Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Ч

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Ч
ЧАБАК (бор. төр.-т.; зоол.) Чабак балыгы. Чабаков, Чопаков, Чупаков фамилияләрендә сакланган. Төрдәшләре: Чопак, Чупак, Чубак. ЧАБАК
ЧАБУК (ф.) Тиз, йөгерек, хәрәкәтчән. ЧАБУК
ЧАВДАР (ф.) Чиновник, түрә, староста. Чавдаров, Чабдаров фамилияләрендә сакланган. ЧАВДАР
ЧАГА (бор. төр.-т.) Чага, бала. Хатар-мишәрләрдә Чагаев, Чагин, Чагеев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Чагый, Чаги. ЧАГА
ЧАГАТАЙ (монг.-төр.) 1. Батыр, кыю, күңелле, намуслы, ихлас күңелле. 2. Бала. Д. в.: Чыгтай, Чегодай. Болардан татар-мишәрләрдә Чагатаев, Чыгтаев, Чегодаев, русларда Чегодоев, Чеодаев, Чаадаев, Чадаев фамилияләре ясалган. ЧАГАТАЙ
ЧАДДАР (ф.) Күчмә. Чаддаров фамилиясендә сакланган. ЧАДДАР
ЧАКМАГЫШ (бор. төр.-т.) Чакмагыш, чакма чакмыш. к. Чакмак. Башкортстандагы күпчелек халкы татарлар булган район үзәге һәм район атамасы. ЧАКМАГЫШ
ЧАКМАК (бор. төр.-т.) Чакма чагып ут чыгармак. Борынгы заманнарда төрки кабиләләрдә балага исем кушканда чакма чагу гадәте булган. Берәү чакма чаккан, икенче берәү исем әйтеп торган. Кайсы исемне әйткәндә чакмадан очкын чыкса, балага шул исемне кушканнар. Чакмак исеме үзбәкләрдә хәзер дә кулланышта йөри. Бу исем мариларда да бар. Төрдәше: Чакмагыш (к.). ЧАКМАК
ЧАЛБАЙ (бол.-т.; й. ис.) Идел-Кама болгарлары телендәге чал (таш) сүзенә бай титулы кушылып ясалган. Баланың таза-нык һәм бай булуын теләп кушылган. Чалбаев фамилиясендә сакланган. Синонимы: Ташбай. ЧАЛБАЙ
ЧАЛБУЛАТ (6ол.-т.; й. ис.) Таш булат. Идел-Кама болгарлары телендәге чал (таш) сүзенә булат сүзе кушылып ясалган борынгы исем. Чалбулатов фамилиясендә сакланган. Синонимы: Ташбулат. ЧАЛБУЛАТ
ЧАЛМӨХӘММӘТ (бол.-г.; й. ис.) Чал (к. Чалбай) + Мөхәммәт. Казан татарларында Чалметов, Чалмаев фамилияләрендә сакланган. Чалмаев фамилиясе русларда да бар. Д. в.: Чалмәт, Чалмай, Чалми. Синонимы: Ташмөхәммәт. ЧАЛМУХАММЕТ
ЧАЛТАЙМАС (бор. төр.-т.) Таш таймас; таймый торган нык таш (ир бала). ЧАЛТАЙМАС
ЧАЛТУГАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Таш тугай. Күчмә тормыш шартларында ташлы тугайда туган ир балага кушылган. ЧАЛТУГАЙ
ЧАЛЫМ (бор. төр.-т.) Чалым, охшашлык. Әтисенә охшаган ир балага кушылган. Казан татарларында XVI—XVII йөзләрдә кулланылышта йөргән. ЧАЛЫМ
Чан ~ Чон (бор. монг.; й. ис.) Бүре. Ир баланың явыз көчләргә һәм дошманга бүре кебек куркыныч булуын теләп кушылган. Чанов, Чонов фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Бүре, Корт, Кашкар. Исем компоненты. Чан ~Чон
ЧАНБАЙ (бор. монг.-төр.-т.; й. ис.) Чан (к.) + бай (к.). Бүре бай. Себер татарларында Чанбаев, Чамбаев фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Бүребай, Кашкарбай. ЧАНБАЙ
ЧАНБАРС ~ ЧАНБАРИС (бор. монг.-төр.; й. ис.) Чан (к.) + Барс (к.). Башкортстан мишәрләре (төмәннәр) телендә Чанбарис әйтелеше алган һәм Чанбарисов фамилиясендә сакланган. ЧАНБАРС ~ ЧАНБАРИС
ЧАНБУЛАТ (бор. монг.-төр.-т.; й. ис.) Чан (к.) + Булат (к.). Төрдәше: Чабулат, Чамбулат. ЧАНБУЛАТ
ЧАНГОЛ ~ ЧАНКОЛ (бор. монг.-төр.-т.; й. ис.) Чан (к.) + кол. Чангулов, Чанкулов фамилияләрендә сакланган. ЧАНГУЛ ~ ЧАНКУЛ
ЧАНЧУРА (бор. монг.-төр.-т.; й. ис.) Чан (к.) + Чура (к.). ЧАНЧУРА
ЧАНЫШ (бор. монг.-төр.-т.; й. ис.) Бүре ише (баласы). Ир баланың бүрегә тиң булуын теләп кушылган. Башкортстан мишәрләрендә (төмәннәрдә) Чанышев фамилиясендә сакланган. Синонимы: Бүриш. ЧАНЫШ
ЧАПАЙ (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдәге чап (дан) сүзенә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган борынгы төрки исем. Татарларда, мариларда, чувашларда һәм русларда Чапаев фамилиясендә сакланган. ЧАПАЙ
ЧАПКЫН (бол.-т.) Баскак, баскын, чапкын. Чапкын исеме Казан татарларында XVI— XVIII йөзләрдә кулланылышта йөргән. ЧАПКЫН
ЧАРЫШ (ф.-төр.-т.; й. ис.) Фарсы теленнән кергән чар (дүрт) сүзенә -ыш, -иш (тиң, дус) сүзе ялганып ясалган. Гаиләнең дүртенче ир баласына кушылган. Чарышев фамилиясендә сакланган. ЧАРЫШ
ЧЕЛЕБИ (төр.-т.; геогр.) 1. Көяз, сөйкемле, матур. 2. Белемле. Д. в.: Чиләбе. Шуннан Чиләбе шәһәренең атамасы барлыкка килгән. ЧЕЛЕБИ
ЧЕРКАС (осет. яки бор. төр.-т.; хәр.) 1. Осетинча чәргәс-чәркәс—«бөркет» (В. И. Абаев). 2. Чирү агасы, гаскәр башлыгы. Татарларда һәм русларда Черкасов, Черкесов, Черкасский фамилияләрендә сакланган. ЧЕРКАС
ЧИБӘРКӘЙ (төр.-т.) Матуркай, чябәркәй. ЧИБЯРКАЙ
ЧИКЛӘМЕШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Үлемне яки тууны чикләмеш. Чикләмешев фамилиясендә сакланган. ЧИКЛЯМЕШ
ЧИНКӘЙ ~ ЧИНӘКӘЙ (монг.-төр.-т.) Монгол телендәге чино (бүре) сүзенә төрки телдәге -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Чинакаев, Ченәкәй һәм Чинкин фамилияләрендә сакланган. Синонимы: Бүрекәй. ЧИНКАЙ ~ ЧИНАКАЙ
ЧИРҮБАЙ (бор. төр.-т.; хәр.) Чирү (гаскәр) башлыгы мәгънәсендә. ЧИРУБАЙ
ЧОКА (бор. төр.-т.) Әни ягыннан туган кешенең улы (племянник). Борынгы төрки телдә чыкан рәвешендә кулланылган. Казахларда шушы яңгырашка якын формаларда кеше исеме булып кулланыла (мәс. Чокан Вәлиханов — казах халкының атаклы мәгърифәтчесе һәм галиме). Чокаев фамилиясендә, Татарстанның Зеленодол районы Норлат авылында Чока нәсел-ыру кушаматында сакланган. ЧОКА
ЧУАК (төр.-т.; й. ис.) Аяз, матур көн. Баланын гомер юлы аяз, болытсыз булсын дип теләп кушыла. Чуваков фамилиясендә сакланган. ЧУАК
ЧУК (бол.-т.; миф.; й. ис.) 1. Бик күп, мул. 2. Керәшен татарларында сакланып калган мәҗүси бәйрәм. Чук бәйрәме көнне кешеләр, урамнарга чыгып, бер-берсенә су сибешкәннәр, кырга чыгып ботка пешереп ашаганнар, яңгыр (уңыш) чакырганнар. Чук бәйрәме чувашларда һәм удмуртларда да булган. Болгар-татарлар Чук бәйрәме көнне туган ир балага Чук исемен кушканнар. Чуков, Чукин фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. ЧУК
ЧУКАЙ (бол.-т.; миф.; й. ис.) Чук (к.) исеменә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган болгар-татар исеме. Чугаев, Чукаев фамилияләрендә сакланган. Чукай исеме мариларда хәзер дә кулланылышта йөри. ЧУКАЙ
ЧУКА (бол.-т.; миф.; й. ис.) Чук исеменә (к.) антропонимик -ан чакыру-эндәшү кушымчасы кушылып ясалган. Чуканов, Чуханов, Чаханов фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Чухан, Чахан. ЧУКАН
ЧУКГАЛИ (бол.-т.-г.; й. ис.) Чук (к.) + Гали (к.). Чук бәйрәме көнне туган Гали. ЧУКГАЛИ
ЧУКЛЫ (бол.-т.) Ишле, мул, күп. Чуклин һәм Чуклиев фамилияләрендә сакланган. ЧУКЛИ
ЧУКХАН (бол.-т.; й. ис.) Чук (к.) + хан (к.). Чук бәйрәме көнне туган хан. ЧУКХАН
ЧУЛПАН (төр.-т.; астр.; фольк.) Таң йолдызы, Зөһрә (Венера) планетасы. Бу планетаның борынгы төрки исеме — Ярук (якты). Чулпан фарсыча чубан~ чабан «көтүче, куй көтүчесе» сүзеннән алынган. XVI— XVII йөзләрдә Казан татарларында ирләр исеме булып киң кулланылган. ЧУЛПАН
ЧУЛТАШ (бол.-т.; й. ис.) Идел-Кама болгарлары телендә «таш» мәгънәсен белдергән чул сүзенә татар телендәге таш сүзе кушылып ясалган исем «Таш+таш» төзелмәсен тәшкил иткән хәлдә, «икеләтә таш», ягъни «бик таза, нык, чыдам бала» мәгънәсен белдерә. ЧУЛТАШ
ЧУЛТЫЙ (бол.-т.) Идел-Кама болгарлары телендәге чал~чул («таш») сүзенә борынгы төрки-монгол телләрендә иркәләү-кечерәйтү кушымчасы функциясен башкарган -тый кушымчасы ялганып ясалган. Чултыев фамилиясендә сакланган. ЧУЛТЫЙ
ЧУНАЙ (кыт.-бор. төр.-т.; й. ис.) Борынгы төрки телгә кытай теленнән алынган чуң (чәкун, шуннан хәзерге татар телендәге чаң сүзе) «чан» сүзенә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Чаң кебек көчле тавышлы ир балаларга әлеге исем кушылган. ЧУНАЙ
ЧУРА (бор. төр.-т.) Ир бала; хезмәтче, игенче, батыр сугышчы, дружина члены, дус. Д. в.: Чурай, Чурак, Чураш, Чурачык. Болардан Чуров, Чурин, Чураев, Чураков фамилияләре ясалган. Чураев фамилиясе русларда, мариларда һәм удмуртларда да бар. Исем компоненты. ЧУРА
ЧУРААЛИ ~ ЧУРАГАЛИ (бор. төр.-т.) Чура (к.) + Г али (к.). ЧУРААЛИ ~ ЧУРАГАЛИ
ЧУРАБАЙ (бор. төр.-т.) Чура (к.) + бай (к.). Чаг.: Байчура. ЧУРАБАЙ
ЧУРАБАТЫР (бор. төр.-т.) Чура (к.) + Батыр (к.). ЧУРАБАТЫР
ЧУРАБИ (бор. төр.-т.) Чура (к.) + 6и. Чаг.: Бикчура. ЧУРАБИ
ЧУРАБУЛАТ (бор. төр.-т.-г.) Чура (к.) + Булат (к.). ЧУРАБУЛАТ
ЧУРАГОЛ ~ ЧУРАКОЛ (бор. төр.-т.) Чура (к.) +кол. Чаг.: Колчура. Башкортстан татарларында Чураголов фамилиясендә сакланган. ЧУРАГУЛ ~ ЧУРАКУЛ
ЧУРАКАЙ (бор. төр.-т.) Чура (к.) сүзенә -кай иркәләү-кече-рәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Чуракаев фамилиясендә сакланган. Д. в.: Чурәкәй, Чүрәкәй. ЧУРАКАЙ
ЧУРАКИЛДЕ (бор. төр.-т.) Чура (к.) + килде (туды). ЧУРАКИЛЬДЕ
ЧУРАМАН (бор. төр.-т.) Чура кеше, батыр сугышчы. Казан шәһәренең XVI—XVII гасырлардагы сан алу кенәгәләренә теркәлгән. Д. в.: Чүрәмән, Чүрмән, Сүрмән. ЧУРАМАН
ЧУРАМОРЗА (бор. төр.-т.-г.-ф.) Чура (к.) + Морза (к.). ЧУРАМУРЗА
ЧУРАХАН (бор. төр.-т.) Чура (к.) + хан (к.). Чаг.: Ханчура. ЧУРАХАН
ЧУРАЧЫК (бор. төр.-т.) Чурачык. Чура (к.) сүзенә -чык ир-кәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Казан татарларында XVI гасырда кулланышта йөргән. ЧУРАЧИК
ЧУРАШАҺ (бор. төр.-т.) Чура (к.)+шаһ (к.). Чаг.: Шаһчура. ЧУРАШАХ
ЧУРМАНТАЙ(бор. төр.-монг.) Чураман (к.) исеменең монгол телендә ирләр җенесен һәм әйбернең булуын, сыйфатын белдерә торган -тай кушымчасы (к.) ялганган варианты. «Батырлык иясе, ир-егет» мәгънәсен белдерә. Казан татарларында һәм русларда Чурмантаев фамилиясендә сакланган. ЧУРМАНТАЙ
ЧУТАЙ ~ ЧУТИ (бол.-т.) 1. Нур, яктылык. Идел-Кама болгарларының кабер ташы язмаларында Чутай исеме бар. 2. М. 3. Зә-киев Чутый исеменең асылында җау+ты~тый сүзләре ята һәм ул «күз явын алырдай» дигән мәгънә белдерә дип саный. Карачай-балкарларда Чотай, Чоту исемнәре хәзер дә кулланылышта йөри. Чутаев, Четаев, Чутиев, Чутеев, Чутин фамилияләрендә сакланган. ЧУТАЙ ~ ЧУТИ
ЧЫНБУЛАТ (төр.-т.; й. ис.) Чын + Булат (к.). Бала булаттай (корычтай) нык булсын дигән теләктән чыгып кушылган. ЧЫНБУЛАТ
ЧЫНТАШ (төр.-т.; й. ис.) Чын таш, гранит. Бала гранит кебек нык булсын дигән теләктән чыгып кушылган. ЧЫНТАШ
ЧЫНТИРӘК (төр.-т.; й. ис.) Чын тирәк. Ир бала чын тирәк, ата-ана таянычы мәгънәсендә. ЧЫНТИРЯК
ЧЫНТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Чын тимер. Балага тазалык-ныклык теләп кушылган. ЧЫНТИМЕР
ЧЫНЧУРА (бор. төр.-т.) Чын + Чура (к.). Чынчурин һәм Чынчуров фамилияләрендә сакланган. ЧЫНЧУРА
ЧЫҢГЫЗ (монг.) Бөек; көчле, кодрәтле. ЧИНГИЗ
ЧӘЧБИ (бор. төр.-т.; й. ис.) Чәч би. Туганда ук озын чәчле булып туган ир балага кушылган йола исем. ЧЕЧБИ
ЧӘЧКӘБИ (төр.-т.) Чәчкә (к.) + би. Д. в.: Чәчкәб, Чәчкаб. ЧЕЧКАБИ
ЧӘЧӘН (бор. төр.-т.) 1. Чәчән, тел остасы, сүз остасы. 2. Төз атучы. Исем компоненты. ЧЕЧАН
ЧӘЧӘНБАЙ (төр.-т.) Чәчән (к.) + 6ай. ЧЕЧАНБАЙ
ЧӘЧӘНГОЛ (төр.-т.) Чәчән (к.) + кол. ЧЕЧАНГУЛ