Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада җылылык бирелмәгән йорт калмады

8 октябрьдә Казанда әлегә кадәр салкыннан интеккән соңгы йортка да җылылык бирделәр. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фрол...

8 октябрьдә Казанда әлегә кадәр салкыннан интеккән соңгы йортка да җылылык бирделәр. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


Ягу сезонын, иң беренче булып, әле сентябрь башында ук Теләче районы ачкан иде. Күпчелек районнар бу эшне 21 сентябрьгә төгәлләде. “Дөрес, кайбер йортларда аерым бер мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә туры киләчәк әле. Әйтик, торбада һава калса, аны чыгармый булмый. Өегездә җылылык юк икән, моны тиешле оешмаларга тиз арада хәбәр итегез”, - дип киңәш итә Алексей Фролов. Мәсьәләне берничә көн эчендә хәл итә алмасалар, тәүлек дәвамында эшләүче диспетчерлык хезмәтенә (тел. (843) 231-14-10) шалтыратырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ