Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Борһанов: «Үзебездән башларга кирәк!»

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII съездында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәг...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII съездында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип белдерде. DSC_0356


Ул ана телебезнең милләтебезне берләштерә торган зур көч булуын билгеләп узды. «Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйный. Бүген җыелган һәркем – татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхес. Милли юнәлештәге эшләрегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм», – диде министр.


Чараны алып баруны үз кулына алган җитәкче, өч сәгатькә сузылган фикер алышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашуга нәтиҗә ясап, болай диде: «Арабызда безнең телне белмәгән бер кеше бар (күз уңында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров тотыла), әмма аның өчен барлык чыгышлар, резолюция проекты алдан тәрҗемә ителде, янында профессионал тәрҗемәче утыра. 600 дән артык татар телле кеше арасында берәү безнең телне белми дип, ул телгә күчәргә кирәкми. Аңлар өчен җай табыла. Телне үстерү, тарату эшен үзебездән башларга кирәк!».


Съезд 8-10 июльдә Кукмара районында һәм Казанда узды. Чарада 600га якын кеше катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ