ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Е | ||||
ЕВФРАТ (арами) | Төче су, елга, Месопотамиядәге төче сулы зур елга исеменнән. | ЕФРАТ | ||
ЕГЕТБАЙ (бор. төр.-т.) | Егет, булдыклы бай (ир бала). | ЕГЕТБАЙ | ||
ЕДЕГӘР (бор. төр.-т.) | Изге, яхшы, игелекле ир. Себер татарларында Едигиров фамилиясендә сакланган. XIV—XVI гасырларда Казан татарларында Едигир ~ Едигер исеме шактый актив кулланылышка ия булган. | ЕДИГАР | ||
ЕЛГЫР (т.; неол.) | Җитез, уңган, елгыр. | ЕЛГЫР | ||
ЕЛДАМ (т .; неол.) | Елдам, җитез, өлгер. | ЕЛДАМ | ||
ЕЛКЫБАЙ (төр.-т.; й. ис.) | Елкы елында туган бай мәгънәсендә. Борынгы төрки ел исәбе булып йөргән 12 хайван циклының елкы (ат) елында туган ир балага кушылган. Елкыбаев фамилиясендә сакланган. | ЕЛКЫБАЙ | ||
ЕЛКЫЧУРА (бор. төр.-т.; й. ис.) | Елкы (ат) + Чура (к.). Елкычурин, Елкычуров фамилияләрендә сакланган. | ЕЛКЫЧУРА | ||
ЕНАЛИ (ф.-г.) | к. Җангали. Чаг.: Галиҗан. | ЕНАЛИ | ||
ЕНИКӘЙ ~ ЕНИКИ (ф.-т.) | Төмән (Башкортстанда яшәүче ми-шәр-татарлар) сөйләшендәге йэни («җани») сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. XVI—XVIII йөзләрдә актив кулланылышка ия булган. Башкортстан татар-мишәрләрендә Еникиев фамилиясендә сакланган. | ЕНИКЕЙ ~ ЕНИКИ | ||
ЕРИКӘЙ ~ ЕРИКИ (ф.-таҗ.-т.) | Фарсы-таҗик теленнән кергән ери~ яри «дус, дустанә» сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Башкортстан татарларында Ерикиев фамилиясендә сакланган. | ЕРИКЕЙ ~ ЕРИКИ |
14:28