Логотип Магариф уку
Цитата:

Сезнең иртә “бишле”лекме?

“Татарстан командасы” иҗтимагый инициативасы оештырган чираттагы акция башкала халкын кабат сөендерде. Шимбә көнне республиканың спорт сөюче гаиләләре бергәләп “бишле”лек иртә”не каршылады.“Бишле”лек...

“Татарстан командасы” иҗтимагый инициативасы оештырган чираттагы акция башкала халкын кабат сөендерде. Шимбә көнне республиканың спорт сөюче гаиләләре бергәләп “бишле”лек иртә”не каршылады.


“Бишле”лек иртә” дип аталучы әлеге акцияне Казанда яшәүче Динә һәм Раил Шәмсетдиновлар уйлап тапкан. Алар, актив һәм сәламәт ялны үз итүче гаиләләрне берләштерү нияте белән, бу фикерне хуплаучыларны Дуслар көнендә гаилә бәйрәменә чакырган. Нәтиҗәдә, шимбә көнне Курчак театры каршындагы мәйданга 100дән артык кеше җыелган иде. Алар фитнес-зарядка, зумба, йога белән шөгыльләнде. Балалар исә интерактив анимация зонасында күңел ачты. “Республикада яшьләргә күңелле итеп яшәү һәм балалар үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мондый акцияләрдә алга таба да катнашырга исәплибез”, - ди Шәмсетдиновлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ