Логотип Магариф уку
Цитата:

Риман Гыйлемханов: "Казахстанда һәм Кытайда Тукайга мөнәсәбәт бөтенләй икенче төрле"

Габдулла Тукайга нисбәтле  «Истә калганнар» дигән китап тәкъдим ителде2010 елда «Тукай фонды» президенты Риман Гыйлемханов, журналистлар Гөлназ Галимҗанова, Рамилә Газизуллина, Альбина Газизуллина Тук...

Габдулла Тукайга нисбәтле  «Истә калганнар» дигән китап тәкъдим ителде



2010 елда «Тукай фонды» президенты Риман Гыйлемханов, журналистлар Гөлназ Галимҗанова, Рамилә Газизуллина, Альбина Газизуллина Тукай турында мәгълүматлар туплар өчен ерак сәфәргә чыгалар. 46 көн эчендә алар Казахстанның Җаек шәһәрен, Кытайны урап кайталар. Шулай итеп  "Истә калганнар" сәяхәтнамәсе туа. 6 ел үткәч, бары тик 2016 елда гына ул 500 данә белән Татарстан китап нәшриятында китап итеп басылып чыга.


Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге китапны журналистларга тәкъдим иттеләр. Очрашуда  Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе җитәкчесе Газинур Моратов,  шагыйрь Зиннур Мансуров, Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм «Истә калганнар» китабы авторы Риман Гыйлемханов катнашты.


“Кешене күңелдәге хыял йөртә. Без олыгайган саен акрын-акрын гына тамырларыбызга кайтабыз. Тукай миңа татар кешесе буларак, иң якын шәхесләрнең берсе. Туганым буларак кына түгел, татар журналистикасында 40 ел эшләү дәверендә һәрвакыт Тукай шәхесенә мөрәҗәгать итә идем. Университетта укыганда да шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча курс эшләре яздым. Университетта безне Тукайга ихлас бирелгән Ибраһим Нуруллин укытты. “Тукайны әле өйрәнәсе дә, өйрәнәсе. Тукайны киләчәк буын өйрәнер әле”, - дип язып калдырды остазым.


2008 елда мин «Тукай фонды»н оештырдым. Максатым – үз тирәмдә фикердәшләр туплау иде. Cоңыннан 2010 елда 20 мең чакрым ара узып, Тукай рухы сакланган җирләрне барлап кайттык.


Сәфәрдән соң читкә киткән саен Тукай кадерлерәк була икән дигән фикер туды. Чөнки Казахстанда һәм Кытайда Тукайга мөнәсәбәт бөтенләй икенче төрле. Казахстанда әледән-әле аның шигырьләре, шагыйрьгә багышланган төрле хәзмәтләр дөнья күрә. Һәр татар гаиләсендә, хәтта кечкенә балалар да, Тукайның ким дигәндә бер шигырен булса да яттан беләләр, -ди Риман Гыйлемханов.


Проект авторлары белдергәнчә, китап инде Казахстан һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребезгә дә барып җиткән. Татарстан китапханәсе аны республика китапханәләренә дә тараткан.


“Кызыксынучылар сәяхәтнамәнең электрон варианты белән Татарстан китап нәшрияты оештырган махсус сайтта да http://www.tatknigafund.ru/  таныша алалар”, - ди Илдар Сәгъдәтшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ