Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус теле буенча имтиханның телдән бирү өлешенә сынаулар үткәрелде

Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә, Чечен Республикасында 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак рус теле имтиханының телдән бирү өлешенең ике моделенә апробация ясалды.Татарстан Республикасында сынаулар 10 Каза...

Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә, Чечен Республикасында 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак рус теле имтиханының телдән бирү өлешенең ике моделенә апробация ясалды.


Татарстан Республикасында сынаулар 10 Казан мәктәбендә уздырылды: аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 54нче гомум белем бирү мәктәбе,  аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы гомум белем бирү мәктәбе, татар телендә белем бирүче 155нче гимназия, 137нче гомум белем бирү мәктәбе, Казан Идел буе университеты каршындагы 2нче гимназия, 5нче лицей,  аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 68нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе, 69нчы гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 141нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе һәм 161нче рус-татар гомум белем бирү мәктәбе.


Беренче модель буенча имтихан санак артында махсус программалар һәс аудиогарнитура кулланып үткәрелә. Имтихан барышында укучы биремнәргә телдән җавап бирә. Бу җаваплар язылалар һәм белгечләргә тикшерү өчен җибәреләләр.


Икенче модель укучының комиссия әгъзалары  белән сайланган темага сөйләшүен күздә тота. Шул ук вакытта аудиториядә имтихан тапшыручының сөйләм сыйфатына бәя бирүче бәйсез эксперт утыра.


Һәр мәктәптә дә параллель 9нчы сыйныфларда ике модельгә дә сынау уздырылды.


Апробация нәтиҗәләрен экспертлар иң кулай модельне сайлау максатыннан анализлаячак, киләчәктә аны камилләштерү һәм бөтен Россия буенча сынап карау көтелә.


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ