Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра

Миңнеханов республикадагы аэропортларга исемнәрен бирү өчен Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды, "Татар-информ" агентлыгы хә...

Миңнеханов республикадагы аэропортларга исемнәрен бирү өчен Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды, "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.


Инстаграмга куелган фотодан аңлашылганча, Рөстәм Миңнеханов "Казан" аэропртына Габдулла Тукай, "Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә.


"Әгәр Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев - республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыбыз", - диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.


Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам аны. Моны берничә юл белән башкарырга була:


1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.


2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»социаль челтәре аша


3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып


4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ