Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикакүләм “Күркәм гаилә - 2015” бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘсе

“Күркәм гаилә” конкурсы (алга таба – Конкурс) җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буынга үрнәк гаилә мисалларын күрсәтү һәм әлеге үрнәкләрне кабатларга өндәү, гаилә сәясәтен дәүләт дәрәҗә...

“Күркәм гаилә” конкурсы (алга таба – Конкурс) җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буынга үрнәк гаилә мисалларын күрсәтү һәм әлеге үрнәкләрне кабатларга өндәү, гаилә сәясәтен дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашыруга өлеш кертү максатыннан “Гаилә һәм мәктәп” журналы (алга таба – Оештыручы) тарафыннан гамәлгә куелды. Конкурсны оештыруда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе, БТК каршындагы Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды, “Ак калфак” татар хатын-­кызлары иҗтимагый оешмасы булышлык күрсәтә.


Әлеге Нигезләмә www.gaila.ru, www.magarif-uku.ru cайтларында, http://vk.com/gailemektep социаль челтәрдә урнаштырыла, һәр район хакимияте адресына юллана.


 Конкурсның максат һәм бурычлары


- авыл җирләрендә гомер итүче яшь, матур гаиләләрне барлау, аларны республикага таныту.


- ныклы никях җепләре идеясен алга сөрү,


- гаиләдәге әхлакый кыйммәтләр, буыннан-буыннан күчкән гореф-гадәтләр, уңышлы бала тәрбияләү серләре белән уртаклашу,


- ватанпәрвәрлекне тәрбияләү.


 I.   Конкурсны үткәрү тәртибе


1.1.      Конкурс 2 этапта уза. 1нче этап (алга таба - Район туры) Татарстан Республикасы районнарында 15 сентябрьгә кадәр үткәрелә. 2нче этап  (алга таба – Республика туры) октябрьнең 2нче атнасында оештырыла.


1.2.      Район турын үткәрү тәртибе:


1.2.1.      Район турында катнашучыларны, Оештыручы белән килештереп, җирле район хакимияте сайлап ала.


1.2.2.      Район турын бәяләү өчен жюри составын, Оештыручы белән килештереп, җирле район хакимияте билгели.


1.2.3.   Район турында катнашучы гаилә үзе турында презентация күрсәтеп, чыгыш ясый. Презентация түбәндәге критерийларга җавап бирергә тиеш:


- сәнгатьлелек,


- күмәклелек (бөтен гаилә әгъзаларының да катнашуы),


- эстетик зәвык,


- гыйбрәтлелек,


- миллилек; җирле төбәкнең тарихы, гореф-гадәтләренең чагылыш табылуы,


- буыннар арасындагы бәйләнешне чагылдыру,


- гаиләле тормыш рәвешен, ир белән хатын арасындагы тугрылык, баладагы итагатьлелек һәм ватанпәрвәрлек идеяләрен алга сөрү.


1.2.4.    Район турының жюри әгъзалары чыгышларны бәяләү өчен үз критерийларын да өстәргә мөмкин. Шушы критерийлардан чыгып, жюри район турының гран-при иясен билгели.


1.2.5.      Район турына нәтиҗәләр чыгару урынын, форматын, вакытын һәм башка оештыру мәсьәләләрен җирле район хакимияте Оештыручы белән килештереп хәл итә


1.2.6.      Район туры нәтиҗәләре “Гаилә һәм мәктәп” журналының якындагы санында, интернет челтәрендә һәм башка мәгълүмат чараларында яктыртыла.


1.3.      Республика турын үткәрү тәртибе:


1.3.1.  Республика турында Конкурсның район турларын үткәргән җирлекләрдә район турының гран-при ияләре турыдан-туры катнаша.


1.3.2.     Республика турында катнашучылар Район турындагы чыгышларын кабатларга, тулыландырырга яки тулысынча яңартырга хокуклы.


1.3.3.      Республика турында катнашу өчен командировка чыгымнарын катнашучылар үзләре каплый.


1.3.4.      Республика турындагы чыгышларны бәяләү критерийлары район туры критерийларына туры килә (п.1.2.3)


1.3.5.      Республика турының жюри составын Оештыручы хәл итә.


1.3.6.  Республика туры нәтиҗәсе буларак “Республиканың Күркәм гаиләсе-2015” сайлана. Башка катнашучылар номинацияләрдә җиңүчеләр дип табыла. Номинацияләр шунда ук игълан ителә.


 II.  Махсус номинация хакында


2.1.      Район туры җиңүчеләре өчен махсус номинацияләр белән беррәттән Оештыручы тарафыннан “Гаилә һәм мәктәп” журналының махсус номинациясе” (алга таба – Махсус номинация) игълан ителә.


2.2.      Махсус номинациядә 3 җиңүче сайлана.


2.3.      “Гаилә һәм мәктәп” журналының махсус номинациясе” шартлары:


2.3.1.      Махсус номинациядә катнашу ирекле, чикәнмәгән.


2.3.2.     Махсус номинациядә катнашу өчен теге яки бу авылда (районда) яшәүче гаилә үзе турында язма юлларга тиеш. Мәкаләне туганнары, авылдашлары, дуслары, танышлары, укытучылар, район газетасы журналистлары да тәкъдим итә ала. Язманың аңарчы бүтән массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта чыкмаган булуы шарт.


2.3.3.     Махсус номинация өчен язмалар 2015 елның 1 мартыннан 31 августка кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет-басмаларда басылмаган язмалар кабул ителә.


2.3.4.     Конкурска язма юллавы белән автор шушы язманы “Гаилә һәм мәктәп” журналының “В контакте” социаль челтәрендәге “Күркәм гаилә” ачык төркемендә (http://vk.com/club74137565), www.gaila.ru, www.magarif-uku.ru сайтларында һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналында чыгарырга ризалык бирә дип санала. Язманың эчтәлеге, фактларның дөреслеге, закон таләпләренә туры килү-килмәве өчен аның авторы бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала.


2.3.5.      Язмага техник таләпләр:


- Язмада башисем; авторының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме; яшәү урыны күрсәтелергә тиеш,


- текст компьютерда, Times New Roman шрифты, 14нче кегль, 1,5 юлара  интервал белән җыелган булырга тиеш,


- күләме: җыелган текстта билгеләр һәм буш аралар (пробеллар) саны 10 меңнән артмаска тиеш,


- язма геройлары турында jpeg форматында сыйфатлы фотолар булырга тиеш.


2.3.6.      Махсус номинациядә җиңүгә дәгъва кылучыларны “Гаилә һәм мәктәп” журналының коллективы бәяли. Бәяләү түбәндәге критерийлар нигезендә башкарыла:


- гаилә кыйммәтләре проблематикасының яктыртылуы, тирән мәгънәле булуы;


- әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык, фикер белдерү осталыгы;


- җирле төбәкнең тарихы, гореф-гадәтләре чагылыш табылуы,


- буыннар арасындагы бәйләнешне чагылдыру,


- гаиләле тормыш рәвешен, тугрылылык, итагатьлелек, ватанпәрвәрлек идеяләрен алга сөрү.


2.3.7. Махсус номинациядә җиңүчеләр “Гаилә һәм мәктәп” журналында игълан ителә һәм Конкурсның Республика турына бүләкләнүгә чакырыла.


III. Конкурста катнашучылар


3.1.Бәйгедә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендә баласы булган гаиләләр катнаша ала.


3.2.Катнашучылар географиясе чикләнми. Район турында Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында яшәүче гаиләләр катнаша ала.


3.3. Гаиләнең башкаларга үрнәк булуы мөһим. Бала тәрбияләүдә буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләр саклануы, гаиләне берләштергән уртак мавыгулар булуы, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, үзара тату мөнәсәбәтләре, иҗтимагый, һөнәри яки башка өлкәләрдә уңышларга ирешүе хуплана.


 IV.    Бүләкләү


4.1. Бәйгенең нәтиҗәләре “Гаилә һәм мәктәп” журналында хәбәр ителә.


4.2. Конкурсның Район турларында катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.


4.3. Конкурсның Республика турында һәм Махсус номинациядә катнашучыларга редакциянең дипломнары һәм истәлекле бүләкләр  тапшырыла.


4.4. Махсус номинациядә катнашкан язма авторлары Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнә.


4.5. Республика турында җиңү яулаган гаилә турында “Гаилә һәм мәктәп” журналында язма биреләчәк, профессиональ фотосессия уздырылып, фотолары журнал тышлыгында урын алачак.


V. Конкурс белән идарә итү


5.1.      Конкурс белән Оештыручы идарә итә.


5.2.    Оештыручы Республика турына жюрины туплый, конкурсның төрле этапларын үткәрү вакыты, урыны, регламенты һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.


5.3.  Оештыручы конкурсны үткәрергә булышлык итү өчен башка оешмаларны, вазыйфаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.


5.4.    Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта “Гаилә һәм мәктәп” журналы битләрендә яки www.gaila.ru, www.magarif-uku.ru сайтларында хәбәр ителә.


5.5.   Конкурсның үткәрү һәм нәтиҗәләр чыгару тәртибенә карата бәхәсле хәлләр килеп чыкса, аларны гаделлек һәм объективлык принципларына нигезләнеп Оештыручы хөкем итә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ