ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ |
|
|
|
|
|
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы |
|
Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы |
|
Русча язылышы |
|
|
Ы |
|
|
ЫРГЫМ (төр.-т.) |
|
Ыргым, алга омтылыш. |
|
ЫРГЫМ |
ЫНДЫРЧЫ (төр.-т й. ис.) |
|
Элек көзен ындырда ашлык суккан вакытта (ындыр аенда) туган ир балага кушылган. Болгарларның бәрәдҗ ыругы шәҗәрәсендә Ындырчы исеме бар. |
|
ЫНДЫРЧИ |
ЫРСАЙ (бор. төр.-т.) |
|
Ырызлы, уразлы, бәхетле. Ырсаев, Ирсаев фамилияләрендә сакланган. |
|
ЫРСАЙ |
ЫРЫМБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) |
|
Ырым + бай. Билгеле бер ырым үтәгәннән соң туган ир балага кушылган. Рямбаев фамилиясендә сакланган. |
|
ЫРЫМБАЙ |
ЫРЫМГОЛ (бор. төр.-т.; й. ис.) |
|
Ырым + кол. Билгеле бер йола үтәгәннән соң туган ир балага кушылган. Рямгулов, Рямкулов фамилияләрендә сакланган. |
|
ЫРЫМГУЛ |