Россия Хөкүмәте киләсе елда ничек ял итәчәгебезне билгеләде

Россия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев 2017 елга ял көннәре графигын раслады.

Министрлар кабинеты карары нигезендә, 1 гыйнвар ялы – 24 февральгә, ә 7 гыйнварга туры килүче ял көне 8 майга күчерелә. Шул рәвешле, киләсе елда без түбәндәгечә ял итәчәкбез: 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр, 23-26 февральдә, 8 мартта, 29 апрельдән 1 майга кадәр, 6-9 май көннәрендә, 10-12 июньдә һәм 4-6 ноябрьдә.

Добавить комментарий