Логотип Магариф уку
Цитата:

Садриевлар гаиләсе: “Балага сугу – көчсезлек галәмәте”

Язучы Фоат Садриев турында кайчан гына сүз чыкса да, аны азмы-күпме белгән һәр кеше: «Һай, бигрәк тәртипле кеше ул!» – ди, баш бармагын югары күтәреп. Башкаларда шулкадәр соклану уята алган кеше гаилә...

Язучы Фоат Садриев турында кайчан гына сүз чыкса да, аны азмы-күпме белгән һәр кеше: «Һай, бигрәк тәртипле кеше ул!» – ди, баш бармагын югары күтәреп. Башкаларда шулкадәр соклану уята алган кеше гаиләсендә дә һәрьяклап үрнәктер, балаларын да үзенчәлекле итеп тәрбияләгәндер дип, Садриевлар нигезенә – Мөслим якларына кунакка киттек.


 «Оныгыбыз өйдә генә укый»


«Сәйденур – икенче хатыным, беренчесе белән тормышыбыз барып чыкмады, аерылыштык, – дип гаиләсе белән таныштыра башлады Фоат Садриев керә-керешкә. – Беренче никахымнан улым Айдар туды, бүген инде ул хатыны Лилия, ике баласы Камил һәм Гадел белән Әлмәттә яши. Айдар белеме буенча табиб, Әлмәттә үз клиникасы бар. Эшләре яхшы бара, аның белән бик горурланам. Икенче никахымнан – улым Булат, кызым Ландыш. Булат әлегә өйләнмәгән, Әлмәттә нефть тармагында хезмәт куя. Эчми-тартмый, бик тәртипле. Ландыш белән Назыйф кияү Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яши, оныкларыбыз Исмәгыйль белән Сафияне тәрбиялиләр. Балаларымның икесен дә әдәбиятка тартып карадым, сәләтләре бар иде кебек, тик икесе дә башка юнәлешне сайладылар».


Сүз уңаеннан, яшьләрнең тәрбия ысуллары да бик үзенчәлекле. Садриевларның җиде яшьлек оныклары Исмәгыйль өйдә генә укый, аңа әнисе Ландыш белем бирә. «Башта баланы коллективтан аерып, болай укытуга каршы идем. Чирек саен мәктәпкә барып имтиханнар тапшыруын, яхшы укуын күргәч, тынычландым. Аралашудан чикләнмәгән ул, изоляциядә түгел. Каратэ, яшь техниклар түгәрәгенә йөри. Намаз укый, догалар өйрәнә. Кызым да, киявем дә – диниләр, Исмәгыйльне өйдә генә аерым укытулары да шуңа бәйле». «Ә мин болай белем бирүне хуплыйм, – ди педагогик белемле, күп еллар Мөслим районының мәгариф бүлегендә методист булып эшләгән Сәйденур Садриева. - Ландыш үзе мәктәптә яхшы укыды, югары белеме бар. Мин дә уку-укыту өлкәсендә аңа үз киңәшләремне биреп торам. Зачет-имтиханнары буенча, Исмәгыйль – сыйныфларында иң көчле бала, бик башлы. Төп күрсәткеч шул бит инде».


«Бәлеш пешерергә генә өйрәнмәдем»


Кызларының дин юлына кереп китүенә Сәйденур апаның да йогынтысы зурдыр. Балаларына ислам нигезләрен кечкенәдән сеңдерә ул. Лаеклы ялга чыккач, дини мәҗлесләр алып бара башлый, дин сабаклары бирә. «Дин кешенең тормышын җиңеләйтү өчен бирелгән. Иң мөһиме – ул авыр йөккә, фанатизмга әйләнмәскә тиеш, – дип саный Фоат Садриев. – Үземнең дә әбиләрем бик дини иде. Пермьнән кунакка туганнар кайткач, йомрыга аракы салып эчсәләр (рюмка юк вакыт), болар ашап китүгә зур түти – әтиемнең апасы – савытны көл белән ышкып юа иде. Нинди чисталык, пөхтәлек! Зәкия әбиемнең миңа догалар өйрәтүен хәтерлим. Шуларны башка әбиләргә сөйлим дә, тегеләр юри ялгыш әйткән булып кыланалар, мин елый-елый төзәтәм… Матур истәлекләр болар».


Үткәннәрен барлый-барлый, әңгәмәдәшем сүзен дәвам итә: «Әнкәй белән генә үстем, аның бердәнбер баласы мин. 1941 елда туганмын, әтием комбайнчы булган, 1942дә сугышка киткән. 1943тә әткәйнең үлүе турында хәбәр алганбыз. Әнием Гыйздиямал бүтән кияүгә чыкмады, ике генә ел бергә яшәп калганнар алар… Әнкәй бик уңган кеше иде, һәрвакыт ашарына пешкән булыр, үзе йокыны белмәде. Киң күңелле, кунакчыл. Азрак кул астына керә башлагач, хуҗалык эшләре миңа калды. Аны хатын-кыз белән ир-атныкына бүлеп торуны белмәдек. Бишенче сыйныфтан борчак чаптым, колхоз эшендә катнаша башладым. Өйдә мал карау, ашарга пешерү, идән юу, җим болгату – аның ишене зур эшкә санамадык та. Әни көне буена эштә бит, өй минем өстә. Камыр басып, бәлеш ясарга гына өйрәнмәдем. Ә ашны бер дигән итеп пешерәм, гаиләдәгеләрне дә вакыт-вакыт сыйлап торам. Улым кайтуга да пешереп куйдым әле менә…»


«Андый сәләтлеләр күп түгел»


«Фоатны юк-бар белән борчымадым, – дип сүзгә кушыла Сәйденур апа. – Аңа язарга шартлар тудырырга, эшеннән бүлмәскә тырыштым. Андый сәләтлеләр күп түгел бит. Хәзер инде яше дә бара, күңелендә булганнарын яздыртасы килә». «Сәйденур һәрчак уң кулым булды, аннан башка эшем бөтенләй бармас иде, – дип тормыш иптәшен куәтләп ала Фоат абый. – Әсәрләремне башта машинкада баса иде, хәзер компьютерга күчтек. Хаталарымны тикшерә. «Бәхетсезләр бәхете» романының язылу тарихы да бик кызыклы. Әлеге әсәр күңелдә күп еллар йөрде, ничектер тотына алмадым. Аннары мөмкинлек туып, гомер булмаганны, Сәйденур белән икәү иҗат йортына киттек. Шунда бер ай эчендә бер роман язып бетердек бит – кеше ышанмаслык хәл! Кулдан язылмаган килеш. Мин уйлап әйтеп торам, Сәйденур машинкада җыя. Иҗат йортыннан кайтканда ул романның бер атналык эше калган иде, анысы ел ярымга сузылды…»


Дөресен генә әйткәндә, Садриевлар белән таныша барган саен аның әсәрләре күз алдына килеп баса. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясенең төп герое Ирек Сабитов – нәкъ автор үзе инде. Һәрхәлдә, охшашлыклар шактый. Герое кебек үк, язучы үзе дә редакциягә бер елга эшкә килеп, 16 ел тормышын шунда багышлаган кеше бит. «Беренче хатын белән аерылдык, фатир кирәк чак, – дип шул елларны исенә төшерә Фоат Садриев. – Мине баш мөхәррир урынына кыстыйлар. «Язам дип эштән киттем бит, бармыйм», – дим. «Бармасаң, кабат сиңа дәшмәячәкбез, фатир көтмә», – диләр, ризалашмый чарам калмады. Район газетасы – бик киеренке эш урыны иде. Иртәнге биштә колхозларда булырга кирәк, аның өчен ничәдә торып чыгып китәсен чамалыйсыздыр. Өйгә кайтып та кергән юк, көнгә 12-14 сәгать эшләргә туры килә. Баш мөхәррир вазыйфасын башкарган тугыз ел эчендә китү турында гариза күтәреп, җитәкчелек янына ун мәртәбә кергәнмендер. Җибәрмәделәр. Шуңа күрә балалар тәрбияләү белән нык шөгыльләндем дип әйтә алмыйм, ул эшләр күпчелек хатын җилкәсендә булды».


<…>

Тулы варианты белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының №4 (апрель, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)


Лилия Заһидуллина.


www.gaila.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ