Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиялеләр бала табу өчен АКШка оча

Мул тормышта яшәүче россиялеләр бала табу өчен Флоридага килә. NBC телеканалы моны “рус бэби-бумы” дип атый. АКШ конституциясе буенча, ил территориясендә дөньяга килгән сабый америка гражданины дип са...

Мул тормышта яшәүче россиялеләр бала табу өчен Флоридага килә. NBC телеканалы моны “рус бэби-бумы” дип атый. АКШ конституциясе буенча, ил территориясендә дөньяга килгән сабый америка гражданины дип санала. Майамида бала табуның популярлыгы шуның белән аңлатыла. Махсус агентлыклар ел саен 50 мең доллар акча түләгән йөз хатын-кызга АКШта бала табу мөмкинлеге тудыралар.


Рәсми статистика буенча, АКШта күпме “рус” баласы туу турында мәгълүмат юк. Ләкин Флорида хакимияте мәгълүматлары буенча, чит ил гражданнары тапкан балалар саны 2000 ел белән чагыштырганда 200 процентка арткан.


Америкага бала табарга китүче хатын-кызларның ике сәбәпләре бар: яхшы шартлар һәм гражданлык алу. Беренче мөмкинлек хәзерге вакытта Россиядә дә тудырылды. Соңгы елларда Казанда да берничә шәхси клиника ачылды.


Без Татарстанда яхшы шартларда бала табу күпмегә төшкәнен белү өчен, “АВА-КАЗАНЬ” һәм Нуриевлар клиникаларына шалтыраттык.


Күп кенә клиникаларда табигый юл белән генә түгел, ЭКО ысулы (экстракорпораль аталандыру) белән дә әни булу бәхетенә ирешергә мөмкин. Әлеге юл белән Нуриевлар Клиникасында 3 меңнән артык, “АВА-КАЗАНЬ” клиникасында 1533 сабый дөньяга аваз салган. Бәяләргә килгәндә, “АВА-КАЗАНЬ” клиникасында табигый юл белән бала табу – 105 мең сум, ЭКО ысулы белән 125 мең сумга төшә. Ә Нуриевлар клиникасында ЭКО ысулы белән бала алып кайту өчен 30 яшькә кадәр - 134 мең, 35 яшьтән алып – 144 500, 36 яшьтән – 40 яшькә кадәр – 155 мең, 41 яшьтән соң 163 мең сум акча чыгарып салырга кирәк.


 Бүгенге көндә демография проблемасы беренче урында тора. Татарстанда да “Бэби-бум” булсын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ