Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика ифтарына волонтер булып бара аласыз!

Хәбәр итүебезчә, 26, 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә традицион республика ифтары үткәреләчәк. Ике көн үткәрелү сәбәбе, ирләр өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым көн билгеләнгән. Фото: dum...

Хәбәр итүебезчә, 26, 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә традицион республика ифтары үткәреләчәк. Ике көн үткәрелү сәбәбе, ирләр өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым көн билгеләнгән.


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru

Ифтар үткәрү өчен волонтерлар ярдәме кирәк. Татаринформ агентлыгының матбугат конференциясендә ТР мөфтиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова әйтүенчә, бер көн ифтар оештыру өчен 300 волонтер кирәк икән. Бу эшкә килүченең төп нияте - савап эшләү.


Волонтерларның эш сәгате 9.00 башлана һәм төнге 11.30 га кадәр дәвам итәргә мөмкин. Волонтерлар арасында ураза тотмаучылар булса, аларга көндез ашау оештырылачак. Димәк, волонтер булып барыр өчен ураза тоту мәҗбүри түгел.


Шулай ук Казанның кайсы мәчетләрендә ифтар буласы мөфтият сайтында хәбәр ителәчәк.


Тагын бер мәгълүмат чыганагы: рамазан аенда ТР Мөфтиятендә интернет-линия оештырыла. Сорауларыгызны (түбәндәге электрон почтага) мөфтинең үзенә юллый аласыз: dini.sorau@tatar.ru.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ