Логотип Магариф уку
Цитата:

Спорт... татарча сөйләшә аламы?

Гомер бакый спорт белән бәйле бар спартакиада, фестиваль, турнирларның рус телендә генә барышын тыңлап, телевидениедән карап үскәнгәме, бу сорау кемнәргәдер гаҗәбрәк тә тоелыр. Югыйсә, спорт ярышлары...

Гомер бакый спорт белән бәйле бар спартакиада, фестиваль, турнирларның рус телендә генә барышын тыңлап, телевидениедән карап үскәнгәме, бу сорау кемнәргәдер гаҗәбрәк тә тоелыр. Югыйсә, спорт ярышлары да татарча сөйләшә ала икән бит. Әле ничек кенә?! Спорт темасына татарча шундый үтемле итеп сөйли белүче тренерларыбыз, чемпионнарыбыз, спорт ярышларын үз туган телебездә яктырта, яза белә торган каләм осталарыбыз да бар икән, ләбаса.


Шәхсән, мин үзем моңа бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә татар көрәше үсешенә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә янә бер кат инандым. Анда әнә Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, көрәш буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, көрәш буенча Россиянең спорт осталары, Россия чемпионнары Булат Мусин белән Азат Нурмөхәммәтовлар бер сәгатькә якын милли көрәшебез үсеше, аның тарихы, перспективалары хакында саф татар телендә, хәтта күп кенә сәнгать әһелләрелебезне дә көнләштерерлек итеп, җанлы әңгәмә кордылар, журналистларның сорауларына тәфсилле җавап бирделәр. Татарча көрәшкә кагылышлы бөтен спорт терминнарын да туган телебездәге аталышын дөрес әйтеп сөйләүләренә сөенеп утырдым. Димәк, спорт та телебез сагында була ала икән бит! Спортның татар телен үз итүен «ТНВ-планета» телеканалы аша күрсәтелә торган «Ак барс» хоккей командасы белән булган матчларның татар телендә алып барыла башлавына да ничек сөенмисең, ди?!  Менә бүген дә әлеге телеканал аша «Ак барс»ның Магнитогорскиның «Металлург» командасы арасындагы Гагарин кубогы өчен барган хәлиткеч матчы барышын татарча карап, тыңлап, бер ләззәтләнегез әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ