Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыйныф җитәкчесе – ике ут арасында

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сыйныф җитәкчесеОста җитәкче оешмасында эшләү дә, уку да – үзе бер бәхет....

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сыйныф җитәкчесе


Оста җитәкче оешмасында эшләү дә, уку да – үзе бер бәхет. Мәгълүмат чаралары сыйныф җитәкчеләре һәм аларның эш тәҗрибәсен әледән-әле яктыртып тора. Тик күп очракта ирешелгән уңышлар, кулланылган эш алымнары, укучыларга уңай мөнәсәбәт турында мәкаләләр языла.


Ә менә бүгенге базар шартларында сыйныф җитәкчесенең роле үзгәрүе, эш барышында очрый торган проблемалар нигәдер күтәрелми. Әллә сыйныф җитәкчесе бүгенге халәтеннән тулысынча ризамы, әллә берни үзгәрмәячәгенә инанып, битараф кала бирәме?


Сыйныф җитәкчесенең вазифалары, бурычлары, эшчәнлеге тулысынча дәүләт тарафыннан көйләнә. Әмма нәрсә эш­ләр­гә ярый, нәрсә эшләргә ярамаганлы­гы аңлатып язылган инструкцияләр еллар буена бер ук эчтәлектә булып кала һәм сыйныф җитәкчесенең бурычларын гына чагылдыра. Ә бит «базар» тәрбия процессын тамырдан үзгәртте.


Хәлсез мәктәп исә конкурентлыкка сәләтле укучы тәрбияли алмый. (Укытучының хезмәт урыны заман таләпләренә туры китереп җиһазланды­рылмаган мәктәпне мин «хәлсез мәктәп» дип атыйм.) Сыйныф җитәкчесе мәктәпне тәэмин итү өчен «средство»лар табучы менеджерга әверелде. Ата-аналар комитеты башкарырга тиешле эшне сыйныф җитәкчеләре, яшерен-батырын түгел, үз җилкәсендә алып бара. Ата-аналар­дан акча җыйдыру бүгенге Россия мәктәп­ләренең явыз чиренә әйләнде. Мондый шартларда уку­чыны «туган иленең пат­риоты» итеп тәрбияләү дә бик бәхәсле. Авыл мәк­тәпләрендә яңа мәгълүмат ча­ралары, методик материаллар белән тәэмин ителеш әле һаман да мактанырлык түгел. Акбур һәм тел төп укыту коралыбыз булып кала бирә.


Сыйныф җитәкчесен борчыган мәсь­ә­ләләрнең тагын берсе – кәгазь «боткасы» һәм бетмәс-төкәнмәс тикшерүләр. Тәрбия эшенә сыйныф җитәкчесенең вакыты калмый: бер кирәкмәгән психологик тестлар үткәрү, электрон сис­тема «сбой бирү» аркасында укучының югалган шәхси мәгълүматларын кат-кат тутыру, тикшерүләргә әзерләнү һ.б. бихисап эш-гамәлләр... Ел саен укучының тәрбиялелек дәрәҗәсен билгели торган тестлар сыйныф җитәкчесен әти-әниләр белән конфликтка китерә. Кайсы гына ата-ана «Сезнең балагыз «риск төркеменә» керде» дигән җавапны кабул итсен соң?! Сыйныф җитәкчесе психолог дипломына ия түгел ләбаса, аның андый тестлар үткәрергә хокукы юк бит.


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ