Румыниянең Констанце шәһәрендә туган әлеге шәхес Халык университетында шагыйрь Эмель Әмин классында төрек телен, соңрак Бухарест университетында профессор Куркан Вуапа-Мокану курсында татар телен өйрәнә. Гасыр башында үз бизнесын калдырып, ул гомерен румын татарлары тормышын өйрәнү һәм саклауга багышлый. Татар, румын һәм инглиз телләрендә яза. Дистәләгән авторның әсәрләрен төрки һәм румын телләренә тәрҗемә итә.«Иске Татар бистәсе» арт-резиденциясе чакыруы буенча килгән Танер әфәнде үз милләте язмышы өчен борчылып, Anticus дип аталган мультимәдәни берләшмә төзегән. «Казан –Ауропаның башкалалары белән тиңләшерлек шәһәр. Аны дөньяга танытырга кирәк. Аның мәдәниятен башкаларга җиткерү өчен мин әдәби мирасыгызны румын теленә тәрҗемә итәргә алынырга әзермен», – диде ул очрашуда.
Танер Мурат Румыниядә Муса Җәлил исемендәге китапханә эшләп килүен әйтте. Әлеге китапханәне 2014 елда ул үзе – өендә булган татар телендәге барлык басма китапларны бер урынга туплап оештырган. Шулай ук электрон җыентыкларны үз эченә алган сайт та бар. «Ник менә нәкъ Муса Җәлил исеме белән бәйләдегез?» дигән сорауга ул. «Татар шагыйре буларак аны бар дөньяда танытасым килде», – диде Румыния кунагы.
Комментарийлар