Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәхәргә – ит белән ботка, ифтарга яшелчә, диетик балык, сөтле азыклар ашау файдалы

6 июньдә мөселманнар Рамазан ае уразасын тота башлады. Күп кенә мөселманнар сәхәргә (иртәнге ашау) һәм ифтарга (кояш баегач авыз ачу) нәрсә ашасаң, файдалы була дигән сораулар бирә.Беренче көннәрдә ур...


6 июньдә мөселманнар Рамазан ае уразасын тота башлады. Күп кенә мөселманнар сәхәргә (иртәнге ашау) һәм ифтарга (кояш баегач авыз ачу) нәрсә ашасаң, файдалы була дигән сораулар бирә.


Беренче көннәрдә ураза тотуның якынча 20 сәгатькә сузылуын исәпкә алып, озак эшкәртелә торган, үсемлек күзәнәкләренең тышчасы составында була торган матдәгә (клетчатка) бай ризыклар ашарга кирәк. Озак эшкәртелә торган азыкларга арпа, бодай, солы манный, тары, кузаклылар, ясмык, шомартылмаган дөге, иләнмәгән он керә.


Клетчаткага бай азыкларга көрпәдән торган продуктлар, бөтен килеш төелгән бодай бөртеге, орлыклар, яшелчәләр (яшел кузаклылар, борчак, кечкенә кабаклар), кукуруз, шпинат, кызыл чөгендернең тимергә бай яфраклары, кабыгы белән җиләк-җимешләр, миндаль, киптерелгән абрикослар, инжир һәм сливалар керә.


Иртән ашала торган ризыкны әзерләгәндә анда җиләк-җимешләр, яшелчәләрдән дә, иттән дә (тавык, балык), ипидән дә (кыяклылар) һәм сөт ризыкларыннан да берәр әйбер булырга тиеш.


Белгечләр уразада гади генә ризыклар әзерләргә киңәш итә. Бигрәк тә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән төрле салатлар ясау хуплана. Аларны йогырт, үсемлек майлары белән катнаштырырга мөмкин. Мондый салатлар ашказанының лайлалы тышчасын ярсытмый, ашкайнатуны яхшырта.


Шулай ук яшелчә, балык, майсыз сыер ите, тавык итеннән ашлар әзерләү файдалы булачак. Бәрәңге, борчакны изеп ясалган ясалган ашлар ашказаны өчен бигрәк тә файдалы.


Кыздырылган итләр һәм балык урынына кош итен томалап яки кайнар мичтә пешерү, парда котлетлар әзерләү яхшы. Мондый ризыклар җиңел үзләштерелә һәм витаминнарга бай.


Белгечләр иртән карабодай, дөге, тары ярмасы, борчактан пешерелгән боткалар ашарга тәкъдим итә. Нык пешкән боткалар ашказанының лайлалы тышчасын саклый. Шулай ук суга бай булган персик, банан, алма һәм груша ашау хуплана. Алар биргән энергия озак саклана.


Авыз ачкач, кеше ашказанын шундук су һәм азык белән тутырып куярга кирәк түгел. Сөекле Пәйгамбәребез ифтарны хөрмә җимешләре белән башлый торган булган, аннан соң намазга баскан. Хөрмә җимешендәге шикәр кешегә үзен тукланган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр авыз ачуны ит, яшелчә һәм ипи белән башлап җибәрсәң, аларның эшкәртелүе һәм билгеле бер өлеше шикәргә әйләнүе күп вакыт кирәк. Хөрмә көч бирүче җимеш буларак билгеле. Көн дәвамында беткән хәлне кайтарырга ярдәм итә.


Кичке ашка яшелчә, балыктан диетик, аз калорияле, сөтле азыклар әзерләргә киңәш ителә. Кичен ит ризыклары белән мавыкмаска кирәк.


Көннәр эссе торса, ифтардан соң 2-3 литр су эчү зарур.

Белгечләр фанта, пепси кебек газлы эчемлеклекләрдән ерак торырга чакыра. Алар ашказанының ярысын ярсыта. Соклар, минераль су һәм үлән чәйләре эчү хуплана.


Азык әзерләгәндә тәмләткечләр, суган, сарымсак, кинза, тмин, горчицаны чамалап кулланырга кирәк. Алар тоз кислотасы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән бергә аппетитны да яхшырта. Бу үз чиратында ашказаны лайласына зыян салырга мөмкин. Сәхәргә тозлы һәм тәмләткечләре артык булган ризык ашасаң, көне буе эчәсе киләчәк.


Казан ифтарлары 2016

Римма Гатина.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ