Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Фәйзуллинның яңа китабы дөнья күрде

2016 ел ахырында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның публицистик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләрен колачлаган "Татарстан язучылар берлеге" дип исемләнгән  китабы дөнья күрде.Бу к...

2016 ел ахырында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның публицистик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләрен колачлаган "Татарстан язучылар берлеге" дип исемләнгән  китабы дөнья күрде.


Бу китап татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галимнәр, бигрәк тә татар әдәбияты укытучылары өчен юл күрсәткеч, методик кулланма булып та файдаланыла ала. Әлеге китап Татарстан Язучылар оешмасы узган гыйбрәтле тарихи юлны озак еллар буе җентекләп өйрәнү һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә туган зур җитди хезмәт. Язучылар берлеге эшчәнлегенә бәйле рәвештә автор татар әдәбиятына гомумкүзәтү ясый, әдәби хәрәкәтнең аерым чорларына, үсеш-яңарыш тенденцияләренә, кайбер күренекле әдипләр һәм аларның иҗатларына мөнәсәбәтен белдереп, XX-XXI гасыр башы татар әдәбиятының тулы бер панорамасын тудыра. Китапта сирәк очрый торган күп санлы фото-документларның бирелүе хезмәтнең кыйммәтен тагын да  арттыра.


WhatsApp Image 2017-01-12 at 14.59.30

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ