Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәхси мәгълүматлар фаш ителгән

Бүген ТР Премьер-министры – ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашында республика мәгариф идарәләре җитәкчеләренең  киңәшмәсе булып үтте. Министр әлеге киңәшмәдә Татарстанның берничә мәктәбен...

Бүген ТР Премьер-министры – ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашында республика мәгариф идарәләре җитәкчеләренең  киңәшмәсе булып үтте. Министр әлеге киңәшмәдә Татарстанның берничә мәктәбендә балаларның шәхси мәгълүматлары интернет челтәренә эләгүе хакында да әйтте.


ИНН мәгълүматлары, туу турында таныклык, пенсия иминият таныклыгы, яшәү һәм эш урыны турындагы мәгълүмат дөньяга таратылган. Бу хакта әти-әниләр үзләре белеп алган. Шәхси мәгълүматны саклау канунындагы таләпләр үтәлмәү буенча тикшерү эше дә башланган.


РФ Конституциясе нигезендә һәр гражданин үз намусын саклау хокукына ия. Аның гаилә һәм шәхси тормышы кагылгысыз.  Әмма  бүген күп мәсьәләләрне хәл итү өчен кешенең шәхси мәгълүматлары кирәк. Шуңа күрә бу мәгълүматларны алган оешма аны сакларга, өченче затларга бирмәскә тиеш.


Нәрсә соң алар шәхси мәгълүматлар? Моңа, РФнең “Персональ мәгълүматлар турында”гы законының 1нче пункт, 3нче маддәсе нигезендә, паспортта күрсәтелгән мәгълүматлар, туган көн, туган урын, адрес, ИНН, СНИЛС, медицина полисы номеры, эш урыны, белеме, гаилә хәле һ.б. керә.  Алар юридик һәм физик затларга, дәүләт һәм муниципаль органнарга бирелергә мөмкин.


Шәхси мәгълүматны тараткан өчен, РФнең гамәлдәге законнары нигезендә, административ  җаваплылык каралган.  Бу эш белән прокуратура шөгыльләнә. Административ штрафларның күләме РФнең административ хокук бозу турындагы Кодексында билгеләнгән. Ул  гражданнар өчен – 500-1000 сум, дәүләт хезмәтендәге затлар өчен – 4000-5000 сум күләмендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ