Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус телле укучыларның республика тестында телдән сөйләме тикшереләчәк

Быел татар теленнән төп дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларына, эксперимент буларак, бердәм республика тесты биремнәреннән телдән сөйләм өлеше кертелгән. Бу хакта кичә Мөслимдә “Татарстан Ре...

Быел татар теленнән төп дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларына, эксперимент буларак, бердәм республика тесты биремнәреннән телдән сөйләм өлеше кертелгән. Бу хакта кичә Мөслимдә “Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп узды.
“Нәтиҗәләр начар түгел: яңа уку елында рус телле укучыларның барысы да республика тестында телдән сөйләм өлешен үтәчәк”, – диде министр урынбасары.
Татарстанның вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 9 сыйныфны 36 мең бала тәмамлавын шәрехләде, шуның 20 меңгә якыны рус телле балалар өчен татар төркемнәрен сайлаган.
“Бу дөрес түгел, җиңелрәк программага китәр өчен, татар балалары да рус төркемнәренә язылган. Шуңа күрә без киләсе елда телдән сөйләм белән БДИ кертәбез. Сөйләм телен  караячакбыз. Шуңа күрә ата-аналарга да җиткердек, балалар белән дә эш алып барабыз. Бу төркем белән безгә эшләргә, комплектлау вакытында бу мәсьәләне ахыргача хәл итереп бетерергә кирәк дип исәплибез”, – диде министр.
Илдар Мөхәммәтов бу эшнең февральдән башланачагын әйтте.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ