ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Э | ||||
ЭДГАР (бор. инг.; неол.) | Сөңгеле, сөңгесе булган (кеше), сөңге иясе. | ЭДГАР | ||
ЭДУАРД (бор. инг.; неол.) | Мул, байлык, милек-мөлкәт сакчысы. Французларда — Эдуар, Эдвар, итальяннарда — Эдоардо, испаннарда —Эдуардо, датчаннарда — Эдвард. | ЭДУАРД | ||
ЭЛЬБРУС (бор. ир.; геогр.; неол.) | Кавказ тавының иң бөек түбәсе атамасы. Ялтыраучы, җемелдәүче мәгънәсенә ия (В. А. Никонов). | ЭЛЬБРУС | ||
ЭЛЬВИР (исп., неол.) | Эльвира (к.) дигән хатын-кызлар исеменнән ясалган ирләр исеме. | ЭЛЬВИР | ||
ЭЛЬМАР (р.; неол.) | Энгельс, Ленин, Маркс фамилияләреннән кыскартылып ясалган исем. Ф. в.: Ильмар. | ЭЛЬМАР | ||
ЭЛЬМИР (бор. инг.; неол.) | Яхшы, күркәм, шөһрәтле. Ф. в.: Эльмир, Ильмир, Әлмир, Альмир. | ЭЛЬМИР | ||
ЭЛЬФИР (гр.; неол.) | Елферей («ирекле» мәгънәсендә) исеменең иркәләп-кечерәйтеп әйтелеше. Д. в.: Әлфир. | ЭЛЬФИР | ||
ЭМИЛЬ (лат.; неол.) | Тырыш, тернәкле. | ЭМИЛЬ | ||
ЭНГЕЛЬ ~ ЭНГЕЛЬС (гр.-нем.; дини; неол.) | Хәбәр китерүче фәрештә. Утызынчы-илленче елларда алынган яңа исемнәр. | ЭНГЕЛЬ ~ ЭНГЕЛЬС | ||
ЭРИК (сканд.; неол.) | 1. Патшаларча, патшалар кебек. 2. Бай, тулы, намуслы. | ЭРИК | ||
ЭРНЕСТ (гр.-нем.; неол.) | Җитди, таләпчән, катгый. Утызынчы-кырыгынчы елларда алынган исем. Д. в.: Эрнес, Ирнис. | ЭРНЕСТ | ||
ЭРОС (гр.; неол.) | Ярату, сөю, мәхәббәт. | ЭРОС | ||
ЭСФИР (бор. ир.-яһ.) | Йолдыз. Синонимы: Йолдыз. | ЭСФИР |
14:28