Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр белән очрашты

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм алдынгы урыннар яулаучылар, аларның педагоглары белән очрашты. Очрашу республика мәгариф сыйфатын мониторинг...

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм алдынгы урыннар яулаучылар, аларның педагоглары белән очрашты. Очрашу республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәгендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.


Татарстан Президенты очрашуда билгеләп үткәнчә, республиканың предметлар буенча олимпиадаларда ил буенча өченче урыннан беренчегә күтәрелерлек гайрәте бар. «Олимпиадалар буенча безгә илдә беренче урында булырга кирәк. Бездә моның өчен барысы да бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.


 “Хәзерге вакытта акыллы башлар өчен көрәш бара, һәм без сезнең кебек сәләтле балаларыбыз булу белән шатланабыз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты олимпиадаларда җиңүчеләргә. Ул игътибарны олимпиадаларда катнашучылар белән 4 нче сыйныфтан алып вузга кадәр системалы эш алып баруның әһәмиятенә юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге эшнең нигезен интеллектуаль потенциалны формалаштыручы, балалар белән тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашучы укытучылар тәшкил итә. Татарстан Президенты республика вузлары җитәкчеләрен олимпиадада катнашучылар һәм аларның командасы – укытучылары һәм остазлары белән тыгыз эш итәргә өндәде.


Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелегенә сәләтле балаларны Татарстанда калдыру бик мөһим. «Әлбәттә, сәләтле кешеләр теләсә кайсы өлкәдә үзен тиешенчә күрсәтә ала, шулай да республикада тудырылган шартлар сезнең монда калуыгызга өмет бирә», - дип белдерде Р.Миңнеханов.


«Мәктәп үзгәреп торырга тиеш – безгә лидерлар тәрбияләргә, эшмәкәрлек рухын салырга кирәк, һәм бу өлкәдә әле күбесен үзгәртергә кирәк», - диде  Татарстан Республикасы Президенты.


Укучылар, остазлар һәм укытучылар үз чыгышларында республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Президентына игътибар һәм ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Тәкъдимнәр арасында 2016 елда химия буенча халыкара олимпиада үткәрү турындагысы да бар иде. Рөстәм Миңнеханов, әлеге тәкъдимне хуплап, тиешле ведомстволарга әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнүне йөкләде.


Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм алдынгы урыннарны яулаучыларны, остазларын котлады һәм уңышлар теләде. «Без халыкара дәрәҗәдә дә белемебезне һәм максатчанлыгыбызны күрсәтербез дип ышанам», - диде Татарстан Президенты.


Рөстәм Миңнеханов укытучылар һәм остазларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары, республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәгенә - бер миллион сумга сертификат, республика олимпиада үзәгенә автобус алырга сертификат тапшырды.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ