Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Г

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы һәм генезисы (кайсы тел сүзе булуы) Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Г
ГАББАС (г.) Исем компоненты. Гарәпләрнең Ислам кабул иткәнгә кадәрге борынгы мәҗүси исем. «Кырыс», «катгый», «караңгы чы­райлы» мәгънәләренә ия. Д. в.: Аббас, Абае. ГАББАС
ГАББАСГАЛИ (г.) Габбас (к) + Гали (к.). ГАББАСГАЛИ
Габде~Габдел (г.) Исем компоненты. Кол; Аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе; хезмәтче. Габде~ Габдель
ГАБДЕЛБАЙ (г.-төр.-т.) Бай кол. Д. в.: Аббай, Аппай. ГАБДЕЛЬБАЙ
ГАБДЕЛБАКЫЙ (г.) Мәңгелекнең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬБАКИ
ГАБДЕЛБАРЫЙ (г.) Тудыручының, барлыкка китерүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬБАРИ
ГАБДЕЛБАСЫЙР (г.) Барысын да күреп торучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬБАСИР
ГАБДЕЛБАЯН (г.) Акыл, фикер бирүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬБАЯН
ГАБДЕЛБӘР (г.) Яратучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬБАР
ГАБДЕЛВАРИС (г.) Мирас бирүченең, мирас калдыручының колы. ГАБДЕЛЬВАРИС
ГАБДЕЛВАФА (г.) Тугрылыклының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬВАФА
ГАБДЕЛВАХИТ (г.) Бердәнбернең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬВАХИТ
ГАБДЕЛВАҺАП (г.) Тереклек бирүче, гомер бүләк итүченең (Аллаһының) колы. ГАДЕЛЬВАГАП
ГАБДЕЛВӘЛИ (г.) Яклаучының (Аллаһының) колы. Аллаһыга якын торучы. ГАБДЕЛЬВАЛИ
ГАБДЕЛГАЗИЗ (г.) Бөекнең, кодрәтленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬГАЗИЗ
ГАБДЕЛГАЗИМ (г.) Югары дәрәҗәленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬГАЗИМ
ГАБДЕЛГАЛИ (г.) 1. Гали колы. 2. Бөекнең (Аллаһының) колы. Синонимы: Колгали. ГАБДЕЛЬГАЛИ
ГАБДЕЛГАЛИМ (г.) Укымышлы, белемле кол. ГАБДЕЛЬГАЛИМ
ГАБДЕЛГАЛЛӘМ (г.) Бик күп белүче кол. ГАБДЕЛЬГАЛЛЯМ
ГАБДЕЛГАНИ (г.) Мал-мөлкәт, байлык колы; барсына да ия булучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬГАНИ
ГАБДЕЛГАФФАН (г.) Намуслы, әдәпле кол. ГАБДЕЛЬГАФФАН
ГАБДЕЛГАФФАР (г.) Барысын да гафу итүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬГАФФАР
ГАБДЕЛГАФУР (г.) Ярлыкаучының, кичерүченең, гафу итүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬГАФУР
ГАБДЕЛГЫЙЛЕМ (г.) Гыйлемле кол, укымышлы кол. ГАБДЕЛЬГИЛЕМ
ГАБДЕЛГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Хөрмәтленең, лаеклының колы. ГАБДЕЛЬГАРАЙ
ГАБДЕЛДАЯН (г.) Кылган эшләренә күрә җәзасын бирүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬДАЯН
ГАБДЕЛИСЛАМ (г.) Ислам колы. Төрдәше: Габдислам. ГАБДЕЛЬИСЛАМ
ГАБДЕЛИХСАН (г.) Шәфкатьлек, изгелек итүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬИХСАН
ГАБДЕЛКАВИ (г.) Куәтленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬКАВИ
ГАБДЕЛКАДЫЙР (г.) Кодрәтленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬКАДИР
ГАБДЕЛКАСЫЙМ (г.) Бүлеп бирүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬКАСИМ
ГАБДЕЛКАЮМ (г.) Мәңге яшәүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬКАЮМ
ГАБДЕЛКАҺҺАР (г.) Чиксез кодрәтле, көчленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬКАХХАР
ГАБДЕЛКОТДУС (г.) Бик изгенең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬКУТДУС
ГАБДЕЛКӘБИР (г.) Бөекнең (Аллаһының) колы. ГАДЕЛЬКАБИР
ГАБДЕЛКӘРАМ (г.) Юмартның, киң күңелленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬКАРАМ
ГАБДЕЛКӘРИМ (г.) Юмартның, рәхимленең (Аллаһының) колы. Д. в.: Габкәрим, Әбкәрим, Әбдәки, Әптекәй. ГАБДЕЛЬКАРИМ
ГАБДЕЛЛАТЫЙФ (г.) Мөлаемның колы; мәрхәмәтленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬЛАТИФ
ГАБДЕЛМАЛИК (г.) Хакимлек итүченең, боеручының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬМАЛИК
ГАБДЕЛМОТАЛЛИП (г.) Җавапка тартучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬМУТАЛЛИП
ГАБДЕЛМӘЛИХ (г.) Матурның, сөйкемленең колы. ГАБДЕЛЬМАЛИХ
ГАБДЕЛМӘН (г.) Яхшылык колы. ГАБДЕЛЬМАН
ГАБДЕЛМӘННАН (г.) Чиксез рәхимленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬМАННАН
ГАБДЕЛМӘННАФ (г.) Өстеннең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬМАННАФ
ГАБДЕЛМӘҖИТ (г.) Данлының, мактаулының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬМАЗИТ
ГАБДЕЛМӨЭМИН (г.) Ышаныч бирүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬМУЭМИН
ГАБДЕЛНАСЫЙР ~ ГАБДЕННАСЫЙР (г.) Ярдәм бирүче, яклаучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬНАСЫР ~ ГАБДЕННАСЫР
ГАБДЕЛНУР ~ ГАБДЕНУР (г.) Нурлының (Аллаһының) колы; нурлы кол. ГАБДЕЛЬНУР ~ ГАБДЕНУР
ГАБДЕЛНӘБИ ~ ГАБДЕННӘБИ (г.) Пәйгамбәр (Мөхәммәт) колы. ГАБДЕЛЬНАБИ ~ ГАБДЕННАБИ
ГАБДЕЛНӘГЫЙМ (г.) Ризык-нигъмәтленең колы. ГАБДЕЛЬНАГИМ
ГАБДЕЛНӘФИКЪ ~ ГАБДЕННӘФИКЪ (г.) Яхшылык, файда кылучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬНАФИК ~ ГАБДЕННАФИК
ГАБДЕЛНӘҖИП ~ ГАБДЕННӘҖИП (г.) Аксөяк колы; сәләтленең колы. ГАБДЕЛЬНАЗИП ~ ГАБДЕННАЗИП
ГАБДЕЛФАЗЫЛ (г.) Өстеннен (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬФАЗЫЛ
ГАБДЕЛФАТИХ (г.) Җиңүченең, бәхет ачучының колы. ГАБДЕЛЬФАТИХ
ГАБДЕЛФАЯЗ (г.) Нигъмәтне мул итүченең колы. ГАБДЕЛЬФАЯЗ
ГАБДЕЛФӘЕЗ (г.) Рәхим-шәфкатьленең колы. ГАБДЕЛЬФАИЗ
ГАБДЕЛФӘРД (г.) Бердәнбернең (Аллаһының) колы. Төрдәше: Габделфәрт. ГАБДЕЛЬФАРД
ГАБДЕЛФӘРИТ (г.) Тиңдәшсезнең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬФАРИТ
ГАБДЕЛФӘРИХ (г.) Шатлык, канәгатьлек колы. ГАБДЕЛЬФАРИХ
ГАБДЕЛФӘТ ~ ГАБДЕЛӨЛФӘТ (г.) Дуслык колы. ГАБДЕЛЬФАТ ~ ГАБДЕЛЬУЛЬФАТ
ГАБДЕЛФӘТТАХ (г.) Рәхәт капкаларын ачучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬФАТТАХ
ГАБДЕЛХАК (г.) Хак (Аллаһ) колы. ГАБДЕЛЬХАК
ГАБДЕЛХАЛИКЪ (г.) Яратучы, бар нәрсәне барлыкка китерүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАЛИК
ГАБДЕЛХАН (г.-төр.-т.) Хан колы, юлдашы. ГАБДЕЛЬХАН
ГАБДЕЛХАННАН (г.) Шәфкатьленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАННАН
ГАБДЕЛХАРИС (г.) Саклаучы, яклаучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАРИС
ГАБДЕЛХАФИЗ (г.) Саклаучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАФИЗ
ГАБДЕЛХУҖА (г,ф.) Хуҗа, хөкемдар (Аллаһ) колы. ГАБДЕЛЬХУЗЯ
ГАБДЕЛХӘБИБ (г.) Сөекленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАБИБ
ГАБДЕЛХӘБИР (г.) Белекле, хәбәрдар кол; зур гыйлем иясе. ГАБДЕЛЬХАБИР
ГАБДЕЛХӘЕР (г.) Хәерленең, изгелек кылучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАИР
ГАБДЕЛХӘЙ (г.) 1. Мәңге үлемсезнең, мәңге яшәүченең (Аллаһының) колы. 2. Кабилә, ыру хезмәтчесе. Д. в.: Апхай, Әпкәй, Абкай. ГАБДЕЛЬХАЙ
ГАБДЕЛХӘКИМ (г.) Хикмәт иясенең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАКИМ
ГАБДЕЛХӘЛИЛ (г.) Чын дуслык колы. ГАБДЕЛЬХАЛИЛ
ГАБДЕЛХӘЛИМ (г.) Яхшы күңелленең (Аллаһының) колы. Д. в.: Габхәлим. ГАБДЕЛЬХАЛИМ
ГАБДЕЛХӘМИТ (г.) Мактаулының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬХАМИТ
ГАБДЕЛШАКИР (г.) Аллаһыга шөкер итүче кол. Д. в.: Габшакир. ГАБДЕЛЬШАКИР
ГАБДЕЛШӘРИФ (г.) Бөекнең, мәрхәмәтленең колы. Синонимы: Колшәриф. ГАБДЕЛЬШАРИФ
ГАБДЕЛӘЗӘЛ (г.) Мәңгелекнең колы. ГАБДЕЛЬАЗАЛЬ
ГАБДЕЛӘХМӘТ (г.) Данлының, мактаулының колы. Синонимы: Коләхмәт. ГАБДЕЛЬАХМЕТ
ГАБДЕЛӘХӘТ (г.) Бердәнбернең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬАХАТ
ГАБДЕЛҖАН (г.-ф.) Җан, рух колы. ГАБДЕЛЬДЖАН
ГАБДЕЛҖӘББАР (г.) Бөек кодрәтленең (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬДЖАББАР
ГАБДЕЛҖӘЛИЛ (г.) Бөеклек һәм олылык хуҗасының, данлының (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬДЖАЛИЛЬ
ГАБДЕЛҖӘМИЛ (г.) Күркәм, матурның (Аллаһының) колы. ГАБДЕЛЬДЖАМИЛЬ
ГАБДЕЛҺАДИ (г.) Юлбашчы, башлык колы. ГАБДЕЛЬХАДИ
ГАБДЕНУР (г.) Нурлы, якты чырайлы кол. Д в.: Гаптенур, Габдер, Гаптер. ГАБДЕНУР
ГАБДЕРАХМАН ~ ГАБДРАХМАН (г.) Мәрхәмәтленең, рәхимленең (Аллаһының) колы. Д. в.: Абдри, Габдри, Гаптери. ГАБДЕРАХМАН ~ ГАБДРАХМАН
ГАБДЕРӘЗЗАК (г.) Ризык бирүченең, туендыручының (Аллаһының) колы. ГАБДЕРАЗЗАК
ГАБДЕРӘКЫЙП (г.) Һәр нәрсәне күзәтеп торучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕРАКИП
ГАБДЕРӘСУЛ (г.) Аллаһ илчесенең (пәйгамбәренең) колы. Д в.: Габрәсүл. ГАБДЕРАСУЛ
ГАБДЕРӘХИМ (г.) Рәхимле, шәфкатьленең (Аллаһының) колы. Д в.: Абдрахим, Габдерәй, Әпрәү. ГАБДЕРАХИМ
ГАБДЕРӘФИКЪ (г.) Иптәш, юлдаш, дус кол. ГАБДЕРАФИК
ГАБДЕРӘШИТ (г.) Туры юлга үгетләүченең, юнәлдерүченең (Аллаһының) колы. Д. в.: Гаптерәшит, Габдрәш, Абдерәш, Әбдерәш, Әбдрәк, Әбрә, Абдрук; Себер һәм Урал татарларында: Рәш, Гаптекәй, Аптекәй. ГАБДЕРАШИТ
ГАБДЕРӘУФ (г.) Рәхимленең, кызганучының (Аллаһының) колы. ГАБДЕРАУФ
ГАБДЕССАБИР (г.) Түземленең, сабыр итүченең (Аллаһының) колы. Д в.: Габсабир. ГАБДЕССАБИР
ГАБДЕССАЛИХ (г.) Игелекленең, гаделнең колы. ГАБДЕССАЛИХ
ГАБДЕССАМАТ (г.) Мәңге яшәүченең (Аллаһының) колы. Д в.: Габсамат, Абсамат. ГАБДЕССАМАТ
ГАБДЕССАТТАР (г.) Гафу итүченең, ярлыкаучының (Аллаһының) колы. Д в.: Габсаттар, Абсаттар, Апсаттар, Абсаттай, Абсатай. Кыска әйтелешле фамильяр варианты: Саттар. ГАБДЕССАТТАР
ГАБДЕССӘЛАМ (г.) Коткаручының (Аллаһының) колы. Д в.: Гапсәләм, Әпсәләм. ГАБДЕССАЛЯМ
ГАБДЕССӘМИТ (г.) Нык торучының, горурның колы. Д в.: Габсәмит, Әбсәмит, Әпсәмит. ГАБДЕССАМИТ
ГАБДЕТУКАЙ ~ ГАБТУКАЙ (г.-төр.-т.) Тугайда, агачлыкта туган кол. Д. в.: Абтукай, Аптукай, Аптук, Аптүк, Әптүк, Әптүки. ГАБДЕТУКАЙ ~ ГАБТУКАЙ
ГАБДЕШШӘКҮР (г.) Бик шөкер итүченең (Аллаһының) колы. ГАБДЕШШАКУР
ГАБДИЯР (г.-ф.) Дус, иптәш, юлдаш кол. ГАБДИЯР
ГАБДУЛЛА (г.) Исем компоненты. Аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе. Д. в.: Абдулла, Абдуллай, Аблай, Абдул, Гаптул, Гаптыла, Абаш, Абуш, Апуш, Абыш, Абиш, Апыш, Апук, Габдук, Габдүк, Габдик, Гаптык, Габдык, Габдуш, Габдукаш, Апу, Апуч, Абдиш, Абдюш, Габдюш, Абдүк, Абдык, Аптыкаш, Әптекәш. Габдулла—Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе исеме. ГАБДУЛЛА
ГАБДУЛЛАХАН(г.-төр.-т.) Габдулла (к) + хан (к.). ГАБДУЛЛАХАН
ГАБДУЛЛАӘМИН (г.) Габдулла (к) + Әмин (к.). ГАБДУЛЛАМИН
ГАБДУЛЛАҖАН(г.-фтар.) Габдулла (к) + җан (к.). Габдулла Тукайның тулы исеме Габдуллаҗан булган (Р. Якупов). Д. в.: Апалай. ГАБДУЛЛАДЖАН
ГАБДУЛМӨНӘВИР (г.) Габдулла (к) + Мөнәвир (к.). ГАБДУЛМУНАВИР
ГАБЕТДИН (г.) Гыйбадәт кылучы; дингә хезмәт итүче. ГАБЕТДИН
ГАБИДИН (г.) Гыйбадәт кылучылар (күп.). ГАБИДИН
ГАБИТ ~ ГАБИД (г.) 1. Гыйбадәт кылучы, табынучы. 2. Хезмәт күрсәтүче; кол. ГАБИТ ~ ГАБИД
ГАБИДУЛЛА (г.) Аллаһыга табынучы. Д. в.: Габитулла. ГАБИДУЛЛА
ГАБИТҖАН (г.-ф.) Габит (к.) + җан. ГАБИТДЖАН
ГАБӘШ ~ ГАБИШ (г.; этн.) 1. Кара тутлы, кара чырайлы. 2. Габәш < «хәбәш (эфиоп.)». ГАБАШ ~ ГАБИШ
ГАВАС (г.) 1. Суга чумучы (водолаз). 2.Диңгез төбеннән энҗе эзләүче. ГАВАС
ГАДЕЛ (г.) Исем компоненты. Тугры, тугрылыклы, намуслы, гадел. Аллаһының эпитеты. Төрдәше: Адел. ГАДЕЛЬ
ГАДЕЛБАЙ (г.-төр.-т.) Гадел (к.) + бай (к.). ГАДЕЛЬБАЙ
ГАДЕЛБИРДЕ (г.-төр.-т.) Гадел (к.) + бирде. ГАДЕЛЬБИРДЕ
ГАДЕЛБӘК (г.-тор.-т.) Гадел бәк. ГАДЕЛЬБЕК
ГАДЕЛГАФФАР (г.) Гадел (к.) + Гаффар (к.). ГАДЕЛЬГАФФАР
ГАДЕЛГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Гадел (к.) + Гәрәй (к.). ГАДЕЛЬГАРАЙ
ГАДЕЛИСЛАМ (г.) Гадел (к) + Ислам (к.). ГАДЕЛЬИСЛАМ
ГАДЕЛМОРЗА (г.-ф.) Гадел морза. ГАДЕЛЬМУРЗА
ГАДЕЛМӨХӘММӘТ (г.) Гадел (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Аделмөхәммәт, Аделмәт. ГАДЕЛЬМУХАММЕТ
ГАДЕЛНУР (г.) Гадел (к.) + нур. ГАДЕЛЬНУР
ГАДЕЛХАК (г.) Гадел (к.) + Хак (к.). ГАДЕЛЬХАК
ГАДЕЛХАН (г.-төр.-т.) Гадел (к.) + хан. ГАДЕЛЬХАН
ГАДЕЛХУҖА (г.-ф.) Гадел (к) + Хуҗа (к.). ГАДЕЛЬХУЗЯ
ГАДЕЛША (г.-ф.) Гадел (к) + шаһ (к.). Д. в.: Аделша, Адюк. ГАДЕЛЬША
ГАДЕЛӘХМӘТ (г.) Гадел (к.) + Әхмәт (к.). Д. в.: Аделмәт. ГАДЕЛЬАХМЕТ
ГАДЕЛҖАН (г.-ф.) Тугрылыклы, гадел җан. ГАДЕЛЬДЖАН
ГАДЕН (г.-ф.; дини) Оҗмах. Синонимы: Җәннәт. ГАДЕН
ГАДИЛ (г.) Исем компоненты. Тугры; дөрес хөкем итүче; гадел. Д. в.: Адил, Адыл; Азил, Әдил. ГАДИЛЬ
ГАДИЛГӘРӘЙ (г.) Гадил (к.) + Гәрәй (к.). ГАДИЛЬГАРАЙ
ГАДИЛМОРАТ (г.) Гадил (к.) + Морат (к.). ГАДИЛЬМУРАТ
ГАДНӘН (г.; миф.) 1. Оҗмах бакчасының ике сакчысыннан берсе (к. Ризван). 2. Утрак. Д. в.: Газнән. ГАДНАН
ГАЕТ (г.; дини; й. ис.) Исем ком­поненты. Мөселманнарда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә башкарыла торган махсус гыйбадәт-намаз исеме; бәй­рәм көң, бәйрәм. Гает көнне туган ир балага кушылган. Гаетов, Ае- тов, Аитов фамилияләрендә сак­ланган. Д. в.: Ает, Аит. ГАЕТ
ГАЕТБАЙ (г.-төр.-т.; й. ис.) Гает (к.) + бай; гает көнне туган бай (бала). Д. в.: Аетбай. ГАЕТБАЙ
ГАЕТКОЛ (г.-төр.) Гает (к.)+ кол; гает көнне туган кол. Д. в.: Аиткол. ГАЕТКУЛ
ГАЕТМӨХӘММӘТ (г.) Гает көнне туган Мөхәммәт. Д. в.: Аетмөхәммәт, Аетмәт, Аймәт, Әй- мәт, Әйтмәт, Әйтүкә, Әтүкә. ГАЕТМУХАММЕТ
ГАЕТХАН (г.-төр.-т.; й. ис.) Гает (к) + хан; гает көнне туган хан (бала). Д. в.: Аетхан. ГАЕТХАН
ГАЕТХУҖА (г.-ф.; й. ис.) Гает (к) + Хуҗа (к.). ГАЕТХУЗЯ
ГАЕТҖАН (г.-ф.; й. ис.) Гает (к) + җан; гает көнне туган җан (бала). Д. в.: Аетҗан. ГАЕТДЖАН
ГАЗАЛИ (г. ; зоол.) 1. Газәл, тау кәҗәсе, антилопа.2. күч. Матур, сөйкемле; зифа буй- сынлы. 3. Көчле. ГАЗАЛИ
ГАЗАМ (г.) Тәвәккәллек; катгый ният. ГАЗАМ
ГАЗАНФАР (г.) Арыслан. Синонимнары: Арслан, Зайгам, Хәйдәр, Әсәд, Шир. ГАЗАНФАР
ГАЗАР (г.) Чибәр йөзле, матур яңаклы. ГАЗАР
ГАЗДГАЛИ (г.) Гали кулы, беләге. Д. в.: Газдали. ГАЗДГАЛИ
ГАЗЕТДИН ~ ГАЗИЕТДИН (г.) Дин газие; дин юлында көрәшүче. ГАЗЕТДИН ~ ГАЗИЕТДИН
ГАЗЗАЛ (г.) Бик көчле. Д. в.: Газдал. ГАЗЗАЛ
ГАЗИ ~ ГАЗЫЙ (г.) Исем компоненты. 1. Ислам дине өчен көрәшүче; җиңүче герой. 2. Сугышчан. ГАЗИ
ГАЗИГАЛИ (г.) Гази (к.) + Гали (к.). Ислам дине өчен көрәшүче Гали. Д. в.: Газали, Азали. ГАЗИГАЛИ
ГАЗИЗ (г.) Исем компоненты. 1. Бик кадерле, кыйммәтле; хөрмәтле,данлы; бөек. 2. Дәртле, көчле, кодрәтле. 3. Изге. 4. Ныгытучы. Ал- лаһының эпитеты. Д. в.: Азиз. ГАЗИЗ
ГАЗИЗБӘК (г.-төр.-т.) Газиз (к.) + бәк (к.). Д. в.: Азизбәк. ГАЗИЗБЕК
ГАЗИЗЕТДИН ~ ГАЗЕТДИН (г.) Диннең кадерле, газиз, изге кешесе. Д. в.: Гизетдин. ГАЗИЗЕТДИН ~ ГАЗЕТДИН
ГАЗИЗРАХМАН (г.) Газиз (к.) + Рахман (к.). ГАЗИЗРАХМАН
ГАЗИЗУЛЛА (г.) Аллаһ бөек. Д. в.: Азизулла, Азулла, Азюк, Газзула, Газула. ГАЗИЗУЛЛА
ГАЗИЗХАН (г.-төр.-т.) Газиз (к.) + хан. ГАЗИЗХАН
ГАЗИЗҖАН (г.-ф.) Газиз (к.) + җан. Д. в.: Гайҗан, Газҗан, Гаҗҗан. ГАЗИЗДЖАН
ГАЗИИСЛАМ ~ ГАЗИСЛАМ (г.) Гази (к) + Ислам (к.). Чаг.: Исламгази. ГАЗИИСЛАМ ~ ГАЗИСЛАМ
ГАЗИКАМАЛ (г.) Гази (к.) + Камал (к.). Д. в.: Азикәй, Азики, Азик. ГАЗИКАМАЛ
ГАЗИМ (г.) Исем компоненты. 1. Бөек. 2. Батырчылык итүче, кыюлык итүче. 3. Баручы, юл то­тучы. Д. в.: Азим. Азим аллонимыннан Азимов, Ажимов, Аҗимов фамилияләре ясалган. ГАЗИМ
ГАЗИМЕТДИН (г.) Диннең батыры, дин юлын тотучы. ГАЗИМЕТДИН
ГАЗИМОРАТ (г.) Гази (к.) + Морат (к.). ГАЗИМУРАТ
ГАЗИМУЛЛА (г.) Аллаһының батыр, кыю кешесе. ГАЗИМУЛЛА
ГАЗИМӨХӘММӘТ (г.) Гази (к.) + Мөхәммәт (к.). ГАЗИМУХАММЕТ
ГАЗИМХАН (г.-төр.-т.) Газим (к.) + хан. ГАЗИМХАН
ГАЗИМҖАН (г.-ф.) Газим (к.) + җан. Г АЗИМДЖАН
ГАЗИНУР (г.) Гази (к.) + нур. Чаг.: Нургази. ГАЗИНУР
ГАЗИФ (г.) 1. Бик оста куллы мастер, виртуоз.2. Җырчы, уенчы. Д. в.: Газыйф. ГАЗИФ
ГАЗИҖАН (г.-ф.) Сугышта җиңеп чыгучы җан (кеше). ГАЗИДЖАН
ГАЗЫЙМ (г.) 1. Бөек, олуг. 2. Иң кадерле. 3. Җитди, мөһим. 4. Зыялы. ГАЗИМ
ГАЙДУЛЛА (г.) Аллаһыныкы; Аллаһыга караган, Аллаһыга табынучы. ГАЙДУЛЛА
ГАЙНАН (г.) 1. Чын дөрес, асыл төп. 2. Ике күз, чишмә, чыганак. Гарәп телендәге «чын, дөрес, асыл төп» мәгънәсендәге айнан сүзеннән. Гайнән булса, «үзгәрешсез, бер көе, үзенчә; ике күз, чишмә, болак» мәгънәләрен белдерә. ГАЙНАН
ГАЙНАНША (г.-ф.) Гайнан (к) + шаһ (к.). ГАЙНАНША
ГАЙНАНҖАН (г.-ф.) Гайнан (к) + җан. Дөрес, чын, асыл җан. Д. в.: Гайҗан. ГАЙНАНДЖАН
ГАЙН ~ ГАЙНИ (г.) 1. Күз. 2. Чишмә, чыганак. 3. Нәкъ үзе. 4. Иң яхшы, сайлап алынган, асыл. ГАЙН~ГАЙНИ
Гайне, Гайнел (г.) Исем компонентлары. к. Гайн. Гайне, Гайнель
ГАЙНЕВӘЛИ (г.) Гайне (к.) + Вәли (к.). Хуҗаның, яклаучының нәкъ үзе, асылы. ГАЙНЕВАЛИ
ГАЙНЕЗАДӘ (г.-ф.) Гайне (к.) + задә (к.). Иң яхшы, асыл бала. ГАЙНЕЗАДА
ГАЙНЕЛГЫЙЛЕМ (г.) Гайнел (к.) + Гыйлем (к.). Гыйлем чишмәсе. ГАЙНЕЛЬГИЛЕМ
ГАЙНЕЛИСЛАМ (г.) Гайнел (к.) + Ислам (к.). Ислам чишмәсе. Д. в.: Гайнислам. ГАЙНЕЛЬИСЛАМ
ГАЙНЕЛХАК (г.) Гайнел (к.) + Хак (к.). Хаклыкның (Аллаһының) күзе. ГАЙНЕЛЬХАК
ГАЙНЕЛМӨХӘММӘТ(г.) Гайнел (к.) + Мөхәммәт (к.). ГАЙНЕЛЬМУХАММЕТ
ГАЙНЕРӘХИМ (г.) Гайне (к.) + Рәхим (к.). Рәхимлек чишмәсе. ГАЙНЕРАХИМ
ГАЙНЕРӘФИКЪ (г.) Гайне (к.) + Рәфикъ (к.). ГАЙНЕРАФИК
ГАЙНЕТДИН (г.) 1. Дин чишмәсе. («Диннең нәкъ үзе» — Г. Тукай.). 2. Дин күзәтчесе. Д. в.: Айнетдин, Айнук, Кандюк, Кантюк. ГАЙНЕТДИН ~ ГАЙНУТДИН
ГАЙНЕҖАН (г.-ф.) Гайне (к.) + җан. Җанның иң яхшысы. Төрдәшләре: Гайниҗан,Гайҗан. ГАЙНЕДЖАН
ГАЙНИ (г.) Гарәпчә айнийат «тантана» мәгънәсендәге сүздән. Гайни —ирләр һәм хатын-кызлар исеме. ГАЙНИ
ГАЙНИБӘШИР (г.) Кешелек чишмәсе. ГАЙНИБАШИР
ГАЙНИСЛАМ (г.) Ислам чишмәсе. ГАЙНИСЛАМ
ГАЙНИЯР (г.-ф.) Ярның, дусның иң яхшысы, асылы. ГАЙНИЯР
ГАЙНИӘХМӘТ (г.) Гайни (к.) + Әхмәт (к.). ГАЙНИАХМЕТ
ГАЙНУЛЛА (г.) 1. Аллаһ чишмәсе (А. Гафуров);2. Аллаһының күзәтүчесе, күзәтеп торучысы. Д. в.: Гайнул, Гайнук, Гайнуш, Айнулла, Айнюк. ГАЙНУЛЛА
ГАЙРӘТ (г.) Көч, куәт, энергия, ашкынучанлык, тырышлык. ГАЙРАТ
ГАЙСА (бор. яһ.-г.; дини) Аллаһ мәрхәмәте. Пәйгамбәр исеме. Инглизләрдә — Джезус, французларда — Жезю(с),итальяннар­да — Джозус, испаннарда — Хесус, кумыкларда—Иса, болгарларда — Исус, русларда — Иисус, Христос. Д. в.: Айса, Кайса. ГАЙСА
ГАЙСАР ~ КАЙСАР (г.-лат.; төр.) Кайсар (патша, кайзер, император) сүзеннән. Борынгы Рим императоры Юлий Цезарь исеменнән үзгәргән. Д. в.: Айсар. ГАЙСАР ~ КАЙСАР
ГАЙФЕТДИН (г.) Диннең мәрхәмәте. Д. в.: Гаиф, Гайфи, Гайфук. ГАЙФЕТДИН ~ ГАЙФУТДИН
ГАЙФУЛЛА (г.) Аллаһының мәрхәмәте. Д. в.: Гайфи, Гайф, Гайфук. ГАЙФУЛЛА
ГАКЫЙБ ~ ГАКЫЙП (г.) Эшнең соңы, нәтиҗәсе, азагы (төпчек бала). ГАКИБ ~ ГАКИП
ГАКЫЙЛЬ (г.) Акыллы, акыл иясе. ГАКИЛЬ
ГАКЫЙФ (г.) 1.Нәрсәне дә булса бирүче, нәрсә белән булса да шөгыльләнүче. 2. Утрак тормыш итүче. ГАКИФ
ГАЛИ (г.) Исем компоненты. 1. Бөек, олы, югары дәрәҗәле; кыйммәтле; куәтле, көчле, кодрәтле. 2. һәрнәрсәдән өстен һәм бөек. Аллаһының эпитеты. Д. в.: Али, Галикәй, Аликәй, Алукай, Әлкәй, Әлки, Алиш, Алыш, Алай, Алук, Алюк. Болардан Галиев, Галеев, Галин, Алиев, Алкин, Галикеев, Галикаев, Алейкин, Аликаев, Альков, Галкаев, Алькаев, Алькиев, Алуков, Алюков фамилияләре ясалган. ГАЛИ
ГАЛИАРСЛАН (г.-төр.-т.) Гали (к.) + Арслан (к.). Чаг.: Арслангали, Хәйдаргали, Ширгали. Синонимнары: Галихәйдәр, Галишир. ГАЛИАРСЛАН
ГАЛИБ ~ ГАЛИП (г.) Җиңүче; өстенлек алучы. ГАЛИБ ~ ГАЛИП
ГАЛИБАЙ (г.-төр.-т.) Гали (к.) + бай. Чаг.: Байгали. Д. в.: Алибай, Әлибай, Әлбай. ГАЛИБАЙ
ГАЛИБӘК (г.-төр.-т.) Гали (к.) + бәк (к.). Д. в.: Алибәк. ГАЛИБЕК
ГАЛИГӘРӘЙ (г.-ф.) Гали (к.) + Гәрәй (к.). ГАЛИГАРАЙ
ГАЛИЗАДӘ (г.-ф.) Гали (к.) + Азадә (к.). ГАЛИЗАДА
ГАЛИИСЛАМ (г.) Исламның бөек кешесе. Чаг.: Исламгали. Д. в.: Галислам, Алислам. ГАЛИИСЛАМ
ГАЛИКӘЙ (г.-т.) Гали (к.) исеменең -кәй иркәләү- кечерәйтү кушымчасы алган варианты. Татар-мишәрләрдәге төрдәше: Аликәй. ГАЛИКАЙ
ГАЛИКӘРАМ (г.) Гали (к.) + Кәрам (к.). ГАЛИКАРАМ
ГАЛИМ (г.) 1. Укымышлы, белемле, галим. 2. Һәрнәрсәне яхшы белүче, белемендә иң өстен зат. Аллаһының эпитеты. Д. в.: Алим. ГАЛИМ
ГАЛИМБАЙ (г.-төр.-т.) Галим (к.) + бай. Д. в.: Алимбай. ГАЛИМБАЙ
ГАЛИМБИ (г.-төр.-т.) Галим (к.) + би (к.). ГАЛИМБИ
ГАЛИМБУЛ (г.-т. ; неол.) Галим (к.) + бул. ГАЛИМБУЛ
ГАЛИМБӘК (г.-төр.-т.) Галим (к.) + бәк (к.). Д. в.: Алимбәк. ГАЛИМБЕК
ГАЛИМГАФФАР (г.) Галим (к.) + Гаффар (к.). ГАЛИМГАФФАР
ГАЛИМДАР (г.-ф.) Гыйлем иясе. Чаг.: Гыйлемдар. ГАЛИМДАР
ГАЛИМКОЛ (г.-төр.-т.) Галим (к.) + кол (к.). ГАЛИМКУЛ
ГАЛИМНУР (г.) Галим (к..) + нур. ГАЛИМНУР
ГАЛИМОРАТ (г.) Гали (к.) + Морат (к.). Чаг.: Моратгали. ГАЛИМУРАТ
ГАЛИМОРЗА (г.-ф.-т.) Гали (к.) + Морза (к.). Чаг.: Морзагали. ГАЛИМУРЗА
ГАЛИМУЛЛА (г.) Барсын да белүче Аллаһ. Чаг.: Муллагали. ГАЛИМУЛЛА
ГАЛИМХАН (г.-төр.-т.) Галим (к.) + хан. Д. в.: Алимхан. ГАЛИМХАН
ГАЛИМХУҖА (г.-ф.) Галим (к.) + Хуҗа (к.). ГАЛИМХУЗЯ
ГАЛИМЧУРА (г.-төр.-т.) Галим (к.) + Чура (к.). ГАЛИМЧУРА
ГАЛИМША (г.-ф.) Галим (к.) + шаһ (к.). ГАЛИМША
ГАЛИМӘРДӘН (г.-ф.) Гали (к.) + Мәрдән (к.). ГАЛИМАРДАН
ГАЛИМӨХӘММӘТ (г.) Гали (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтгали. Д. в.: Алимөхәммәт, Алмай, Әлмәй. ГАЛИМУХАММЕТ
ГАЛИМҖАН (г.-ф.) Галим (к.) + җан. Галим, белүче җан (кеше). Г АЛИМДЖАН ~ ГАЛИМЗЯН
ГАЛИНУР (г.) Гали (к.) + нур. Чаг.: Нургали. ГАЛИНУР
ГАЛИРАХМАН (г.) Аллаһының бөеге (бөек кешесе). ГАЛИРАХМАН
ГАЛИРӘСҮЛ (г.) Гали (к.) + Рәсүл (к.). ГАЛИРАСУЛ
ГАЛИРӘФИКЪ (г.) Гали (к.) + Рәфикъ (к.). ГАЛИРАФИК
ГАЛИРӘХИМ (г.) Рәхимнең (Аллаһының) бөеге (бөек кешесе). ГАЛИРАХИМ
ГАЛИСОЛТАН (г.) Гали (к.) + Солтан (к.). Чаг.: Солтангали. ГАЛИСУЛТАН
ГАЛИУЛЛА (г.) Аллаһының бөеге, югары дәрәҗәле кешесе. Д. в.: Алук, Алукай, Алиулла, Галук, Алюк, Алюш, Алиш (к. Алиш). ГАЛИУЛЛА
ГАЛИХАН (г.-төр.-т.) Гали (к.) +хан (к.). Чаг.: Хангали. Д. в.: Алихан, Әлихан. ГАЛИХАН
ГАЛИХУҖА (г.-ф.) Гали (к.) + Хуҗа (к.). Чаг.: Хуҗагали. ГАЛИХУЗЯ
ГАЛИХӘЙДӘР (г.) Гали (к.) + Хәйдәр (к.). Гали — арыслан. Чаг.: Хәйдәргали, Ширгали. Синонимнары: Галиарслан, Галишир. ГАЛИХАЙДАР
ГАЛИША (г.-ф.) Гали (к.) + шаһ (к.). Чаг.: Шаһгали. Д. в.: Алишай, Әлшәй. ГАЛИША
ГАЛИШАН (г.) Бөек шан иясе, бөек динле. ГАЛИШАН
ГАЛИШИР (г.-ф.) Гали (к.) + Шир (к.). Гали — Аллаһ арысланы. Чаг.: Ширгали, Арслангали, Хәйдәргали. Д. в.: Алишир. Синонимнары: Галиарслан, Галихәйдәр. ГАЛИШИР
ГАЛИШӘЕХ (г.) Гали (к.) + Шәех (к.). Чаг.: Шәех­гали. Д. в.: Алишәех, Алшик, Әлших. ГАЛИШЕЙХ
ГАЛИЯЗДАН (г.-ф.) Гали .) + Яздан (к.). Ходайның бөек, югары дәрәҗәле бәндәсе. ГАЛИЯЗДАН
ГАЛИЯР (г.-ф.) Гали (к.) + яр. Галинең ярдәме тияр зат (яр). Д. в.: Алияр. ГАЛИЯР
ГАЛИӘГЪЗАМ (г.) Гали (к.) + Әгъзам (к.). ГАЛИАГЗАМ
ГАЛИӘКБӘР (г.) Олы, өлкән Гали. Төрдәше: Алиәкбәр. ГАЛИАКБЕР
ГАЛИӘКРӘМ (г.) Хөрмәтле, дәрәҗәле Гали. ГАЛИАКРАМ
ГАЛИӘСГАР (г.) Кече Гали (к.). Чаг.: Әсгаргали. Д. в.: Алиәсгар. ГАЛИАСГАР
ГАЛИӘСФӘР (г.) Сары (җирән) Гали. ГАЛИАСФАР
ГАЛИӘХМӘТ (г.) Мактаулы, данлы Гали. Чаг.: Әхмәтгали. ГАЛИАХМЕТ
ГАЛИҖАН (г.-ф.) Гали (к.) + җан. Чаг.: Җангали, Енали. ГАЛИДЖАН
ГАЛЛӘМ (г.) Исем компоненты. Зур укымышлы, бөтенесен белүче; бөек белгеч, галим. ГАЛЛЯМ
ГАЛЛӘМЕТДИН (г.) Диннең зур галиме; дин белгече, укымышлысы. ГАЛЛЯМЕТДИН
ГАЛЛӘМХАН (г.-төр.-т.) Галләм (к.) + хан (к.). ГАЛЛЯМХАН
ГАЛЛӘМША (г.-ф.) Галләм (к.) + шаһ (к.). ГАЛЛЯМША
ГАЛӘВЕТДИН ~ ГАЛӘЭТДИН (г.) Диннең югарылыгы, өстенлеге, бөеклеге. Д. в.: Галәү, Галәт, Галәттин, Галәви. Г АЛЯВЕТДИН ~ ГАЛЯЭТДИН
ГАЛӘВИ ~ ГАЛӘВИЯ (г.) 1. Биеклеккә, югарылыкка ия булу. Югары сыйфатлылык; гарәпләрдә Мөхәммәт нәселеннән килгән кешеләр титулы. 2. Гали хәлифәгә иярүчеләр. ГАЛЯВИ ~ ГАЛЯВИЯ
ГАЛЯЛЕТДИН (г.) Дин кушканча, дин белән (яшәүче). ГАЛЯЛЕТДИН
ГАМБӘР (дөресе: ГАНБӘР) (г.; зоол.; әдәби) 1. Җофар. 2. Хушбуй, ислемай. 3. Шәрык поэзиясендә сөйгән кызның чәч бөдрәләрен чагыштыру-сурәтләү сүзе. ГАМБАР ~ ГАНБАР
ГАМБӘРИС (г.) Гамбәр сүзеннән ясалган яңа исем. к. Гамбәр. ГАМБАРИС
ГАМИЛ (г.) Эшләүче, хезмәт иясе; эшчән, эшче. ГАМИЛЬ
ГАМИЛҖАН (г.-ф.) Эшләүче, хезмәт итүче җан (кеше). ГАМИЛЬДЖАН
ГАМИР (г.) Төзек, бөтен, җитеш; чәчәк аткан, бик шәп; мул. ГАМИР
ГАМИТ (г.) 1. Омтылышлы. 2. Башлык. ГАМИТ
ГАММАР (г.) Төзүче, коручы. ГАММАР
ГАМӘЛ (г.) Эш, хезмәт, гамәл. ГАМАЛЬ
ГАНЗИ (ф.) Наз, иркәлек. ГАНЗИ
ГАНИ (г.) Исем компоненты. Бик бай, мал-мөлкәтле, дәүләтле. Аллаһының эпитеты. Д. в.: Ани. ГАНИ
ГАНИБАЙ (г.-тор.-т.) Гани (к.) + бай (к.). «Икеләтә бай» дигән мәгънәгә ия. ГАНИБАЙ
ГАНИУЛЛА (г.) Аллаһ бае, Аллаһының мал-мөлкәтле кешесе. ГАНИУЛЛА
ГАНИША (г.-ф.) Гани (к.)+ шаһ (к.). ГАНИША
ГАНИФ (г.) Көчле, ярсулы. ГАНИФ
ГАНИӘХМӘТ (г.) Гани (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтгани. ГАНИАХМЕТ
ГАРИФ (г.) Белүче, танучы, хәбәрдар; укымышлы; акыл иясе. Д. в.: Ариф, Арюк. Исем компоненты. ГАРИФ
ГАРИФБӘК (г.-төр.-т.) Белүче, укымышлы бәк. ГАРИФБЕК
ГАРИФЕТДИН (г.) Динне танучы, белүче. ГАРИФЕТДИН
ГАРИФУЛЛА (г.) Аллаһының укымышлысы, белүчесе, белемле бәндәсе. ГАРИФУЛЛА
ГАРИФХАН (г.-төр.-т.) Белүче, укымышлы хан. ГАРИФХАН
ГАРИФҖАН (г.-ф.) Белүче, укымышлы җан. ГАРИФДЖАН
ГАРӘФ (г.) Исем компоненты. Киләчәктән хәбәр бирүче; алдан күрсәтелгән билге. Д. в.: Гараф. ГАРАФ
ГАРӘФЕТДИН (г.) Дин хәбәрчесе; дин белгече; дин кануннарын аңлата белүче. Д. в.: Г арәфи. ГАРАФЕТДИН
ГАРӘФША (г.-ф.) Гарәф (к.) + шаһ (к.). Д. в.: Гарәпша. ГАРАФША
ГАСИЛ (г.) Яхшылык эшләүче. ГАСИЛЬ
ГАСИМ (г.) 1. Начар эшләрдән саклаучы, гөнаһсыз. 2. Яклаучы. ГАСИМ
ГАСИМҖАН (г.-ф.) Гасим (к.) + җан. ГАСИМДЖАН
ГАСКӘР (г.) Яу, армия, гаскәр; сугышчы, солдат. Д. в.: Аскәр, Әскәр. ГАСКАР
ГАСЫЙФ (г.) 1. Көчле җил, давыл. 2. Җанланып, кызып китүчән. ГАСИФ
ГАСЫР (г.) Йөз, гасыр; чор, дәвер; гомер. ГАСЫР
ГАТА (г.) Исем компоненты. Бүләк. Синонимнары: Бүләк, Нәфил, Инам, Наил, Нияз (3 мәгъ.), Туфаил, Ибәт, Һибәт. ГАТА
ГАТАРАХМАН (г.) Аллаһ бүләге. ГАТАРАХМАН
ГАТАУЛЛА (г.) Аллаһ бүләге. Д. в.: Гатау, Гаташ. ГАТАУЛЛА
ГАТАУЛХАК (г.) Хак (Аллаһ) бүләге. ГАТАУЛХАК
ГАТАХАН (г.) Хан бүләге. ГАТАХАН
ГАТИФ (г.) 1. Нечкә хисле, тиз әсәрләнүчән; ягымлы, мәхәббәтле. 2. Берәүгә мәхәббәт тотучы; дуслык тарафдары. ГАТИФ
ГАТИКЪ (г.) Азат ителгән. ГАТИК
ГАТИЯТ (г.) Бүләкләр (күп.). ГАТИЯТ
ГАТИЯТУЛЛА (г.) Аллаһ бүләкләре. ГАТИЯТУЛЛА
ГАТТАР (г.) Чәчәк сулары, хушбуйлар ясаучы яки шуларны сатучы; парфюмер. ГАТТАР
ГАТУФ (г.) Бик шәфкатьле, йомшак күңелле. Д. в.: Гәтүф. ГАТУФ
ГАТФАН (г.) Йомшак күңелле, рәхимле кешеләр (Гатуфтан — икелек саны). ГАТФАН
ГАФИ (г.) 1. Гафу итүче, кичерүче. 2. Сау- сәламәт. ГАФИ
ГАФИР (г.) Гафу итүче, ярлыкаучы. ГАФИР
ГАФИУЛЛА (г.) Аллаһының сау-сәламәт кешесе. ГАФИУЛЛА
ГАФИФ (г.) Исем компоненты. Абруйлы, әдәпле; намуслы, гыйффәтле; саф, пакь, тыйнак. ГАФИФ
ГАФИЯТ (г.) Тынычлык, иминлек, исәнлек-саулык. ГАФИЯТ
ГАФИЯТУЛЛА (г.) Аллаһының иминлек, тынычлык биргән кешесе. Д. в.: Кафиятулла. ГАФИЯТУЛЛА
ГАФРАН (г.) Кичерү, гафу итү. ГАФРАН
ГАФУР (г.) Исем компоненты. 1. Кичерүчән, гафу итүчән, ярлыкаучан. 2. Үтә мәрхәмәтле, гафу итүче. Аллаһының эпитеты. ГАФУР
ГАФУРБАЙ (г.-т.) Гафур (к.) + бай. ГАФУРБАЙ
ГАФУРБӘК (г.-т.) Гафур (к.) +бәк. ГАФУРБЕК
ГАФУРХАН (г.-төр.-т.) Гафур (к.) + хан. ГАФУРХАН
ГАФУРҖАН (г.-ф.) Гафур (к.) + җан. ГАФУРДЖАН
ГАФФАН (г.) Киң күңелле, сәламәт акыллы. ГАФФАН
ГАФФАР (г.) Кичерүче, гафу итүче; гөнаһ-хаталарны ярлыкаучы. Аллаһының эпитеты. ГАФФАР
ГАШИ (г.) Кич; кич белән дөньяга килүче ир бала. ГАШИ
ГАШИГУЛЛА (г.) Аллаһ гашыйгы, Аллаһының сөеклесе. ГАШИГУЛЛА
ГАШИКЪ (г.) Сөюче, яратучы. ГАШИК
ГАШИР (г.) 1. Унынчы (бала). 2. Дус, иптәш кардәш. Д. в.: Ашир. ГАШИР
ГАЯЗ (г.) Исем компоненты. Ярдәм, ярдәм итүче. ГАЯЗ
ГАЯЗЕТДИН (г.) Диннең ярдәме. ГАЯЗЕТДИН
ГАЯН (г.) 1. Билгеле, танылган. 2. Күзгә күренеп тора торган, ап-ачык. Д. в.: Аян. ГАЯН
ГАЯР (г.) Гайрәтле, кыю, батыр, җитез, булдыклы, гаяр. Төрдәше: Аяр. ГАЯР
ГАЯС (г.) Коткаручы, ярдәм итүче. ГАЯС
ГАЯСЕТДИН (г.) Динне коткаручы. ГАЯСЕТДИН
ГАҖИЛ (г.) Җитез, өлгер. ГАДЖИЛЬ
ГАҖИП ~ ГАҖИБ (г.) Искиткеч, гаҗәеп. ГАДЖИП ~ ГАДЖИБ
ГИЗАМ (г.) Бөеклек. ГИЗАМ
ГИЗӘР (ф.-т.) Исем компоненты. Гизәчәк, сәяхәт итәчәк. ГИЗАР
ГОБӘЙ (г.) Кечкенә кол; бала кол. ГУБАЙ
ГОБӘЙДУЛЛА (г.) Аллаһының колы. Д. в.: Абайдулла. ГУБАЙДУЛЛА
ГОЗӘЕР (г.) Ярдәмче, теләктәш. Гозәер пәйгамбәр исеме. Д. в.: Гөзәер. ГУЗАИР
ГОЛЯМ (г.) 1. Ир бала, малай. 2. Кол. ГУЛЯМ
ГОЛҮМ (г.) Гыйлемнәр (күп.). ГОЛЮМ
ГОМЕР (г.) Исем компоненты. 1. Гомер, яшәү, тереклек итү. 2. Тормыш. ГОМЕР
ГОМЕРБАЙ (г. -төр.-т.) Гомер (к.) + бай (к.). ГОМЕРБАЙ
ГОМЕРБАКЫЙ (г.) Мәңгелек гомер, мәңге яшәү. ГОМЕРБАКИ
ГОМЕРДӘҮЛӘТ (г.) Гомер (к.) + Дәүләт (к.). ГОМЕРДАВЛЕТ
ГОМЕРХАН (г.-төр.-т.) Хан гомере; хан кебек гомер итсен. ГОМЕРХАН
ГОМЕРОЗАК (г.-төр.-т.; й. ис.) Озак, озын гомер. Ир балага озын гомер теләп кушылган. Д. в.: Умырзак, Казан татарларында Гомерозаков, Умырзаков фамилияләрендә (мәсәлән, Татарстанның Әлмәт районы Нәдер авылында) сакланган. ГОМЕРУЗАК
ГОМӘР (г.) Исем компоненты. Гомер, яшәү; яшәүчән. Ир бала озын гомерле булсын дигән теләктән чыгып кушыла. Икенче хәлифә исеме. Казан татарларындагы әйтелеше Гумәр, татар-мишәрләрдә кулланыла торган д. в.: Омар,Умар, Үмәр, Үмәркәй; Себер татарларында: Өмәр, Күмәр. ГУМЕР ~ ГУМАР
ГОМӘРБАЙ (г.-төр.-т.) Яшәүчән, гомерле бай. ГУМЕРБАЙ
ГОМӘРБӘК (г.-төр.-т.) Яшәүчән, гомерле бәк. ГУМЕРБЕК
ГОМӘРГАЛИ (г.) Гомәр (к.) + Гали (к.). Д. в.: Гумәргали, Умарали, Үмәрали, Үмә- рәли. ГУМЕРГАЛИ
ГОМӘРХАН (г.-төр.-т.) Яшәүчән, гомерле хан. ГУМЕРХАН
ГОМӘРҖАН (г.-ф.) Яшәүчән, гомерле җан. ГУМЕРДЖАН
ГОСМАН (г.) Исем компоненты. Тайган сөякне урынына утыртучы (А. Гафуров). «Геройлык, кыюлык» дип тә аңлаталар (Жанузаков). Өченче хәлифә исеме. Д. в.: Гусман, Усман, Осман, Усманай. УСМАН
ГОСМАНГАЛИ (г.) Госман (к.) + Гали (к.). Д. в.: Усманали. УСМАНГАЛИ
ГОСМАНХУҖА (г.) Госман (к.) + Хуҗа (к.). Д. в.: Усманхуҗа. УСМАНХУЗЯ
ГОССАМ ~ ГОСАМ (г.) Борчуым, сагышым. ГУССАМ~ ГУСАМ
ГОФРАН (г.; дини) Исем компоненты. Бөтенесен гафу итүче, кичерүче. ГУФРАН
ГЫЙБАД (г.) Коллар, бәндәләр (габде сүзенең күплеге). ГИБАД
ГЫЙБАДЕТДИН (г.) Дин әһелләре. ГИБАДЕТДИН
ГЫЙБАДУЛЛА (г.) Аллаһ колы, Аллаһыга баш июче. Д. в.: Гыйбай, Гыйбаш, Гыйбак, Гыйбади, Гыйби, Гыйбәкә, Гыйбәкәй. ГИБАДУЛЛА
ГЫЙЗАМ (г.) 1. Олылык. 2. Бөеклек. 3. Затлы, бик шәп. Төрдәше: Гыйзами. ГИЗАМ
ГЫЙЗЗАЛ ~ ГЫЙЗЗЕЛ (г.) Исем компоненты. 1. Олылык, бөеклек. 2. Хөрмәт, дан, мактау. Төрдәшләре: Гыйз, Гыйзи, Гыйзал, Гизал. «Иң ачык гәүдәләнеш, бөеклек, дан, мактау» мәгънәсендәге ГИЗЗАЛ ~ ГИЗЗЕЛЬ
ГЫЙЗЗЕЛГАБИДИН (г.) Гыйбадәт кылучыларның бөеклеге, даны. ГИЗЗЕЛЬГАБИДИН
ГЫЙЗЗЕЛХАН(г.-төр.-т.) Гыйззел (к.) + хан (к.). ГИЗЗЕЛЬХАН
ГЫЙЗЗЕТДИН (г.) Диннең бөеклеге, даны. Д. в.: Гыйзетдин. ГИЗЗЕТДИН
ГЫЙЗЗЕРАХМАН (г.) Аллаһының бөеклеге, олылыгы. ГИЗЗЕРАХМАН
ГЫЙЗЗИНУР (г.) Нурның бөеклеге, даны. Д. в.:Гыйзденур. ГИЗЗИНУР
ГЫЙЗЗУЛЛА (г.) Аллаһының бөеклеге, олылыгы. ГИЗЗУЛЛА
ГЫЙЗЗӘТ (г.) Исем компоненты. 1. Кадер-хөрмәт; күңелгә якынлык. 2. Көч, куәт, кодрәт. 3. Дәрәҗә. Д. в.: Гыйзи, Гыйзай, Гыйзаш, Гыйзки. ГИЗЗАТ
ГЫЙЗЗӘТБАЙ(г.-төр.-т.) Гыйззәт (к.) + бай. ГИЗЗАТБАЙ
ГЫЙЗЗӘТУЛЛА (г.) Аллаһ кодрәте, куәте. Д. в.: Айзатулла. ГИЗЗАТУЛЛА
ГЫЙЗЗӘТХАН(г.-төр.-т.) Гыйззәт (к.) + хан (к.). ГИЗЗАТХАН
ГЫЙЗЗӘТША (г.-ф.) Гыйззәт (к.) + шаһ (к.). ГИЗЗАТША
ГЫЙЗЗӘТҖАН (г.-ф.) Гыйззәт (к.) + җан. ГИЗЗАТДЖАН
ГЫЙЛАҖ (г.) Исем компоненты. Дәвалану, дәва, дару; әмәл, чара; төзәтү. Д. в.: Гыйлач, Гиләч, Гилай, Гилак. ГИЛЯЗ
ГЫЙЛАҖЕТДИН (г.) Диннең чарасы, әмәле, дәвасы. Д. в.: Гилаҗ, Гыйлаҗи, Гилай, Гилак, Гиләч. ГИЛЯЗЕТДИН
ГЫЙЛЕМ (г.-төр.-т.) Исем компоненты. Гыйлем; ан-белем, фән. Синонимы: Фән. ГИЛЕМ
ГЫЙЛЕМБАЙ(г.-төр.-т.) Гыйлемле бай (к.). Д. в.: Илембай. ГИЛЕМБАЙ
ГЫЙЛЕМБӘК (г.-т.) Гыйлем (к.) + бәк. ГИЛЕМБЕК
ГЫЙЛЕМГАЛИ (г.) Гыйлем (к.) + Гали (к.). ГИЛЕМГАЛИ
ГЫЙЛЕМГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Гыйлем (к.) + Гәрәй (к.). ГИЛЕМГАРАЙ
ГЫЙЛЕМДАР (г.-ф.) Гыйлем иясе. ГИЛЕМДАР
ГЫЙЛЕМХАН (г.-төр.-т.) Гыйлем (к.) + хан (к.). ГИЛЕМХАН
ГЫЙЛЕМША(г.-ф.) Гыйлем (к.) +шаһ. ГИЛЕМША
ГЫЙЛЕМЬЯР (г.-ф.) Гыйлем (к.)+ яр (к.). Чаг.: Гыйльмияр. ГИЛЕМЬЯР
ГЫЙЛЕМҖАН (г.-ф.) Гыйлем (к.) + җан. ГИЛЕМДЖАН
ГЫЙЛЬМАН (г.) Исем компоненты. 1. Малайлар; ир бала. 2. Хезмәтчеләр, коллар; җәннәт хезмәтчеләре (күп.). Д. в.: Гыйльмай, Гыйльмуш, Илман, Әлмән. ГИЛЬМАН
ГЫЙЛЬМАНДАР (г.-ф.) Малайлар, яшь егетләр хуҗасы; хезмәтчеләр хуҗасы. Д. в.: Ильмандар, Әлмәндәр, Алмандар. ГИЛЬМАНДАР
ГЫЙЛЬМАНША (г.-ф.) Гыйльман (к.) + шаһ (к.). Шаһ хезмәтчеләре. ГИЛЬМАНША
ГЫЙЛЬМЕГАЛИ (г.) Зур, бөек гыйлем. ГИЛЬМЕГАЛИ
ГЫЙЛЬМЕГАЯН (г.) Ап-ачык гыйлем. ГИЛЬМЕГАЯН
ГЫЙЛЬМЕЗАДӘ (г.-ф.) Укымышлы бала. ГИЛЬМЕЗАДА
ГЫЙЛЬМЕЗАҺИТ (г.) Укымышлы Заһит (к.). ГИЛЬМЕЗАГИТ
ГЫЙЛЬМЕРАЗЫЙ (г.) Гыйлеменнән разый (канәгать). ГИЛЬМЕРАЗИ
ГЫЙЛЬМЕРАХМАН (г.) Аллаһ гыйлеме. ГИЛЬМЕРАХМАН
ГЫЙЛЬМЕРӘХИМ (г.) Аллаһ гыйлеме; рәхимлек гыйлеме. ГИЛЬМЕРАХИМ
ГЫЙЛЬМЕХАММАТ (г.) Мактау гыйлеме. ГИЛЬМЕХАММАТ
ГЫЙЛЬМЕТДИН (г.) Дин гыйлеме, дин турындагы фән. ГИЛЬМЕТДИН
ГЫЙЛЬМИ (г.) Гыйлемле, белемле. ГИЛЬМИ
ГЫЙЛЬМИЯЗДАН (г.-ф.) Аллаһ гыйлеме. ГИЛЬМИЯЗДАН
ГЫЙЛЬМИЯР (г.-ф.) Укымышлы, белемле яр (к.). Чаг.: Гыйлемьяр. ГИЛЬМИЯР
ГЫЙЛЬМИӘХМӘТ (г.) Мактаулы, данлы гыйлем. ГИЛЬМИАХМЕТ
ГЫЙЛЬМИҖАН (г.-ф.) Җан турындагы гыйлем. ГИЛЬМИДЖАН
ГЫЙЛЬМУЛЛА (г.) Аллаһының гыйлеме. ГИЛЬМУЛЛА
ГЫЙЛЬФАН (г.) 1. Сакчы, саклаучы. 2. Алтын-көмеш эше остасы, ювелир. ГИЛЬФАН
ГЫЙЛЬФАНЕТДИН (г.) Дин сакчысы. ГИЛЬФАНЕТДИН
ГЫЙМАД ~ ГЫЙМАТ(г.) Терәк, таяныч; багана. Д. в.: Гыймай, Гыймак, Гыймаш, Гимат. ГИМАД ~ ГИМАТ
ГЫЙМАДЕЛИСЛАМ(г.) Ислам таянычы, терәге. Д. в.: Гыймадислам, Гыймазислам. ГИМАДЕЛИСЛАМ
ГЫЙМАДЕТДИН ~ ГИМАДЕТДИН (г.) Дин терәге. Д. в.: Гыймади, Гыймак, Гыймаш. ГИМАДЕТДИН
ГЫЙМАЙ (г.) Хезмәтче. ГИМАЙ
ГЫЙМАЛ (г.) Эшче, хезмәтче. ГИМАЛ
ГЫЙМРАН (г.) 1. Төзек, төзеклек, бөтенлек. 2. Мәдәниятле, цивилизацияле. ГИМРАН
ГЫЙНАЯТУЛЛА (г.) Аллаһ мәрхәмәте, ярдәме. ГИНАЯТУЛЛА
ГЫЙНАЯТЬ (г.) Мәрхәмәтлек; ярдәм итү. ГИНАЯТЬ
ГЫЙНДУЛЛА (г.) Аллаһ изгелеге, Аллаһ мәрхәмәте. ГИНДУЛЛА
ГЫЙНИЯТ (г.) Кайгыртучанлык, бушлык, ярдәм; изгелек. ГИНИЯТ
ГЫЙНИЯТУЛЛА (г.) Аллаһ ярдәме, булышлыгы. ГИНИЯТУЛЛА
ГЫЙРФАН (г.) 1. Аң-белем, мәгърифәт. 2. Рәхмәтле булу. ГИРФАН
ГЫЙРФАНЕТДИН (г.) Дин яктылыгы. ГИРФАНЕТДИН
ГЫЙСАМ (г.) Тотка, тоткыч. ГИСАМ
ГЫЙСАМЕТДИН (г.) Дин тоткасы. ГИСАМЕТДИН
ГЫЙСМӘТ (г.) 1. Гөнаһсызлык, сафлык. 2. Яхшылык эшләүче. ГИСМАТ
ГЫЙСМӘТУЛЛА (г.) Аллаһының гөнаһсыз бәндәсе. ГИСМАТУЛЛА
ГЫЯЛ (г.) Сабый, бала-чага. Төрдәше: Гаял. ГИЯЛ
ГЫЯС (г.) Ярдәм, коткару. ГИЯС
ГЫЯСЕТДИН (г.) Динне коткаручы, дин ярдәмчесе. ГИЯСЕТДИН
ГӘЗАР (ф.) Кишер. ГАЗАР
ГӘРДАН (ф.) Исем компоненты. 1. Муен. 2. күч. Башны тотучы, арка сөяге, умыртка. ГАРДАН
ГӘРДАНИСЛАМ (ф.-г.) Гәрдан (к.) + Ислам (к.). куч. Ислам тоткасы. ГАРДАНИСЛАМ
ГӘРДАНША (ф.) Гәрдан (к.) + шаһ (к.). ГАРДАНША
ГӘРӘЙ (ф. яки төр.-т.;этн.; тар.) Исем компоненты. 1. Һәвәслек, теләк, омтылыш; лаеклы булу. 2. Көчле, кодрәтле. 3. Кырым һәм Казан ханнары династиясенең эпитеттитулы. К. Э. Босворит Гәрәй (Гирей) дигән нәсел-ыру исеме Гәрәйләр династиясен нигезләүче ХаҗиГәрәйгә булышлык күрсәткән керей ыругы атамасыннан алынган дип саный. ГАРАЙ
ГӘРӘЙБӘК (төр.-т.) Гәрәй (к.) + бәк (к.). ГАРАЙБЕК
ГӘРӘЙНУР (төр.-т.-г.) Гәрәй (к.) + Нур (к.). ГАРАЙНУР
ГӘРӘЙХАН (төр.-т.) Гәрәй (к.) + хан (к.). Чаг.: Хангәрәй. ГАРАЙХАН
ГӘРӘЙША (төр.-т.-ф.) Гәрәй (к.) + шаһ (к.). Чаг.: Шаһгәрәй, Шаһингәрәй. ГАРАЙША
ГҮЗӘЛБАЙ (төр.-т.) Бик матур, гүзәл бай (ир бала). ГУЗЕЛЬБАЙ
ГҮЗӘЛХАН (төр.-т.) Бик матур, гүзәл хан (бала). ГУЗЕЛЬХАН
ГҮЗӘЛҖАН (төр.-т.) Бик матур, гүзәл җан. ГУЗЕЛЬДЖАН