Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар эстрадасы йолдызлары яман шеш авырулы балаларга ярдәм итү өчен берләшә – Иске Казанда хәйрия фестивале узачак

Бер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, рак белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган Иске Казан музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында берләшә. Ул икенче тапкыр оештырыла,...

YnaAfhafa230815neIskeKazanБер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, рак белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган Иске Казан музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында берләшә. Ул икенче тапкыр оештырыла, узган ел хәйрия концерты иде, быел хәйрия фестивале буларак үтә.


23 августа көндезге икедә Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта "Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале уза. Анда иң танылган 30га якын татар җырчылары катнаша: Хәмдүнә Тимергалиева, Зөфәр Хәйретдинов, Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Марсель Вәгыйзов,  Энже Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Резедә Шәрәфиева, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар.
Чарада җыелган барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге Фондка (http://angela-vavilova.ru/) һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендәге (http://yardem.islamtat.ru/) күрмәүчеләрне һәм ДЦП аркасында гарипләнгән балаларны дәвалауга күчереләчәк.
Хәйрия бәйрәмендә Иске Казан комплексы буенча экскурция, кызыклы уеннар, ярминкәләр дә каралган. Ярминкәдән кергән акча да хәйрия фондларына тапшырылачак. Шулай ук “Татмедиа” оешмасының “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып бүләкләр бирәчәк.
Проектның төп максаты һәм шигаре – милли моңнар белән рухланып, “Ярдәм” һәм Анжела Вавилова хәйрия үзәкләрендәге авыру балаларны тернәкләндерүгә өлешебезне кертү!
“Иске Казан” – Татарстанның тарихи урыннарының берсе. Бүгенге башкала нәкъ менә шушы җирләрдән башлангыч алган. Музей-тыюлык эчендә Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган археологик һәм эпиграфик истәлекләр урын алган. Концертка килгән һәр кунак бу экспозицияләрне үз күзләре белән күрә алачак.
"Иске Казанда милли  моңнар” хәйрия фестивале оештыручылары “Ярдәм” һәм “Бәхетле дөнья” милли хәйрия фондлары. Проектның авторы журналист, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхакый.
Концертка керү бәясе – 250-300 сум булачак.
23 август. 14.00. Иске Казан (Биектау районы Камай авылы).
Белешмә өчен телефоннар: 8-917-222-05-65, массакүләм мәгълумат чаралары өчен: 8-927-430-68-82, е-майл: 240-24-99@mail.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ