Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыра башладылар

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру башланды. Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга теләүчеләр арасында 14 татарстанлы бар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлы...

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру башланды. Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга теләүчеләр арасында 14 татарстанлы бар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Рус теле буенча беренче имтихан Казанның 3 нче гимназиясендә узды.


 БДИны вакытыннан алда тапшыру исемлегенә “Рубин” спорт мәктәбенең Испаниягә халыкара турнирга китүче 7 спортчысы, халыкара ярышларга җыенучы 4 кеше (су тубы буенча 2 спортчы (Венгрия) һәм теннис буенча 2 спортчы (Италия), шулай ук, даими яшәү урыны буларак, Сүриягә китүче кыз һәм медицина күрсәткечләре буенча БДИ тапшыруга рөхсәт алган бер кыз кертелгән.


 Имтихан тапшыру пунктларында Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре эшли.


 БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры – 21 нче апрельдән алып 8 нче майга кадәр. Укучылар 24 нче апрельдә - чит телләрдән һәм химиядән, 28 нче апрельдә - математикадан, 5 нче майда – биология, җәмгыять белеме һәм информатикадан сынау тапшыра. 8 нче май барлык фәннәр буенча өстәмә көн итеп билгеләнгән.


Россиядә 65 төбәктән якынча 1,5 мең укучы бердәм имтиханны вакытыннан алда тапшыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ