Табигать фәннәре укытучыларына игътибар кимеде

Табигать фәннәре белән шөгыльләнүче мөгаллимнәргә игътибар кимеде, дип белдерде КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы  доценты Габделбәр Хаҗиев.

DSC00990

Соңгы елларда hөнәри олимпиада, конкурсларда география, биология, экология укытучыларыннан азрак эш килә башлаган. Татарстанның атказанган укытучысы педагогларны активлашыра өндәде hәм укучылар өчен дәреслек нәшер итүен әйтте.

— Мин күп еллар мәктәптә hәм 40 елдан артык институтта эшләдем.  Тәҗрибәм нәтиҗәсе булып тиздән яңа дәреслегем чыга. Бу Татарстанның физик географиясе.  Институтта hәм мәктәптә  эшләгән  елларда мин экскурсияләргә игтибар итә идем. Алар турында китап чыгардым. Ул «Онытылмас сәяхәтләр» дип атала. Китапта укучылар, студентлар белән практикада алынган тәҗрибә тасвирланган, — дип сөйләде Габделбәр Хаҗиев.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *