Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — И

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
И
ИББИРДЕ (бол.-т.) Кулай, тиң (бала) бирде мәгънәсендә. ИББИРДЕ
Ибне ~ Ибни (г.) «Улы» мәгънәсендә. Исем компоненты. Ибне ~Ибни
ИБНЕГАББАС (г.) Габбас (к.) улы. ИБНЕГАББАС
ИБНЕГАЛИ (г.) Гали (к.) улы. Чаг.: Гализадә. ИБНЕГАЛИ
ИБНЕГОМӘР (г.) Гомәр (к.) улы. ИБНЕГУМЕР
ИБНЕИСЛАМ (г.) Ислам (к.) улы. Чаг.: Исламзадә. ИБНЕИСЛАМ
ИБНЕСӘЕТ (г.) Сәет (к.) улы. Чаг.: Сәетзадә. ИБНЕСАИТ
ИБНЕХӨСӘЕН (г.) Хөсәен (к.) улы. ИБНЕХУСАИН
ИБНЕӘБӘД (г.) Мәңгелекнең улы. ИБНЕАБАД
ИБНИЯМИН (бор. яһ.-г.) Ямин (к.) улы. Борынгы яһүдчә Бенийамин, русларда Вельямин, инглизләрдә Бенджамин, немецларда Беньямин, французларда Бенжамен, болгарларда Вениамин. Д. в.: Әбли, Әбләй. ИБНИЯМИН
ИБНИӘМИН (г.) Әминнең (к.) улы. ИБНИАМИН
ИБРАҺИМ (бор. яһ.-г.) Халыклар атасы. Гарәпләрнең һәм яһүдләрнең уртак бабалары Авраам (Абрахам) «Халыклар атасы» исеменнән. 2. Тәураттагы Авраамның ассириялеләр теленнән туры тәрҗемәсе — «минем атакаем югары». ИБРАГИМ
ИБРИЗ (г.) Саф алтын. ИБРИЗ
ИБШАР (г.) Ышандыру, сөендерү, куандыру. ИБШАР
ИБӘТ (г.) к. Һибәт. ИБАТ
ИБӘТУЛЛА (г.) к. Һибәтулла. Д. в.: Ибук, Ибәш, Ибуш, Иби, Ибәт, Ибәк. ИБАТУЛЛА
Игез (бор. төр.-т.) Икеләч, икәү, пар, игез. Исем компоненты. Ибни, Ибникәй, Бинкәй, Игез
ИГЕЗБАЙ (бор. төр.-тй. ис.) Игезәк туган бай (ир бала). Кыз бала белән игезәк булып туган ир балага кушылган. ИГЕЗБАЙ
ИГЕЗБӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Игезәк туган бәк (ир бала). Кыз бала белән игезәк булып туган ир балага кушылган. ИГЕЗБЕК
ИГЕНБАЙ (төр.-т.) Игенгә, икмәккә бай мәгънәсендә. Игенбаев фамилиясендә сакланган. ИГЕНБАЙ
Иги ~ Игә (бор. төр.-т.) Ия (ийә), изге, яхшы; хуҗа. Исем компоненты. Иги ~ Ига
ИГИБАЙ (бор. төр.-т.) Хуҗа; изгелеккә бай. ИГИБАЙ
ИГИБУЛАТ (төр.-т.-г.; й. ис.) Яхшы булат. Баланын булаттай нык булуын теләп кушылган. Иги-булатов, Икбулатов, Екбулатов фамилияләрендә сакланган. ИГИБУЛАТ
ИГИДӘҮЛӘТ (бор. төр.-т.-г.) Дәүләт иясе, байлык хуҗасы (борынгы төрки телдәге игә (-ига)— «ия» сүзенә дәуләт сүзе кушылып ясалган). Себер татарларында Игидавлетов фамилиясендә сакланган. ИГИДАВЛЕТ
ИГЪЛАМ (г.) Динне аңлату, белдерү. ИГЛАМ
ИГЪЛАМЕТДИН (г.) Динне белдерү, аңлату. ИГЛАМЕТДИН
ИГЪЛАМША (г.-ф.) Игълам (к.) + шаһ (к.). ИГЛАМША
ИГЪМАР (г.) 1. Эшкәртү, төзекләндерү. 2. Утрак итү. ИГМАР
Иде (бор. төр.-т.) Әфәнде, хуҗа; Тәңре, Аллаһ. Исем компоненты. Иде
ИДЕАЛ (фр.; неол.) Югары камиллек; иң югары бөек омтылыш, теләк. ИДЕАЛ
ИДЕБӘК (бор. төр.-т.) Хуҗа бәк. ИДЕБЕК
ИДЕГОЛ (бор. төр.-т.) Хуҗа, әфәнде колы; Аллаһ колы. ИДЕГУЛ
ИДЕГӘЙ ~ ИДЕКӘЙ (бор. төр.-т.) Иттекәй сүзеннән ясалган. Идегәй исеме болгар-татар кабер ташы язмаларында бар. ИДЕГЕЙ ~ ИДЕКЕЙ
ИДЕЛ (бор. төр.-т.; геогр.) Идел < Ител < Этил — «елга». Волга елгасының төрки халыклардагы исеме. Д. в.: Изел, Изил. Исем компоненты. ИДЕЛЬ
ИДЕЛБАЙ (бор. төр.-т.) Идел (к.) + бай (к). Иделбаев фамилиясендә сакланган. ИДЕЛЬБАЙ
ИДЕЛБАКТЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) 1. Идел кебек көчле бала бакты (ягъни туды). 2. Иделгә бакты, карады. Тугач та Идел ягына борылып караган ир балага болгарлар Иделбакты исеме кушканнар (Л. Җәләй). Төрдәше: Иделбак. ИДЕЛЬБАКТЫ
ИДЕЛБӘК (бор. төр.-т.) Идел (к.) + бәк (к.). ИДЕЛЬБЕК
ИДЕЛМОРАТ (бор. төр.-т-г.) Идел (к.) + Морат (к.). Иделморатов фамилиясендә сакланган. ИДЕЛЬМУРАТ
ИДЕЛСАБЫЙ (бол.-т.-б.-г.) Идел (к.) + сабый. Борында, күчмә тормыш алып барган заманнарда, Идел (Волга), Чулман иделе (Кама) һәм Агыйдел буендагы җәйләүләрдә туган ир балаларга Иделсабый исемен бирү гадәте булган. ИДЕЛЬСАБЫЙ
ИДЕЛХАН (бор. төр.-т.) Идел (к.) + хан. Иделханов фамилиясендә сакланган. ИДЕЛЬХАН
ИДЕЛХУҖА (бор. төр.-ф.) Идел (к.) + Хуҗа (к.). Бу исем мариларга да кергән. ИДЕЛЬХУЗЯ
ИДИЯТ (г.) к. һидият. ИДИЯТ
ИДРИС (г.) Өйрәнүче, укучы; тырыш. ИДРИС
ИЗАИЛЬ (р.; неол.) «Исполнитель заветов Ильича» («Ленин васыятьләрен үтәүче») тәгъбиреннән кыскартылып ясалган. Төрдәшләре: Изаил, Изиль, Изил. ИЗАИЛЬ
ИЗАХ (г.) Аңлату, ачыклау, ачык итеп төшендерү. ИЗАХ
ИЗАХЕТДИН (г.) Динне ачык итеп аңлатучы, шәрехләүче. ИЗАХЕТДИН
ИЗИБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Нәүбәттәге бай (ир бала). Ир туганы артыннан туган ир балага кушылган. Изибаев фамилиясендә сакланган. ИЗИБАЙ
ИЗИЛ (р.; неол. яки бор. төр.-т.) I. «Исполнитель заветов Ильича» («Ленин васыятьләрен үтәүче») тәгъбиреннән кыскартылып ясалган. 2. Идел (к.) исеменең диалекталь варианты. ИЗИЛЬ
ИЗМАИЛ (бор. яһ.-г.) (к.) Исмәгыйль. Д. в.: Измай, Исмай, Смай, Смак, Смакай. ИЗМАИЛЬ
ИЗҺАР (г.) Күрсәтү, ачып салу, ачыклау, аныклау. ИЗХАР
ИКБАКТЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Борынгы төрки телдә иг (ик) сүзе «орчык» мәгънәсен белдергән. Бик кечкенә булып туган ир балага Икбакты исемен кушкан булсалар кирәк. Урал һәм Себер татарларында Икбахтыев, Екбактиев фамилияләрендә сакланган. ИКБАКТЫ
ИКРАМ (г.) Олылау, мактау; хөрмәт. ИКРАМ
ИКРАМЕТДИН (г.) Динне олылау, мактау, хөрмәтләү. ИКРАМЕТДИН
ИКЪБАЛ (г.) Бәхет, уңыш. ИКБАЛ
ИКЪЛИМ (г.) Ил, өлкә, дөнья кисәге; климат. ИКЛИМ
ИКЪТИБАС (г.) Үрнәк; үрнәк алу. Пермь татарларында Икътибасов, Икътимасов фамилияләрендә сакланган. ИКТИБАС
ИЛ (бор. төр.-т.) Ил сүзе күп мәгънәле «ил, дәүләт, ватан, йорт-җир, өлкә; куч. гаилә, милләт, халык, кабилә, тынычлык; яхшы теләк» һ. б. белдерә. Исем компоненты. ИЛЬ
ИЛБАЙ (бор. төр.-т.) Ил (к.) + бай (к.). Ил агасы. ИЛЬБАЙ
ИЛБАКТЫ (бор. төр.-т.) Илен багучы, ягъни кайгыртучы туды. Илбактин, Илбактиев, Илбактеев фамилияләрендә сакланган. Синонимы: Илтуган. ИЛЬБАКТЫ
ИЛБАРС ~ ИЛБАРИС (бор. төр.-т.) Ил (к.) + Барс (к.). Ил батыры мәгънәсендә. ИЛЬБАРС ~ ИЛЬБАРИС
ИЛБАТЫР (төр.-т.) Ил каһарманы, батыры. ИЛЬБАТЫР
ИЛБИЗӘР (төр.-т.; неол.) Илне бизәр, илен бизәүче. ИЛЬБИЗЯР
ИЛБИК (төр.-т.) Ил бәге, ил хуҗасы. ИЛЬБЕК
ИЛБУГА (бор. төр.-т.; й. ис.) Ил (к.) + буга (к.). Ир баланың үгез кебек көчле булуын теләп кушылган. ИЛЬБУГА
ИЛБУЛ (төр.-т.) Ил агасы бул мәгънәсендә. Илбулов фамилиясендә сакланган. ИЛЬБУЛ
ИЛБӘК (бол.-т.) Ил (к.) + бәк (к.). Ил агасы, ил хуҗасы. ИЛЬБЕК
ИЛВАРИС (төр.-т.-г.) Ил (к.) + Варис (к.). ИЛЬВАРИС
ИЛГИЗ (т.-ф.; неол.) Ил гиз; ил гизүче. ИЛЬГИЗ
ИЛГИЗӘР (т.-ф.; неол.) Ил гизәр, илен гизүче. ИЛЬГИЗАР
ИЛГУҖА (т.-ф.) Ил хуҗасы, ил башлыгы. Төрдәше: Илхуҗа. ИЛЬГУЗЯ
ИЛГӘЗӘК (төр.-т.) Илгәзәк, кешегә ягымлы. ИЛЬГАЗАК
ИЛДАН (төр.-т.-ф.; неол.) Ил даны, ил мактанычы. ИЛЬДАН
ИЛДАР (т.-ф.) 1. Илле, ватанлы. 2. Ил башлыгы, ил хуҗасы. ИЛЬДАР
ИЛДАРХАН (төр.-ф.-т.) Илдар (к.) + хан (к.). ИЛЬДАРХАН
ИЛДУС (т.-ф.; неол.) Ил дусты; илен сөюче. Чаг.: Дусил, Илфат. ИЛЬДУС
ИЛДӘНУР (т.; неол.) Илдә нур; илнең нуры. ИЛЬДАНУР
ИЛЗАТ (төр.-т.-г.) Ил кешесе, ил заты. ИЛЬЗАТ
ИЛЗИННӘТ (т.-г.) Ил зиннәте, ил бизәге. ИЛЬЗИННАТ
ИЛИШ (төр.-т.) Ил ише (дусты, иптәше, баласы). Илишев фамилиясендә сакланган. ИЛИШ
ИЛКИЛДЕ (төр.-т.; й. ис.) Тынычлык килде мәгънәсендә. Сугыш беткәч туган ир балага кушылган. ИЛЬКИЛДЕ
ИЛКЕН (бор. төр.-т.) Беренче бала, тәүге угыл. ИЛЬКЕН
ИЛКӘЙ (бор. төр.-т.) Ил сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Илкиев, Илкин фамилияләрендә сакланган. ИЛЬКАЙ
ИЛКӘЧ (бор. төр.-т.) Ил сүзенә -кәч иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Илкәчев фамилиясендә сакланган. ИЛЬКАЧ
ИЛЛЕБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Әтисе илле яшенә җиткәч туган ир балага кушылган. ИЛЛЕБАЙ
ИЛМАРС (т.-лат; неол.) Ил (к.) + Марс (к.). ИЛЬМАРС
ИЛМОРАТ (т.-г.) Ил (к.) + Морат (к.). ИЛЬМУРАТ
ИЛМОРЗА (т.-ф.) Ил (к.) + Морза (к.). ИЛЬМУРЗА
ИЛМӨХӘММӘТ (т.-г.) Ил (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Илмәт, Илмәмәт, Илембәт, Илмәк, Илмүкәч. ИЛЬМУХАММЕТ
ИЛМӨХӘММӘТШӘЕХ (т.-г.) Ил (к.) + Мөхәммәт (к.) +Шәех (к.). ИЛЬМУХАММЕТШЕЙХ
ИЛНАЗ (т.-ф.) Ил (к.) + наз. ИЛЬНАЗ
ИЛНАЗАР (т.-г.) Ил (к.) +Назар (к.). ИЛЬНАЗАР
ИЛНАР (т.-г.) Ил ялкыны, ил уты. ИЛЬНАР
ИЛСАФ (т.-г.; неол.) Ил (к.) + саф. ИЛЬСАФ
ИЛНУР (т.-г.; неол.) Ил нуры. ИЛЬНУР
ИЛСИН (т.-г.; неол.) Ил гомере. ИЛЬСИН
ИЛСУАР (т.-ф.) Ил җайдагы, ил атменәре, кавалеристы. ИЛЬСУАР
ИЛСУР (т.-г.; неол.) Ил быргысы; ил батыры. ИЛЬСУР
ИЛСӨЯР (т.; неол.) 1. Ил сөяр (бала). 2. Илен, ватанын сөяр; үз илен, үз халкын яратучы. ИЛЬСИЯР
ИЛТАБАР (төр.-т.) Ил (к.) + табар. ИЛЬТАБАР
ИЛТАЗАР (т.; неол.) Ил тазар; илен тазартучы. ИЛЬТАЗАР
ИЛТАТЛЫ (төр.-т.) Ил (к.) + татлы. ИЛЬТАТЛЫ
ИЛТАҢ (төр.; неол.) Ил таңы. ИЛЬТАН
ИЛТИМЕР (бор. төр.-т.) Ил (к.) + тимер (к.). ИЛЬТИМЕР
ИЛТИРӘК (бор. төр.-т.) Ил (к.) + тирәк. Илнең таянычы мәгънәсендә. Төрдәше: Илдирәк. ИЛЬТИРЯК
ИЛТОТКАН (төр.-т.) Ил тоткан. Ил хуҗасы мәгънәсендә. ИЛЬТОТКАН
ИЛТУГАН (бор. төр.-т.) Ил агасы туган. Профессор Т. М. Гарипов Илдуган исемен хазарлардан ук килә (IV—X йөзләр) дип саный. ИЛЬТУГАН
ИЛТӨЗӘР (т.; неол.) Ил (к.) + төзәр. ИЛЬТЮЗАР
ИЛФАК ~ ИЛПАК (т.-ф .; неол.) Илнең пакь, саф кешесе. ИЛЬФАК ~ ИЛЬПАК
ИЛФАР (ф.) Ил маягы. ИЛЬФАР
ИЛФАТ (т.-ф.) Ил дусты. Чаг.: Илдус. ИЛЬФАТ
ИЛФРҮЗ (т.-ф.) Илне сөендерүче, илне шатландыручы. ИЛЬФРУЗ
ИЛХАН (бор. төр.-т.; тар.) 1. Ил (к.) + хан (к.). 2. Борынгы төрки халыкларда ханнар титулы. ИЛЬХАН
ИЛЧЕ (бор. төр.-т.) Ил вәкиле, илче. Исем компоненты. ИЛЬЧЕ
ИЛЧЕБАГА (бор. төр.-т.) Илче бага. Ил хезмәтчесе булачак угыл туды мәгънәсендә. ИЛЬЧЕБАГА
ИЛЧЕБАЙ (төр.-т.) Илче бай. ИЛЬЧЕБАЙ
ИЛЧЕБӘК (төр.-т.) Илче бәк. ИЛЬЧЕБЕК
ИЛЧЕГОЛ (төр.-т.) Илче кол. ИЛЬЧЕГУЛ
ИЛЧЕКӘЙ (төр.-т.) Илче сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Ильчикаев фамилиясендә сакланган. ИЛЬЧЕКАЙ
ИЛЧЕМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Илче Мөхәммәт; Мөхәммәт пәйгамбәр илчесе, вәкиле. ИЛЬЧЕМУХАММЕТ
ИЛЧУРА (бор. төр.-т.) Ил (к.) + Чура (к.). ИЛЬЧУРА
ИЛШАТ (т.-ф.) Ил (к.) + шат. Ил шатлыгы. ИЛЬШАТ
ИЛШӘЕХ (т.-г.) Ил (к.) + Шәех (к.). Ил карты мәгънәсендә. ИЛЬШЕЙХ
ИЛЬЯР (т.-ф.) Ил дусты. ИЛЬЯР
ИЛЬЯС (бор. яһ.-г.) 1. Минем аллам Яхве. 2. Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы. Русларда Илья, немецларда Элиас, инглизләрдә Элайджа, французларда Эли, итальяннарда Элиа, грекларда һелиос. ИЛЬЯС
ИЛӘМАН (төр.-т.-г.) Ил имин, тыныч мәгънәсендә. ИЛЬАМАН
ИЛӘМБАЙ (төр.-т.) Чибәр бай (бала) мәгънәсендә. Казан татарларында һәм мариларда Иләмбаев (Илембаев), Илимбаев фамилияләрендә сакланган. ИЛЬАМБАЙ
ИЛҮС (т.; неол.) Ил үс; ил үсә; ил үсәр. Төрдәшләре: Илюс, Илюсәр; Илүз, Илүзәр. ИЛЬУС
ИЛҺАМ (г.) Дәрт, иҗади дәрт, рухлану, илһам. Исем компоненты. ИЛЬГАМ
ИЛҺАМГАЛИ (г.) Илһам (к.) + Гали (к.). ИЛЬГАМГАЛИ
ИЛҺАМЕТДИН (г.) Дин илһамы. ИЛЬГАМЕТДИН
ИЛҺАМША (г.-ф.) Илһам (к.) + шаһ (к.). ИЛЬГАМША
ИМАМ (г.) 1. Алда торучы. 2. Өлкән мулла. 3. Җитәкче, баш кеше. Д. в.: Имаш, Имай. Исем компоненты. ИМАМ
ИМАМБАЙ (г .-төр.-т.) Имам (к.) + бай. ИМАМБАЙ
ИМАМБИРДЕ (г.-төр.-т.) Имам бирде. ИМАМБИРДЕ
ИМАМБӘК (г.-төр.-т.) Имам (к.) +бәк. ИМАМБЕК
ИМАМГАЛИ (г.) Имам (к.) + Гали (к.). ИМАМГАЛИ
ИМАМГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Имам (к.) + Гәрәй (к.). ИМАМГАРАЙ
ИМАМЕТДИН (г.) Дин имамы, дин башлыгы. Д. в.: Имай, Имами. ИМАМЕТДИН
ИМАМКАЙ (г.-т.) Гарәп теленнән кергән имам (к.) сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Төрдәше: Имайкай. ИМАМКАЙ
ИМАМКОЛ (г.-төр.-т.) Имам (к.) + кол (к.). Имам колы. ИМАМКУЛ
ИМАММАЛИК (г.) Имам (к.) + Малик (к.). ИМАММАЛИК
ИМАММӨХӘММӘТ(г.) Имам (к.) + Мөхәммәт (к.). ИМАММУХАММЕТ
ИМАМНАЗАР (г.) Имам (к.) + Назар (к.). Имам мәрхәмәте. ИМАМНАЗАР
ИМАМРАЗИ (г.) Имам (к.) + Рази (к.). ИМАМРАЗИ
ИМАН (г.) Иман, ышану, инану. Иманов, Иманский фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. ИМАН
ИМАНАЙ (г.-т.) Иман сүзенә -ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган исем. Иманаев, Манаев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Манай. ИМАНАЙ
ИМАНБӘК (г.-төр.-т.) Иман (к.) + бәк. Иманбеков фамилиясендә сакланган. ИМАНБЕК
ИМАНГАЛИ (г.) Иман (к.) + Гали (к.). ИМАНГАЛИ
ИМАНГОЛ ~ ИМАНКОЛ (г.-төр.-т.) Иман (к.) + кол (к.). Д. в.: Иманкул, Мангул, Имакай, Мангуш. Иман сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Пермь татарларында Иманкаев, Иманкин фамилияләрендә сакланган. ИМАНГУЛ ~ ИМАНКУЛ
ИМАНКАЙ (г.-т.) Иман сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Пермь татарларында Иманкаев, Иманкин фамилияләрендә сакланган. ИМАНКАЙ
ИМКИЛГӘН (бор. төр.-т.) Им (теләк) кабул килгән. ИМКИЛЬГАН
ИМТИЯЗ (г.) Башкалардан аерылып тору; өстенлек. ИМТИЯЗ
ИМӘКЕТДИН (г.) Диннең мөмкинлеге, булдыра алучанлыгы. Имякутдинов фамилиясендә сакланган. Д. в.: Имәк. ИМЯКЕТДИН
ИМӘН (бол.-т.; бот.; й. ис.) Имән. Ир баланын имәндәй нык, таза булуын теләп кушылган. Исем компоненты. ИМЯН
ИМӘНБАЙ (төр.-т.) Имән кебек нык бай (ир бала). ИМЯНБАЙ
ИМӘНГОЛ (бол.-т.) Имән кебек нык кол. Имәнголов, Юмангулов фамилияләрендә сакланган. ИМЯНГУЛ
ИМӘНКИЛДЕ (бол.-т.) Имән килде. Имәндәй таза ир бала туды мәгънәсендә. ИМЯНКИЛЬДЕ
ИМӘНКИСКӘ (бол.-т.; геогр.) Имән кискәсе кебек таза, нык егет. Татарстанның Лаеш районындагы татар авылы атамасы. ИМЯНКИСКЯ
ИНАБӘТ (г.) 1. Ышаныч; таяныч. 2. Вәкаләтне бирү, вәкил итеп җибәрү. ИНАБЕТ
ИНАЛ (бор. төр.-т.) 1. Хан баласы, аксөяк. 2. Хан титулы; хаким. ИНАЛ
ИНАМ (г.) Бүләк. Синонимнары: Бүләк, Наил, Нәвал, Ибәт, Һибәт. ИНАМ
ИНАР (г.-т.) Инар; инан, ышан. ИНАР
ИНГАМ (г.) 1. Бүләкләү, бүләк бирү, яхшылык итү. 2. Игътибарлык, тырышлык. ИНГАМ
ИНДУС (һинд.; этн. яки лат.) 1. Индус (һиндлы). 2. Индустрия сүзенең беренче өлеше — индус. ИНДУС
ИНКЫЙЛАБ (г.; неол.) Алмашыну, революция. 20 нче елларда кушылган яңа исем. ИНКИЛАБ
ИНСАН (г.) Кеше, адәм баласы. ИНСАН
ИНСАФ (г.) Инсафлылык, тәртиплелек, намуслылык; гаделлек, гадел хөкем. ИНСАФ
ИНСАФЕТДИН (г.) Дин инсафлыгы, тәртиплелеге; гаделлеге. ИНСАФЕТДИН
ИНТИЗАР (г.) Зарыгып көтеп алган бала. ИНТИЗАР
ИНФАЗ (г.) Җиренә җиткерү, эшкә ашыру; гамәлгә ашыру. ИНФАЗ
ИНФАК (г.) Туйдырып тору чыгымнары. ИНФАК
ИНШӘР (г.) «Инкыйлаби шәрык» («Көнчыгыш революциясе») сүзләреннән ясалган кыскартылма кушма исем. Төрдәше: Иншар. ИНШАР
ИНҖИЛ (г.; дини) 1. Яктылык, нур чәчүче, ачыклык. 2. Христианнарда дин китабы — Евангелие. Ф. в.: Инзил. ИНЗИЛЬ
ИНҖИР (ф.; бот.) Инҗир, фига. ИНЖИР
Ир (төр.-т.) Ир кеше. Исем компоненты. Ир
ИРАМ (ф.) Җәннәт бакчасы. ИРАМ
ИРАС (г.) 1. Мирас калдыру, варис итеп билгеләү. 2. Икенче бернәрсәнең булуына сәбәп булу. ИРАС
ИРАСХАН (г.-төр.-т.) Хан мирасы. ИРАСХАН
ИРБАЙ (төр.-т.) Ир + бай. ИРБАЙ
ИРБИ (төр.-т.; геогр.) Ир + би (бәк). Чаг.: Ирбәк. Профессор А. К. Матвеев Ирбит шәһәре атамасының асылында Ирби (Ирбей) исеме ята дип саный. ИРБИ
ИРБУЛАТ (т.-г.) Ир + Булат (к.). ИРБУЛАТ
ИРБУЛСЫН (төр.-т.) Ир булсын, ир бала тусын. ИРБУЛСЫН
ИРБӘК (төр.-т.) Ир + бәк. Чаг.: Ирби. ИРБЕК
ИРГАЗИ (төр.-т.-г.) Хак юлда көрәшүче ир-егет. Шушы исемнән Иргазиев һәм Иргазин фамилияләре ясалган. ИРГАЗИ
ИРГАЛИ (т.-г.) Ир + Гали (к.). Шушы исемнән Иргалиев һәм Иргалин фамилияләре ясалган. Д. в.: Ирали. ИРГАЛИ
ИРГОЛ (төр.-т.) Ир + кол (к.). ИРГУЛ
ИРДӘҮЛӘТ (төр.-т.-г.) Ир + Дәүләт (к.). ИРДАВЛЕТ
ИРЕК (т.; неол.) Азатлык, хөрлек, ирек. ИРЕК
ИРЗА (г.) Ризалаштыру, күңелен табу. Ирзин, Ерзин фамилияләрендә сакланган. ИРЗА
ИРЗАҺИД ~ ИРЗАҺИТ (т.-г.) Ир + Заһид (к.). Д. в.: Ирзаһ, Ирза. ИРЗАГИД ~ ИРЗАГИТ
ИРКЕН (т.; неол.) Иркен, азат. Исем компоненты. ИРКЕН
ИРКЕНБАЙ (төр.-т.) Иркен (к.) + бай. Иркенбаев, Иркинбаев, Яркимбаев фамилияләрендә сакланган. ИРКЕНБАЙ
ИРКЕНБӘК (төр,т.) Иркен, мул тормышлы бәк мәгънәсендә. ИРКЕНБЕК
ИРКИЛМӘК (төр,т.) Ир килмәк, ир бала тумак. ИРКИЛЬМЯК
ИРКӘ (т.) Иркә, кадерле. Исем компоненты. ИРКЯ
ИРКӘБАЙ (т.) Иркә (к.) + бай (к.). ИРКЯБАЙ
ИРКӘГАЛИ (т.-г.) Иркә (к.) + Гали (к.). ИРКЯГАЛИ
ИРКӘШ (төр.-т.) Ир сүзенә -кәш иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. ИРКЯШ
ИРМОРЗА (төр.-т.-ф.) Ир + Морза (к.). ИРМУРЗА
ИРМОРАТ (төр.-т.-г.) Ир (к.) + Морат (к.). ИРМУРАТ
ИРМӨХӘММӘТ (т.-г.) Ир (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Ирмәт, Ирми, Ирмәмәт, Ирмүт, Ирмәш. ИРМУХАММЕТ
ИРМӘК (т.-каз.) Кызык, юаныч бирүче. Себер татарларында һәм казахларда «кызык» дигән мәгънә белдерә торган Ирмәк исеме хәзер дә кулланылышта йөри. Синонимы: Исәкәй. ИРМЯК
ИРНАЗАР (т.-г.) Ир (к.) + Назар (к.). ИРНАЗАР
ИРСУБАЙ (төр.-т.-ф.) Ир (к.) + Субай (к.). ИРСУБАЙ
ИРСӘЕТ (төр.-т.-г.) Ир (к.) + Сәет (к.). Д. в.: Ирсәй. ИРСАИТ
ИРТУГАН (бор. кып.-т.) Ир бала туган. ИРТУГАН
ИРФАН (ф.-таҗ .) Аң-белем, мәгърифәт; тәрбия. ИРФАН
ИРХАН (бор. төр.-т.) Ир хан. ИРХАН
ИРХУҖА (төр.-т.-ф.) Ир хуҗа. ИРХУЗЯ
ИРХӨСӘЕН (бол.-т.-г.) Ир Хөсәен (к.). Бу исем Татарстанның Зеленодол районы Мулла Иле авылы зиратында 1784—1785 елларда куелган кабер ташында бар. ИРХУСАИН
ИРШАД ~ ИРШАТ (г.) Туры юлга кертү; юлбашчылык, җитәкчелек итү; күрсәтмә бирү. ИРШАД ~ ИРШАТ
ИРЬЕГЕТ (төр.-т.) Ир егет; булдыклы егет. ИРЬЕГЕТ
ИРҖЕМӘС (бол.-т.) Сыкранмас, авырмас. Бу исем Татарстанның Зеленодол районы Мулла Иле авылы зиратындагы борынгы кабер ташында сакланган. ИРДЖЕМАС
ИСАБӘТ (г.) Эштә, сүздә тугрылыкка, дөреслеккә ирешү. ИСАБАТ
ИСБАХ (г.) 1. Ачыклану. 2. Таң нуры. Чаг.: Таңнур. ИСБАХ
ИСБАХЕТДИН (г.) Дин ачыклыгы. ИСБАХЕТДИН
ИСКӘНДӘР (бор. гр.; миф.; тар.) «Ирләрне җиңүче» мәгънәсендәге Александр исеменнән. Борынгы грек акчаларында Юпитер улы куш мөгезле Амон алла кыяфәтендә сурәтләнгән. Бөек полководец Александр Македонский куш мөгезле баш киеменнән (шлемнан) йөргән. Шәрык халыклары аны Искәндәр Зөлкәрнаен («Куш мөгезле Искәндәр») дип атаганнар. Инглизләрдә, немецларда Александер, итальяннарда Алессандро, испаннарда Алехандро. ИСКАНДЕР
ИСКӘНДӘРБӘК (бор. гр.-төр.-т.; тар.) Искәндәр (к.) + бәк. ИСКАНДЕРБЕК
ИСЛАМ (г.) 1. Буйсыну, Аллаһыга буйсыну, күндәмлек. 2. Мөслим, мөселман. 3. Сәламәт, сау, төзек. Д. в.: Ислай, Ислакай, Слам. Исем компоненты. ИСЛАМ
ИСЛАМБАЙ (г. -төр.-т.) Ислам (к.) + бай. Чаг.: Байислам. ИСЛАМБАЙ
ИСЛАМБАКЫЙ (г.) Ислам (к.) + Бакый (к.). ИСЛАМБАКИ
ИСЛАМБИ (г.-төр.-т.) Ислам (к.) + би. ИСЛАМБИ
ИСЛАМБӘК (г.-төр.-т.) Ислам (к.) + бәк. ИСЛАМБЕК
ИСЛАМГАЗИ (г.) Ислам (к.) + Гази (к.). Чаг.: Газиислам. ИСЛАМГАЗИ
ИСЛАМГАЛИ (г.) Ислам (к.) + Гали (к.). Чаг.: Галиислам. ИСЛАМГАЛИ
ИСЛАМГИР (г.-ф.) Ислам динен тотучы. ИСЛАМГИР
ИСЛАМГОЛ ~ ИСЛАМКОЛ (г.-төр.-т.) Ислам (к.) + кол. ИСЛАМГУЛ ~ ИСЛАМКУЛ
ИСЛАМГӘРӘЙ ( г.-төр.-т.) Ислам (к.) + Гәрәй (к.). ИСЛАМГАРАЙ
ИСЛАМЕТДИН (г.) Ислам дине кешесе. Чаг.: Диниислам. ИСЛАМЕТДИН
ИСЛАМЗАДӘ (г.-ф.) Ислам (мөселман) баласы мәгънәсендә. Чаг.: Ибнеислам. ИСЛАМЗАДА
ИСЛАММОРАТ (г.) Ислам теләге. ИСЛАММУРАТ
ИСЛАМНУР (г.) Ислам нуры. Чаг.: Нурислам. ИСЛАМНУР
ИСЛАМНӘБИ (г.) Ислам (к.) + Нәби (к.). Ислам пәйгамбәре (Мөхәммәт пәйгамбәр). ИСЛАМНАБИ
ИСЛАМХАН (г.-төр.) Ислам (к.) + хан (к.). Чаг.: Ханислам. ИСЛАМХАН
ИСЛАМХАҖИ (г.) Ислам (к.) +Хаҗи (к.). Чаг.: Хаҗелислам. ИСЛАМХАЗИ
ИСЛАМХУҖА (г.-ф.) Ислам (к.) + Хуҗа (к.). Чаг.: Хуҗаислам. ИСЛАМХУЗЯ
ИСЛАМХӘЙ (г.) Ислам (к.) + Хәй (к.). ИСЛАМХАЙ
ИСЛАМША (г.-ф.) Ислам (к.) + шаһ (к.). Чаг.: Шаһислам. ИСЛАМША
ИСЛАМШӘЕХ (г.) Ислам (к.) + Шәех (к.). Чаг.: Шәйхелислам. ИСЛАМШЕЙХ
ИСЛАМШӘРИФ (г.) Ислам (к.) + Шәриф (к.). Чаг.: Шәрифелислам. ИСЛАМШАРИФ
ИСЛАМҖАН (г.-ф.) Ислам (к.) + җан (к.). ИСЛАМДЖАН
ИСЛАХ (г.) Төзәтү, үзгәртү; реформа. ИСЛАХ
ИСМАК (ф.) Юмарт. Синонимнары: Кәрам, Кәрим, Фәез. ИСМАК
ИСМЕӘГЪЗӘМ (г.) Бик бөек исем. Аллаһы тәгаләнең 99 күркәм исем сыйфатлары, эпитетлары. ИСМЕАГЗАМ
ИСМЕМӘГЪРУФ (г.) Исеме танылган, атаклы. ИСМЕМАГРУФ
ИСМӘГЫЙЛЬ (бор. яһ.-г.; дини) «Аллаһ үзе ишетә» мәгънәсендә». Русларда Измаил, инглизләрдә Ишмейел, итальяннарда Измаэле. Руслардагы Изот та шушы исемнән ясалган. Д. в.: Исмаил, Исмай, Исмак, Смак, Смакай, Смаил, Смәел. ИСМАГИЛ
ИСРАФИЛ (бор. яһ.-г.; дини) Көрәшче, сугышчан. Кыямәт көненең килүе турында хәбәр итүче фәрештә. ИСРАФИЛ
ИСХАК (бор. яһ.-г.) Көлү; көләч. Русларда Исаак, инглизләрдә Айзак, Айзек, немецларда Изаак, итальяннарда Изакко. ИСХАК
ИСӘКӘЙ (бор.төр.-т.) Кызык, юаныч. Казан татарларында XVI—XVII йөзләрдә актив кулланылышка ия булган исем. Д. в.: Исәк, Исәки. Синонимы: Ирмәк. ИСЯКАЙ
ИСӘН (төр.-т.) Сау-сәламәт, исән. Исем компоненты. ИСАН
ИСӘНАМАН Исән-сау, сәламәт-имин. ИСАНАМАН
ИСӘНБАЙ (төр.-т.) Исән бай (к.); исән-сау бай (бала). Д. в.: Исәнәй, Исай, Әсәнбай. ИСАНБАЙ
ИСӘНБУЛАТ (т.-г.) Исән Булат (к.). ИСАНБУЛАТ
ИСӘНБУЛДЫ (төр.-т.) Исән туды мәгънәсендә. ИСАНБУЛДЫ
ИСӘНБӘК (төр.-т.) Исән-сау бәк. Д. в.: Әсәнбәк. ИСАНБЕК
ИСӘНБӘТ (т.-г.) 1. Исәнмөхәммәттән ясалып, нык фонетик үзгәреш кичергән исем. Сау-сәламәт Мөхәммәт. 2. Т. Кусимова карашынча, Исән + Өммәт (к.) төзелешле исем. ИСАНБЕТ
ИСӘНГАЛИ (т.-г.) Исән Гали (к.). Д. в.: Исәнали. ИСАНГАЛИ
ИСӘНГИЛДЕ ~ ИСӘНКИЛДЕ (төр,т.) Сау-сәламәт килде (туды). Исәнгилдиев, Исәнкилдиев фамилияләрендә сакланган. ИСАНГИЛЬДЕ ~ ИСАНКИЛЬДЕ
ИСӘНГОЛ ~ ИСӘНКОЛ (төр.-т.) Исән кол. ИСАНГУЛ ~ ИСАНКУЛ
ИСӘНГӘРӘЙ (төр.-т.) Исән Гәрәй (к.). ИСАНГАРАЙ
ИСӘНДӘҮЛӘТ (төр.-т.-г.) Исән Дәүләт (к.). ИСАНДАВЛЕТ
ИСӘНКИЛ (төр.-т.) Исән-сау кил (ту). ИСАНКИЛЬ
ИСӘНМОРАТ (т.-г.) Исән Морат (к.). ИСАНМУРАТ
ИСӘНМОРЗА (төр.-ф.) Исән Морза (к.). Д. в.: Әсәнморза. ИСАНМУРЗА
ИСӘНМӨХӘММӘТ (т.-г.) Исән Мөхәммәт (к.). Д. в.: Исәнмәмәт, Исөмәт, Исәнмәт. ИСАНМУХАММЕТ
ИСӘНСӘЙФ (т.-г.) Исән Сәйф (к.). Д. в.: Исәнсеф. ИСАНСЕЙФ
ИСӘНТИМЕР (төр.-т.; й. ис.) Исән тимер. Ир баланын исән-таза һәм тимердәй нык булуын теләп кушылган. ИСАНТИМЕР
ИСӘНТОР (төр.-т.; й. ис.) Исән тор. Бала исән торсын, яшәсен дип теләү исеме. ИСАНТУР
ИСӘНХУҖА (төр.-т.-ф.) Исән хуҗа. Д. в.: Әсәнхуҗа. ИСАНХУЗЯ
ИСӘНЧЕК (бор. төр.-т.) Исән сүзенә -чек иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Исәнчеков фамилиясендә сакланган. ИСАНЧЕК
ИСӘНЧУРА (бор. төр.-т.) Исән чура (бала, игенче, сугышчы). ИСАНЧУРА
ИСӘНЬЯР (т.-ф.) Исән дус, иптәш. ИСАНЬЯР
ИТТАКИ (г.) Саклык күрсәтүче, тәкъва. ИТТАКИ
ИТФАЛ (г.) Туу, барлыкка килү. ИТФАЛ
ИХЛАС (г.) Керсез, пакь күңеллелек; турылык, ихласлык. ИХЛАС
ИХРАЗ (г.) Казану, ирешү. ИХРАЗ
ИХРАЗЕТДИН (г.) Диннең казанышы. ИХРАЗЕТДИН
ИХСАН (г.) Игелек, яхшылык, ярдәм, булышлык; шәфкатьлелек эшләү. ИХСАН
ИХТИРАМ (г.) Хөрмәтләү, олылау; ихтирам итү. ИХТИРАМ
ИШАН (ф.; дини) 1. Ш. Мәрҗани фикеренчә, ишан сүзе төрки телләрдәге «ышан»нан алынган. 2. А. Гафуров ишан сүзе фарсы телендә «алар» мәгънәсен белдерә дип саный. 3. Ислам динендә руханилар титулы. Исем компоненты. ИШАН
ИШАНБАЙ (ф.-төр.-т.) Ишан (к.) + бай. Ишанбаев фамилиясендә сакланган. ИШАНБАЙ
ИШАНГАЛИ (ф.-г.) Ишан (к.) + Гали (к.). Д. в.: Игианали. ИШАНГАЛИ
ИШАНГӘРӘЙ (ф.-төр.-т.) Ишан (к.) + Гәрәй (к.). ИШАНГАРАЙ
ИШАНКОЛ ~ ИШАНГОЛ (ф.-төр.-т.) Ишан (к.) + кол. ИШАНКУЛ ~ ИШАНГУЛ
ИШАНХУҖА (ф.) Ишан (к.) + Хуҗа (к.). ИШАНХУЗЯ
Иш (бор. төр.-т.) Күп мәгънәле борынгы төрки сүз. Ул иш-җөп (так түгел), пар, ишле, күп, иптәш, юлдаш, дус, булышчы, тиң, тиңдәш, охшаш, хатын, гаилә, күч, ыруг һ. б. мәгънәләрне белдергән. Актив исем компоненты. Мондый компонентлы исемнәр күбесенчә ир балаларга гаиләнең беренче ир балалары дөньяда тормаганда кушылган. Иш, өстәү, өстәмә, ягъни беренче бала түгел. Иш
ИШБАЙ (төр.-т.) Иш (к.) + бай. Гаиләне ишәйтүче ир бала мәгънәсендә. Марилар Эшпай әйтелешендә кабул иткәннәр (С. Черных). ИШБАЙ
ИШБАК (төр.-т.) Гаиләне ишәйтүче дөньяга бак, ягъни ту мәгънәсендә. Д. в.: Ишпак, Шпак. ИШБАК
ИШБАКТЫ (төр.-т.) Гаиләне ишәйтүче бала бакты, ягъни туды мәгънәсендә. Бу исем мариларга да кергән. ИШБАКТЫ
ИШБАР (төр.-т.) Гаиләне ишәйтүче бала бар мәгънәсендә. ИШБАР
ИШБАРС (төр.-т.) Иш (к.) + Барс (к.). ИШБАРС
ИШБАТЫР (төр.-т.) Иш (к.) + Батыр (к.). ИШБАТЫР
ИШБИРДЕ (төр.-т.) Угыл, ярдәмче бирде; иш бирде мәгънәсендә. Чаг.: Бирдеиш. ИШБИРДЕ
ИШБУЛ (төр.-т.) Ярдәмче, юлдаш бул мәгънәсендә. Ишбулов фамилиясендә сакланган. ИШБУЛ
ИШБУЛАТ (төр.-т.) Иш (к.) + Булат (к.). ИШБУЛАТ
ИШБУЛДЫ (төр.-т.) Ярдәмче, юлдаш ир бала булды мәгънәсендә. Чаг.: Булдыиш. Ишбулдин һәм Ижбулдин фамилияләрендә сакланган. ИШБУЛДЫ
ИШБҮЛӘК (төр.-т.; й. ис.) 1. Нәселне дәвам иттерүче ир бала мәгънәсендә. 2. Әтисе үлгәч туган ир бала, әтисе бүләге. ИШБУЛЯК
ИШГАЛИ (төр.-т.) Иш (к.) + Гали (к.). Д. в.: Ишали, Ишалы, Ишале. ИШГАЛИ
ИШГУҖА ~ ИШЕМХУҖА (т.-ф.) Ишем (гаиләм) хуҗасы булачак ир бала мәгънәсендә. Төрдәше: Ишхуҗа. ИШГУЗЯ ~ ИШЕМХУЗЯ
ИШДӘҮЛӘТ (т.-г.) Иш (к.) + Дәүләт (к.). ИШДАВЛЕТ
ИШЕМ ~ ИШИМ (төр.-т.) Иш («бала», «гаилә») сүзенә беренче зат тартым кушымчасы -ем (-им) ялганып ясалган исем. Ишемов, Ишимов фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. ИШЕМ ~ ИШИМ
ИШЕМБАЙ (төр.-т.) Ишем (к.) + бай (к.). ИШЕМБАЙ
ИШЕМБӘТ (т.-г.) к. Ишмөхәммәт. «Иш + Өммәт (халык)» төзелешле исем булуы да мөмкин (Т. Кусимова). ИШЕМБЕТ
ИШЕМГОЛ (төр.-т.) Ишем (к.) + кол. ИШЕМГУЛ
ИШЕМКӘЙ (төр.-т.) Ишем (к.) исеменә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. ИШЕМКАЙ
ИШЕМХУҖА (төр.-т.-ф.) Ишем (к.) + Хуҗа (к.). ИШЕМХУЗЯ
ИШЕМЪЯР (төр.-т.-ф.) Ишем (гаиләм) яры, дусты. ИШЕМЪЯР
ИШКАП (төр.-т.) Иш (тиң, иптәш, дус) сүзенә борынгы төрки телдә «якын туган, кан кардәш» мәгънәсен белдерә торган кап сүзе кушылып ясалган исем. Казан татарларындагы Ишкапов, Шкапов фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Шкап. ИШКАП
ИШКАРА (төр.-т.) Иш кара (ту), дөньяга кил. Синонимы: Ишбак (к.). ИШКАРА
ИШКЕНӘ (төр.-т.) Иш кенә. Ишкенин фамилиясендә сакланган. ИШКЕНЯ
ИШКИЛ (төр.-т.) Иш кил (ту). ИШКИЛЬ
ИШКИЛДЕ (төр.-т.) Иш килде (туды). Чаг.: Килдеш, Килдеиш. ИШКИЛЬДЕ
ИШКУӘТ (төр.-т.) Нәселнең ишен һәм куәтен арттыручы мәгънәсендә. Ишкуатов фамилиясендә сакланган. ИШКУАТ
ИШКӘЙ (төр.-т.) Иш сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Д. в.: Ишки, Ишук, Иши, Ишюк. ИШКАЙ
ИШЛЕБАЙ (төр.-т.) Ишле бай. ИШЛЕБАЙ
ИШЛИЯР (т.-ф.) Ишле дус, яр. ИШЛИЯР
ИШМАН (төр.-т.-ф.) Иш, тиңлек иясе. Ишманов фамилиясендә сакланган. ИШМАН
ИШМОРАТ (т.-г.) Иш (к.) + Морат (к.). ИШМУРАТ
ИШМОРЗА (төр.-т.-ф.) Иш (к.) + Морза (к.). ИШМУРЗА
ИШМУЛЛА (төр.-г.) Иш (к.) + мулла (к.). Ишмуллин фамилиясендә сакланган. ИШМУЛЛА
ИШМӨХӘММӘТ (т.-г.) Мөхәммәткә (к.) иш бала. Чаг.: Мөхәммәтиш. Д. в.: Ишмәмәт, Ишмәт, Ишмай, Ишми, Ишмуй, Ишмүй, Ишембәт, Ишмекәй, Ишмүк, Ишмәк, Ишмет, Ишәй, Иши, Ишүк, Ишуй. ИШМУХАММЕТ
ИШНАЗАР (төр.-т.-г.) Иш (к.) + Назар (к.). ИШНАЗАР
ИШНАРАТ (төр.-т.; й. ис.) Иш + нарат. Ир баланын нарат агачы кебек нык һәм зифа булуын теләп кушылган. ИШНАРАТ
ИШНИЯЗ (т.-ф.) Иш (к.) + Нияз (к.). ИШНИЯЗ
ИШНУР (т.-г.; неол.) Иш (к.) + нур. ИШНУР
ИШРАК (г.) 1. Яктырту, нурландыру. 2. Нур, балкыш. ИШРАК
ИШРАТ (г.) Дуслык, күңеллелек, хозурлык. ИШРАТ
ИШСАРЫ (бор. төр.-т.) Иш сары (байлык, алтын, ягъни ир бала). Ишсаров, Ишсарин фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Ишсар. ИШСАРЫ
ИШСОЛТАН (төр.-т.-г.) Иш (к.)+ Солтан (к.). XX йөз башларына кадәр Казан татарларында ирләр һәм хатын-кызлар исеме булып йөргән исем. ИШСУЛТАН
ИШТАЙ (төр.-т.) Иш (к.) + тай (к.). Иштаев фамилиясендә сакланган. ИШТАЙ
ИШТАҢ (бор. төр.-т.; й. ис.) Таң ише. Таңда туган иш (дус, иптәш, бала) мәгънәсендә. Алабуга керәшеннәрендә Иштанов фамилиясендә сакланган. ИШТАН
ИШТИМЕР (төр.-т.; й. ис.) Иш (к.) + тимер. Ир бала тимердәй нык булсын дип теләп кушылган. Д. в.: Ишти, Иштими, Иштим. ИШТИМЕР
ИШТИРӘК (төр.-т.; й. ис.) Иш (к.) + тирәк (таяныч). Ике бертуган ир балаларның яки игезәк ир балаларның берсенә кушыла торган традицион исемнәрнең (Иштирәк белән Куштирәкнең) берсе (X. Маннанов). Идел-Кама болгарларында XII—XIII йөзләрдә үк очрый. Иштирәков фамилиясендә сакланган. ИШТИРЯК
ИШТУГАН (төр.-т.-г.) Иш (к.) + туган. Башка ир балаларга иш булып туган. Д. в.: Иштук, Истюк. ИШТУГАН
ИШТУКАЙ (бор. төр.-т.) Иш (к.) + Тукай (к.). ИШТУКАЙ
ИШТҮРӘ (төр,т.) Иш (к.) + түрә. ИШТЮРА
ИШХАН (төр.-т.) Иш (к.) + хан (к.). Н. А. Баскаков Ишхан исеме ишан сүзеннән ясалган дип саный. ИШХАН
ИШХУҖА (төр.-т.-ф.) к. Ишгуҗа. Ишхуҗин, Искуҗин фамилияләрендә сакланган. ИШХУЗЯ
ИШЧУРА (төр.-т.) Иш (к.) + чура (бала, игенче, сугышчы). ИШЧУРА
ИШЬЕГЕТ (төр.-т.) Иш (к.) + егет. ИШЬЕГЕТ
ИШЬЯР (т.-ф.) Иш (к.) + яр (дус, иптәш). ИШЬЯР
ИШӘЙ (төр.-т.) Ишәй, күбәй. Казан татарларында XVI—XVII йөзләрдә актив кулланылышка ия булган исем. Ишәев, Ишеев фамилияләрендә сакланган. ИШАЙ
ИҖАТ (г.; неол.) Иҗат; барлыкка китерү, бар итү, уйлап табу. ИДЖАТ
ИҺДӘ (г.) Бүләк итеп бирү; багышлау. ИХДА
ИҺДӘЕТДИН (г.) Дин бүләге ИХДАЕТДИН