Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус әдәбияты буенча БДИның яңа моделе 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк

Әдәбият буенча БДИдан яңа модель 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк. Төп үзгәрешләр - биремдә кыска җавап бирү өлеше юк ителүдә, дип хәбәр итә ТАССка Педагогик үлчәмләр федераль институты (ФИПИ) дире...

Әдәбият буенча БДИдан яңа модель 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк. Төп үзгәрешләр - биремдә кыска җавап бирү өлеше юк ителүдә, дип хәбәр итә ТАССка Педагогик үлчәмләр федераль институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова. Бу хакта ТАСС җиткерә.


" Рус әдәбиятыннан БДИ буенча перспективалы модель ел дәвамында эшләнде, хәзер ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Ай ярым дәвамында без аны апробация үткәрәбез, аның нәтиҗәләре буенча биремнәрне бәяләү критерийларына һәм тулысынча модельгә төзәтмәләр кертәчәкбез. Аннан, 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча, аны 2018 елда штатлы режимда куллануга тәкъдим итәчәкбез" , - дип җиткергән Решетникова.


Ул төп үзгәрешләр биремдә кыска җавап бирү бетерелүдә булачак дип аңлаткан ( 2008 елдан башлап җавап сайлап алу биреме анда юк – ТАСС иск.). "Без киңәйтелгән җавап бирүне күздә тоткан биремнәрне генә калдырабыз", - дип билгеләп үткән институт директоры.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ