Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәнгать дәресләре кирәкме?

Сәнгать мәктәпләрендә балаларга махсус белем бирәләр. Бирегә музыка, рәсем сәнгате белән махсус шөгыльләнергә теләгән укучылар йөри. Аларның күбесе киләчәген шушы юнәлешләр белән бәйләргә тели. Ә гому...

Сәнгать мәктәпләрендә балаларга махсус белем бирәләр. Бирегә музыка, рәсем сәнгате белән махсус шөгыльләнергә теләгән укучылар йөри. Аларның күбесе киләчәген шушы юнәлешләр белән бәйләргә тели.

Ә гомуми белем бирү мәктәпләрендә сәнгать дәресләренә урын бармы? Алар укучыларның һәрберсенә дә математика, татар теле, рус теле предметлары дәрәҗәсендә кирәкме?
Бу сораулар әлеге дәресләрнең әһәмиятен аңлаган укытучыларны битараф калдырмый. Редакциягә килгән хатлар да шул турыда сөйли.


«Җыр дәресендә утын кистек»


Раушания НИЗАМБИЕВА,
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мин – авыл укытучысы. Менә инде сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганга – 30 ел, туган авылыма кайтып, үз мәктәбемдә эшли башлаганыма 26 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Авыл мәктәбен тәмамлагач, белем үрләрен яуларга Арча педагогия училищесына юл тоттым.


Туган йорттан аерылып, чит җиргә киткәч, беренче тапкыр тормыш кар­шы­лыкларына юлыктым. Әгерҗе райо­ныннан килгән укучының сөйләме дә Казан арты сөйләменнән нык кына аеры­лып торуын аңладым. Биредә минем өчен иң кызыгы музыка, хезмәт, физкультура дәресләре булды. Дөресен әйтим, авыл мәктәбеннән килеп, беренче тапкыр музыка дәресенә кергәч, укытучының рояльдә уйнавын күреп шаккаттым, «нота», «скрипка ачкычы» сүзләрен ишеттем. Укуымның беренче көннәреннән үк «Ләйсән» җыр ансамб­ленә, училище хорына язылдым. 4 ел дәвамында зур сәхнәләрдә чыгыш ясадым.


Бер чыгышка әзерләнгәндә, җитәкчемнең «Раушания, тавышың бик матур, әмма урмандагы кебек кычкырып җырлама әле» дигән сүзләре бүген дә колагымда яңгырый. Мин шул чагында үзебезнең авыл мәктәбендә үткән дәресләрне искә алдым. Башлангыч сыйныфларда без җыр дәресе урынына математика укыдык. Өлкәнрәк сыйныфларга күчкәч, җыр, хезмәт, физкультура дәресләрендә кул пычкысы белән утын кистек, коедан су ташыдык.


Бу вакыйгалардан соң чирек гасыр вакыт үтеп киткән икән инде. Мин гомерем буе элекке хыялым белән яшәдем: мәктәптә баян, рояль тавышы яңгыравын теләдем. Ниһаять, авылда яңа мәктәп салынды. Балалар өчен бөтен шартлар тудырылды. Мәктәбебездә музыка мәктәбенең филиалы эшләп алды. Бер музыка белгече – район үзәгеннән, икенчесе Удмуртия Респуб­ликасыннан килеп эшләде. Тик бер-­ике елдан соң: «Балаларыгызны үзегез безгә йөртеп укытыгыз», – дип, кире китеп тә бардылар.


Хәзер уйланам. Бүгенге авыл баласы минем кебек кыен хәлдә калмаска тиеш бит. Ул бер ягы белән дә шәһәр баласыннан ким түгел һәм югары зәвыклы, һәр яктан камил, талантлы булып үсәргә хокуклы.



Безнең белешмә
Укыту планы нигезендә республиканың гомуми белем бирү оешмаларында I–VIII сыйныфларда атнасына 1 сәгать исәбеннән – музыка һәм I–VII сыйныфларда рәсем сәнгате дәресләре укыту каралган.


Башлангыч сыйныф­ларда рәсем сәнгате һәм музыка дәресләре фе­дераль исемлеккә кергән дәреслекләр буенча укытыла. Бүгенгә I–IV сыйныфлар өчен бер генә комплект (Шпикалова Т.Я., Ершова Л.В. «Изобразительное искусство» УМК сы) татарчага тәрҗемә ителгән. Димәк, бу дәрес­лекләр заявка нигезендә «Перспектива» УМКсы белән эшли торган сыйныфларга гына кайтартылган. Башкалар рус телендәге дәреслекләр белән эшли. Музыкадан тәрҗемә дәреслекләр юк. Димәк, мәктәпләрдә рус телендәге дәреслекләр генә кулланыла.


Музыка, рәсем предмет­лары мәҗбүри укытылырга тиеш, һәм аларның бил­гесе аттестатка куе­ла. Татарстан мәктәп­ләрен­дә бу дәресләр тиеш­ле күләмдә укытыла.


Һәр мәктәп махсус бе­лемле белгечләр белән тәэмин ителгән. Татарстанда «Музыка белеме бирү», «Рәсем сәнгате һәм сызым» белгечлекләре буенча укытучыларны Лениногорск музыка һәм рәсем сәнгате педагогика көллияте әзерли.


РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 22.12.2014 елның 1601 нче боерыгы нигезендә рәсем сәнгате һәм музыка укытучыларының атналык нагрузкасы 18 сәгатьне тәшкил итә. Дәресләре бер ставкага тулмаган укытучылар озынайтылган көн төркемендә, түгәрәкләрдә, факультатив дәресләрендә һәм башка төр педагогик эшчәнлектә сәгатьләр белән тәэмин ителергә тиеш.



ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы министрлыгы мәгълүматларыннан



Музыка белән шөгыльләнгән балалар – чын лидер


Алмаз ӘСХӘДУЛЛИН,
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ карамагындагы инженерлар әзерли торган лицейның музыка укытучысы


Безнең лицейга укучыларны VII сыйныфка кабул итәләр. Музыка дәресләре VII сыйныфлар өчен генә каралган. Оештыручы педагог буларак, төрле чаралар уздыру да миңа йөкләнгән.
Минемчә, нәкъ менә музыка дәрес­ләре укучыны тулысынча ача, аның аралашучанлык сәләтен арттыра. Бигрәк тә башкалар алдында үзен ким санаган, гаилә шартлары авыр булган, психологик кыенлыклар кичергән балалар өчен музыка белән шөгыльләнү файдалы.
Лицейга килгәнче, сыйныфымдагы укучыларның күбесе музыка мәктәбендә махсус белем алган. Бу балалар яхшырак укулары, үз-үзләрен күрсәтә алулары белән башкалардан аерылып тора. Алар – чын лидерлар! Гади мәктәптә генә укып, музыканы яхшы белгән балалар бик аз, хәтта юк дәрәҗәсендә.
Мин музыка дәресләрен интерактив рәвештә әзерлим. Без узган чордагы кебек баян уйнап, җырлап кына утырмыйбыз, ә Sibelius 7, Сubase 8 кебек махсус программаларда ноталар да өйрәнәбез. Укучылар бу программада үзләре интер­актив рәвештә эшлиләр, язалар. Мин кемнең нәрсә эшләгәнен – барын да күрәм. Укучылар эшләрен дә шул рәвешле электрон форматта тапшыралар. Махсус музыка белеме булмаган укучылар да тиз арада ноталарны, аларның озынлыгын үзләштерә. Гадәти мәктәптә моңа 1–2 ел вакыт киткән булыр иде.


Сәнгать белән таныштыру – мәктәп бурычы


Гүзәл ГАРИПОВА,
Казандагы «Сабыйлар» үзәге рәсем укыту­чы­сы, «Бану» рәсем студиясе җитәкчесе


Төрле яшьтәге балалар белән эшләгәнем бар. Эш тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: мәктәптә рәсем дәресләре, һичшиксез, булырга тиеш. Дәрес программалары, рәсем ясау белән генә чикләнмичә, балага аңлаешлы телдә язылган сәнгать теориясен һәм тарихын да үз эченә алсын иде.
Дәресләрне бер калыпка салып, бертөрле генә укыту баланы ардыра. Бу яктан рәсем дәресләре отышлы, чөнки аларны форма ягыннан ирекле итеп оештырырга була: телисең икән, урамга, паркка, табигать кочагына чыгып утыр!
Балалар мәктәптән тыш дәресләргә теләбрәк йөриләр. Безнең эшчәнлек рәсем ясауга гына кайтып калмый. Рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче яшүсмерләр бераз башка. Алар стандарт булмаган чишелешләргә әзер, иҗади фикерлиләр, фантазияләренә ирек бирәләр һәм кыю идеяләрен тәкъдим итүдән оялмыйлар. Бу – баланың киләчәктәге интеллектуаль һәм рухи үсеше өчен бик мөһим!
Ләкин һәр баланың да махсус уку йортына йөрү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә сәнгать белән таныштыру һәм иҗади фикерләүгә өйрәтү бурычлары гомуми белем бирү оешмаларында тормышка ашырылырга тиеш.


Фотография: tver.rastemvrossii.ru


©»Мәгариф» (№7, 2016).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ