Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Федерациясе Президентын сайлау башланды

Бүген, 18 март, Россия  Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Фото: tatar-inform.ruРеспубликада барлыгы 6 округ сайлау комиссияс...

Бүген, 18 март, Россия  Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия илчелекләре һәм консуллыкларында ачылды.


Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.


Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президентына кандидатлар исемлегендә: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.


Сайлау барышы белән "Татар-информ" сайтында танышып була. Онлайн-трансляция алып барыла. Редакция журналистлары бүген Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмат үзәгендә эшли, алар оператив мәгълүмат җиткереп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ