишеге шәрран ачылып китте дә, аннан профессор Еремин атылып килеп керде: авызы ерылган, йөзе балкый, кәефе әйбәт! “Дорогие мои студенты! Я сегодня опять всю ночь читал Пушкина, – дип сүз башлады бу. – Пушкин – все-таки гениальный поэт!” — ди һәм Пушкинның гениаль шигырьләрен укып китә.

Менә шулай итеп ул безгә Пушкинны аңларга, яратырга өйрәтте.

Разил Вәлиев,Татарстанның халык шагыйре.

Добавить комментарий