Логотип Магариф уку
Цитата:

Резеда Ганиева һәм Зөфәр Рәмиевләр: “Солдат кебек яшәдек”

Галим-голямалар, студентлар бу парга аерым бер соклану белән карый. 50 елга якын бергә! Фән дөньясында да, өйдә дә. Тукай энциклопедиясе турында сүз чыкса, иң элек аларны искә алалар. Исхакый иҗатын ө...


Галим-голямалар, студентлар бу парга аерым бер соклану белән карый. 50 елга якын бергә! Фән дөньясында да, өйдә дә. Тукай энциклопедиясе турында сүз чыкса, иң элек аларны искә алалар. Исхакый иҗатын өйрәнүне сөйләсәләр, тагын мөхтәрәм Резеда апа белән Зөфәр абыйлар исеме тел очына килә. Югары уку йортлары укучылары өчен Гаяз Исхакый иҗаты программасын Резеда Ганиева булдырды һәм озак еллар аны укытты да. Зөфәр абый исә Лена Гайнанова, Фатыйма Ибраһимовалар башлаган эшне – Исхакыйның 15 томлыгын әзерләп бастырып чыгарды. Исхакыйның 15 томлыгын тәкъдим иткән көннәрдә без дә аларда кунакта булдык әле. Ә сүзебез бер дә фән турында түгел, ә тәрбиягә кагылышлы.


ганиевлар обр


Сугыш чоры балалары


Резеда апа тумышы белән Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылыннан – мәгърифәтче Каюм Насыйриның якташы ул. Гаиләдә беренче бала. Сугыш башлануга әтисе Габделкадыйр фронтка китә. Авылда беренчеләрдән булып кара кәгазь алар гаиләсенә килә. Дүрт баласы белән тол калган Хәбирә апага олы кызы – тугыз яшьлек Резеда иң зур таяныч булып кала. “Кыйналдым, урак урдым, печән чаптым, ат җиктем, шпаллар ташыдым, – дип бала чакларын искә ала Резеда апа. – Товар поездлары үтеп киткәндә артларыннан йөгерәбез – безнең тауда йөрешләре акрыная, ахылдап менәләр, без аларның чыгып торган баскычларыннан вагонга үрмәлибез – кулга ни туры килә, шуны коябыз. Сугыштан соңгы авыр заманнар бит. Бу урлаулар өчен атарга була иде…” Шушы авыр заманнарда да кыюлык белән Казанга китә ул. Педагогия училищесын, Казан дәүләт университетын тәмамлый, Мәскәүдә аспирантурада укый һәм укытучы һөнәренә гомере буе тугры кала. Бүген исә танылган профессорның дәвамчылары да әллә ни чаклы.


Ә Зөфәр абый исә Кама Тамагының Каратай авылыннан. “Минем әни – кулак кызы. Бабам Хәйретдин Көек мәдрәсәсендә белем алган. Авылда муллалыкка урын булмагач, сәүдә эшенә керешкән, бик күп җирләр алган, 200әр төп кәбестә үстергән, алма бакчалары, тегермән тоткан. Бер сезонда бер тун туздыра торган эшчән кеше була ул. Бабай вафат булгач, кулак буларак йорттан куып чыгарылгач, әнине тиз генә Каратайга кияүгә биреп тә куйганнар. Мәхәббәт-фәләнне уйлап торыш юк инде. Әни китап укырга яратты, өч имляда да укый белә иде ул, гармунда да уйнады, тегүче дә булды. Әтинең сугышта аягы чәрдәкләнгәч, авылга кайтардылар. Миңа 5 яшьләр тирәсе. Ул вакытта да сөйләшмәгәнмен. Әти кабаттан сугышка киткәндә телем ачылганны күреп сөенгән инде. Әмма озак та үтми, һәлак булуы турында кара кәгазь килде… Әни белән дүрт бала утырып калдык. Мәктәпне тәмамлагач, пединститутка да барып карадым, керә алмагач, заводка фрезерчы булып урнаштым. Армиядән кайткач, туган авылымда балалар укыттым. Мәктәп оптимизациягә эләгеп, башлангычка калган Олы Бортас мәктәбе директоры итеп билгеләделәр….”


Директор булып озак эшләргә туры килми егеткә, университетта диплом якларга китеп барган җиреннән кире кайтмый. Диплом җитәкчесе Резеда Ганиева аны аспирантурага калырга үгетли. Алай гына да түгел, арада мәхәббәт уяна…


         “Бер-беребезгә килешкәнбездер”


Шыпырт кына Зөфәр абыйдан: “Резеда апаның кайсы ягын ошаттыгыз соң?” – дип сорап алдык. “Сез гаиләлеме? – дип үзе сорау юллады гаилә башлыгы. – Алай булгач, иптәшеңнең кай сыйфатын яратасың соң? Менә мин дә бөтен ягын. Матурлыгы бар инде. Аннан, ул тиз кайтып төшә белә. Бәхәсне кыздырмый, тирәнгә җибәрми. Акча белән вакланмый. Туганнарыма яхшы мөнәсәбәттә. Үзем дә беркайчан эчеп кайтмадым, тәмәке тартмадым, сулга йөрмәдем. Мин аңа йортка кергән кеше дә бит. Ә Резеда апагыз беркайчан да моның белән төрттергәне булмады. Бер-беребезгә килешкәнбездер инде…”


<…>


Тулы варианты белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының №5 (май, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)


Гөлүсә Закирова.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ