Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Й

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Й
ЙАГАН (бор. төр.-т.) Йаган сүзе борынгы төрки телдә «фил» мәгънәсен белдергән. Яган, Ягун исеме Казан шәһәренең XVI—XVII гасырларда язылган сан алу кенәгәләрендә бар. ЙАГАН
ЙОБАНАЙ (бор. төр.-т.) Юаныч, куаныч мәгънәсендә. Юбанаев фамилиясендә сакланган. ЮБАНАЙ
ЙОЗАК (бор. төр.-т.; й. ис.) Баланын үлеме йозаклансын, туктасын дип теләп кушылган. ЮЗАК
ЙОЛДЫЗ (т.; астр.; неол.) Йолдыз кебек якты, нурлы (бала). ЮЛДУЗ
Йома (г.) Җомга. Исем компоненты. Бу компонент кергән исемнәр җомга көнне туган балаларга бирелгән. Юма
ЙОМАБАЙ (г.-төр.-т; ы. ис.) Йома (к.) + бай (к.). Д. в.: Юмай, Юмаш, Йома («җомга»). ЮМАБАЙ
ЙОМАГАЛИ (г.; й. ис.) Йома (к.) + Гали (к.). ЮМАГАЛИ
ЙОМАГАЛИМ (г.;й.ис.) Йома (к.) + Галим (к.). ЮМАГАЛИМ
ЙОМАГОЛ (г.-төр.-т.; й. ис.) Йома (к.) + кол. Д. в.: Җомагол, Юмай, Юмаш, Җомай. ЮМАГУЛ
ЙОМАГУҖА ~ ЙОМАХУҖА (г.-ф.; й. ис.) Йома (к.) + Хуҗа (к.). ЮМАГУЗЯ ~ ЮМАХУЗЯ
ЙОМАДИЛ (г.-ф.; й. ис.) Җомга көн туган шат күңел (бала). Җомга көнне туды. ЮМАДИЛЬ
ЙОМАКИЛДЕ (г.-т.; й. ис.) Җомга көнне туды. ЮМАКИЛЬДЕ
ЙОМАСАЛИХ (г.; й. ис.) Йома (к.)+ Салих (к.). Казан арты сөйләшләрендә Җомгасалих. ЮМАСАЛИХ
ЙОМАСОЛТАН (г.; й. ис.) Йома (к.)+ Солтан (к.). Төрдәше: Юмасолтан. ЮМАСУЛТАН
ЙОМАХАН (г.-төр.-т.; й. ис.) Йома (к.) + хан (к.). ЮМАХАН
ЙОМГАЛАК (бор. төр.-т.; геогр.) 1. Йомгаклау, яшерү; очын югалту. 2. Табышмак. Башкорт теленең Сакмар сөйләшләрендә йомалак (йомгалак) сүзе әле хәзер дә «табышмак» мәгънәсендә кулланыла. Борынгы заманнарда кеше исеме һәм, гомумән, сүз магик көчкә ия дип санаганнар. Кешенең чын исеме билгеле булса, исемен әйтеп, аңа авыру, зыян-зарар китерергә мөмкин дигән мәҗүси ышану булган. Бу ышану чын исемне яшерү (табулаштыру) йоласын тудырган. Татарстанның Саба районындагы бер татар авылы Йомгалак исемен йөртә. Татарлар арасында, сирәк булса да, Юмгалаков фамилиясе очрый. ЮМГАЛАК
Йорт Йорт, өй; яши торган җир, ил. Исем компоненты. Юрт
ЙОРТАЙ (бор. төр.-т.) Йорт (борынгы төрки телдә йорт сүзе «өй, биләмә, яшәү урыны, җир, ил» мәгънәләрен белдергән) сүзенә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган, күч. «Йорт җанлы, йорт өчен тырышучан». Юртаев, Юртыев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Йортый. ЮРТАЙ
ЙОРТАМАН (төр.-т,г.) Йорт аман,ягъни исән-имин. Типтәрләрдә Йортаманов (Юртаманов) фамилиясендә сакланган. ЮРТАМАН
ЙОРТБАГЫШ (бор. төр.-т.) 1. Йорт багучы; төп йортта торып калучы бала (төпчек ир бала). 2. Ил-йорт багучы, ил-йорт агасы. Юртбагышев фамилиясендә сакланган. ЮРТБАГЫШ
ЙОРТБАК (төр.-т.) Йортын багучы (төпчек ир бала). ЮРТБАК
ЙОРТЛЫБАЙ (төр.-т.) Йорт-җире булган бай (к.). Себер татарларында Юртлубаев фамилиясендә сакланган. ЮРТЛЫБАЙ
ЙОРТМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Йорт (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Йортмәмәт. ЮРТМУХАММЕТ
ЙОРТЫЙ (төр.-т.) 1. Йортка бирелгән; йорт җанлыклы. 2. Төп йортта калучы ир бала. Юртыев, Юртеев фамилияләрендә сакланган. ЮРТЫЙ
ЙОСЫФ (бор. яһ.-гдини) 1. Аллаһ тарафыннан арттырылган, өстәлгән. 2. Күркәмлек, гүзәллек иясе. 3. Мандарин. Легендар Йосыф пәйгамбәр исеме. Русларда — Иосиф, Осип, инглизләрдә — Джозеф, французларда—Жозеф, испаннарда—Хосе, итальяннарда — Джузеппе, полякларда — Юзеф. Д. в.: Йостык, Йосык. Исем компоненты. ЮСУП
ЙОСЫФБАЙ (г.-төр.-т.) Йосыф (к.) +бай (к.). ЮСУПБАЙ
ЙОСЫФБӘК (г.-төр.-т.) Йосыф (к.) + бәк. ЮСУПБЕК
ЙОСЫФГАЛИ ~ ЙОСЫФАЛИ (г.) Йосыф (к.) + Гали (к.). ЮСУПГАЛИ ~ ЮСУПАЛИ
ЙОСЫФКОЛ (г.-төр.-т.) Йосыф (к.) + кол (к.). ЮСУПКУЛ
ЙОСЫФМОРЗА (г.-ф.-г.) Йосыф (к.) + Морза (к.). ЮСУПМУРЗА
ЙОСЫФХАН (г.-төр.-т.) Йосыф (к.)+ хан (к.). ЮСУПХАН
ЙОСЫФҖАН (г.-ф.) Йосыф (к.) + җан. ЮСУПЖАН
ЙӨЗБӘК (төр.-т.) Йөз яшәр бәк. ЮЗБЕК
ЙӨЗИКӘЙ (төр.-т.) Йөзи (йөзле, әдәпле, бәхетле) яки йөз (сан) сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Юзикаев, Юзикеев, Юзкаев һәм Юзейкин фамилияләрендә сакланган. ЮЗИКАЙ
Йөзле (төр.-т.) Йөзлекле, йөз пәрдәле. Исем компоненты. Юзли
ЙӨЗЛЕБАЙ ~ ЙӨЗЛЕКБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Йөзлекле, йөз пәрдәле бай (ир бала). Электә баланын йөз пәрдәсе (йөзлек — бит ярасы) белән дөньяга килүен бәхет билгесе итеп санаганнар һәм аңа йөзле, йөзлек сүзе кергән кушма исем биргәннәр. ЮЗЛИБАЙ ~ ЮЗЛИКБАЙ
ЙӨЗЛЕБӘК (төр.-т.) Йөзле, йөз пәрдәле (әдәпле, бәхетле) бәк. Йөзлебәков, Йөзлебеков, Юзлюбеков фамилияләрендә сакланган. ЮЗЛИБЕК
ЙӨЗЛЕКӘЙ (төр.-т.) Йөзле (йөзлекле) сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Йөзлекиев, Юзликиев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Йөзлеки, Йөзеки. ЮЗЛИКАЙ
ЙӨЗЛЕМӨХӘММӘТ (т.-г.) Йөзле (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Йөзлемөхәм, Йөзлемәмәт, Йөзлемәт, Йөзлемәй. ЮЗЛИМУХАММЕТ
ЙӨЗЛЕНУР (т.-г.) Йөзле (к.) + нур. Чаг.: Нурйөз, Нурлыйөз, Нурлыруй, Нурчирә. ЮЗЛИНУР
ЙӨЗМИҢЛЕКӘЙ ~ ЙӨЗМИНКӘЙ (т.) Миңле (чибәр, матур) йөз. Чаг.: Калчәр, Миңлейөз. ЮЗМИНЛИКАЙ ~ ЮЗМИНКАЙ
ЙӨЗМӘН (төр.-т.-ф.) Йөз иясе; куч. йөз яшәр. ЮЗМАН
ЙӨЗМӨХӘММӘТ (т.-г.) Йөз яшәр Мөхәммәт. Д. в.: Йөзмәт, Йөзмәй, Йөзмәмәт, Йөзмөхәм, Йөзмүк. ЮЗМУХАММЕТ
ЙӨЗЬЯШӘР (төр.-т.) Йөз яшәр, йөзгә җитәр. ЮЗЬЯШАР
ЙӨЗӘЙ ~ ЙҮЗӘЙ ~ ЙҮЗИ (бор. төр.-т.) 1. Йөзәй, йөз ел яшә (йөзгә җит). 2. Күбәй, ишәй. Казан татарларында һәм татар-типтәрләрдә Юзаев, Юзеев һәм Юзиев фамилияләрендә сакланган. ЮЗАЙ ~ ЮЗИ
ЙӨЗҖАН (төр.-т.-ф.) Йөз (яшәр) җан. ЮЗДЖАН
ЙӨСЕР (г.) 1. Байлык, мул тормыш; рәхәтлек, ансатлык. 2. Кара мәрҗән. ЮСИР