Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабага ел саен 25-30 яшь укытучы кайта

Белем сыйфаты буенча республиканың шәһәр һәм районнары рейтингының өченче баскычында – Саба. Ә иң яхшы 100 авыл мәктәбе исемлегендә беренче урында шушы районның Курсабаш уку йорты тора. Узган ел нәтиҗ...

ФОТО САБА


Белем сыйфаты буенча республиканың шәһәр һәм районнары рейтингының өченче баскычында – Саба. Ә иң яхшы 100 авыл мәктәбе исемлегендә беренче урында шушы районның Курсабаш уку йорты тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча Саба районы укытучылары әнә шундый күрсәткечләр белән мактана ала. Мондый уңышның сере нидә? Авыл мәктәбендә сыйфатлы белем бирүне ничек оештырырга? Авыл мәгарифенә нинди проблемаларны хәл итәргә туры килә? Шул сорауларга җавап эзләп, “Мәгариф” журналы хезмәткәрләре Сабада булып кайтты.


- Саба районында бүгенге көндә 32 мәктәп эшли. Шуларның 9 – башлангыч, 2се төп мәктәп, - дип башлады безнең белән әңгәмәне Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров. – Шулай ук гимназиябез, лицеебыз бар. Районда 47 балалар бакчасы эшли. Мәктәпләрдә 3800 укучы белем ала, 2007 бала балалар бакчасында тәрбияләнә. Бу уку елында белем бирү системасында бераз үзгәрешләр кертергә булдык. Яңа гына коррекцион мәктәп ачтык, шулай ук сентябрьдән сәләтле балалар өчен һәм кадет мәктәбен гамәлгә керттек. Үзгәрешләргә баруның төп максаты – белем бирүдә тулы бер система булдыру. Әйтик, фәннәрне авыррак үзләштерүче балалар бар. Андыйлар безнең Питрәчкә, Кукмарага баралар иде. Аңлашыла: баланы ерак юлга чыгарасы килми. Дүшәмбе көнне балаларны җыеп алабыз да, шимбә кайтарып куябыз. Алар мәктәп каршындагы интернатта яшиләр, һөнәрләргә дә өйрәнәләр.


Кадет мәктәбенә гаилә хәлләре авыррак булган балалар һәм тормыш юлларын хәрби һөнәр белән бәйләргә теләүчеләр йөри, анда барлыгы 147 бала укый. Кызлар, шунда ук укып, җиңел машина йөртү таныклыгы ала, егетләр тракторлар, авыр йөк машиналары да йөртә алачак. Төзелеш буенча белгечлекләр буенча да укыйлар. Районыбызда агроколледж бар, аның белән элемтәбез ныклы. Районнан балаларны читкә җибәрмәскә тырышабыз, шуңа да 9 нчы класстан соң күпчелеге бу уку йортына бара.


- Әлбәттә, проблемаларыгыз да бардыр?


- Проблемасыз өлкә юк инде ул, булдыра алганча, чишәргә тырышабыз. Балалар бакчаларыннан башлыйк әле, уртаклашыр тәҗрибә дә бар. Бакчаларда ук без инглиз телен укыта башладык, дәресләрне түгәрәк формасында алып барабыз. Авылда биш балалы гына бакча булса да, анда да инглиз телен кертеп җибәрдек. Белгечләрне якындагы мәктәпләрдән алабыз. Ул укытучы шул җирлектәге барлык бакчаларга йөреп эшли...


- Мондый гамәл, проблемадан бигрәк, казаныш түгелме соң?


- Бу эшне бездә генә түгел, республика дәрәҗәсендә ниндидер бер программага бәйләп эшлисе иде. Балалар бакчаларындагы штатка инглиз теле белгечләре бирелми. Проблема менә шунда. Норматив буенча 140 балалы бакчага 0,5 ставка билгеләнгән. Алты төркемгә ул. Ничек эшләргә тиеш ул тәрбияче? Ягъни штатлар буенча нормативларны үзгәртү сорала. Без бу эшне өч ел элек башлап җибәрдек, бар да район хисабына өстәмә түләүләр рәвешендә башкарыла. Ел саен май аенда мониторинг уздырабыз, белем бирүне, балаларның гомумүсеш дәрәҗәсен тикшерү өчен һәр балалар бакчасына комиссия чыга, рейтинг төзелә.


Төрле чыгымнар өчен акча каралмау проблема булып тора. Әйтик, атна саен ниндидер конкурслар уздырабыз, олимпиадалар... Районда җиңгәннәр Казанга бара. Анда бару өчен автобус кирәк. Ә автобус чыгымнары беркайда да каралмаган. Яки, мәсәлән, җылы бәдрәф программасы буенча бөтен мәктәпләребездә дә хәзер бина эчендә бәдрәф, юыну бүлмәсе бар. Ләкин аны ясадың да, эш бетте түгел бит. Сантехниканы карарга, төзәтергә, калдыкларны чыгарып торырга кирәк. Аларга бюджетта бер тиен дә каралмаган. Ярый әле без күбесенә биочистарту җайланмалары урнаштырып бардык.


- Күп кенә районнарда кадрлар җитеп бетмәве проблема булып тора. Саба районыннан педагогика юнәлешендә укырга киткән студентлар, укып бетергәч, туган якларына кайтамы?


- Шөкер, башка районнар белән чагыштырганда, безгә яшьләр күбрәк кайта. Андыйларның саны ел саен 25–30га җитә. Әгәр студент уку йортын тәмамлагач, аңа монда беренче елында ук эш булмый икән, ул башка юнәлеш буенча китә. Аннан, хәтта урын бушаса да, ул инде мәктәпкә кире кайтмый. Шунлыктан без кайтучы яшь педагогларыбызны үз белгечлекләре буенча урнаштырып барырга тырышабыз. Пенсия яшенә җитүгә, олы укытучыларыбыз үз урыннарын яшьләргә бирә. Кирәк очракта гына, тагын эшләп алырга үзебез сорыйбыз. Әйтик, химия, физика, математика, рус теле белгечләре барыбер җитешми әле. Шундый очракларда янә олыларга мөрәҗәгать итәбез. Шөкер, алар тарафыннан аңлау бар.


- Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең социаль хәле ничегрәк?


- Бүгенге көндә начар дип әйтмәс идем. Тәрбиячеләр уртача – 18700 сум, укытучылар 27 мең сумнан артыграк хезмәт хакы ала. Дөрес, көне буе аяк өстендә булган пешекчеләрнең, нянкаларның, түгәрәк алып баручыларның хезмәт хакын күтәрергә кирәк.


Үзебез дә стимуллаштыруның төрле юлларын табарга тырышабыз. Һәрбер фән буенча “Ел укытучысы” бәйгесен оештырабыз. Җиңүчеләрне бүләкләүгә генә дә бер миллион сум тирәсе акча китә. Актив укытучыларны (шул исәптән, укучыларны да) премияләп торабыз.


- Дәүләт стандартлары буенча авыл балаларына да, шәһәр балаларына да бер төрле белем бирелергә тиеш. Сезнеңчә, гамәлдә бу мөмкин эшме?


- Бар да оештыру эшеннән, тиешле шартлар тудыру һәм финанс мөмкинлекләрдән тора дип саныйм. Мәсәлән, бездә яңа стандартлар буенча өстәмә сәгатьләр унау, бездә алар барысы да керә. Кайбер районнарда азрак икәнен беләм. Алар биш төрле юнәлеш буенча бүленгән. Шуларның барысын да оештыру өчен шартлар кирәк. Әйтик, безнең һәр мәктәптә башлангычлар сыйныфларда ук хореография кертергә тырышабыз. Моның өчен белгечләрне табабыз. Өстәмә җиһазлар кайтарып торабыз. Физкультура дәресләрен безнең һәр мәктәпнең башлангыч сыйныфларында ук физкультура укытучысы укыта. Башлангыч класс укытучысы 50 яшьлек апа икән, ул әлбәттә, аны тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп алып бара алмый. Шулай ук җыр дәресләрен музыка укытучыларына бирергә тырышабыз.


Шәһәрдә дә төрле мәктәпләр булырга мөмкин. Бәлки авыл һәм шәһәр мәктәбен кара-каршы куярга кирәкмидер дә.


- Ләкин төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, нигездә, шәһәр укытучылары, шәһәр укучылары җиңә бит...


- Аның серен мин гади генә аңлата алам. Шәһәрдә укучыларны олимпиадаларга, бәйгеләргә кемнәр әзерли? Махсус репетиторлар яки фән эшлеклеләре. Алар шул мәктәпнең өстәмә белем бирү буенча бюджеттан тыш фонд хисабына штатына да беркетелә. Ә авылда андый мөмкинлекләр чикле. Алай да артта калмаска тырышабыз. Быел да республика олимпиадаларында призерларыбыз бар.


Үзебез дә Казаннан белгечләрне чакырырга тырышабыз, ләкин алар укучылар белән эшләми, укытучыларга гына ниндидер киңәш, дәрес бирергә килә дә китә...


- Шәһәрдәге кебек үк, авыл җирлегендә дә контроль көчледер ул?


- Атна саен диярлек без мәктәп директорларын, методистларны җыеп алабыз да, алдан игълан итеп тормыйча, берәр мәктәпкә чыгып китәбез. Шунда көне буе дәресләр карыйбыз. Дәресләрдән соң түгәрәкләр барышын күзәтәбез. Районның барлык мәктәпләрендә дә ике тапкыр ашатуны оештырдык, шунлыктан балалар дәрес бетүгә өенә кайтып китми, түгәрәккә кала. Шуннан соң анализ ясыйбыз. Әйе, төрле дәрәҗәдәге, төрле әзерлектәге укытучылар ачыклана. Әмма безнең тикшерү тәҗрибәсе укытучыларны һәр көнне дә дәрескә әзерләнеп килергә мәҗбүр итә.


2010 елдан укытучының белемен, әзерлеген, компетентлыгын тикшерү өчен тестлар уздыра башладык. Иң әүвәл Казаннан укытучылар килеп эшләде. Хәзер инде ул тестларны электрон формада гына үткәрәбез. Мондый тәҗрибәне балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен дә кулланабыз.


- Мәктәпләрнең киләчәге дә проблема булырга мөмкин. Якын киләчәктә Саба районы авылларында мәктәпләр ябылу куркынычы бармы?


- Оптимальләштерү шаукымы булган елларда без бер генә төп мәктәпне дә, бер генә урта мәктәпне дә япмадык. Моны үзебезнең казаныш дип бәяли алабыз. Кайбер башлангыч мәктәпләрне ни өчен яптык? Чөнки районда балаларны йөртергә мөмкинлекләр, юллар бар. Авыллар арасындагы юллар да озын түгел, күп дигәндә, 3 чакрымнан бераз артыграк. Башлангыч мәктәптә 3-5 укучыны 2 укытучы укыта иде, аның берсе көндәлек мәшәкатьләр белән йөри, төрле вазифа башкара. Ул укыту эшенә бөтен күңелен бирә алмый. Башлангыч мәктәпләрдә түгәрәк эшләре алып барырга да мөмкинлек юк. Аларны яптык, укытучыларның барысы да эш белән тәэмин ителде. Ишетеп беләсез, төрле районнарда мәктәпләрне ачуны сорап хатлар яздылар, җыелышлар уздырдылар. Бездә исә бер генә дә андый очрак теркәлмәде.


Шөкер, транспорт белән проблема юк, юллар чистартылган. Автобусларның берсе ватылса, транспорт оешмасы юлга икенчесен чыгара. Проблемалы җирлекләрдә дә аны чишү юлларын табарга тырышабыз. Әйтик, Икшермәдә балалар саны азайган иде, анда кадет мәктәбе ачып саклап кала алдык.


Шулай да алдагы алты ел эчендә берничә мәктәптә балалар саны илледән кимрәк булачак. Димәк, нидер эшләргә туры киләчәк. Районда эш урыннары булдырылып тора, җитәкче кешеләр балалар саны кимегән авылларны төрле юллар белән яшәтергә, үстерергә тырыша. Кем белә, шулар бәрабәренә демографик хәл яхшырып, ул мәктәпләрне дә саклап кала алырбыз. Безнең районда мәгариф өлкәсе электән өстенлекле юнәлешләрдән саналды. Районның өстәмә чыганаклары хисабына узган ел гына да дүрт авылда өр–яңа балалар бакчасы төзелде. Тагын дүрт авылда бакчалар яңартылып ачылды. Мәктәпләр төзекләндерелеп тора, кайберләренә район хисабыннан тотылган акча республика бюдҗетыннан күбрәк тә...


 Радик Сабиров.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Инглиз теле яхшы әлбәттә, ләкин татар телендә кайчан укыта башлыйсыз соң? Автор: marat

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ