Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар беткәнмени, падишаһ!

31 октябрьдә 18 сәгать 30 минутта филармониянең концертлар залында керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле үзенең IХ сезонын башлап җибәрә дигән хәбәр килеп ирешүгә, күңелләр күтәрелеп китт...

31 октябрьдә 18 сәгать 30 минутта филармониянең концертлар залында керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле үзенең IХ сезонын башлап җибәрә дигән хәбәр килеп ирешүгә, күңелләр күтәрелеп китте. Чөнки Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты булган әлеге талантлы  коллективның соклангыч иҗаты православие динендәге дустанә керәшен халкының үзенчәлекле, самими рухи дөньясын саклау идеясе белән сугарылуы Татарстанда һәркемгә яхшы таныш. Бәрмәнчек үзе дә чын керәшен сүзе. Урысча ул верба, ә татарча исә кызыл тал песие дип йөртелә. Пасхага (Олы көнгә) бер атна калган якшәмбедә керәшен халкы Бәрмәнчекне зурлап бәйрәм итә. Бу көнне алар тал песиләрен чәчәк букеты кебек кисеп алып кайталар да, өй, терлек диварларына, хәтта бер-берләренә дә суккалап-бәргәләп, ил-йортка иминлек, тазалык, изге теләкләр телиләр, төрле җырлар башкаралар. “Бәрмәнчек” керәшен ансамбленең исеме шуннан килә. Ансамбль җыр, моң һәм бию бергәлеге аша тамашачыга керәшен халкының рухын, табигый үзенчәлеген, яшьлек дәртен һәм күңел җылысын җиткерергә тырыша. Соңгы елларда ул Татарстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм аннан еракларда да шөһрәт казанды. Һәм бер дә юкка түгел! “Бәрмәнчек” ансамбленең концерты турындагы хәбәр студент елларында Апас ягында эшләгән  көзне искә төшерде. Бер кичәдә Хуҗа Хәсән исемле керәшен авылы  егетләренең: “Керәшен халкын  рәнҗетмәсәң, татар беткәнмени, падишаһ”, -дип җырлавыннан соң, күңелебез булып, тәгәри-тәгәри көлгән  идек. Алар ул бәйрәм кичендә, авыл халкына хас беркатлылык белән, уйламый-нитми генә безнең хәтер капчыкларын барлаганнар икән. Шул хәтеребез тоныкланмас өчен янәшәбездә әле хәзер дә сез бар, керәшен карендәшләр. Тамашагызга килми калмабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ