Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия субъектлары милли-төбәк компонентын торгызу мәсьәләсен Федераль үзәк каршында көн тәртибенә куярга тиешләр

“Башка республикалар милли телләр, милли мәгариф мәсьәләсендә һәрвакыт Татарстанга карап йөз тоттылар. Алар өчен безнең республика һәрвакыт үрнәк булды. Бүгенге ситуациядә дә Татарстанның фикере аерым...

“Башка республикалар милли телләр, милли мәгариф мәсьәләсендә һәрвакыт Татарстанга карап йөз тоттылар. Алар өчен безнең республика һәрвакыт үрнәк булды. Бүгенге ситуациядә дә Татарстанның фикере аерым бер әһәмияткә ия.


2007 елда милли-төбәк компоненты юкка чыгарылды. Һәм бу безне бик зур бер чикләүгә кертте. Ул чикләү милли телебез, милли әдәбиятыбыз, аннан тыш, музыка, сынлы сәнгать, география, тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәрнең дә аерым бер өлешләре белән бәйле. Бу гамәл безне программалар, дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары эшләүдән читләштерде.


Бүген җәмгыятьтә “республикалар әлеге компонентны торгызу мәсьәләсен Федераль үзәк каршында көн тәртибенә куярга тиешләр”, - дигән фикер өлгереп килә. Әлеге фикер, минем уйлавымча, логик яктан бик дөрес. Бу безгә федераль дәүләт стандартларының соңгы буыны куйган чикләүләрдән котылырга мөмкинлек бирә алыр иде”, - дип белдерде «Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дип аталган түгәрәк өстәлдә Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу атнада балаларга, дин сабакларын өйрәтүче эзләп, ике мәчеттә булдык. Икесендә дә балалар төркеме сабак ала иде. Тик ул дәресләр татарча алып барылмый. Берсендә мөгаллим үзе дә, сабакка йөрүче малайлар да татар, тик дәрес русча бара. Икенчесендә мөгаллим Урта Азиядән булганлыктан, монда да татар теленә урын юк. Мөфти шушы мәсьәләне татар теле файдасына көйләсен иде. Эшләр болайга киткәч, балаларыбызга татар телендә сөйләшү һәм укуга өйрәтү мәчетләр өстендә калуы бик мөмкин. Автор: Илсөяр

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ