Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Б

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Б
БАБАХАН (бор. төр.-т.) Баба хан; өлкән хан. БАБАХАН
БАБАХУҖА (бор. төр.-т.-ф.) Баба хуҗа; өлкән хуҗа. БАБАХОДЖА
БАБАҖАН (бор. төр.-т. яки ф.) 1. Баба җан; олы җанлы баба. 2. Фарсыча «атакай, әткәем». БАБАДЖАН
БАБИЧ (б.-т.) 1. Башкорт теле сөйләшләрендә бәпес—«ир бала», «угыл». 2. Татар теленең Минзәлә сөйләшендә бәбәчем — «кечкенә бала». БАБИЧ
БАГДАТ (бор. ир.) Бүләк, Аллаһ бүләге. БАГДАТ
БАГДАСАР (бор. төр.-ф.) Яктылык, нур җыелмасы. БАГДАСАР
БАГЫШ (бор. төр.-т.; й. ис.) 1. Караш. Ата-ананың картаймыш көндә ир баланың карауларын (багуларын) теләп кушылган. 2. Болан, поши. БАГИШ
БАГЛАН (ф.) Зур, олы. Чаг.: Кәбир. БАГЛАН
БАДАК (бор. төр.-т.) Зур белемле. Исем компоненты. БАДАК
БАДАКША (бор. төр.-т.-ф.) Зур белемле шаһ. БАДАКША
БАДАКШАН (бор. тор.-т.-ф.) Зур белем, мәртәбә, шан иясе. Бадакшанов, Бадыкшанов фамилияләрендә сакланган. БАДАКШАН
БАДАМ (ф.; бот.) Миндаль чикләвеге. Сөю һәм язгы хуш ис символы. БАДАМ
БАДАМША (ф.) Бадам (к.) + шаһ (к.). БАДАМША
БАДИ (г.) Баш, әүвәлге, беренче (бала). БАДИ
БАДИХАН (г.-төр.-т.) Баш, әүвәлге, беренче хан (бала). БАДИХАН
БАЕК (бор. төр.-т.) Анык билгеле, тәгаен. БАЕК
БАЗАР (монг. яки ф.; й. ис.) 1. Бурят-монгол телендә базар сүзе «алмаз» мәгънәсен белдерә. 2. Фарсыча базар сүзе «базар көн, бәйрәм көн» дигәнне аңлата. Төрки халыкларда базар көнне туган ир бала­ларга Базар исемен кушу йола-гадәте булган. Татар-мишәрләрдә һәм русларда Базаров фамилиясендә сакланган. БАЗАР
БАЗАРБАЙ (монг. яки ф.-төр.-т.) Базар (к.) + бай (к.). Базарбай исеме казахларда һәм үзбәкләрдә хәзер дә актив кулланылышка ия. БАЗАРБАЙ
Бай (оор. төр.-т.) Исем компоненты. Хуҗа; мал-мөлкәтле, куәтле бай кеше, әфәнде. Бай
БАЙАРСЛАН (бор. төр.-т.) Бай (к.) + Арслан (к.). БАЙАРСЛАН
БАЙБАК (төр.-т.) Суерның зуррак төре —далада яшәүче кимерүче җәнлек. Татар- мишәрләрдә һәм русларда Байбаков фамилиясендә сакланган. БАЙБАК
БАЙБАРС (бор. төр.-т.) Бай барс (юлбарыс). БАЙБАРС
БАЙБАТЫР (бор. төр.-т.) Бай (к.) + Батыр (к.). Чаг.: Батырбай БАЙБАТЫР
БАЙБУЛ (төр.-т .; й. ис.) Бай (к.) + бул. Баланың бай булуын теләү исеме. БАЙБУЛ
БАЙБУЛАТ (төр.-т.) Бай (к.) + Булат (к.). Чаг.: Булатбай. БАЙБУЛАТ
БАЙБУЛДЫ (тор.-т.) Бай (к.)+ булды (туды). Байбулдин фамилиясендә сакланган. БАЙБУЛДЫ
БАЙБУЛСЫН (төр.-т.) Бай булсын. Казан татарларында һәм казахларда Байбулсынов, Байбулсинов фамилияләрендә сакланган. БАЙБУЛСИН
БАЙБУРА (төр.-т.) Бай (к.) + бура (ата дөя). Байбурин, Байбуров фамилияләрендә сакланган. БАЙБУРА
БАЙБӘК (төр.-т.) Бай, мал-мөлкәтле бәк. Себер татарларында һәм мишәрләрдә Байбеков, Байбиков (Бабиков) фамилияләрендә сакланган. Бабиков фамилиясе русларда да бар. БАЙБЕК
БАЙБҮЛӘК (төр.-т.; й. ис.) 1. Бай бүләк (ир бала). 2. Әтисе үлгәч туган ир бала, әтисе бүләге. Чаг.: Бүләкбай. БАЙБУЛЯК
БАЙБҮРЕ (бор. төр.-т.; й. ис.) Борынгы заманнарда ир бала туганда ук тешле булып туса яки аңа озак вакыт теш чыкмаса, бүре сүзе кергән исем кушканнар. Шулай атасаң, ана теш чыгачак дип ышанганнар. Байбуриев, Байбурин фамилияләрендә сакланган. Чаг.: Бүребай. БАЙБУРЕ
БАЙГАЗИ (т.-г.) Бай (к.) + Гази (к.). БАЙГАЗИ
БАЙГАЛИ (т.-г.) Бай (к.) + Гали (к.). Чаг.: Галибай. БАЙГАЛИ
БАЙГИЛДЕ~ БАЙКИЛДЕ (төр,т.) Бай (хуҗа) килде (туды). БАЙГИЛЬДЕ ~ БАЙКИЛЬДЕ
БАЙГОЛ ~БАЙКОЛ (төр.-т.) Бай, мал-мөлкәтле кол (Аллаһ бәндәсе). Байгулов, Байгулин, Байкулов, Байкулин фамилияләрендә сакланган. Байкулов фамилиясе русларда да бар. БАЙГУЛ ~ БАЙКУЛ
БАЙГУРА (төр.-т.) Бай һәм саран кеше. Байгурин, Байгуров, Байгураев фамилияләрендә сакланган. БАЙГУРА
БАЙГУҖА ~ БАЙХУҖА (төр.-т.-ф.) Бай хуҗа. БАЙГУЗЯ ~ БАЙХУЗЯ
БАЙГЫНА (бор. төр.-т.) Бай гына булачак ир бала мәгънәсендә. Байгинин фамилиясендә сакланган. БАЙГЫНА
БАЙГЫШ (төр.-т.; зоол.) 1. Мәче башлы ябалак. 2. күч. Ярлы кеше, сукбай. Татар һәм русларда Байгышев, Байгушев фамилияләрендә сакланган. БАЙГЫШ
БАЙГӘРӘЙ (төр.-т.) Бай (к.) + Гәрәй (к.). БАЙГАРАЙ
БАЙДАР (төр.-т.-ф.) Байлык иясе. Байдаров фамилиясендә сакланган. БАЙДАР
БАЙДЫК (бол.-т.; й. ис.) Байлык. Электә болгар-татарларда, ир бала туганга сөенеп, аңа Байдык исеме кушу гадәте булган. Төрдәше: Байдек. БАЙДЫК
БАЙДӘҮЛӘТ (төр.-т.-г.) Бай (к.) + Дәүләт (к.). Д. в.: Байдук, Байдуш. БАЙДАВЛЕТ
БАЙИСЛАМ (төр.-т.-г.) Бай (к.) + Ислам (к.). Чаг.: Исламбай. Д. в.: Байслам. БАЙИСЛАМ
БАЙИШ ~ БАИШ ~ БАЕШ (бор. төр.-т.) Бай иш, иптәш, юлдаш (бала). Баишев фамилиясендә сакланган. БАЙИШ ~ БАИШ ~ БАЕШ
БАЙКАЛ (бор. төр; геогр.) Байкал («бай күл») күле атамасыннан. БАЙКАЛ
БАЙКАРА (төр.-т й. ис.) Бай (мул, тулы) кара (пәйда бул, ту, бак). Теләк исем. БАЙКАРА
БАЙКОТЛЫ (бор. төр.-т.) Бай (мул, тулы) бәхетле. Чаг.: Котлыбай. БАЙКУТЛЫ
БАЙКУЧАТ (бор. төр.-т.) Бай кучат (әтәч). Татар теленең көнбатыш диалектында кучат сүзе «әтәч» мәгънәсендә кулланыла. Татар-мишәрләрдә Байкучатов, Байгучатов фамилиясендә сакланган. БАЙКУЧАТ
БАЙКУЧКАР (төр.-т.; й. ис.) Бай тәкә. Бала куй-тәкәгә бай булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Чаг.: Кучкарбай. Төрдәше: Байкачкар. БАЙКУЧКАР
БАЙКУӘТ (төр.-т.-г.) Бай (мул, тулы) куәт. Чаг.: Куәтбай. БАЙКУАТ
БАЙКЫЛЫЧ ~ БАЙГЫЛЫЧ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бай (к.) + Кылыч (к.). Бала дошманнарга карата үткен кылыч кебек булсын дигән теләк белән кушылган йола исем. Чаг.: Кылычбай. Татар-мишәрләрдә Байгылычев фамилиясендә сакланган. БАЙКЫЛЫЧ ~ БАЙГЫЛЫЧ
БАЙКӨЧЕК (бор. төр.-т.; й. ис.) Бай (к.) + Көчек (к.). Чаг.: Көчекбай. БАЙКУЧУК
БАЙКҮБӘК (бор. төр.-т. ис.) Бай (к.) + Күбәк (к.). БАЙКУБЯК
БАЙМАК (бор. төр.-т.) 1. Байый торган, баеячак (бала). 2.Башкорт язучысы Й. Гәрәй, В. В. Радловка таянып, баймак сү­зе «кәкре аяклы кеше» дигән мәгънә белдергән дип саный. 3. Татар теленең сергач сөйләшендә баймак сүзе «ялгыз, беркеме дә булмаган кеше» мәгънәсен белдерә. Баймаков фамилиясендә сакланган. БАЙМАК
БАЙМОРАТ (төр.-т.-г.) Бай (к.) + Морат (к.). Чаг.: Моратбай. БАЙМУРАТ
БАЙМОРЗА (төр.-т.-ф.) Бай (к.) + Морза (к.). Чаг.: Морзабай. БАЙМУРЗА
БАЙМУЛЛА (т.-г.) Бай (к.) + Мулла (к.). Чаг.: Муллабай. БАЙМУЛЛА
БАЙМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Бай (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Байман, Байми, Баймуш, Баймәт, Баймәмәт, Баембәт. БАЙМУХАММЕТ
БАЙНАЗАР (төр,т.-г.) Бай (к.) + Назар (к.). Чаг.: Назарбай. БАЙНАЗАР
БАЙРАК (төр.-т.; неол.) Байрак, әләм, ту. БАЙРАК
БАЙРАШ ~ БӘЙРӘШ (төр.-т.) 1. Бәйрәм, Бәйрәмгали исемнәреннән ясалган исем-аллоним. 2. К. Насыйри Байрашны борынгы Бираш исеменнән ясалган дип саный. Байрашев, Байряшев фамилияләрендә сакланган. Русларда Байрашев һәм Байрашевский фамилияләре бар. БАЙРАШ
БАЙСАЛ (төр.-т.) Бай, байлыгы булган. БАЙСАЛ
БАЙСАР (төр.-т.) Бай (к.) + Сары (к.). Чаг.: Сары- бай. Байсаров, Байсариев, Байза- ров, Байсарин фамилияләрендә сакланган. Байсар исеме һәм Байсаров фамилиясе удмуртларда да бар (Тепляшина). БАЙСАР
БАЙСЛАН (бор. төр.-уг.) Бай + Аслан (к.). Байсланов фамилиясендә сакланган. Төрдәше: Байарслан. БАЙСЛАН
БАЙСОЛТАН (т.-г.) Бай (к.) + Солтан (к.). Чаг.: Солтанбай. БАЙСУЛТАН
БАЙСӘЕТ (төр.-т.-г.) Бай (я.) + Сәет (к.). Чаг.: Сәетбай. БАЙСАИТ
БАЙСӘЛИМ (төр.-т.-г.) Бай (к.) + Сәлим (к.). Чаг.: Сәлимбай. БАЙСАЛИМ
БАЙСӨЕК (төр.-т.) Бай (к.)+Сөек (к.). Чаг.: Сөекбай. БАЙСУЮК
БАЙСӨЯР (төр.-т.) Бай (к.) +Сөяр (к.). Чаг.: Сөярбай. БАЙСИЯР
БАЙТАЗАР (төр.-т.) Бай (к.) + тазар (нык-таза бул). БАЙТАЗАР
БАЙТИМЕР (төр.-т.) Бай (к.)+Тимер (к.). Чаг.: Тимербай. БАЙТИМЕР
БАЙТИРӘК (бор. төр.-т.) 1. Бик зур карт тирәк яки өянке. Борынгы төрки халыкларда тирәк, байтирәк изге агач (ыруг агачы) булып саналган. Әтисе йортында калачак ир балага кушылган. 2. Төрки ыруг исеме. Татарларда Байтирәков фамилиясе шактый киң таралган. Удмурт һәм мариларда Байтирәк исеме хәзер дә кулланылышта йөри. БАЙТИРЯК
БАЙТУГАН (төр.-т.) Бай; хуҗа (ир бала) туган. Чаг.: Туганбай. БАЙТУГАН
БАЙТУКАЛ (төр.-т.-каз.; й. ис.). Гаилә, йорт хуҗасының өченче яки дүртенче яшь хатыныннан —тукал- дан туган ир балага кушылган. Байтукалов фамилиясендә сакланган. БАЙТУКАЛ
БАЙТҮЛӘК (бор. төр.-т.) Бай (к.) + Түләк (к.). Чаг.: Түләкбай. Байтуляков фамилиясендә сакланган. БАЙТУЛЯК
БАЙТҮРӘ (төр.-т.) Бай түрә. Чаг.: Түрәбай. Байтурин, Байтуров фамилияләрендә сакланган. БАЙТЮРА
БАЙХУҖА (төр.-т.-ф.) Бай хуҗа. Чаг.: Хуҗабай. Байгузин, Байгузаев фамилияләрендә сакланган. БАЙХУЗЯ
БАЙЧУРА (бор. төр.-т.) Бай (к.) + Чура (к.). Чаг.: Чурабай. Байчуров, Байчурин, Байчура фамилияләрендә сакланган. Шушы исемнән руслардагы Бачурин, Бичурин, Мичурин фамилияләре ясалган. БАЙЧУРА
БАЙШАТ (бор. төр.-т.-ф.) Бай шат; шатлыкка бай. БАЙШАТ
БАЙШУНКАР (бор. төр.-т.) Бай (к.) + шункар (бөркет). БАЙШУНКАР
БАЙЫТМЫШ (бор. төр.-т.) Байытмыш бала; бай итүче ир бала. БАЙЫТМЫШ
БАЙӘХМӘТ (т.-г.) Бай (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтбай. БАЙАХМЕТ
БАЙҖАН (т.-ф.) Бай (к.) + җан. Чаг.: Җанбай, Янбай. Д. в.: Баййан, Байчан. БАЙДЖАН
БАКАЙ (г.-т.) Гарәп теленнән кергән бәка («мәңгелек; даими; яшәү, дөньяда булу, гомер итү» мәгънәсендә) сүзенә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. Бакаев, Макаев фамилияләрендә сакланган. Н. А. Баскаков руслардагы Бакаев, Макаев фамилияләре Бакый (к.) исеменнән ясалган дип карый. БАКАЙ
БАКАШАҺ ~ БАКАША (г.-ф.) Мәңгелек шаһ, мең яшәр шаһ. Бакашин фамилиясендә сакланган. БАКАШАХ ~ БАКАША
БАКИР (г.) Өйрәнүче; ирешүче. БАКИР
БАКТАШ (төр.-т.; й. ис.) Таш кебек нык бала бак, ягъни кара, ту. БАКТАШ
БАКТЫ (төр. -т.) Исем компоненты. Бакты, карады, ягъни туды. БАКТЫ
БАКТЫБАЙ (төр.-т.) Бакты бай, ягъни ир бала туды мәгънәсендә. Чаг.: Байбакты. БАКТЫБАЙ
БАКТЫБАШ (бор. төр.-т.) Баш (беренче) ир бала туды мәгънәсендә. Чаг.: Башбакты. БАКТЫБАШ
БАКШАН (бор. төр.-т.-г.) Бак + шан. Дәрәҗә, мәртәбә, дан бак, ягъни ту мәгънәсендә. Бу исем татарларда Казан ханлыгы чорында һәм XVII йөз башларында кулланылышта йөргән. БАКШАН
БАКШӘЕХ (төр.-т.-г.) Бак + Шәех (к.). Шәех булырдай бала тусын дип теләп кушылган. Д. в.: Бакшай. БАКШЕЙХ
БАКЫЙ (г.) Исем компоненты. 1. Мәңге, мәңгелек; мәңге яшәүче. 2. Аллаһының эпитеты. БАКИ
БАКЫЙБАЙ (г.-төр.-т.) Мәңгелек бай, мең яшәр бай. БАКИБАЙ
БАКЫЙХАН (г.-төр.-т.) Мәңге яшәүче хан, мен яшәр хан. БАКИХАН
БАКЫЙҖАН (г.-ф.) Мәңге яшәүче җан. БАКИДЖАН
БАКЫРЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бакырдан төрле әйберләр ясаучы. Борынгы заманнарда ир баланын һөнәр иясе булуын теләп кушылган. Бу исем Казан шәһәренең XVI—XVII йөзләрдә язылган сан алу кенәгәләрендә бар. БАКЫРЧИ
Бал (төр.-т.) Исем компоненты. Бал. Бал
БАЛАБАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Баш бала, гаиләдәге иң өлкән ир бала. Беренче булып туган ир балага кушылган. БАЛАБАШ
БАЛАПАН (бор. төр.-т.) Бөркет баласы. Балапанов фамилиясендә сакланган. БАЛАПАН
БАЛАШ (бор. төр.-кып.-т.) Бала сүзенә -аш (-ш) иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. «Балакай» мәгънәсен белдерә. Руслардагы Балашов фамилиясе шушы исемнән ясалган. БАЛАШ
БАЛБӘК (бор. төр.-т.) Бал + бәк. Татлы бала мәгънәсендә. Татар-мишәрләрдә Балбәков (Балбеков) фамилиясендә сакланган. БАЛБЕК
БАЛКАЙ (төр.-т.) Бал сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Бал кебек татлы бала мәгънәсендә. Балкаев фамилиясендә сакланган. БАЛКАЙ
БАЛЛЫБАЙ (бор. төр.-т.) Баллы + бай (к.). Бал кебек татлы бай мәгънәсендә. БАЛЛЫБАЙ
БАЛТА (бор. төр.-т.; й. ис.) Ир бала балта кебек нык, үткен булсын дип теләүгә мөнәсәбәтле. Балтин фамилиясендә сакланган. Русларда да шушы исемнән ясалган Болтин фамилиясе бар. Чаг.: Тәбәр. Исем компоненты. БАЛТА
БАЛТАБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Балта (к.) + бай (к.). Башкортстан татарларында Балтабаев фамилиясендә сакланган. БАЛТАБАЙ
БАЛТАЙ (бор. төр.-бол.-т.; й. ис.) Балта сүзенә -ай чакыру-эндәшү- боеру кушымчасы ялганып ясалган. Татарлар һәм удмуртлар ара­сында Балтаев фамилиясе байтак очрый. БАЛТАЙ
БАЛТАКОЛ ~ БАЛТАГОЛ(бор. төр.-т.; й. ис.) Балта (к.) + кол (к.). Урал татарларында Балтагулов фамилиясендә сакланган. БАЛТАКУЛ ~ БАЛТАГУЛ
БАЛТАН(бор. төр.-т.; й. ис.) Балта сүзенә -ан (н) иркәләү-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган. Балтанов фамилиясендә сакланган. БАЛТАН
БАЛТАЧ ~ БАЛТАЧЫ (бор. төр.-бол.-т.; й. ис.) Балтачы (балта остасы) сүзеннән ясалган. Балтач исеме болгар-татар кабер ташы язмаларында очрый. БАЛТАЧ~ БАЛТАЧИ
БАРАЙ (г.) Яңа ай; ай башы. Бараев фамилиясендә сакланган. БАРАЙ
БАРАК (бор. төр.-т.; й. ис.) Озын һәм йомшак йонлы, затлы ау эте. Ир бала барак кебек сизгер һәм затлы булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Татар-мишәрләрдә Бараков фамилиясендә сакланган. Бараков һәм Баракин фамилиясе русларда да бар. БАРАК
БАРЛАС (монг.; этн.) 1. Батыр, кыю. 2. Лачын. 3. Төрки ыру атамасы. БАРЛАС
БАРС (бор. төр.-т.; зоол.; й. ис.) Исем компоненты. 1. Барс, юлбарыс. Ир бала юлбарыс кебек көчле булып үссен дигән теләктән чыгып кушылган. 2. Борынгы төрки календарьның барс елы атамасы. Электә барс елында туган ир балаларга Барс исемен бирү йоласы булган. Барсил — болгар кабиләсе этнонимы. БАРС
БАРСБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) 1. Барс (к.) + бай (к.). 2. Барс елында туган бай (бала). Чаг.: Байбарс. БАРСБАЙ
БАРСБИ (бор. төр.-т.) Барс (к.) + би (к.). Юлбарыс кебек би (башлык, бәк). Чаг.: Бибарс. БАРСБИ
БАРСБУГА (бор. төр.-т.; й. ис.) Барс (к.) + Буга (к.). Барс һәм Буга («үгез») сыйфатларына ия. БАРСБУГА
БАРСБӘК (бор. төр.-т.) Барс (к.) +бәк (к.). БАРСБЕК
БАРСХАН (бор. төр.-т.) Барс (к.) + хан (к.). Юлбарыс кебек көчле, кыю хан. БАРСХАН
БАРЫЙ (г.) Бар кылучы, яратучы, иҗат итүче. Аллаһының эпитеты. БАРИ
БАРЫШ (бор. төр.-т.) 1. Файда, төшем, алыш-биреш. 2. Барышып-килешеп яшәү; тынычлык, солых, килешү. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Барышев, Барашев фамилияләрендә сакланган. БАРЫШ
БАСАРЫЙ (г.) Күрүче; үткен күзле. Чаг.: Басыйр. БАСАРИ
БАСТАН (г.-ф:, этн.) 1. Үткәндәге, борынгы нәрсә, бик карт. 2. Борынгы иран кабиләсе исеме. Д. в.: Баетам. БАСТАН
БАСЫЙЛ (г.) Искиткеч батыр. БАСИЛЬ
БАСЫЙР (г.) Үткер күзле; күңел күзе белән күрүче, һәрнәрсәне бик яхшы күрүче; зирәк, акыллы. Аллаһының эпитеты. БАСИР
БАТБАЙ (бор. төр.-бол.-т.) М. 3. Зәкиев Бөек Болгар дәүләтен төзегән Кубрат ханның олы улы Батбай исеме бота (дөя баласы) + бай сүзләреннән гыйбарәт дигән карашта тора. БАТБАЙ
БАТМАН (бор. төр.) Батман — авырлык үлчәве. Татарларда һәм русларда Батманов фамилиясендә сакланган. Зеленодол районында Бишбатман дигән рус (элекке татар) авылы бар. БАТМАН
БАТТАЛ (г.) 1. Батыр, каһарман; фидакарь сугышчы. 2. Буш, эшсез. БАТТАЛ
БАТУ ~ БАТЫЙ (монг.; тар.) 1. Асыл таш. 2. Н. А. Баскаков Батый исеменең асылында монгол телләрендәге бата (нык, таза; ышанычлы, даими) сүзе ятса кирәк дип карый. Алтын Урда ханы Бату хан (Батый хан) исеме. БАТУ ~ БАТЫЙ
БАТУЛЛА (г.) к. Бәйтулла. БАТУЛЛА
БАТЫР (ф.) Исем компоненты. Баһадир, батыр. БАТЫР
БАТЫРАЙ (ф.-төр.-т.) Батырлан, батыр бул. Батыраев, Батраев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Батрай. БАТЫРАЙ
БАТЫРБАЙ (төр.-т.) Батыр (к.) + бай (к.). Чаг.: Байбатыр. БАТЫРБАЙ
БАТЫРБУЛАТ (төр.-т.) Батыр (к.) + Булат (к.). БАТЫРБУЛАТ
БАТЫРБӘК (төр.-т.) Батыр, каһарман бәк. БАТЫРБЕК
БАТЫРГАЛИ (т.-г.) Батыр (к.) + Гали (к.). БАТЫРГАЛИ
БАТЫРГӘРӘЙ (төр.-т.) Батыр (к.) + Гәрәй (к.). БАТЫРГАРАЙ
БАТЫРКАЙ (төр.-т.) Батыр (к.) исеменә -кай иркәләү- кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. БАТЫРКАЙ
БАТЫРХУҖА (төр.-т.-ф.) Батыр (к.) + Хуҗа (к.). БАТЫРХУЗЯ
БАТЫРША (төр.-т.-ф.) Батыр (к.) + шаһ (к.). БАТЫРША
БАТЫРҖАН (т.-ф.) Курку белмәс, батыр җан. БАТЫРДЖАН
БАТЫШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Батыр, баһадир. Батышев, Баташов фамилияләрендә сакланган. БАТЫШ
БАХТУРАЗ (г.-бор. төр.-т.; й. ис.) Бу исем гарәп телендәге бәхет һәм борынгы төрки телдә «бәхет» мәгънәсен белдергән ураз сүзләрен бергә кушу юлы белән ясалган һәм бала «икеләтә бәхетле булсын» дигән теләкне белдерә. Казан һәм Себер татарларында Бахтуразов фамилиясендә сакланган. БАХТУРАЗ
БАШБАКТЫ(бор. төр.-т.) Баш, өлкән ир бала туды мәгънәсендә. Чаг.: Бактыбаш. БАШБАКТЫ
БАШБҮРЕ (бол.-т.; й. ис.) Баш, өлкән бүре (к.). Керәшен татарларында Башбурин, Башбуров фамилияләрендә сакланган. БАШБУРЕ
БАЯЗИТ (г. яки ф.) Гарәпләрнең Әбуязид—«Язиднең атасы» сүзләреннән ясалган. Язид «өстен» мәгънәсен белдерә. БАЯЗИТ
БАЯН (монг.-г.) Исем компоненты. 1. Борынгы монгол һәм төрки тел­ләрдә bajan сүзе «бай», «көчле», «бәхетле» мәгънәсендә кулланылган. Баян — шул сүздән ясалган борынгы исем. Дунай болгарларында Боян варианты кулланылышта йөри. Болгар антропонимисты Стефан Илчев бу исемне төрки телдәге Ьа]ап (бай) сүзеннән алынган дип саный. 2. Гарәп теленнән кергән Бәян исеме (к.) татар теленең җирле сөйләшләрендә калын әйтелеш алу нәтиҗәсендә Баян варианты барлыкка килгән һәм ул үзенең әйтелеше белән монгол теленнән килә торган Баян исеменә омонимдаш. БАЯН
БАҺАДИР ~ БАҺАДУР (ф.) Батыр, пәһлеван; зур куәт иясе. БАХАДИР ~ БАХАДУР
БАҺАУТДИН ~ БАҺАВЕТДИН (г.) Дин балкышы. Д. в.:Баһау, Баһави, Баһуй. БАГАУТДИН ~ БАГАВЕТДИН
БАҺИР (г.) 1. Ачык, якты; нурлы. 2. Матур, асыл, искиткеч гүзәл. БАГИР
БАҺМАН (ф.; астр.) 1. Яхшы уй, теләк. 2. Умырзая. 3. Иран календареның беренче ае (яз башы ае) атамасы. Д. в.:Бәһман. БАГМАН
БЕЛЕК (төр.-т.) Белекле, укымышлы. XVI—XVII йөзләрдә Казан татарларында актив кулланылышка ия булган исем. БЕЛЕК
БЕЛЕМ (төр.-т.) Белем, гыйлем. Синонимы: Гыйлем. БЕЛЕМ
БЕЛЕМБАЙ (төр.-т.) Белем (к) + бай (к.). БЕЛЕМБАЙ
БЕЛЕМЧӘК (бол.-т.) Белем (к.) исеменә -чәк иркәләү- кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Болгар кабер ташы язмаларында очрый. БЕЛЕМЧАК
Би ~ Бик ~ Бәк (бор.-төр.-т.) Бу сүзләр — би ~ бик ~ бәк «князь, бәк, хаким, түрә, җитәкче, башлык, хуҗа, әфәнде» мәгънәсен белдергән хәлдә, борынгы төрки хәрби аристократия термины булып йөргәннәр һәм тора-бара кушма төзелешле төрки кеше исемнәрен ясауда шактый актив катнаша торган исем компоненты булып киткәннәр. Иске татар телендә бик («бәк, князь, хаким, түрә, әфәнде») сүзе бик («нык, таза; каты») сүзе белән омонимдаш (аваздаш) булган. Би~Бик~Бек
БИАРСЛАН (бор.-төр.-т.) Би (к.)+ Арслан (к.). Чаг.: Арсланбәк. БИАРСЛАН
БИБАРС (бор.-төр.-т.) Би (к) + Барс (к.). Чаг.: Барсби, Барсбәк. Татар-мишәрләрдә Бибарсов фамилиясендә сакланган. БИБАРС
БИБӘК (бор.-төр.-т.) Бер үк мәгънә белдерә торган би һәм бәк сандәрәҗә титуллары бергә кушылып ясалган. Татарларда һәм русларда Бибиков (Бибеков) фамилиясендә сакланган. Н. А. Баскаков руслардагы Бибиков фамилиясенең асылында иске үзбәк телендәге бибек (татар телендә бәбәк- куз бәбәге) сүзе ята дип карый. БИБЕК
БИГАЛИ (төр.-т.-г.) Би (к) + Гали (к.). БИГАЛИ
БИГИ (бор.-төр.-т.) Герой, батыр. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрендә Бигиев фамилиясендә сакланган. БИГИ
БИГИЛДЕ ~ БИКИЛДЕ (төр.-т.) Би килде, туды мәгънәсендә. БИГИЛЬДЕ ~ БИКИЛЬДЕ
БИГИШ ~ БИГЕШ (бор.-төр.-т.) Бик ише (улы), бәк баласы. Бигишев, Бигешев фамилияләрендә сакланган. Чаг.: Бииш. БИГИШ ~ БИГЕШ
БИГОЛ ~ БИКОЛ (бор.-төр.-т.) Би (к) +кол (к.). БИГУЛ ~ БИКУЛ
БИГӘШ ~ БИГӘЧ (бор. төр.) Борынгы төрки телдә Ьеgäč сүзе «принц» (хан улы) мәгънәсен белдергән. Татар һәм руслардагы Бигишев, Бигичев фамилияләрендә сакланган. О. Н. Трубачев Бегич (Бигич) исемен төрки бег (чинов­ник) сүзенә кайтарып калдыра. Чаг.: Бигиш, Бигеш. БИГАШ ~ БИГАЧ
БИДУГАН ~ БИТУГАН (төр.-т.) Би (бәк) туган, дөньяга килгән. БИДУГАН ~ БИТУГАН
БИИШ ~ БИЕШ (бор. төр.-т.) Би + иш (дус, иптәш, ир бала). Биишев, Биешев фамилияләрендә сакланган. Чаг.: Бигиш, Бигеш, Бигәш. БИИШ ~ БИЕШ
БИКБАЙ (төр.-т.) Бик (к.) + бай (к.). Чаг.: Байбәк. Бикбай (Бекбай) исеме мари һәм удмуртларда да кулланылышта йөри. БИКБАЙ
БИКБАРС (бор. төр.-т.) Бик (к.) + Барс (к.). Чаг.: Барсби, Барсбәк. БИКБАРС
БИКБАТЫР (бор. төр.-т.) Нык, таза, көчле батыр, каһарман. Бикбатыр исеме болгар-татарлардан мариларга да кергән. Чаг.: Батырбәк. БИКБАТЫР
БИКБАУ (бор. төр.-т.; й. ис.) Таза бау, нык бау; таза, нык баулы. Бу бала нәсел-токым буыннары җеп-бавын дәвам иттерүче булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Бу исем 1788 нче ел белән даталанган эш кәгазендә очрый. Бикбау, Бикбауов, Бикбов, Бикбаулов фамилияләрендә сакланган. Чаг.: Хәбил. БИКБАУ
БИКБИРДЕ (твр.-т.) Бәк бирде, ягъни Тәңре бәк булыр бала бирде. Чаг.: Бирдебәк. БИКБИРДЕ
БИКБУГА (бор. төр.-т.; й. ис.) Бик (к.) + Буга (к.). БИКБУГА
БИКБУЛ (төр.-т.) 1. Нык, таза бул. 2. Бәк бул. БИКБУЛ
БИКБУЛАТ (төр.-т.) Нык булат (корыч); каты корыч. БИКБУЛАТ
БИКБУЛДЫ (төр.-т.) Бәк булды (туды). Бикбулдан, Бикболдин, Бикбулдиев фамилияләрендә сакланган. БИКБУЛДЫ
БИККЕНӘ (бор. төр.-т.) Бик (бәк) кенә (булсын). Биккинин һәм Биккениев фамилияләрендә сакланган. БИККИНА
БИККОЛ (төр.-т.) 1. Бәк колы. 2. Нык, таза кол. Чаг.: Колбәк. БИККУЛ
БИККӘЙ (төр.-т.) 1. Бәккәй. 2. Ныккай, тазакай. Биккәев, Биккиев, Биккин, Биккеев фамилияләрендә сакланган. БИККАЙ
БИКЛӘМЕШ (бор. төр.-т.; й. ис.) «Саклау, бикләп тоту» мәгънәсен белдергән бикләбикләмеш фигыленнән ясалган. Электә гаиләдә бер-бер артлы туган ир балалар үлеп барса, үлем бикләнсен, туктасын дигән теләктән чыгып, сүзнең тылсымына ышанып, ир баланың берәрсенә Бикләмеш исемен куша торган булганнар. 2. Бикләмеш исеме борынгы төрки телдә «көтү, истә тоту, сагыну» мәгънәсен белдергән беклемеш сүзеннән ясалган булырга да мөмкин. Татарларда һәм русларда Бикләмешев, Беклемешев фамилияләрендә сакланган. БИКЛЕМЕШ
БИКМОРАТ (т.-г.) Бик (к.) + Морат (к.). Чаг.: Моратбәк. БИКМУРАТ
БИКМОРЗА (төр.-т.-ф.) Бик (к.)+ Морза (к.). Чаг.: Морзаби, Морзабәк. Төрдәше: Биморза. БИКМУРЗА
БИКМУЛЛА (төр.-т.-г.) Бик (к.) + Мулла (к.). Бик укымышлы. БИКМУЛЛА
БИКМӘН (төр.-т.-ф.) Тазалык, ныклык иясе. Бикманов, Бикменов фамилияләрендә сакланган. БИКМАН
БИКМӨХӘММӘТ(т.-г.) Бик (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтбәк. Д. в.: Бикмөхәммәткәй, Бикмәмәт, Бикмәт, Бикәү, Бикмуш, Бикмүч, Бикмәч, Бикмеч, Бикуш, Бикмәй, Бикми, Бикмүк, Бимәт. БИКМУХАММЕТ
БИКМӨХӘММӘТЬЯР (т.-г.-ф.) Бик (к.) + Мөхәммәтьяр (к.). Д. в.: Бикмәтьяр. БИКМУХАММЕТЬЯР
БИКСОЛТАН (т.-г.) Бик (к.) + Солтан (к.). Чаг.: Солтанбик, Солтанбәк. БИКСУЛТАН
БИКТАРХАН (бор. төр.-т.) Бик (к.) + Тархан (к.). Ф. в.: Бәктархан. БИКТАРХАН
БИКТАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Нык таш; таштай нык. Ир бала таш шикелле нык булсын дип теләп кушылган. Бикташев, Биктяшев фамилияләрендә сакланган. БИКТАШ
БИКТАҺИР (төр.-т.-г.) Бик (к.)+ Таһир (к.). БИКТАГИР
БИКТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Ир бала бәк кебек хаким һәм тимер кебек нык булсын дип теләп кушылган. Чаг.: Тимербәк. Д. в.: Бикти, Биктир, Биктүш, Биктими. БИКТИМЕР
БИКТИРӘК (бор. төр.-т.) Нык, таза тирәк мәгънәсендә. БИКТИРЯК
БИКТУГАН (төр.-т.) Бәк туган. БИКТУГАН
БИКТУТУК (бор. төр.-кыт.; хәр.) Бәк (к.) + Тутук (к.). Д. в.: Биктут. БИКТУТУК
БИКТӘШ (төр.-т.-ф.) Ут шикелле; уттай көчле. БИКТЯШ
БИКХАН (төр.-т.) Бик (к.) + хан (к.). Чаг.: Ханбәк. БИКХАН
БИКХУҖА (төр.-т.-ф.) Бик (к.) + Хуҗа (к.). Чаг.: Бихуҗа, Хуҗабәк. Төрдәше: Бәкхуҗа. БИКХУЗЯ
БИКЧУРА ~ БИКЧУРАЙ (бор. төр.-т.) Бәк чурасы (баласы, токымы). Чаг.: Чураби, Чурабәк. БИКЧУРА~БИКЧУРАЙ
БИКЧӘНТӘЙ (бор. төр.-т.-монг.) 1. Төпчек бәк; иң кече ир бала.2. Нык һәм кечкенә мәгънәсе дә төсмерләнә. Д. в.: Бикчи, Бикши. БИКЧАНТАЙ
БИКШАТ (төр.-ф.) 1. Бик (үтә) шат. 2. Борынгы төрки бик (бәк) һәм шад (князь) титуллары кушылып ясалган исем. БИКШАТ
БИКҖАН (т.-ф.) 1. Бик (к.) + җан; 2. Нык, таза җан. Чаг.: Биҗан, Җанбәк, Җанибәк. БИКДЖАН
БИЛАЛ (г.) Сәламәтләндерүче, сау-таза итүче, төзәтүче. БИЛАЛ
БИЛАЛЕТДИН (г.) Динне сәламәтләндерүче. Д. в.: Биләй, Билүк. Болардан татар-мишәрләрдәге Биляев, Беляев, Билюков, Белуков фамилияләре ясалган. БИЛАЛЕТДИН ~БИЛАЛУТДИН
БИЛБИРДЕ (бор. төр.-т.) Бил + бирде. Таяныч бирде, ягъни ир бала бирде. Чаг.: Бирдебай. БИЛЬБИРДЕ
БИЛГИЛДЕ ~ БИЛКИЛДЕ (бор. төр.-т.) Бил + килде. Таяныч килде, таяныч булырдай ир бала туды мәгънәсендә. Бу исем Казан ханлыгы чорында кулланылышта йөргән. Бигилдиев фамилиясендә сакланган. БИЛЬГИЛЬДЕ ~ БИЛЬКИЛЬДЕ
БИЛЛҮР (ф.) Хрусталь, бәллүр. БИЛЛЮР
БИКМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Бик (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтбәк. Д. в.: Бими, Бимәт, Бимүк. БИКМУХАММЕТ
БИНАЗЫЙР (ф.) Тиңе юк, тиңе булмаган. БИНАЗИР
БИРДЕБАЙ (төр.-т.) Ир бала бирде мәгънәсендә. БИРДЕБАЙ
БИРДЕБӘК (төр.-т.) Бәк бирде мәгънәсендә. Чаг.: Бикбирде. БИРДЕБЕК
БИРДЕГОЛ ~ БИРДЕКОЛ (төр.-т.) Кол (ярдәмче) бирде. Чаг.: Колбирде. БИРДЕГУЛ~БИРДЕКУЛ
БИРДЕИШ (төр.-т.) Бирде иш. Иш, тиң, дус (ир бала) бирде. Чаг.: Ишбирде. Бирдишев фамилиясендә сакланган. БИРДЕИШ
БИРДЕМОРАТ (төр.-т.-г.) Бирде морат. Морадымны, теләгемне (ир бала) бирде. Чаг.: Моратбирде. БИРДЕМУРАТ
БИРДЕХАН (төр.-т.) Хан булырдай ир бала бирде мәгънәсендә. Чаг.: Ханбирде. БИРДЕХАН
БИРДЕХУҖА (төр.-т.-ф.) Йорт хуҗасы булырдай (ир бала) бирде мәгънәсендә. Чаг.: Хуҗабирде. БИРДЕХУЗЯ
БИРДЕЯР (төр.-т.-ф.) Яр, дус, иптәш (бала) бирде. Чаг.: Ярбирде. Бирдеяров фамилиясендә сакланган. БИРДЕЯР
БИРМӨХӘММӘТ(т.-г.) Ходаем изге бала бир (сен) мәгънәсенә ия. Бирмөхәммәтов фамилиясендә сакланган. БИРМУХАММЕТ
БИРӘХМӘТ (т.-г.). Ходаем мактаулы, данлы бала бир мәгънәсендә. Бирәхмәтов фамилиясендә сакланган. БИРАХМЕТ
БИРСЕНБАЙ (төр.-т.) Ходаем бай булыр ир бала бирсен мәгънәсендә. БИРСЕНБАЙ
БИРЧЕБАЙ (төр.-т.) Ходаем бай булыр ир бала бирче мәгънәсендә. БИРЧЕБАЙ
БИТАМАН (бор. төр.-т.; геогр.) Би (бәк) һәм таман сүзләре (таман— Билге-каган титулларыннан берсе) кушылып ясалган борынгы төрки исем. Татарстанның Биектау районында Олы Битаман һәм Кече Битаман дигән татар авыллары атамасында сакланган. БИТАМАН
БИТУГАН(бор. төр.-т.) Би (бәк) туган. Битуганов фамилиясендә сакланган. БИТУГАН
БИХУҖА (бор. төр.-т.-ф.) Би (к.) + Хуҗа (к.). Чаг.: Бикхуҗа, Хуҗабәк. Бихуҗин, Бихуҗиев фамилияләрендә сакланган. БИХУЗЯ
БИЧУРА (бор. төр.-т.; миф.) 1. Би (бәк) чурасы, баласы; би (бәк) игенчесе, хезмәтчесе, сугышчысы. 2. Болгар-татар мифология­сендә бичура яки пичура — йорт иясе икәнен искәртеп китик. Чаг.: Чураби. Бичурин фамилиясендә сакланган. БИЧУРА
БИШБҮЛӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Биш бүләк, ягъни иң зур бүләк (ир бала). Бишбүләков фамилиясендә сакланган. БИШБУЛЯК
БИӘХМӘТ (төр.-т.-г.) Би (к.) + Әхмәт (к.). БИАХМЕТ
БИҖАН (төр.-т.-ф.) Би (к.) + җан. Чаг.: Бикҗан, Җанбәк, Җанибәк. БИДЖАН
БОЛАН (бор. төр.-т.; зоол.) Исем компоненты. Болан. Керәшен татарларында мәсәлән, Татарстанның Түбән Кама районында Боланов (Буланов) фамилиясендә сакланган. Казан ханлыгы чорында Болан исеме актив кулланылышта булган. БУЛАН
БОЛАНБАЙ (бор. төр.-т.) Болан (к.) + бай (ир бала). БУЛАНБАЙ
БОЛАНКАЙ (бор. төр.-т.) Болан сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы кушылып ясалган. Боланкаев (Буланкаев) фамилиясендә сакланган. БУЛАНКАЙ
БОЛАНЧЫ (бор. төр.-т.) Боланчы, болан аулаучы яки болан асраучы. Буланчин, Буланшин, Буланчиев фамилияләрендә сакланган. БУЛАНЧИ
БОЛГАР (бор. төр.-т.; этн.; геогр.) Борынгы бабаларыбыз Идел-Кама болгарлары хөрмәтенә ир балага кушыла торган исем. Ясалмалары: Болгари, Болгарай, Болгарый. Болардан Болгариев, Болгараев, Болгаров, Болгари, Болгарый, Болгарский фамилияләре барлыкка кил гән. Дунай болгарларында Българина, България кебек хатын-кыз исемнәре, Българанов, Българенски, Българиев, Българов, Българяннов фамилияләре бар. Нугайларда Булгаров, русларда Болгарский фамилиясе очрый. Борынгы шәһри Болгар һәм Татарстандагы байтак кына татар авыллары атамасы. БУЛГАР
БОРНАК (бор. төр.-т.; й. ис.) Борыны ак. Теге яки бу аксакалның кызы гына булып, улы булмаса, шул кыздан туган беренче ир баланы, ак борынлы ат янына салып, аңа Борнак дигән ат исемен (зоонимны) исем итеп кушканнар. Бу йола юрматы кабиләсе башкортларында озак яшәгән. Бурнаков, Бурмаков фамилияләрендә сакланган. Русларда да шушы исемнән ясалган Бурнак, Бурнаков фамилияләре бар. БУРНАК
БОРНАШ (бор. төр.-т.) 1.Татар теленең көнбатыш диалектында борнаш — «борынлау, шытып, тишелеп чыгу». 2. Борыны ач, ягъни ач (юка) борынлы (Баскаков). 3. Ашыгучы, куып узучы (Радлов). Н. Г. Чернышевский Саратов губернасындагы татар авыллары исемнәренең килеп чыгышы турындагы кулъязма хезмәтендә Бурнашевка авылы атамасын борнаш ~ борынлау (пускающий ростки) сүзенә бәйләп аңлата. Татар-мишәрләрдә Бурнаш, Борнашев (Бурнашев) фамилияләрендә сакланган. БУРНАШ
БОРЫНДЫК (бор. төр.-т.; зоол;; геогр.) Җиргә өн казып яшәүче тиенгә охшаш кимерүче җәнлек. Каюм Насыйри фикеренчә, Борындык — болгар исеме. Борындыков (Бурундуков) фамилиясендә, Кайбыч районында Борындык дигән татар авылы атамасында сакланган. БУРУНДУК
БОРҺАН (г.) Дәлил; хакыйкать, дөреслек; ис­батлаучы, факт. Д. в.:Борһани, Борхи. БУРГАН
БОРҺАНЕТДИН (г.) Дин дәлиле, хакыйкате; динне ис­батлаучы. БУРГАНЕТДИН
БОРҺАНСӘЕТ (г.) Борһан (к.)+ Сәет (к.). Чаг.:Сәетборһан. БУРГАНСАИТ
БОРҺАНША (г.-ф.) Борһан (к) + шаһ (к.). БУРГАНША
БУСТАН (ф.) Бакча, гөлбакча. Д. в.: Бастан, Баетам БУСТАН
БОХАР ~ БОХАРАЙ (санскр. яки ф.) Исем компоненты. Борынгы санскрит телендә вихара — «будда монастыре, храмы». Шуннан Үзбәкстандагы Бохара шәһәре исеме барлыкка килгән. Элек Бохара мәдрәсәләрендә укып кайткан татар муллалары ир балаларга Бохар, Бохарай һ. б. кебек исемнәр кушарга яратканнар. Бохаров (Бухаров), Букаров һәм Бохараев (Бухараев) фамилияләрендә сакланган. Русларда Бухарин фамилиясе бар. БУХАР ~ БУХАРАЙ
БОХАРБАЙ (санскр.-төр.-т.яки ф.-төр.-т.) Бохар (к.) + бай (к.). БУХАРБАЙ
БОХАРЕТДИН (санскр.-г. яки ф.-г.) Диннең Бохарасы. БУХАРЕТДИН
БОХАРМӨХӘММӘТ (санскр. яки ф.-г.) Бохар (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Бохармәт. БУХАРМУХАММЕТ
БОХАРҖАН (санскр.-ф. яки ф.) Бохар (К.) +җан. Бохарҗанов фамилиясендә сакланган. БУХАРДЖАН
БУГА~БУКА ~ БУГАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Исем компоненты. Үгез, нәсел үгезе. Ир баланың көчле булуын теләп кушылган. Букаев, Бугаев, Буков, Букин фамилияләрендә сакланган. БУГА~БУКА~ БУГАЙ
БУГААРСЛАН ~ БУГРУСЛАН ~ БУГУРУСЛАН (бор. төр.-т.; й. ис.; геогр.) Буга (к.)+ Арслан (к.). Бугарсланов, Бугрусланов фамилияләрендә, Оренбург өлкәсендә Бугуруслан дигән шәһәр атамасында сакланган. БУ ГАРСЛАН ~ БУГРУСЛАН~ БУГУРУСЛАН
БУЗАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Бузан, буйга җит, озак яшә (борынгы төрки телдәге боз—хәзерге татар телендәге буй); чаларганчы, чәчкә чал кергәнче яшә мәгънәләре төсмерләнә. Төрдәше: Бузанак. Бузанов, Бузанаков фамилияләрендә сакланган. БУЗАН
БУЗЪЕГЕТ(бор. төр.-т.; фольк.) Буй җиткән яшь егет; балигъ булган егет. Д. в.: Бүзъегет. Татар фольклоры герое. БУЗЪЕГЕТ
БУЗТАНАЙ (бор. төр.-т.; геогр.) Буз (ак) төстәге таң алдындагы ай (тангы ай) мәгънәсенә ия. Бузтанаев фамилиясендә һәм Башкортстанның Борай районындагы Бузатанай дигән татар авылы атамасында сакланган. Чаг.: Актанай. БУЗТАНАЙ
БУЗТУГАН(бор. төр.-т.; й. ис.) Буз туган; чал булыр, озак яшәр бала туган. БУЗТУГАН
БУЛАТ (г.; й. ис.) Гарәп телендә булат сүзе «яхшы корыч» дигән мәгънә белдерә. Дәмәшкъта коелган иң шәп сортлы корычка булат дигәннәр. Булат исеме ир бала яхшы корыч кебек нык булсын, дошманнарга биреш­мәсен дигән теләктән чыгып кушылган. Исем компоненты. БУЛАТ
БУЛАТБАЙ (г.-төр.-т.) Булат (к.) + бай (к.). Чаг.: Байбулат. Синонимы: Корычбай. БУЛАТБАЙ
БУЛАТБАКЫЙ (г.) Мәңгелек яхшы корыч мәгънәсенә ия. БУЛАТБАКИ
БУЛАТТИМЕР (г.-төр.-т.) Корыч һәм тимер. Ныклык, катылык, таза-саулык символы. Чаг.: Тимербулат. БУЛАТТИМЕР
БУЛАТХАН (г.-төр.-т.) Булат (к.) + хан (к.). Чаг.: Ханбулат. БУЛАТХАН
БУЛАТҖАН (г.-ф.) Булат (к.) + җан (к.). Чаг.: Җанбулат. БУЛАТДЖАН
БУЛГАК ~ БОЛГАК (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдәге булгак «болганучан», ягъни «тиктормаучан» сүзеннән ясалган. Татар-мишәрләрдә, русларда һәм удмуртларда Булгаков фамилиясендә сакланган. БУЛГАК
БУЛГАН (төр.-т.) 1.Булган, туган, дөньяга килгән. 2. Булган, уңган (ир бала). Булганов фамилиясендә сакланган. БУЛГАН
БУЛДЫИШ ~ БУЛДЫШ (бор. төр.-т.) Иш, ягъни бала булды. Чаг.: Ишбулды. Булдышев фамилиясендә сакланган. БУЛДЫИШ ~ БУЛДЫШ
БУЛЫШ (төр.-т.) Булыш; ярдәм кылучы. Татар-мишәрләрдә Булушов фамилиясендә сакланган. БУЛЫШ
БУРАН (бор. төр.-т .; й. ис.) Исем компоненты. Элек төрки халыкларда баланың кайчан тууына карап исем бирү гадәте булган. Бала туган көннең буранлы, аяз, яңгырлы, томанлы һ. б. булуыннан чыгып та исем кушканнар. Буранлы көнне туган ир балага Буран исеме бирелгән, Буранов фамилиясендә сакланган. БУРАН
БУРАНБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Буран (к) + бай (к.). БУРАНБАЙ
БУРАНГОЛ ~ БУРАНКОЛ (т.; й. ис.) Буранлы көнне туган кол, ярдәмче. Казан татарларында һәм башкортларда Бурангулов фамилиясендә сакланган. БУРАНГУЛ~ БУРАНКУЛ
БУРАНЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Буранлы көнне туучы. Буранчиев, Буранчин фамилияләрендә сакланган БУРАНЧИ
БУРАНША (бор. төр.-т.-ф.) Буран (к) + шаһ (к.). БУРАНША
БУРСЫК (төр.-т.; зоол.) Бурсык. Казан һәм Себер татарларында Бурсуков, Барсуков фамилияләрендә сакланган. Барсуков фамилиясе русларда да бар. БУРСЫК
БӘБЕК (төр.-т.) Бәби, бәбек; нәни бала. Азәрбайҗаннарда Бабек. Татар-мишәрләрдә Бабеков фамилиясендә сакланган. БАБЕК
БӘГЫЙД (г.) Озын гомерле, озак яшәүче. БАГИД
БӘДГЫЙ (г.) Тиңсез гүзәл. БАДГИ
БӘДГЫТДИН (г.) Дин күркәме, чибәре. БАДГЫТДИН
БӘДЕР ~ БӘДРЕ ~ БӘДРЕЛ (г.) Исем компоненты. Тулган ай. БАДЕР ~БАДРЕ ~ БАДРЕЛ
БӘДЕРША (г.-ф.) Бәдер (к) + шаһ (к.). БАДЕРША
БӘДИГЪ (г.) 1.Тиңсез чибәр, искиткеч матур. 2. Татлы телле, тәмле телле. Д. в.: Бадыйгъ. БАДИГ
ВӘДИГУЛЛА (г.) Аллаһының күркәм, тиңсез чибәр бәндәсе. БАДИГУЛЛА
БӘДИГЪША (г.) Бәдигъ (к) + шаһ (к.). Төрдәшләре: Бәдикъша, Бәдәкъша, Бадакша. БАДИГША
БӘДИГЪШАН (г.) Күркәм, искиткеч матур дәрәҗә, мәртәбә. БАДИГШАН
БӘДРЕИСЛАМ (г.) Бәдре (к.) + Ислам (к.).Исламның тулган ае. БАДРЕИСЛАМ
БӘДРЕТДИН (г.) Диннең тулган ае. БАДРЕТДИН
БӘДРИ (г.) Исем компоненты. 1.Тулган ай, айга мөнәсәбәтле. 2. Иртә, иртәнге вакыт; иртәчел. БАДРИ
БӘДРУЛЛА (г.) Аллаһының тулган ае. БАДРУЛЛА
БӘДӘВИ (г.; зтн.) Күчмә халык; чүл гарәбе. Бәдәви гарәпләр башлыча Гарәбстанда яшиләр. Д. в.: Бәзәви. БАДАВИ
БӘДӘМША (г.-ф.) к. Бадамша. БАДАМША
БӘЙРӘМ (төр.-т.; й. ис.) Исем компоненты. Бәйрәм көнне туган ир балага кушыла. Бәйрәм, шатлыклы көн. БАЙРАМ
БӘЙРӘМБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Бәйрәм көнне туган бай (ир бала). БАЙРАМБАЙ
БӘЙРӘМГАЛИ (т.-г.) Бәйрәм көнне туган Гали (к.). БАЙРАМГАЛИ
БӘЙРӘМГОЛ (т.) Бәйрәм көнне туган кол (к.). Бәйрамголов фамилиясендә сакланган. БАЙРАМГУЛ
БӘЙРӘМ ХАН (төр.-т.) Бәйрәм көнне туган хан (к.). БАЙРАМХАН
БӘЙРӘМХУҖА (т.-ф.) Бәйрәм көнне туган хуҗа (к). БАЙРАМХУЗЯ
БӘЙРӘМША (т.-ф.) Бәйрәм көнне туган шаһ (к.). БАЙРАМША
БӘЙТУЛЛА (г.; дини) Кәгъбә. Мәккә шәһәрендә кара таш саклана торган дүрт почмаклы бина, изге мәчет. Д. в.: Бәтулла, Батулла. БАЙТУЛЛА
Бәк (бор. төр.-т.) Исем компоненты. к. Би. Бек
БӘКБУЛСЫН (төр.-т.) Бәк булсын. БЕКБУЛСЫН
БӘКЕР (г.; зоол.) 1. Дөя баласы, бота. 2. Яшь, саф, гыйффәтле. БАКЕР
БӘКИР (г.) Бәк (к.)+Тархан (к.). Төрдәше: Биктархан. БАКИР
БӘКТАРХАН (бор. төр.-т.) Матур, төзек, тулы мәгънәле итеп сөйләүче. БЕКТАРХАН
БӘЛИГЪ (г.) Диннең матур, оста итеп сөйләүчесе, ораторы. БАЛИГ
БӘЛИГЫТДИН (г.) Билгеле, шөһрәтле. БАЛИГУТДИН
БӘНАМ (ф.) Акыллы, сүз тыңлаучы. БАНАМ
БӘРИР (г.) Аллаһ биргән бәрәкәт, байлык. БАРИР
БӘРӘКӘТУЛЛА (г.) Мөлаем, көләч йөзле; шат күңелле; елмаючы, көлүче. Д. в.: Басим. БАРАКАТУЛЛА
БӘСИМ (г.) Ризык һәм хәятне мул итеп бирүче. БАСИМ
БӘСИТ (г.) Аллаһының эпитеты. БАСИТ
БӘХЕТ (г.; й. ис.) Исем компоненты. Балага бәхетле тормыш, язмыш теләү исеме. БАХЕТ
БӘХЕТБАЙ (г.-т.) Бәхетле бай. БАХЕТБАЙ
БӘХЕТГӘРӘЙ (төр.-т.) Бәхет (к.) + Гәрәй (к.). Синонимнары: Сәгадәтгәрәй, Котлыгәрәй. БАХЕТГАРАЙ
БӘХЕТҖАН (г.-ф.) Бәхетле җан. БАХЕТДЖАН
БӘХТЕГАНИ (г.) Бәхетле бай. БАХТЕГАНИ
БӘХТЕХУҖА (г.-ф.) Бәхетле хуҗа, башлык. Д. в.: Бәхтегуҗа, Бәхтегуза, Бәхтеуза. БАХТЕХУЗЯ
БӘХТИ (г.) Исем компоненты. Бәхетле, бәхеткә мөнәсәбәтле. БАХТИ
БӘХТИЗ (г.) Бәхет сүзеннән ясалган исем. БАХТИЗ
БӘХТИЯЗДАН (г.-ф.) Аллаһының бәхетлесе (бәхетле кешесе). Д. в.: Бахтияз. БАХТИЯЗДАН
БӘХТИЯР (г.-ф.) Бәхетле; бәхет белән дус. БАХТИЯР
БӘШИР (г.) Сөендерүче; сөенечле, шатлыклы хәбәр китерүче. БАШИР
БӘШӘР (г.) Кеше; кешеләр, адәм балалары. БАШАР
БӘЯЗ (г.) Аклау; аклык, ак төс. Чаг.: Аклаш. БАЯЗ
БӘҺАУЛЛА (г.) Аллаһ ялтыравыгы. БАХАУЛЛА
БӘҺИ (г.) Матур, гүзәл. БАХИ
БӘҺРАМ (бор. ир.) Исем компоненты. 1. Җиңүче, җиңеш. 2. Марс планетасы. 3. Җиңү алласы. Төрдәше: Баһрам. БАХРАМ
БӘҺРАМБӘК (ф.-т.) Бәһрам (к.) + бәк (к.). БАХРАМБЕК
БӘҺРАМША (ф.) Бәһрам (к) + шаһ (к.). БАХРАМША
БӨДӘИЛ (г.) Гарәп теленең бөдил — «алмаш», «урынбасар» (кечерәйтү формасы) сүзеннән ясалган исем. БУДАИЛЬ
БӨКӘЙ (бор. төр.-т.) Батыр, герой, каһарман. Д. в.: Мәкәй. БУКАЙ
БӨКӘЙХАН (бор. төр.-т.) Батыр, каһарман хан. БУКАЙХАН
БӨРКЕТ(бор. төр.-т.; зоол.; й. ис.) Бөркет (кош исеме). Батырлык, кыюлык, хакимлек символы. Ир бала бөркет кебек кыю, батыр булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Казан татарларында һәм удмуртларда Бөркетов, Беркутов фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Шөнкар, Лачын. БЕРКУТ
БӨРКЕТБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бөркет (к.) + бай (к.). Баланың батыр һәм кыю булуын теләү исеме. БЕРКУТБАЙ
БӨРҖАН ~ БОРҖАН(бор. төр.-бол.-б.; й. ис.; этн.) Бөри (бүре) җан. Явыз көчләр һәм дошманнар өчен дәһшәтле җан мәгънәсендә. Идел-Кама болгарларында Бөрҗан исеме кулланылышта йөргән (X. Мөслими). Башкортларның бөрҗан кабиләсенә Бөрҗан би нигез салган. (Р. Г. Кузеев). БУРЗЯН
БҮЗТИМЕР(бор. төр.-т.; й. ис.) Бүз (аксыл төстәге) тимер. Чаг.: Актимер. БУЗТИМЕР
БҮЗТИРӘК(бор. төр.-т.; й. ис.) Бүз тирәк, актирәк. Чаг.: Актирәк. Бүзтирәков (Бузтиряков) фамилиясендә сакланган. БУЗТИРЯК
БҮЗӘК (бор. төр.-т.) Буз (ак) сүзенә -әк иркәләү-кечерәйтү кушымчасы кушылып ясалган. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Бүзәков (Бузяков) фамилиясендә сакланган. БУЗЯК
БҮЗӘРГӘН (бор. төр.-т.; й. ис.) Борынгы төрки телдә боз (6уз~ буз) сүзе «буй» мәгънәсен белдергән. Бүзәргән исеме «буй җиткән», «зур үскән» дигән мәгънәгә ия. Чирләшкә ир балага аның тазарып үсеп китүен теләп кушылган. Безергән исеме һәм Безергенев фамилиясе Казан шәһәренең 1565/68, 1646 елларда язылган сан алу кенәгәләрендә бар. БУЗЯРГАН
БҮЛТЕРЕК (бор. төр.-т.; й. ис.) Бүлтерек-бүре баласы. Ир баланың яшәүчән, авыруларга бирешми торган булуын теләп кушылган. Бүлтерек дип урта диалектның Минзәлә сөйләшендә тәбәнәк буйлы кешегә һәм көзен туган сарык бәрәненә әйтәләр. Бүлтереков фамилиясендә сакланган. БУЛЬТЕРЕК
БҮЛӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Исем компоненты. Бала туганчы атасы яки тугач та озак тормастан атасы яисә анасы үлгән сабыйга бирелә торган йола исем. Ата яки ана бүләге. Синонимнары: Гата, Зайд, Нәфил. БУЛЯК
БҮЛӘКБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бүләк (к.) + бай (к.). Чаг.: Байбүләк. БУЛЯКБАЙ
БҮЛӘКБИРДЕ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бүләк (к.) + бирде. БУЛЯКБИРДЕ
БҮЛӘККОЛ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бүләк (к.) + кол (ярдәмче, хезмәтче). БУЛЯККУЛ
Бүре (бор. төр.-т.; й. ис.) Исем компоненты. 1. Борынгы иран теленнән кергән бөри (бүре) сүзе төрки һәм монгол кабиләләрендә кеше исеме булып кулланылган. Ир балага бөри ~ бүре компонентлы исемнәр бирелгән. Ир бала туганда ук тешле булып туса яки ана озак вакыт теш чыкмаса да, Бүре исеме яки бүре компонентлы исем кушканнар. Буриев фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Ашан, Кашкар, Корт, Чан. Бури
БҮРЕБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бүре (к.) + бай. Чаг.: Байбүре. Синонимнары: Кашкарбай, Чанбай. БУРИБАЙ
БҮРЕКӘЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Буре исеменә (к.) -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Буркиев, Буркеев, Бурикаев фамилиясендә сакланган. БУРИКАЙ
БҮРИШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бүре (к.) ише, дусты (баласы). Буришев фамилиясендә сакланган. Синонимы: Чаныш. БУРИШ
БҮРЕХАН (бор. төр.-т.; й. ис.; фольк.) Бүре (к) + хан (к.). Бу исем татар халык дастанында бар. БУРИХАН