Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Д

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Д
ДАБИР (ф.) Җитәкче, акыл бирүче, укытучы, тәрбияче. ДАБИР
ДАВЫТ ~ ДАУТ (г.-яһ.) Сөекле; үзенә җәлеп итүче. Русларда Давыд, инглизләрдә Дэвид, немецларда һәм французларда Давид формасында кулланыла. ДАУТ
ДАГЫЙ (г.) 1. Чакыручы, өндәүче, вәгазьләүче. 2. Дога кылучы. ДАГИ
ДАИМ (г.) һәрвакыт булып тора торган, даими; тыньтч холыклы. ДАИМ
ДАИР (г.) 1. Түгәрәк. 2. Әйләнүче. ДАИР
ДАИШ ~ ТАИШ (бор. төр.-уг.; й. ис.) Дай (тай) + -иш; тай кебек юлдаш, иптәш (бала). Төрки халыкларда — яшь терлек атамаларын ир балаларга исем итеп бирү бик борынгыдан килгән. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Даишев, Таишев, Тайишев фамилияләрендә сакланган. ДАИШ ~ ТАИШ
ДАЛАТКАЗЫ (г.) к. Дәүләтказый. ДАЛАТКАЗИ
ДАМИЛ (ф.; й. ис.) Тозаклы; тозак, ау куелган. «Бу бала озак яшәр, аның үлеменә тозак, ау куелган» дигән мәгънәгә ия. Синонимнары: Ваккас, Тозак. ДАМИЛ
ДАМИР (р.; неол.) Русча «Да здравствует мир» яки «Даешь мировую революцию» лозунгысын кыскартып әйтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа исем. М. 3. Зәкиев Дамир исеме Тимер ~Димер исеменец көньяк төрки (угыз) телләренә хас варианты булырга да мөмкин дип саный. ДАМИР
ДАНБАРЫЙ (ф.-г.) Данлы Барый (к.). ДАНБАРИ
ДАНБУЛАТ (ф.-г.) Данлы Булат (к.). ДАНБУЛАТ
ДАНДАР (ф.) Данлы, дан иясе. Татар-мишәрләрдә Дандаров фамилиясендә сакланган. ДАНДАР
ДАНИС (ф.) Белем, фән. Төрдәше: Даниш. ДАНИС
ДАНИФ (г.) к. Дәниф. ДАНИФ
ДАНИЯЗ (г.-ф.) Хәзерге ихтыяҗ, теләк. ДАНИЯЗ
ДАНИЯЛ (бор. яһ.-г.) Аллаһ бүләге яки Аллаһының якын кешесе. Төрдәше: Данил. ДАНИЯЛ
ДАНИЯР (ф.) Белемле, акыллы. ДАНИЯР
ДАРДАР (г.-ф.) Гарәп телендәге «зур йорт»; «җир», «ил» мәгънәсендәге дар сүзенә фарсы телендәге дар («иясе», «хуҗасы») сүзен кушу юлы белән ясалган. «Зур йорт яки җир, ил хуҗасы» дигән мәгънәгә ия. ДАРДАР
ДАРИЯТ (ф.) Фарсы телендәге Дарьядел «диңгез кебек киң күңел» исеменең татар әйтелешенә яраклашкан варианты. ДАРИЯТ
ДАРЬЯЛ (осет.; геогр.) Капка, үткел. Кавказдагы Хәрбигрузин юлындагы тау үткеле, тарлавык исеме. Синонимы: Диар. ДАРЬЯЛ
ДАУТ (г.-яһ.) к. Давыт. ДАУТ
ДАЯН (г.) Кылган эшләргә, гөнаһларга күрә җәзасын бирүче; югары хөкем. Аллаһының эпитеты. ДАЯН
ДАҺИ (ф.) Зур акыл иясе; алдан күрә белүче; иң югары иҗатчы. ДАХИ
ДИАР (ф.) Капка, ишек. Синонимы: Дарьял. ДИАР
ДИАС (исп.; тар., неол.) Көн, көндез. Испания эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Хосе Диас фамилиясе. 30 нчы елларда кергән яңа исем. ДИАС
ДИБАЙ (г.-төр.-т.) к. Динбай. ДИБАЙ
ДИВАР (ф.) Стена. ДИВАР
Дил (ф.) Күңел, йөрәк; акыл. Исем компоненты. Диль
ДИЛАВӘР (ф.) Батыр, йөрәкле, курку белмәс. ДИЛАВАР
ДИЛБАЗ (ф.) Гашыйк, яратучы, сөюче. Д. в.: Дилбәз, Тилбәз, Тилбиз, Тилвиз. ДИЛЬБАЗ
ДИЛБӘШИР (ф.-г.) Күңелне сөендерүче. Д. в.: Дилбәш. ДИЛЬБАШИР
ДИЛДАР (ф.) 1. Сөекле, сөелгән; күңелне тоткын итүче. 2. Кыю, батыр. ДИЛЬДАР
ДИЛИШ (ф.-төр.-т.) 1. Сөекле иш (бала). 2. Кыю, батыр иш (ир бала). Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Дилишев, Телишев, Делишев фамилияләрендә сакланган. Төрдәшләре: Телиш, Делиш. ДИЛИШ
ДИЛИЯР (ф.) Күңел дусты, күңел сөеклесе. ДИЛИЯР
ДИЛКӘР (ф.) Күңел җимеше. ДИЛЬКАР
ДИЛМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Мөхәммәт күңеле, акылы. Д. в.: Дилми, Дилмәт. ДИЛЬМУХАММЕТ
ДИЛРОБ (ф.) 1. Күңелне буйсындыручы. 2. Таң калырлык гүзәл, матур. Д. в.: Дилрәб. ДИЛЬРОБ
ДИЛФАР (ф.) Яктылык чәчүче күңел, акыл. ДИЛЬФАР
ДИЛФИКӘР (ф.) Күңеле, йөрәге яраланган. ДИЛЬФИКАР
ДИЛХУШ (ф.) Хуш күңелле. ДИЛЬХУШ
ДИЛШАТ (ф.) Шат күңелле, күңеле шат, сөенечле. ДИЛЬШАТ
ДИЛШӘЕХ (ф.-г.) Дил (к.) + Шәех (к.). Д. в.: Дилшәй. ДИЛЬШЕЙХ
ДИЛЬЯР (ф.) Күңел дусты, яры. ДИЛЬЯР
ДИЛӘР (ф.; неол.) Диларә (к.) исеменнән ясалган. ДИЛАР
ДИЛҮС (ф.-т.; неол.) Күңел үс (күңел үсә) мәгънәсенә ия. ДИЛЬЮС
Дин (г.) Инану, ышану, дин. Исем компоненты. Дин
ДИНАР (г.) Алтын яки көмеш акча, динар. ДИНАР
ДИНБАЙ (г.-төр.-т.) Дин (к.) + бай (к.). Төрдәше: Дибай. ДИНБАЙ
ДИНДАР (ф.-г.) Бик динле, дин тотучы. Диндаров фамилиясендә сакланган. ДИНДАР
ДИНДАРХАН (г.-ф.-төр.-т.) Бик динле тәкъва хан. ДИНДАРХАН
ДИНИСЛАМ (г.) 1. Дин (к.) + Ислам (к.). 2. Ышанып буйсыну. Чаг.: Исламетдин. ДИНИСЛАМ
ДИНМӨХӘММӘТ (г.) Дин (к.) + Мөхәммәт (к.). Мөхәммәт динендәге кеше. Чаг.: Мөхәммәтдин. Д. в.: Динмәт, Динми, Дими, Дини, Динәй, Динуш. ДИНМУХАММЕТ
ДИНУЛЛА (г.) Аллаһ дине. ДИНУЛЛА
ДИНШӘЕХ (г.) Дин шәехе, рухани, дин башлыгы, аксакалы. Чаг.: Шәйхетдин. Д. в.: Диншәй, Дишәй, Диши. ДИНШЕЙХ
ДИНӘХМӘТ (г.) Дин (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтдин. Д. в.: Динәмәт, Динамый, Тинамый. Динамый аллонимыннан Татарстанның Зеленодол районы Мулла Иле авылындагы Динамый нәсел-ыру кушаматы (Ярхәм Динамый, Хәйдәр Динамый һ. б.) ясалган. ДИНАХМЕТ
ДИРАЗ (ф.) Озын, озак, дәвамлы (гомер). ДИРАЗ
ДИСТАН (ф.) Поэма, дастан. Татар-мишәрләрдә Дистанов фамилиясендә сакланган. ДИСТАН
ДИФГАТЬ (г.) Хәрәкәткә китерүче. Д. в.: Дәфгать. ДИФГАТ
ДИЯР (г.) 1. Ил, җир, урын. 2. Зур йорт. Д. в.: Даяр. ДИЯР
ДИҢГЕЗ (бор. төр.-т.; й. ис. Ир баланың диңгез кебек киң күңелле һәм диңгездәй зур белем иясе булуын теләп кушылган. Исем компоненты. ДИНГИЗ
ДИҢГЕЗБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Диңгез (к.) + бай (к.). Бу исем мариларга да кергән. ДИНГИЗБАЙ
ДИҢГЕЗХАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Дингез (к.) + хан (к.). ДИНГИЗХАН
ДУЛАТ (г. яки төр.-монг.; этн.) 1. Дәүләт исеменең яки составында дәүләт сүзе булган башка берәр исемнең фонетик варианты. 2. һиндстанда яшәгән монгол-төрки дуглат ~ дулат кабиләсе исеменнән (мәсәлән, казахларда дулат кабиләсе бар). Татар-мишәрләрдә Дулатов фамилиясендә сакланган. ДУЛАТ
ДУЛКЫН (т.; неол.) «Дулкын» сүзеннән алынган яңа исем. ДУЛКЫН
ДУНАЙ (ир.; геогр.) 1. Елга, зур агымсу; Дунай елгасы. Борынгы заманнарда Идел-Кама болгарлары Дунай елгасы буенда яшәүче кардәшләре хөрмәтенә ир балаларына Дунай исеме кушкан булсалар кирәк. Дунаев фамилиясендә сакланган. Дунай исеме һәм Дунаев фамилиясе русларда да бар. ДУНАЙ
Дус (ф.) 1. Дус; якын фикердәш, сердәш. Исем компоненты. Дус
ДУСАЙ (ф.-т.) Дус сүзенә -ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. XVI—XVII йөзләрдә Казан татарларында актив кулланылышка ия булган исем. Дусаев фамилиясендә сакланган. ДУСАЙ
ДУСАК (ф.-т.) Дус сүзенә -ак антропонимик иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Керәшен татарларында Дусаков фамилиясендә сакланган. ДУСАК
ДУСАК БӘК (ф.-төр.-т.) Дусак (к.) + бәк (к.). Дусакбеков, Дусакбетов фамилияләрендә сакланган. ДУСАКБЕК
ДУСБИ (ф.-төр.-т.) Дус би (бәк). Дусбиев, Дуспиев фамилияләрендә сакланган. ДУСБИ
ДУСБИРГӘН (ф.-төр.-т.) Дус (бала) биргән. Татар-мишәрләрдә Дусбиргәнов фамилиясендә сакланган. ДУСБИРГАН
ДУСГАЛИ (ф.-г.) Дус (к) + Гали (к.). Д. в.: Дусали. ДУСГАЛИ
ДУСГАЛИМ (ф.-г.) Галим дусты. Д. в.: Дусалим. ДУСГАЛИМ
ДУСИЛ (ф.-т.; неол.) Ил дусты. Чаг.: Илдус. ДУСИЛЬ
ДУСМОРАТ (ф.-г.) Дус (к.) + Морат (к.). ДУСМУРАТ
ДУСМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Дус (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Дусмәт, Дусми, Дуси. ДУСМУХАММЕТ
ДУССАДЫЙК ~ ДУСАДЫЙК (ф.-г.) Фарсыча дус һәм гарәпчә садыйк «дус» сүзләре кушылып ясалган. «Икеләтә дус» мәгънәсенә ия. Казан татарларында «мәсәлән, Татарстанның Мөслим районында Дусадыйков (Дусадыков) фамилиясендә сакланган. ДУССАДЫК ~ ДУСАДЫК
ДУСЫМ (ф.-т.) Якыным, дустым. ДУСЫМ
ДӘВЕШ ~ ДӘВИШ (бор. төр.-т.) Дәү иш; баш (беренче) бала. Татар-мишәрләрдә Девишев, Девешев фамилияләрендә сакланган. ДАВИШ
ДӘВЕР (г.) Вакыт, чор, заман, эпоха, дәвер. Исем компоненты. ДАВИР
ДӘВЕРБАЙ (г.-төр.-т.) Дәвер (к.) +бай (к.). ДАВИРБАЙ
ДӘВЕРБӘК (г.-төр.-т.) Дәвер (к.) +бәк (к.). ДАВИРБЕК
ДӘВЕРХАН (г.-төр.-т.) Дәвер ханы. Чаг.: Хандәвер. ДАВИРХАН
ДӘРВАН (г.) Әйләнмәле хәрәкәт, әйләнеш, борылыш. Давранов фамилиясендә сакланган. Д. в.: Дәүран. ДАРВАН
ДӘЛИЛ (г.) 1. Танык, билге, дәлил; исбат итү. 2. Юл күрсәтүче, юлбашчы, җитәкче. ДАЛИЛЬ
ДӘМИН (г.) 1. Яхшыручы, яхшыра торган. 2. Көчле, җитез. ДАМИН
ДӘМИНДАР (г.-ф.) 1. Яхшылык иясе. 2. Җитез, көчле. Д. в.: Тәминдар, Миндар. ДАМИНДАР
ДӘНИФ (г.) Баеп баручы кояш. Төрдәше: Даниф. ДАНИФ
ДӘНИФҖАН (г.-ф.) Дәниф (к.) + җан (к.). ДАНИФДЖАН
ДӘРВИШ (ф.) 1. Дөньядан ваз кичкән кеше, аскет, дәрвиш. 2. Капка ачучы, фәкыйрь, ярлы (Мәһдиев). 3. Казан князьләреннән берсенең исеме (Кунцевич). XV—XVI йөзләрдә кулланылышта актив йөргән исем. Дербышев, Дарвишев, Тарпышев фамилияләрендә сакланган. Дербышев фамилиясе русларда да бар. ДЕРВИШ
ДӘРВИШГАЛИ (ф.-г.) Дәрвиш (к.) + Гали (к.). Д Дәрвишали. ДЕРВИШГАЛИ
ДӘРИС (г.) Дәрес бирүче, укытучы. ДАРИС
ДӘРУН (ф.) Йөрәк, күңел; йөрәккә, күңелгә бик якын кеше. Д. в.: Дәрин. ДАРУН
ДӘРҖЕМАН (г.) к. Тәрҗеман. ДАРЗИМАН
Дәү (төр.-т.) Олы, зур, өлкән, беренче (тәү, тәүге), дәү, баш, башлык. Исем компоненты. Дау
ДӘҮБАЙ (төр.-т.) Дәү (к.) + бай (к.). ДАУБАЙ
ДӘҮБӘК (төр.-т.) Дәү (к.) + бәк. ДАУБЕК
ДӘҮЛЕКАМ (бол.-т.) Ил, дәүләт шаманы, им-томчысы. Дәүликамов фамилиясендә сакланган. ДАУЛЕКАМ
ДӘҮЛИ (г.) Дәүләт кешесе. ДАВЛИ
ДӘҮЛИХАН (г.-төр.-т.) к. Дәүләтхан. ДАВЛИХАН
ДӘҮЛӘТ (г.) 1. Байлык; мәмләкәт, ил, дәүләт. 2. Бәхет. Д. в.: Дәүли, Дәүликәч. Исем компоненты. ДАВЛЕТ
ДӘҮЛӘТБАЙ (г.-төр.-т.) Дәүләт (к.) + бай (к.). Чаг.: Байдәүләт. ДАВЛЕТБАЙ
ДӘҮЛӘТБАКТЫ (г.-төр.-т.) Дәүләт (к.) + бакты (ягъни ир бала туды). ДАВЛЕТБАКТЫ
ДӘҮЛӘТБИРДЕ (г.-төр.-т.) Дәүләт (ягъни ир бала) бирде. ДАВЛЕТБИРДЕ
ДӘҮЛӘТБӘК (г.-төр.-т.) Дәүләт (к.) + бәк (к.). ДАВЛЕТБЕК
ДӘҮЛӘТГАЛИ (г.) Дәүләт (к.) + Гали (к.). ДАВЛЕТГАЛИ
ДӘҮЛӘТГИЗГӘН (г.) Дәүләт (ил) гизгән. ДАВЛЕТГИЗГАН
ДӘҮЛӘТГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Дәүләт (к.) + Гәрәй (к.). ДАВЛЕТГАРАЙ
ДӘҮЛӘТДИН (г.) Дин дәүләте, байлыгы. ДАВЛЕТДИН
ДӘҮЛӘТКАЗЫЙ (г.) 1. Дәүләт (ил) казые, хакиме. 2. Бәхетле, дәүләтле казый. Д. в.: Далатказы, Долотказы. ДАВЛЕТКАЗИ
ДӘҮЛӘТКИЛДЕ (г.-төр.-т.) Дәүләт (к.) килде (ягъни ир бала туды). ДАВЛЕТКИЛЬДЕ
ДӘҮЛӘТКОЛ (г.-төр.-т.) Дәүләт (к.) + кол. Чаг.: Колдәүләт. ДАВЛЕТКУЛ
ДӘҮЛӘТКӘЙ (г.-төр.-т.) Дәүләт (к.) исеменә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Д. в.: Дәүләкәй, Дәүләки. ДАВЛЕТКАЙ
ДӘҮЛӘТМОРЗА (г.-ф.) Дәүләт (к.) + Морза (к.). ДАВЛЕТМУРЗА
ДӘҮЛӘТМӨХӘММӘТ (г.) Дәүләтле, бәхетле Мөхәммәт (к.). ДАВЛЕТМУХАММЕТ
ДӘҮЛӘТНУР (г.) Дәүләтле, бәхетле нур. Чаг.: Нурдәүләт. ДАВЛЕТНУР
ДӘҮЛӘТСОЛТАН (г.) Дәүләт (к.) + Солтан (к.). ДАВЛЕТСУЛТАН
ДӘҮЛӘТХАН (г.-төр.-т.) Дәүләт ханы. Чаг.: Хандәүләт. Д. в.: Дәүликан, Дәүләкән. ДАВЛЕТХАН
ДӘҮЛӘТХУҖА (г.-ф.) Дәүләт хуҗасы. ДАВЛЕТХУЗЯ
ДӘҮЛӘТЧУРА (төр.-т.) Дәүләт (к.) + Чура (к.). ДАВЛЕТЧУРА
ДӘҮЛӘТША ~ ДӘҮЛӘТШАҺ (г.-ф.). Дәүләт шаһы. ДАВЛЕТША ~ ДАВЛЕТШАХ
ДӘҮЛӘТЬЯР (г.-ф.) Дәүләтле дус, иптәш. ДАВЛЕТЬЯР
ДӘҮЛӘТҖАН (г.-ф.) Дәүләт (к.) + җан. ДАВЛЕТДЖАН
ДӘҮЛӘТҖИҺАН (г.-ф.) Дәүләт (к.) + Җиһан (к.). Д. в.: Дәүләтҗиан. ДАВЛЕТДЖИХАН
ДӘҮЛӘТҖЫЙГАН (г.-т.) Дәүләт (мал-мөлкәт) җыйган. Дәүләтҗыйганов фамилиясендә сакланган. ДАВЛЕТДЖИГАН
ДӘҮХАН (төр.-т.) Дәү (олы) хан. ДАУХАН
ДӘҮҖАН (төр.-т.-ф.) Дәү (олы) җан. ДАУДЖАН
ДӘҺЛИ (һинд.; геогр.) һиндстан башкаласының атамасы. Этимологиясе билгесез. Д. в.: Дәли. ДЕЛИ
ДӨНЬЯШАҺ (г.-ф.) Дөнья шаһы, патшасы. ДУНЬЯШАХ
ДӨРЕСКОЛ (ф.-төр.-т.) Дөрес, тугры кол. Дөрескулов фамилиясендә сакланган. Синонимы: Турыгол, Турыкол. ДЮРЕСКУЛ
ДӨРЕСМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Дөрес Мөхәммәт (к.). ДЮРЕСМУХАММЕТ
ДӨРЕСТУГАН (ф.-төр.-т.; й. ис.) Дөрес туган. Барлык әгъзасы да исән-имин туган ир балага кушылган. Дөрестуганов фамилиясендә сакланган. ДЮРЕСТУГАН
ДӨРЗАМАН (г.) Заманның энҗесе. ДЮРЗАМАН
ДҮШӘМБАЙ (ф.-т.; й. ис.) Дүшәмбе + бай; дүшәмбе көнне туган угыл. ДУШАМБАЙ