Табигый индикаторлар

 

(Сыйныфтан тыш эшчәнлек)

Энҗе ХӘБИБУЛЛИНА,

Саба районы Тимершык урта мәктәбенең биология-химия укытучысы

Максат:

– укучыларда табигый индикаторлар, үсемлек пигментлары – антоцианнар турында күзаллау формалаштыруны дәвам иттерү;

– тәҗрибәләр ясау, күзәтү, күзәтүләрне анализлау һәм нәтиҗә ясый белү осталыкларын камилләштерү;

– химия фәненең кеше тормышындагы ролен ачыклау.

Җиһазлау: «Индикаторлар» дигән таблица, пробиркалар, химик стаканнар, бүрәнкәләр, фильтр кәгазьләре, лаборатория штативлары, спиртовкалар; кислота, селте эремәләре, су.

Өйрәнү объекты: үсемлек пигментлары – антоцианнар (шомырт, кара карлыган, бакча җиләге, чөгендер).

Кулланылган метод: тәҗрибә.

Дәрес төре: дәрес-тикшеренү.

Эшчәнлек барышы

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бер-берегезгә, миңа карап, елмаеп, һәркайсыбызга уңышлы эшләр телик. (Укучыларның игътибарын эшчәнлеккә туплый.)

Кайчандыр Д.И.Менделеев тарафыннан әйтелгән «Опыт – единственно верный путь справшивать природу и слышать ответ в ее лаборатории» дигән сүзләрнең дә дөреслеген тагын бер кат исбатларбыз. Әйдәгез, әйтелгәннәрдән чыгып, алдыбызга максат куйыйк.

Укучылар:

– Максатыбызны түбәндәгечә күз алдына китерәм: табигый индикаторларның нәрсә икәнен ачыклау, аларның тирәлеккә бәйле рәвештә ничек үз төсләрен үзгәртүләрен күзәтү.

– Табигый индикаторларның көндәлек тормышта ничек кулланып булуын ачыклау.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Әлеге максатлар белән барыгыз да килешәсездер дип уйлыйм.

II. Төп өлеш

Укытучы. Укучылар, сез инде «Индикатор» төшенчәсе белән таныш. Искә төшерик әле, индикаторлар турында без нәрсә беләбез.

Куйз-куйз-трейд. (Укучыларга әзер карточкалар өләшенә, сорау язылган, җавап капланган. Укучылар парлап эшли. Җавап дөрес булса, мактыйлар. Дөрес булмаса, төзәтәләр.)

Берничә карточка үрнәге.

1 нче карточка. Индикатор нәрсә ул? (Тирәлеккә бәйле рәвештә үзләренең төсләрен үзгәртә торган химик матдәләр.)

2 нче карточка. Химия дәресләрендә еш кулланыла торган индикаторлар. (Лаксус, фенолфталеин, метилоранж.)

3 нче карточка. Иң беренче индикатор кем тарафыннан ачыла? (Лакмус Борынгы Мисырда һәм Борынгы Римда ук билгеле булган. Соңрак 1663 нче елда аны инглиз химигы Роберт Бойль ача.)

4 нче карточка. Әче тирәлек нәрсә ул? (Водород ионнары концентрациясе гидроксид-ионнар концентрациясеннән күбрәк булган тирәлек (pH>7.)

5 нче карточка. Селтеле тирәлек нәрсә ул? (Гидроксид-ионнар концентрациясе водород ионнары концентрациясеннән күбрәк булган тирәлек (pH<7.)

Укытучы. Сезгә бирелгән вакыт тәмам. Нәтиҗә ясыйк.

(Укучы электрон таблица яки экрандагы таблица буенча нәтиҗә ясый.)

Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, ә сезнең көндәлек тормышта индикатор сыйфатындагы матдәләр белән очрашканыгыз бармы? (Укучылар мисаллар китерә.)

Укытучы. Бик яхшы, кызлар, егетләр. Инде күзәтүләребезне ныгытыйк. Без сезнең белән хәзер кайбер үсемлекләрне, дөрестән дә, индикатор буларак кулланырга мөмкин булуын ачыкларбыз.

Сезнең өстәлләрдә – инструктив карталар. Шулар буенча эшне башкарырбыз. Башта куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерик (спиртовка, кислоталар һәм селтеләр белән эш иткәндә нинди саклык чаралары күрелүе искә төшерелә).

Инструктив карта.

Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен истән чыгарма!

1. Тәкъдим ителгән үсемлекне вакларга, суга салырга һәм 1–2 минут кайнатырга (25 г үсемлеккә 100 мл су исәбеннән).

2. Суытырга.

3. Фильтрларга.

4. 2:1 (фильтрат-спирт) исәбеннән спирт белән кушып, индикатор эремәсе ясарга.

5. Әзер индикаторларның, тирәлеккә бәйле рәвештә, төсләрен ничек үзгәртүләрен күзәтергә.

6. Нәтиҗә ясарга. Нәтиҗәләрне таблицага язарга.

(Укучылар таблицада эшләгән вакытта укытучы сөйли-сөйли контрольлек итә.)

Укытучы. Кешеләр элек-электән табигатьне күзәтергә яраткан. Һәм кайбер үсемлекләр составындагы пигментларның тирәлеккә бәйле рәвештә төсләрен үзгәртүен ачыклаганнар. Р.Бойльне генә искә төшерегез. (Индикаторларны ачарга гадәти миләүшә чәчәге (фиалка) ярдәм итә.) Әлеге табигый пигментларның исеме – флавонидлар. Алар берничә төрле була: антоциан, каротиноид, ксантофил, катехин һ.б. Чәчәк таҗларына, җимешләргә һәм көзге яфракларга төсне антоцианнар бирә. Аларга бик бай төрле җиләкләр, шомырт, шәмәхә кәбестә, кара виноград һ.б. керә. Әлеге үсемлекләр – бик яхшы индикаторлар. Без нәкъ менә шул антоцианнарның үзлекләрен өйрәнәбез.

Әлеге матдәләр безнең организмыбыз өчен дә бик файдалы. Аларның кан басымын көйләүдә роле зур. Баш мие күзәнәкләренә тәэсир итеп, хәтерне яхшырталар. Күзләр өчен дә файдалы. С витамины белән чагыштырганда, антиоксидант үзлекләре күпкә артык.

(Күзәтүләргә нәтиҗә. Укучылар интерактив тактада 1 нче таблицаны тутыра.)

Укытучы. Укучылар, әлеге тәҗрибәләр нәтиҗәсендә алган белемнәрне көндәлек тормышта ничек кулланып була икән соң?

1 нче укучы. Үзенең сәламәтлеген кайгырткан һәр кеше үсемлекләрнең әлеге үзлеген файдалана ала. Мәсәлән, табак-савыт юганда кулланыла торган «Миф», «Fairy», «AOS», «Sorty» кебек югыч матдәләрнең, шампуньнарның тирәлеген ачыкларга була. Санитария-гигиена таләпләре буенча алар көчсез әче тирәлеккә ия булырга тиеш. Кайбер очракларда этикеткалардагы язмалар савыт эчендәге чынбарлык белән туры килми, һәм алар селтеле тирәлеккә ия булырга мөмкин. Бу вакытта инде, аларны кулланганда, перчатка кию зарур, чөнки селтеләрнең организмга тискәре йогынтысын барыбыз да белә. (Тагын берничә укучы үз тәҗрибәсеннән чыгып сөйли.)

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Безне әйләндереп алган табигать әле бик күп серләргә бай икән. Кечкенә генә тикшеренү эшебезнең олы әһәмияткә ия булуына мин сөенәм. Сәламәтлегебез үзебезнең кулда. Уңышлар телим сезгә!

 

Добавить комментарий