Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә чыгарылыш сыйныф укучыларының якынча 13,3 проценты рус теленнән БДИда югары балл җыйган

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 29 майда рус теленнән узган БДИның беренче нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Рус теленнән имтиханны Россия буенча 714 мең 242 кеше тапшырды (...

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 29 майда рус теленнән узган БДИның беренче нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Рус теленнән имтиханны Россия буенча 714 мең 242 кеше тапшырды (2013 нче елда - 781 мең 991). Эшләрне югары балларга (80-100) имтиханда катнашучыларның 13,26 проценты язган (2013 нче елда - 14 процент). Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте сайтында хәбәр ителә.


10 июньнән башлап имтихан тапшыручылар БДИның рәсми мәгълүмат порталында үз нәтиҗәләре белән таныша алачак


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары үз нәтиҗәләре белән Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге сайтында “БДИда катнашучы сервисы” (“Сервис участника ЕГЭ”) бүлегендә таныша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ