Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — А

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
А
АБА (бор. төр.-т.) 1. Өлкән, олы; ата. 2. Аю. АБА
АБАЙ (бор. төр.-т.) Абай, абый; өлкән ир туган. Казах, кыргызлардагы Абай исеме «сак», «игътибарлы» мәгънәсенә ия. АБАЙ
АБАК (бор. төр.-монг.) 1. Борынгы төрки телдә өлкән ир туган, абый. 2. Монголларда табына торган сын, пот. АБАК
АБАШ (бор. төр.-т.) Өлкән ир туган, әти ягыннан абый. АБАШ
АБЫЗ (бор. төр.-т. яки г.) 1. Тәҗрибәле, дәрәҗәле өлкән ага; аксакал, нәсел-ыру башлыгы. 2. Хафиз (к.) исеменең ф. в. АБЫЗ
АБЫЗБАЙ (төр.-т.) Абыз (к.) + бай (к.). АБЫЗБАЙ
АБЫЗБАКЫЙ (төр.-т.-г.) Абыз (к.) +Бакый (к.). АБЫЗБАКИ
АБЫЗГӘРӘЙ (төр.-т.) Абыз (к.) + Гәрәй (к.). АБЫЗГАРАЙ
АБЫЗГИЛДЕ (төр.-т.) Абыз (к.) + килде (туды). АБЫЗГИЛЬДЕ
АВАЗ (ф.) Алмаш; кайтару, түләү. АВАЗ
АВАН (бол.-кып.-т.) Яхшы күңелле, тәкәллефсез кеше. АВАН
АГАБАЙ (бор. төр.-т.) Ага бай, ягъни өлкән бай. АГАБАЙ
АГАБӘК (бор. төр.-т.) Ил агасы, өлкән бәк. АГАБЕК
АГАЗ (ф.) Баш, башлангыч; күч. гаиләдә бе­ренче ир бала. АГАЗ
АГАТ (гр.) Кыйммәтле таш; асылташ; халце­дон. АГАТ
АГАХАН (бор. төр.-т.) Ага хан, ягъни өлкән хан. АГАХАН
АГДӘЛ (бор. төр.-т.) Ак күңел, ак күңелле. АГДАЛЬ
АГИ (бор. яһ.) Шат күңелле, бәйрәмчел. АГИ
АГИШ (бор. төр.-т.) Ак иш (дус, тиң). АГИШ
АДАЙ (бор. төр.-т.) Кошчык; күч. балакай. АДАЙ
АДИЛ (г.) к. Гадил. АДИЛЬ
АДАШ (бор. төр.-т.) 1. Дус, әшнә, иптәш. 2. Атдаш, исемдәш. АДАШ
АДНАШ (ф.-төр.-т.) Адинә>атна («җомга көн») сүзенә -аш(-ш) иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. АДНАШ
АЕШ (бор. төр.-т.) Ай иш, ай ише; айга иш (тиң) бала. АЕШ
АЗАК (төр.-т.) Азак; соңгы, төпчек бала. АЗАК
АЗАЛАК (төр.-т.) Өзелеп ярата торган кеше (бала). АЗАЛАК
АЗАМАТ (г.) Рыцарь, баһадир, герой; кыю, ба­тыр. АЗАМАТ
АЗАМАТУЛЛА (г.) Аллаһының батыр, кыю бәндәсе. АЗАМАТУЛЛА
АЗАТ (ф.) Ирек; хөр, ирекле, азат. АЗАТ
АЗИМ (г.) к. Газим. АЗИМ
АЗНАБАЙ (ф.-төр.-т.) к. Атнабай. АЗНАБАЙ
АЗНАГОЛ (ф.-төр.-т.) к. Атнагол. АЗНАГУЛ
АЗНАКАЙ (ф.-төр.-т.) Азна~Атна («җомга») сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. АЗНАКАЙ
Ай (бор. төр.) Исем компоненты. Борынгы төрки телдә ай (күк җисеме) сүзе «сылу, чибәр, матур, асыл; изге; ак, пакь, якты, нурлы; акыллы; кыйммәтле; мул; бәхетле; тулы» һ. б. күчерелмә мәгънәләрне белдергән. Борынгы йола буенча, кичен ай калыкканда яисә ай тулысында туган ир яки кыз балага ай сүзе кергән исем кушылган. Ай компоненты байтак кына кушма төзелешле исемнәре бездә урын ала. Ай
АЙБАК (бор. төр.-т.) Ай бак; күч. ай кебек матур бала бак (кара, ту). АЙБАК
АЙБАКСЫН (бор. төр.-т.) Ай баксын; ай кебек чибәр бала баксын (тусын, үссен). АЙБАКСЫН
АЙБАКТЫ (бор. төр.-т.) Ай бакты; куч. ай кебек чибәр бала бакты (карады, туды). АЙБАКТЫ
АЙВАР (төр.-т; неол.) 1. Ай бар; ай кебек чибәр ир бала бар; 2. Батыр, гайрәтле. АЙБАР
АЙБАРС (бор. бол.-т.) Ай (к.) + Барс (к.). АЙБАРС
АЙБАШ (бол.-т.; й. ис.) Ай башында туган ир бала. Борынгы заманнарда ай башында туган бала зирәк була дип ышанганнар. АЙБАШ
АЙБИРДЕ (бор. төр.-т.) Ай бирде; күч. ай кебек чибәр ир бала бирде. АЙБИРДЕ
АЙБУГА (бор. төр.-т.) Ай (к.) + Буга (к.). Ай төсле чи- бәр, буга (үгез) кебек көчле. АЙБУГА
АЙБУЛ (бор. төр.-т.) Ай бул, ягъни ай (к.) кебек бул. АЙБУЛ
АЙБУЛАТ (төр.-т.) Ай (к.) + Булат (к.). Ай кебек чи­бәр, булат корыч кебек нык. АЙБУЛАТ
АЙБӘК (бор. төр.-т.) Ай бәк; күч. ай кебек матур, чибәр бәк. АЙБЕК
АЙБҮЛӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Ай (к.) кебек чибәр, күркәм бүләк. Борынгы төрки гадәт-йола буенча, туганчы ук әтисе үлгән балага бүләк сүзе кергән исем кушылган. «Бу бала әтисе бүләге» дигән мәгънәгә ия. АЙБУЛЯК
АЙВАЗ (ф.) 1. Өй хезмәтчесе. 2. Якты ай, тулган ай, тулы ай. 3. Алмаш. АЙВАЗ
АЙВАР (т.-ф. яки ингл.; неол.). 1. Айлы; ай кебек чибәр. 2. Инглизчә Айвор исеме «Аллаһ», «хаким, хуҗа, әфәнде» дигән мәгънә белдерә. Татарстанның Баулы эшчеләр поселогында Айваров фамилияле гаиләләр бар. АЙВАР
АЙГАЛИ (төр.-т.-г.) Ай (к.) кебек Гали; ай кебек бөек, югары дәрәҗәле зат. АЙГАЛИ
АЙГИЗ (т.-ф.; неол.) Айга гиз, айга мен, айга сәяхәт яса. Галәмне яулауда ирешелгән уңышларга бәйләнешле рәвештә, 60 нчы елларда барлыкка килгән яңа исем. АЙГИЗ
АЙГИЗӘР (т.-ф.; неол.) Айга гизәр, айга менәр, айга сәяхәт ясар (к. Айгиз). АЙГИЗАР
АЙГОЛ (бор. төр.-т.) Ай кебек чибәр кол. Айголов, Айколов фамилияләрендә сакланган. АЙГУЛ
АЙГУҖА (төр.-т.-ф.) Ай кебек хуҗа; айга тиң хуҗа. Айгузин фамилиясендә сакланган. АЙГУЗЯ
АЙГЫНА (төр.-т.; неол.) Ай гына, нәкъ ай кебек. Айгинин фамилиясендә сакланган. АЙГЫНА
АЙДАЙ (төр.-т.) Айдай, ай кебек, ай шикелле. АЙДАЙ
АЙДАК (бор. төр.-т.) Айлы, ае бар; ай иясе. Бу исем мариларга да кергән. АЙДАК
АЙДАН (бор. төр.-т.) 1. Көч-куәт; абруй, дәрәҗә. 2. Киң, олы, иркен. 3. Якты, нурлы. 4. Ай нуры, ай балкышы; ай кебек нур чәчүче. Себер татарларында Айданов фамилиясе бар. АЙДАН
АЙДАР (төр.-т.) 1. Айлы, ай сыйфатлы. 2. Маңгай чәче; маңгаенда ай йөртүче (Л. Бу- дагов). 3. Дәрәҗәле, билгеле, егет булган. Алим Гафуров Айдар исемен гарәпләрдән кергән Хайдар (к. Хәйдәр) исеменең фонетик ва­рианты дип карый. АЙДАР
АЙДАРБӘК (төр.-т.) Айдар (к) + бәк. АЙДАРБЕК
АЙДАРГАЛИ (төр.-т.-г.) Айдар ( к.) + Гали (к.). АЙДАРГАЛИ
АЙДАРХАН (төр.-т.) Айдар (к.) + хан. АЙДАРХАН
АЙДАШ (бол.-кып.-т.) Ай кебек, ай сыйфатлы. АЙДАШ
АЙДЫН (бор. төр.-т.) Якты, нурлы; нур чәчүче. АЙДИН
АЙЪЕГЕТ (бор. төр.-т.) Ай кебек нурлы, күркәм егет. АЙЪЕГЕТ
АЙЗАТ (т.-г.; неол.) Ай кебек күркәм зат. АЙЗАТ
АЙЗӘК (төр.-т.-г.) Ай кебек күркәм, саф, пакь. АЙЗАК
АЙКАЙ (төр.-т.) Ай сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы кушылып ясалган. Айкаев һәм Айкин фамилияләрендә сакланган. Айкин фамилиясе русларда да бар. АЙКАЙ
АЙКЫН (бор. төр.-т.) Ачык, анык, билгеле; җитез, хәрәкәтчән. АЙКЫН
АЙМОРАТ (төр.-т.-г.) Ай (к.) + Морат (к.). АЙМУРАТ
АЙМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Ай (к.) + Морза (к.). АЙМУРЗА
АЙМӨХӘММӘТ(төр.-т.-г.) Ай (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Аймәмәт, Аймәт, Әймәт. АЙМУХАММЕГ
АЙНАЗАР (төр.-т.-г.) Ай (к.) + Назар (к.). Ай кебек якты, нурлы карашлы. АЙНАЗАР
АЙНУР (т.-г.; неол.) Ай нуры. АЙНУР
АЙРАТ (бор. монг. яки г.) 1. Алтайда яшәүче, ойрат (монголча ой — «урман», арат — «халык») халкының элекке исеменнән. 2. Монголчахайрат «кадерле, сөекле» сүзеннән. 3. Гарәпләрнең Хайрат («искиткеч, таң калырлык») исеменнән. АЙРАТ
АЙРАТКОЛ (бор. төр.-т.) Айрат (к.) + кол. АЙРАТКУЛ
АЙСАР (бор. төр.-т.) Ай сымак. Ай кебек алтынсу сары. АЙСАР
АЙСАФ (төр.-т.-г.) Саф, ачык ай. АЙСАФ
АЙСУН (төр.-т.-г.) Сары төсле; айга охшатып яратылган; айга тиң. АЙСУН
АЙТАШ (бор. төр .-т.; й. ис.) 1. Ай кебек матур һәм таш кебек нык, таза. 2. Ай кебек матур асыл-таш; ай ташы. Айташев фамилиясендә сакланган. АЙТАШ
АЙТИМЕР (бол.-т.; й. ис.) Ай кебек саф һәм таза, нык тимер; ай кебек нурлы, якты тимер. АЙТИМЕР
АЙТИРӘК (бор. төр.-т.) Ай кебек күркәм, нык тирәк. АЙТИРЯК
АЙТУАР (бор. төр.-т.) Ай кебек матур угыл туар. АЙТУАР
АЙТУГАЙ (бор. төр.-т.) Айлы тугай. Айтугаев фамилиясендә сакланган. АЙТУГАЙ
АЙТУГАН (бор. төр.-т.) Ай туган; күч. ай кебек матур ир бала туган. Чаг.: Туганай. АЙТУГАН
АЙТУЛЫ (төр.-т.) Ай тулы; тулы ай, тулган ай. АЙТУЛЫ
АЙЧУАК (бор. төр.-т) Ай кебек якты һәм аяз. АЙЧУАК
АЙЧУРА (бор. төр.-т.) Ай (к.) + Чура (к.). Татар-мишәрләрдә Айчурин, Айчуров фамилияләрендә сакланган. АЙЧУРА
АЙШАТ (төр.-т.-ф.) Шат ай, шатлыклы ай; ай кебек шатлык, сөенеч китерүче ир бала. АЙШАТ
АЙШӨҺРӘТ (төр,т.-г.) Ай кебек якты шөһрәт, дан. АЙШУХРАТ
Ак (төр.-т.) Исем компоненты. Татарларда борын-борыннан ак төс сафлык, пакьлек, яктылык, нур; яхшы теләк; ышаныч, тугрылык, гаделлек, намуслылык һ. б. күркәм сыйфатларның символы булып саналган. Ак
АКБАРС (бор. төр.-т.) Ак (к.) + Барс (к.). Татарстан Республикасы дәүләт гербы (туграсы) сурәте. АКБАРС
АКБАТЫР (бор. төр.-т.) Ак батыр; яхшы күңелле батыр. АКБАТЫР
АКБАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Ак (к.) + баш. Ак чәчле ир балага кушылган. Акбашев фамилиясендә сакланган. АКБАШ
АКБИ (бор. төр.-т.) Ак (к.) +би («князь»), Акбиев фамилиясендә сакланган. АКБИ
АКБИТ (төр.-т.) Ак йөзле, битле (пакь күңелле). Акбитов фамилиясендә сакланган. АКБИТ
АКБУГА (бор. төр.-т.; й. ис.) Ак (к.) + Буга (к.). Ир баланың ак бәхетле һәм үгез (буга) кебек көчле булуын теләп кушылган. АКБУГА
АКБУЛАТ (тор.-т.-г.) Ак (к.) + Булат (к.). Ак бәхетле һәм ныклы булат корыч. АКБУЛАТ
АКБӘК (төр,т.) Ак (к.) + бәк; ак бәхетле бәк. АКБЕК
АКБҮЛӘК (төр.-т.; й. ис.) 1. Ак бүләк; яхшы, асыл бүләк. 2. Әтисе бүләге, төсе (әтисе үлгәннән соң туган бүләк бала). АКБУЛЯК
АКГӘРӘЙ (төр.-т.-г.) Ак (к.) + Гәрәй (к.). АКГАРАЙ
АКДӘҮЛӘТ (төр.-т.-г.) Ак дәүләт; ак дәүләтле, ак бәхетле. АКДАВЛЕТ
АКЗАДӘ (төр.-т.-ф.) Ак бала; ак бәхетле угыл. АКЗАДА
АККЫЛЫЧ (бор. төр.-т.; й. ис.) Ак кылыч. Ир баланың ак бәхетле һәм кылыч кебек үткен булуын теләп кушылган йола исем. АККЫЛЫЧ
АККЫНА (төр.-т.) Ак кына. Ак сүзенә кына чикләүче кисәкчәсе кушылып ясалган. Аккинин фамилиясендә сакланган. АККЫНА
АКЛАНЫШ (бор. төр.-т.; т.; й. ис.) Акланыш, аклау. «Бәби тапмый» дип телгә кергән килен ул тапкач, кушылган исем (Й. Гәрәй). Төрдәше: Актаныш. АКЛАНЫШ
АКЛАШ (бор. төр.-т.) Аклаш, аклаучы. Чаг.: Бәяз. АКЛАШ
АКМАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Борынгы төркиләрдә гыйнвар ае атамасы; күч. кышның иң салкын аенда туучы. АКМАН
АКМАНАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Акман (к.) аенда туучы. Акманаев фамилиясендә сакланган. АКМАНАЙ
АКМОРАТ (төр.-т.-г.) Ак (изге) морат (теләк). АКМУРАТ
АКМОРЗА (төр.-т.-ф.) Ак (к.) + Морза (к.). АКМУРЗА
АКМӘРДӘН (төр.-т.-ф.) Ак егет; күч. булган, кешелекле ир- ат. АКМАРДАН
АКМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Ак, изге күңелле Мөхәммәт. АКМУХАММЕТ
АКНАЗАР (төр.-т.-г.) Ак (к.) +Назар (к.).Ак (якты, нурлы) караш. АКНАЗАР
АКСАМАТ (төр.-т.-г.) Ак (к.) + Самат (к.). АКСАМАТ
АКСАФ (төр.-т.-г.) Ак (к.) + саф. Аксапов фамилиясендә сакланган. АКСАФ
АКСОЛТАН (төр.-т.-г.) Ак (к.) + Солтан (к.). АКСУЛТАН
АКСУБАЙ (бор. төр.-т.-ф.; геогр.) 1. Ак (к.) + субай (атлы сугышчы). 2. Ак сылу, матур. Аксубаев фамилиясендә һәм Татарстанның Аксубай районы һәм район үзәге Аксубай эшчеләр поселогы атамасында сакланган. Д. в.: Аксыбы. АКСУБАЙ
АКСӘЕТ (төр.-т.-г.) Ак (к.) + Сәет (к.). АКСАИТ
АКТАЙ (бор. төр.-т.-монг.) 1. Ак тай (колын). 2. Ак төс иясе, ак төстәге. Татар-мишәрләрдә Актаев, Октаев фамилияләрендә сак ланган. АКТАЙ
АКТАНАЙ (төр.-т.) Ак (к.) + Танай (к.). АКТАНАЙ
АКТАҢ (төр.-т.; й. ис.) Ак таң. Күк читендә аклык сызылып, таң атканда туган ир балага кушылган йола исем. АКТАН
АКТИМЕР (бор. төр.-т.) Ак (к.)+Тимер (к.). АКТИМЕР
АКТИРӘК (бор. төр.-т.) Ак (к.) + Тирәк (к.).Борынгы заманнарда төрки халыкларда актирәкизге агач булып саналган. Актиряков фамилиясендә сакланган. АКТИРЯК
АКТУГАН (бор. төр.-т.) Ак (изге; яхшы) туган. АКТУГАН
АКТУК (төр.-т.; геогр.) Ак + тук «бәхетле». Түбән Новгород өлкәсе Сергач районындагы Актук дигән татар-мишәр авылы атамасында сакланган. АКТУК
АКУЛ (төр.-т.) Ак ул (угыл). Татар-мишәрләрдә Акулов фамилиясендә сакланган. АКУЛ
АКУРАК (төр.-т.; й. ис.) Ак урак. Бәхет (байлык, муллык) кичерүче урак. Акураков фамилиясендә сакланган. АКУРАК
АКХАН (төр.-т.) Ак (к.) + хан. АКХАН
АКХУҖА (төр.-т.-ф.) Ак + хуҗа. АКХУЗЯ
АКЧУАК (бор. төр.-т.; й. ис.) Ак (к.)+чуак (аяз, кояшлы көн). Баланың гомер юлы аяз, бәхетле булсын дип кушылган. Акчуаков (Акчуваков) фамилиясендә сакланган. АКЧУАК
АКЧУЛПАН (бор. төр.-т.) Ак Чулпан (Таң йолдызы). Акчулпанов фамилиясендә сакланган. АКЧУЛПАН
АКЧУРА (бор. төр.-т.) Ак чура; ак күңелле иптәш, сакчы, сугышчы, игенче. Акчурин, Акчуров фамилиясендә сакланган. АКЧУРА
АКЪЕГЕТ (төр.-т.) Ак күңелле; яхшы, изге күңелле, намуслы егет. Чаг.: Акмәрдән. АКЪЕГЕТ
АКЪЯР (төр.-т.-ф.) Ак, саф күңелле дус. АКЪЯР
АКҖАН (төр.-т.-ф.) Ак «бәхетле» җан. АКДЖАН
АЛАЙ (бор. төр.-т.) Алай («полк»), Алаев фамилиясендә сакланган. АЛАЙ
АЛАН (төр.-т.; неол.) Алан; күч. алан кебек хуш исле, яхшы күнелле. АЛАН
АЛБАРС (бор. төр.-бол.-т.) Алып барс; баһадир барс (юлба­рыс). АЛБАРС
АЛБӘК~АЛИБӘК (г.-төр.-т.) к. Галибәк. АЛБЕК~АЛИБЕК
АЛГАЙ (бор. төр.-бол.-т.) Алгай; беренче, әүвәлге, тәүге (ир бала). АЛГАЙ
АЛГЫР (т.; неол.) 1. Алгыр, алдынгы. 2. Җитез, өлгер. АЛГЫР
АЛЛАБИРГӘН (г.-төр.-т.) Аллаһ биргән ир бала, угыл. Аллабиргәнов фамилиясендә сакланган. АЛЛАБИРГАН
АЛЛАБИРДЕ (г.-төр.-т.) Аллаһ бирде. Аллаһым теләгемне кабул кылып ир бала бирде. Д. в.: Алабирде. АЛЛАБИРДЕ
АЛЛАГОЛ (г.-тор.-т.) Аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе. АЛЛАГУЛ
АЛЛАХУҖА (г.-ф.) Аллаһ биргән хуҗа (ир бала). АЛЛАХУЗЯ
АЛЛАКУӘТ (г.) Аллаһ куәте, көче. АЛЛАКУАТ
АЛДАН (бор. төр.-т.) Алдан; гаиләдә беренче булып туучы (ир бала). АЛДАН
АЛИШ (г.) 1. Галишир (к.) яки 2. Галишаһ (к.) исеменең фонетик варианты. АЛИШ
АЛЛАМОРАТ (г.) Аллаһ теләге; Аллаһыдан теләгәнем. АЛЛАМУРАТ
АЛЛАҺИЯР~АЛЛАЯР (г.-ф.) Аллаһ дусты; Аллаһыга ияргән. Чаг.: Ярулла. АЛЛАХИЯР~АЛЛАЯР
АЛКЫН (т.; неол.) Тиз, җәһәт, кызу; алкын, уңган, булган. АЛКЫН
АЛМАЗ (г.-гр.) Алмаз (асылташ), бриллиант. АЛМАЗ
АЛМАС (бор. төр.-т.; й. ис.) Яман көчләр, авырулар бу баланы алмас, аңа тимәс. АЛМАС
АЛМАСХАН (бор. төр.-бол.; тар.) Алмас (к.) + хан. Идел-Кама болгарларының X гасырда яшәгән ханы исеме. АЛМАСХАН
АЛМАТАЙ (төр.-т.) Алма + тай; алмалы. Чаг.: Себак. АЛМАТАЙ
АЛМАШ (бор. төр.-т.) Алмаш, алмашка килүче. АЛМАШ
АЛПАК (бор. төр.-бол.-т.) Алпак; металлдан ясалган хәрби баш киеме, тимер башлык. АЛПАК
АЛПАР (бор. төр.-бол.-т.) Алып ир; көчле, батыр ир. АЛПАР
АЛТАЙ (бор. төр.-монг.; топ.) 1. Ал тайга > алтай — «урман белән капланган биек тау». 2. Алтын тау. АЛТАЙ
АЛТАҢ ( т.; неол.) Ал таң; күч. ал таң кебек алсу йөзле. АЛТАҢ
АЛТЫН (бор. төр.-бол.-т.) Исем компоненты.Алтын (кыйммәтле, затлы металл). АЛТЫН
АЛТЫНАЙ (бор. төр.-т.) Алтын (к.)+ай (күк җисеме). Себер татарларында һәм татар-мишәрләрдә Алтынаев фамилиясендә сакланган. АЛТЫНАЙ
АЛТЫНБАЙ (бор. төр.-т.) Алтын (к.) + бай (к.). Алтынбаев фамилиясендә сакланган. АЛТЫНБАЙ
АЛТЫНБУЛАТ (төр.-т.-г.) Алтын (к.) + Булат (к.). АЛТЫНБУЛАТ
АЛТЫНБӘК (бол.-т.; тар. Алтын (к.) + бәк (к.). Болгарның соңгы ханы Габдулла хан улларыннан берсе Алтынбәк исемле була. АЛТЫНБЕК
АЛТЫНГАЛИ (төр.-т.-г) Алтын (к.) + Гали (к.). АЛТЫНГАЛИ
АЛТЫНГӘРӘЙ (төр.-т.) Алтын (к.) + Гәрәй (к.). АЛТЫНГАРАЙ
АЛТЫНКАЙ (төр.-т.) Алтынкай, алтын кебек кадерлекәй. АЛТЫНГУЛ
АЛТЫНГОЛ (төр.-т.) Алтын (к.)+кол (к.). АЛТЫНКАЙ
АЛТЫННУР (т.-г.; неол.) Алтын нур; бәһале, затлы нур. АЛТЫННУР
АЛТЫНСАРЫ (бор. төр.-т.) Алтын (к.) + Сары (к.). Алтынсу сары төсле. Шушы исемнән казахларда Алтынсарин фамилиясе ясалган. Д. в.: Алтынсар. АЛТЫНСАРЫ
АЛТЫНТАШ (бор. төр.-т.) Алтын таш. АЛТЫНТАШ
АЛТЫНТИМЕР (бор. төр.-т.) Алтын (к.) + Тимер (к.). АЛТЫНТИМЕР
АЛТЫНХУҖА (төр.-т.-ф.) Алтын (к.) + Хуҗа (к.). АЛТЫНХОДЖА ~ АЛТЫНХУЗЯ
АЛТЫНЧУРА (бор. төр.-т.) Алтын (к.) + Чура (к.) АЛТЫНЧУРА
АЛТЫНША (бор. төр.-т.-ф.) Алтын (к.)+ шаһ (к.). АЛТЫНША
АЛЧЫН (бор. төр.-т.) 1. Лачын. 2. Бәхетле, бәхетле өлеш. 3. Төрки кабилә атамасы. АЛЧЫН
АЛЧЫНБАЙ (бор. төр.-т.) Алчын (к.) + бай (к.). АЛЧЫНБАЙ
АЛЫП (бол.-т.) Алып; зур гәүдәле, баһадир. Бу исем Идел болгарлары кабер ташы язмаларында бар. АЛЫП
АЛЫПАРСЛАН (бол.-т.) Алып (зур) арыслан; баһадир арыслан. АЛЫПАРСЛАН
АЛЫПКОЛ (бол.-т.) Батыр кол; зур гәүдәле, таза бәдәнле кол. АЛЫПКУЛ
АЛЫПХУҖА (бол.-т.-ф.) Баһадир, батыр хуҗа. Бу исем Идел болгарлары кабер ташы язмаларында очрый. АЛЫПХУЗЯ
АЛЫПТАЙ (бол.-т.) 1. Баһадир, батыр тай (колын). 2. Алыптай, алып кебек. Бу исем Идел болгарлары кабер ташы язмаларында бар. АЛЫПТАЙ
АЛЬБЕРТ (лат.; неол.) Шөһрәтле; атаклы, игелекле. Татар антропонимиконына 30 нчы елларда алынган исем. АЛЬБЕРТ
АМАН (г.) Исем компоненты.Аман, исән-имин, сау-сәламәт. АМАН
АМАНБАЙ (г.-төр.-т.) Сау-сәламәт, исән-имин бай. АМАНБАЙ
АМАНТАЙ (г,төр,т.) Аман (к.) +тай (колын). АМАНТАЙ
АМАНУЛЛА (г.) Аллаһының сау-сәламәт кешесе. Төрдәше: Әмәнулла. АМАНУЛЛА
АНАР (ф.) Гранат агачы (җимеше). Төрдәше: Әнар. АНАР
АНСАР (г.) Ярдәмчеләр; яраннар, юлдашлар (күп.). Төрдәше: Әнсар. АНСАР
АПАНАЙ (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдәге аба~апа («өлкән туган») сүзенә -най иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Апанаев фамилиясендә сакланган. АПАНАЙ
АППАК (бор. төр.-т.) Ап-пак; ап-ак; бик саф, пакь, керсез. Аппаков фамилиясендә сакланган. АППАК
АРАЗ (ф.) Бәхет, бәхетле. АРАЗ
АРГАМАК (төр.-т.) Аргамак; чабышкы, бәйге аты. АРГАМАК
АРГУВАН (ф.) Кызыл. АРГУВАН
АРДАК (кып.-т.) Наз; кадерле, хөрмәтле. АРДАК
АРДАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Арадаш; гаиләдә беренче булып туган баладан соң дүрт-биш ел вакыт узгач, ягъни шактый ара ясап, арадаш булып туган ир балага кушыла торган йола исем. АРДАШ
АРЗУ (ф.) Исем компоненты.Теләк, омтылыш. АРЗУ
АРЗУБАЙ (ф.-төр.-т.) Арзу (к.)+бай. Теләп-көтеп алынган ир бала. АРЗУБАЙ
АРЗУБАШ (ф.-төр.-т.) Теләп-көтеп алынган баш (ир бала). Арзубашев, Арцыбашев фамилияләрендә сакланган. АРЗУБАШ
АРЗУБӘК (ф.-төр.-т.) Теләп-көтеп алынган бәк. АРЗУБЕК
АРЗУДАН (ф.) Дан теләү; күч. баланың данлы булуын теләү. АРЗУДАН
АРЗУХАН (ф.-төр.-т.) Арзу (к.) + хан. Теләп-көтеп алынган хан (ир бала). АРЗУХАН
АРМАН (ф.) Аеруча кадерле хыяллар. АРМАН
АРСЕН (гр.; неол.) Батыр, куркусыз; курыкмас. АРСЕН
АРСЛАН (төр.-т.) Исем компоненты. Арыслан (арсил — «җирән», ан — «ерткыч», «җанвар»). Синонимнары: Газанфар, Зайгам, Хәйдәр, Шир, Әсәд. АРСЛАН
АРСЛАНБАЙ (төр.-т.) Арысландай (көчле) бай; күч. арыслан кебек кыю, көчле ир бала. АРСЛАНБАЙ
АРСЛАНБӘК (төр.-т.) Арыслан кебек (кыю, көчле) бәк. АРСЛАНБЕК
АРСЛАНГАЗИ (төр.-т.-г.) Җиңүче, батыр арыслан. АРСЛАНГАЗИ
АРСЛАНГАЛИ (төр.-т.-г.) Бөек арыслан. Чаг.: Галиарслан. АРСЛАНГАЛИ
АРСЛАНГОЛ (төр.-т.) Арыслан кебек кыю, көчле кол. АРСЛАНГУЛ
АРСЛАНГӘРӘЙ (төр.-т.) Арслан (к.) + Гәрәй (к.). АРСЛАНГАРАЙ
АРСЛАНЗАДӘ (төр.-т.-ф.) Арыслан баласы; күч. арыслан кебек кыю, көчле, батыр угыл. АРСЛАНЗАДА
АРСЛАНХАН (төр.-т.) Арыслан кебек көчле хан. АРСЛАНХАН
АРТУКАЧ (бор. төр.-т.) Артык («чамадан тыш») сүзенә -ач иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Татар-мишәрләрдә Артукачев фамилиясендә сакланган. АРТУКАЧ
АРТЫК (бор. төр.-т.; й. ис.) Артык, артык бала. Ишле (күп балалы) гаиләдә яңа туган ир балага кушылган йола исем. АРТЫК
АРТЫКБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Артык бай; артык бала. АРТЫКБАЙ
АРТУР (бор. инг.) Аю, аюкач. Чаг.: Аюкач. АРТУР
АРТЫШ (төр.-т.; й. ис.) 1. Артыш, күбәеш, ягъни иш янына куш булган бала; 2. Артыш агачы исеменнән. АРТЫШ
АРЧАН (бор. төр. -т.; бот.) Арчан, мәңге яшел куак. АРЧАН
АРШАК (бор. ир.) Кыю, гайрәтле ир. АРШАК
АРШАТ (г. яки ф.) 1. Гарәпчә аршад сүзе — «иң акыл­лы»; 2. Фарсыча аршад — «өлкән, олы, югары» дигән мәгънә белде­рә. АРШАТ
АСАФ (г.) 1. Яхшы сыйфатлы. 2. Уйчан, хәстәрле. АСАФ
АСЛАЙ (г.) Асыл, чын, саф. АСЛАЙ
АСЛАН (төр.-уг.) Арыслан; к. Арслан. АСЛАН
АСМАН (ф.) Күк, күк йөзе. АСМАН
АСЫЛ (г.) Асыл; кыйммәтле, күркәм; иң затлы, иң яхшы. Исем компоненты. АСЫЛ
АСЫЛБАЙ (г.-төр.-т.) Асыл бай; күч. күркәм ир бала. АСЫЛБАЙ
АСЫЛБӘК (г.-төр.-т.) Асыл (күркәм) бәк. АСЫЛБЕК
АСЫЛГАЛИ (г.) Асыл (я.) + Гали (к.). АСЫЛГАЛИ
АСЫЛГАТА (г.) Асыл (кыйммәтле) бүләк. АСЫЛГАТА
АСЫЛГУҖА (г.-ф.) Асыл (күркәм) хуҗа. АСЫЛГУЗЯ
АСЫЛГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Асыл (к.) + Гәрәй (к.). АСЫЛГАРАЙ
АСЫЛЗАДӘ (г.-ф.) Асыл (күркәм) бала. АСЫЛЗАДА
АСЫЛЗАТ (г.) Асыл зат; күркәм зат. АСЫЛЗАТ
АСЫЛМОРАТ (г.) Асыл теләк; иң яхшы теләк. АСЫЛМУРАТ
АСЫЛМОРЗА (г.-ф.) Асыл (күркәм) морза (к.). АСЫЛМУРЗА
АСЫЛМӘРДӘН (г,ф.) Асыл ир-егет. АСЫЛМАРДАН
АСЫЛХАН (г.-төр.-т.) Асыл (к.) + хан (к.). АСЫЛХАН
АСЫЛҖАН (г.-ф.) Асыл (күркәм) җан. АСЫЛДЖАН
Ата (төр.-т.) Исем компоненты. Ата, өлкән; хөрмәтле. Ата
АТАБАЙ (төр.-т.) Ата бай; олы, өлкән бай (ир бала). АТАБАЙ
АТАБӘК (төр.-т.) Ата бәк; өлкән бәк, ил агасы. Атабеков фамилиясендә сакланган. АТАБЕК
АТАГОЛ (төр.-т.) Ата кол; баш кол. АТАГУЛ
АТАМОРАТ (төр.-т.-г.) Ата (олы) теләк; ата морады (теләге). АТАМУРАТ
АТАНИЯЗ (төр.-т.-ф.) Ата (к.) + Нияз (к.). АТАНИЯЗ
АТАХУҖА (төр.-т.-ф.) Ата (к) + Хуҗа (к.). Олы хуҗа. АТАХУЗЯ
АТАҖАН (төр.-т.-ф.) Ата җан; олы, күркәм җан. АТАДЖАН
АТИЛЛА (һун.-бор. төр.-т.; тар.) Иделле, Идел кешесе (Атилле>Итилле> Иделле). V гасырда Рим империясе белән көч сынашкан төрки-һуннарның легендар патшасының исеме. АТИЛЛА
АТЛАС (г.) Атлас тукымасы атамасыннан. АТЛАС
Атна (ф.) Исем компоненты. Җомга. Атна
АТНАБАЙ (ф.-төр.-т.) Атна («җомга») көн туган бай (ир бала). АТНАБАЙ
АТНАГАЛИ (ф.-г.; й. ис.) Атна («җомга») көнне туган Гали (к.). АТНАГАЛИ
АТНАГОЛ (ф.-төр.-т.) Атна («җомга») көн туган кол. АТНАГУЛ
АТНАХУҖА (ф.; й. ис.) Атна («җомга») көн туган хуҗа. АТНАХОДЖА ~ АТНАХУЗЯ
АТНАКАЙ (ф.-т.; й. ис.) Атна («җомга») сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. АТНАКАЙ
АТЫЯЗ (бор. төр.-т.) Аты яз, исеме яз. АТИЯЗ
АФЗАЛ (г.) Иң яхшы, иң лаеклы, иң кадерле. АФЗАЛ
АФЗАЛЕТДИН (г.) Диннең иң лаеклы, иң кадерле бәндәсе. АФЗАЛЕТДИН
АФТАБ (ф.) Кояш; кояш яктысы. АФТАБ
АХИР (г.) Ахыр, соңгы; ахыргы, соңгы, төпчек бала. АХИР
АХИРЬЯР~АХИЯР (г.-ф.) Соңгы, ахыргы яр, дус (бала). АХИРЬЯР ~ АХИЯР
АХУН (ф.) 1. Туры юлга күндерүче. 2. Остаз; кардәш. Исем компоненты. АХУН
АХУНБАЙ (ф.-т.) Ахун (к.) + бай. АХУНБАЙ
АХУНҖАН (ф.) Ахун (к.) + җан. АХУНДЖАН
АЧИ ~ АЧЫ (бор. төр.-бол.-т.; й. ис.; геогр.) Ачы тәмле. Борынгы заманнарда төрки халыкларда яман көчләрне куркыту, аларны яңа туган сабый янына якын җибәрмәү максатыннан чыгып, ир балага Ачи (Ачы) исемен кушу гадәте булган. XVIII гасырда чувашларда мәҗүси Ачи исеменең кулланылышта булганлыгы мәгълүм. Үзбәкләрдә Ачи исеме бүгенге көндә дә кулланылышта йөри. Бу исемнең Идел-Кама болгарларында һәм Казан татарларында кулланылышта булганлыгы нәсел-ыру кушаматлары һәм Казан артындагы авыл атамалары белән раслана. Мәсәлән, Зеленодол районы Норлат авылындагы бер нәсел Ачи кушаматын йөртә. АЧИ ~ АЧЫ
АШАН (бор. монг.-төр.; этн.) Борынгы монгол телендә ашин сүзе «бүре» мәгънәсен белдергән. Ашин (бүре) ыругыннан чыккан князь Ашин V йөздә борынгы Тюркют урдасына нигез салган. Бу исем Ашанов фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Бүре, Кашкар, Корт, Чан. АШАН
АШМАС (бор. төр.-т.; й. ис.) Үлмәс мәгънәсендә. Ашмасов фамилиясендә сакланган. АШМАС
АШЫТ (монг.-бол.-т.; этн.; геогр.) Борынгы төрки кабиләләрдән ашин (бүре) ыругы атамасының күплек кушымчасы алган формасыннан гыйбарәт исем дип фараз итәргә мөмкин. Бу ыругның бер өлеше IV—VII гасырларда борынгы төрки кабиләләр (һуннар, төркиләр, түргешләр, каз кабиләләре һ. б.) составында хәзерге Татарстанның Казан арты территориясенә килеп чыккан һәм андагы Ашыт елгасына үз исемен биреп мәңгеләштергән булса кирәк. Шушы елга исеменнән Иске Ашыт, Яңа Ашыт, Ашытбаш авыллары исеме барлыкка килгән. Ашыт исеме болгар кабер ташы язмаларында бар. Ашыт Тарзимин исем-фамилиясе Казан губернасы буенча 1834 елда уздырылган «Ревизские сказки» материалларында теркәлгән. АШЫТ
Аю (бор. төр.-т.; зоол.) Исем компоненты. Аю. Аю
АЮБИ (бор. төр.-т.) Аю кебек көчле би. Аюбиев, Аюбеев фамилияләрендә сакланган. АЮБИ
АЮКАЙ (бор. төр.-т.) Аю сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Аюкаев, Аюков фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Аюка. АЮКАЙ
АЮКАЧ (бор. төр.-т.) Аю сүзенә -кач иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Татар-мишәрләрдә Аюкацев, Аюкасов фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Аюкас. АЮКАЧ
АЮТАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Аю + таш. Ир баланың аю кебек көчле һәм таш кебек нык булуын теләп кушылган. Татар-мишәрләрдә кулланылышта йөрүче йола исем. АЮТАШ
АЮХАН (бор. төр.-т.) Аю + хан (к.). Татар-мишәрләрдә Аюханов фамилиясендә сакланган. АЮХАН
АЮЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Аю аулаучы яки өйрәтүче, биетүче. Татар-мишәрләрдә Аючин фамилиясендә сакланган. АЮЧИ
АЯЗ (бор. төр.-т.) 1. Болытсыз, кояшлы көн. 2. күч. Зирәк, ачык хәтерле, зиһенле. Баланың гомере якты, кайгы-хәсрәтсез, бәхетле булсын дип теләп кушылган. Борынгы төрки телдә Аяз исеме чибәр колларга бирелгән (Кашгари). Исем компоненты. АЯЗ
АЯЗГАЕТ (бор. төр.-т.-г.; й. ис.) Аяз (к.) + Гает (к.). АЯЗГАИТ
АЯЗГОЛ ~ АЯЗКОЛ (төр.-т.) Аяз (к.) + кол. Зирәк һәм чибәр кол. (Кашгари). Ачык, көләч йөзле кол. Аязголов, Аязгулов фамилиясендә сакланган. АЯЗГУЛ ~ АЯЗКУЛ
АҖУНБАЙ (бор. төр.-бол.-т.) Дөньяның бай кешесе. АДЖУНБАЙ
АҢКИЛДЕ (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдә аң сүзе «поши, болан, кош-корт, киек» мәгънәсен белдергән. Аңкилде исеме «бала туды» дигән күчерелмә мәгънәгә ия. Бу исем Казан шәһәренең 1565—1568 һәм 1646 еллардагы сан алу кенәгәләрендә очрый. АНКИЛДЕ