Логотип Магариф уку
Цитата:

Сулима: патриотик тәрбия бирү педагоглар эшендә һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды

25 апрельдә республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима педагогларның эшендә балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәрвакыт өстенлекл...

25 апрельдә республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима педагогларның эшендә балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды, дип белдерде. Ул Татарстанның барлык белем бирү оешмаларында Җиңү көненә әзерлек баруы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар уза. Күпсанлы чаралар оештырылган: “Йөрәк җылысын - изге эшләргә” эстафетасы, “Нәни күңелеңнең җылысы белән бүлеш” девизы астында эшләүче тимурчылар төркемнәре бәйгесе, “Без бергә” фестивале, "Изгелек кыл" акциясе.


 

Моннан тыш мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашында музей экспозицияләре, күргәзмәләр, Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалына бару оештырылган.


Л. Сулима шулай ук "Үлемсез полк" акциясендә укучыларның актив катнашуы турында хәбәр итте. "Узган елда Татарстан укучылары дистәләгән мең портрет әзерләделәр. Бу акция милләтне берләштерә, тарихи хәтерне саклап калып, рәхмәтле буын тәрбияләргә булыша", - дип белдерде Л. Сулима.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ