Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре

“Күңелле татар теле”

Доцент Р.Хәйдәрова җитәкчелегендә Р.Л.Малафеева, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гиниятуллинардан торган автор коллективы “Күңелле татар теле” УМКсы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелде. Әлеге УМК Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә киң кулланылыш тапты. Дәреслекләр тиражы гына да елдан-ел арта барып, быел 27000 данәгә җитте.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән укыту методик комплектлары (УМК) түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек.

2. Мультимедиа.

3. Язу дәфтәре (башлангыч этап өчен).

4. Укытучы өчен методик кулланма.

5. Контроль үлчәү (белемнәрне контрольгә алу) берәмлекләре.

Дәреслек уку эшчәнлеген оештыруда төп чара булып тора. Дәреслекнең укыту технологиясе нигезендә төзелүе дәреслекнең уку эшчәнлеге белән идарә итү функциясен көчәйтә. Педагогик технологияләрнең асылы нидән гыйбарәт соң? Ни өчен дәреслекләрнең педагогик технология нигезендә төзелүе укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрер дигән өмет бар? Бу бәйлелекне аңлау өчен өчен педагогик технология билгеләмәсе эчтәлегенә төшенергә кирәк. “Уку бурычларын уңышлы үтәү өчен укучы һәм укытучыларның алдан планлаштырылган үзара бәйле, эзлекле эшчәнлеген технология дип атыйлар” (Махмутов М.И., Ибрагимов Г.И., Чошанов М.А. Педагогические технологии развития мышления учащихся. – Казань, 1993). Билгеләмәдән күренгәнчә, педагогик технология нигезендә эшләү – укытучының “иҗат җимеше” генә түгел, ә алдан бу технология нигезендә проектлаштырылган эшчәнлек эзлеклелеген бозмыйча эшләү ул. Иң мөһиме – алдан планлаштырылган эшчәнлек эзлеклелеген бозмыйча эшләгәндә, уку бурычы уңышлы хәл ителә ала (материалны үзләштерү – нәтиҗә гарантияләнә). Димәк, дәреслектә дә технологиядә күрсәтелгән уку эшчәнлегее оештыру эзлеклелеге салынса, мондый дәреслек укытучыларга уңышлы эшләү өчен нигез, зур ярдәмче булып тора.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләрнең беренче үзенчәлеге – шул технология билгеләгән принципларга туры килгән эчтәлек сайлау. Әйтергә кирәк, дәреслекләргә эчтәлек сайлаганда, без төп һәм авторлык программаларына нигезләндек: 1) Төп программа — “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программасы”, 2014 ел. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхулова, Г.М. Әхмәтҗанова. 2) Авторлык программасы – “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 – 11 нче сыйныфлар), 2014 ел. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева).

Күрсәтелгән программаларга, дәреслекләргә эчтәлек сайлаганда нинди принципларга таяндык соң?

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы. Белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт булды: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыкланды, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайланды.

Сайлап алынган лингвистик материал белән филологик формада таныштыргач, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра. Әйтик, II сыйныф дәреслегендәге “Без мәктәпкә барабыз” темасы буенча (49 сәгать) укучы беренче сентябрь турында сөйләргә, укытучысын, дустын бәйрәм белән котларга, бер-береннән ничәнче сыйныфта укуларын сорашырга, җавап бирергә, уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итәргә (сорарга), үзенә сорап алырга, иптәшенә тәкъдим итәргә, ничек укулары турында сөйләргә өйрәнә.

Эчтәлек дәвамчанлыкны саклый, урта гомуми белем бирү баскычында башлангыч этапта сайланган темалар тирәнәйтелә. Шулай ук өлкәнрәк сыйныфларда сөйләшү, аралашу темалары тагын да киңәя. Гадәттә, сөйләшү, аралашу укучыларны кызыксындырган проблемалар, аларны кызыксындырган актуаль темалар тирәсендә оештырыла.

Уку процессын индивидуальләштерү принцибы укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыруны таләп итә. Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә, кабул итә һәм фикерли башлый. Башлангыч сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – лингвистик материалны өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырылды. Аңлашыла: бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы. Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, укучыларның аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин ителә. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация, ихтыяҗ тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.

Дәреслеккә, методик ярдәмлеккә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана. Дәреслектәге парлап эшләүне таләп иткән, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычын дөрес аңлап, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру максатындагы күнегүләргә аеруча игътибар итү һәм аларны балалар үзләштергәнче кабат-кабат эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.

<…>

Роза ХӘЙДӘРОВА,

Яр Чаллыдагы Өзлексез педагогик белем бирү институтының филология кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцент

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №10 (октябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Добавить комментарий