Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе физика укытучысы Рәмлә Нуриеваның “Хәтер” социаль проекты I урынга лаек булды (ФОТО)

Казанда «Ватанга хезмәт итәм!» VI республикакүләм информацион проектлар бәйгесендә Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриева “Хәтер” социаль проектын тәкъдим итте. Проект Бөек Җиңүнең 70...

Казанда «Ватанга хезмәт итәм!» VI республикакүләм информацион проектлар бәйгесендә Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриева “Хәтер” социаль проектын тәкъдим итте. Проект Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән “Память” сайтыннан һәм  “Шушмабаш авылының электрон хәтер китабы”ннан гыйбарәт. Укытучының эзләнү эше жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде һәм беренче урынга лаек булды.


нуриева рәмлә обр


Шунысы игътибарга лаек: Рәмлә Равил кызы җитәкләгән патриотик тәрбия проектының  иҗади төркемен мәктәпнең барлык укучылары тәшкил итә. Алар язмышларын сугыш уты көйдергән  шәхесләрнең фотографияләрен, документларын, хатларын, истәлекләрен туплауда гаять зур эш башкарды, дип хәбәр итә http://arskmedia.com.


P.S.: "Мәгариф" журналының актив авторы Рамлә Нуриеваның эш тәҗрибәсе белән безнең сайтта танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ