Россия халкы БДИ системасына үзгәреш кертергә теләми

Август башында Рособрнадзор, БДИ системасына нинди үзгәрешләр кертергә кирәк дип, онлайн-сораштыру үткәргән иде.

Аның нәтиҗәләре буенча, илдә яшәүчеләрнең 46 проценты, БДИ ничек бар, шулай калсын, дигән фикердә. Сораштыруда катнашучыларның 15 проценты имтиханнан тест өлешен алып атырга тәкъдим иткән. Халыкның 9 проценты, күп кенә предметлар буенча укучыларны телдән дә сынап карарга кирәк, ди. Тавыш бирүчеләр БДИ вакытында ярты сәгатьлек ял оештырып алуны да хуплаган. Бу тәкъдим сораштыруда катнашучыларның 34 процентына ошаган.

One thought on “Россия халкы БДИ системасына үзгәреш кертергә теләми

  1. бдины тәрҗемә итергә кирәк. хәтерләвемчә, ул сораштыруда андый фикерне әйтү мөмкинлеге юк иде.

    менә монда тавыш бирү формасында шул фикерне белгертә аласыз: https://vk.com/wall-28013424_156 .

Добавить комментарий