Кагыйдәләр

«Мәгариф» журналы редакциясе авторларга һәм мәкаләләргә аерым кагыйдә-таләпләр системасын булдырды. Бу кагыйдәләр публикацияләр этикасы буенча комитет — Committee on Publication Ethics (COPE) нормаларына һәм халыкара стандартларга нигезләнеп төзелде.

“Мәгариф” журналында мәгариф һәм педагогика өлкәсендә хезмәт куючыларның шул өлкәгә караган язмалары басыла: методик эшләнмәләр, дәрес һәм тәрбия эшләре конспектлары, тәҗрибә уртаклашу һ.б. Мәкаләләр мәгариф учреждениеләрендә (шул исәптән, балалар бакчаларында) эшләүчеләргә ярдәм итәрдәй характерда булырга тиеш. Фәнни дәрәҗәләргә ия булган галимнәрнең, журнал белән элемтәгә керергә теләгән башка затларның язмалары да белем һәм тәрбия бирү процессын, программасын истә тотып эшләнергә, ягъни гамәли әһәмияткә ия булырга тиеш. Заман һәм мәгариф сәясәте, милли мәгариф темасына фәнни-публицистик материаллар кабул ителә. Алдарак чыккан язмаларга фикер белдерү әхлакый нормалардан читкә чыгарга тиеш түгел. Редакция журнал тематикасына туры килмәгән язмаларны кабул итмәскә, бастырмаска хокуклы.

Югарыда аталган таләпләргә җавап бирердәй барлык материаллар редакция тарафыннан кабул ителә һәм тикшерелә. Рецензентлар ролен журнал хезмәткәрләре башкара, алар, компетентлы фикергә ия булу өчен, галимнәргә яки шул темага якын булган белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аерым язмалар, рецензентларның теләген һәм фикерләрен истә тотып, тагын да камилләштерү нияте белән авторларга кире кайтарылырга мөмкин.

Иң катгый таләпләрнең берсе – язмалар башка авторларның мәкаләләреннән күчерелгән булырга тиеш түгел. Аңлашыла ки, плагиат булган очракта автор һәм журнал җаваплылыкка тартылачак. Шуңа күрә язма авторы материалы белән бергә, аның оригинальлеген раслап: “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, — дигән язу теркәргә тиеш. Журналда басылу шарты шул. Башка авторларның, галимнәрнең фикерләрен цитата итеп бирү сорала, ләкин мәкаләләр гел цитаталардан гына да торырга тиеш түгел, безгә авторларның үз шәхси фикерләре, тәҗрибәләре булу кирәк. Мәкаләне язганда кулланылган хезмәтләр тексттан соң әдәбият исемлегенә кертелергә тиеш. “Мәгариф”кә кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган, традицион булмаган (ләкин дәүләт стандартларыннан читләшмәгән) язмалар хуплана.

Материаллар Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Мәгариф” журналы редакциясе яки magarif@bk.ru электрон адресы буенча җибәрелә. Хатта үзегез турында мәгълүмат сорала: исем-фамилия, вазифа, адрес, элемтәләр өчен телефон һәм электрон почта адресы. Язмалар авторлар коллективы исеменнән дә кабул ителә, бу очракта элемтәдә тору өчен бер авторның телефоны, адресы кирәк булачак. Шулай ук язма авторларының фотолары, эш тәҗрибәсе мизгелләрен күрсәткән фотосурәтләр сорала.

Фотосурәтләре булган эшләрне бастырып чыгаруга өстенлек биреләчәк. Фотосурәтләр jpg форматында булырга тиеш.

Журналга материалларны яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) таләпләренә  (мисал) туры китереп җибәрегез.

Skype: rimma76061

 

Требования к индивидуальным материалам

1. Содержание статьи должно соответствовать концепции и тематике журнала «Магариф». К публикации принимаются оригинальные исследовательские, методические материалы, обзорные статьи и другая полезная для работников в сфере образования информация, в том числе, рекламного характера.

 2. Перед публикацией статьи проверяются программой Антиплагиат. В связи с этим, подчеркиваем: ответственность за содержание публикаций несут сами авторы. Все материалы должны быть завизированы пометкой «Права других авторов не нарушены, оригинальность статьи гарантирую. В связи с этим, ответственность перед законом беру на себя». Данный документ-справку желательно сделать отдельным файлом, указав авторов и название статьи. Данный документ подписать и отсканировать.

Все опубликованные материалы периодически переписываются на электронные носители и хранятся в архиве журнала. Это облегчит авторам защиту своих прав.

 3. Текст статей должен быть набран в текстовом редакторе Microsoft Word, шрифт Times New Roman, размер шрифта – 14 с полуторным межстрочным интервалом. Выравнивание текста с помощью пробелов и табуляции не допускается. Рисунки, диаграммы и таблицы создаются с использованием черно-белой гаммы. Использование цвета и заливок также не допускается. Все фотографии должны быть отправлены отдельным файлом в формате JPEG.

Объем отдельных текстов не регламентируется. Авторы статей должны помнить, что одна полоса (страница) журнала вмещает примерно 3000 знаков.

(Электронная версия журнала позволяет не вводить ограничений по объему статей и предоставляет читателям возможность свободно манипулировать объемом. Однако авторам следует принять во внимание, что публикуя слишком большой текст, можно потерять часть потенциальных читателей.)

 4. Оформление заголовка материалов:

4.1.            Название статьи печатать по ширине, точку в конце заголовка не ставить.

4.2.            Имя и фамилия автора печатать по ширине страницы жирным шрифтом (фамилия пишется заглавными буквами), после фамилии ставится запятая ниже указать должность и место работы автора курсивом по ширине, точку в конце заголовка не ставить.

 Пример:

Анафора и эпифора как виды лексического повтора

Ирина МАРКОВА,

учитель русского языка и литературы средней школы № 169 г. Казани

 Текст, текст, текст, текст….

 (Если материал является разработкой урока или мероприятия, тема урока (мероприятия) выносится в название материала.)

 5. Список литературы необязателен. В случае его наличия (т.е. если автор статьи ссылается на другие источники) он должен содержать сведения из доступных читателям источников и быть оформлен по действующим ГОСТам. Список литературы набирается шрифтом Times New Roman, 12 кеглем с одинарным межстрочным интервалом. Ссылки в тексте на литературу подаются в прямых скобках [12].

Пример:

 Текст, текст, текст. «Игра – едва ли не единственный вид деятельности, направленной на развитие не отдельных способностей, а к способности к творчеству в целом» [3, 277]. Текст, текст, текст…

 Список литературы:

  1. Выготский,  Л.С. Психология развития ребенка: Учебное пособие. – М.: Академия, 2006. – 512 с.
  2. Степанова О., Вайнер М., Чутко Н. Методика игры с коррекционно-развивающими технологиями. – Санкт-Петербург, Академия, 2003 г. – 272 с.
  3. Педагогика. / Под ред. П. А. Пидкасистого. – М.: Акалис, 2007. – 640 с.

 5. Контактные данные авторов даются в следующем формате: ФИО автора, телефон для связи, e-mail