Логотип Магариф уку
Цитата:

Швед курчаклары “татарча сөйләшә”

– Замана балаларын берни дә кызыксындырмый, кулларыннан телефон төшми,- дип зарланырга яратабыз. Ләкин мин моның белән килешмәс идем. Баланы дәрестә җәлеп итәрлек алымнар кулланырга, үзеңнең артыннан...

– Замана балаларын берни дә кызыксындырмый, кулларыннан телефон төшми,- дип зарланырга яратабыз. Ләкин мин моның белән килешмәс идем. Баланы дәрестә җәлеп итәрлек алымнар кулланырга, үзеңнең артыннан ияртергә кирәк,- ди Казандагы 165 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Җәмилә Хлобыстова. Ул дәресләрендә үзе теккән Тильда курчакларын куллана. Курчаклар бик нәфис, төрле тукымалардан эшләнгән. Җәмилә Такиулловна ярдәме белән укучылар үзләре дә тегәргә өйрәнеп киткән, алай гына да түгел, бу курчаклар мәктәптә төрле курчак спектакльләрендә “катнаша”. Татар халык әкиятләре, төрле пьесалар уйнаганда да алар – төп геройлар.


– Дәресләрдә телне өйрәнүдә төрле ситуацияләр тудырам. Бер дәрестә мөлаем кыз, икенче дәрестә песи, эт баласы кунак булып килә. Балалар бик кызыксыналар,- ди педагог. Курчаклар тегү белән күптәннән кызыксына башладым. Минем әнием Казанда иң оста тегүчеләрнең берсе булган. Кечкенәдән чүпрәк-чапрак арасында кайнашып үскәнгә, бу эш миңа ят түгел. Башта мастер-классларда катнашып өйрәндем, хәзер инде өлгеләрен үзем ясыйм, башкаларга да өйрәтәм. Кызлар гына түгел, малайлар да бик ярата әлеге курчакларны, рәхәтләнеп тегәләр, алар белән спектакльләрдә уйныйлар.


Шунысы игътибарга лаек, мәктәптә башлангыч сыйныфлар һәм югары сыйныфлар өчен ике драмтүгәрәк эшләп килә. Яшь артистлар ел саен төрле фестиваль-конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Иң мөһиме– алар бер-берсе белән аралаша, башка телләрне өйрәнә, үз ана телен дә онытмый. “Мәгариф” журналы катнашкан фестиваль барышында укучылар Такташның “Тәүфыйклы песи”ен рәхәтләнеп инглиз телендә уйный алар.


– Телне әдәбият аша өйрәнергә кирәк, без менә шундый әкиятләр, кечкенә пьесалар  аша кызыксыну уятырга тырышабыз. Алар белән бергә үзебез дә күп нәрсәләргә өйрәнәбез- ди мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ