Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — К

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
К
КАБАЙ (бор. төр.-т.) Кабык бишек, бәллү. Татар-мишәрләрдә һәм Себер татарларында Кабаев фамилиясендә сакланган. КАБАЙ
КАБАН (бор. төр.-т.; зоол.; й. ис.) Ир баланын кабан кебек көчле булуын теләп кушылган. Казан татарларында һәм русларда Кабанов фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. КАБАН
КАБАНБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Кабан (к.) + бай (к.). Кабанбаев фамилиясендә сакланган. КАБАНБАЙ
КАБАНБӘК (бол.-т.; й. ис.) Кабан (к.) + бәк. Кабанбиков фамилиясендә сакланган. КАБАНБЕК
КАБИЛ (г.) 1. Кабул итүче, каршы алучы. 2. Көчле, булдыклы. 3. Яраклы, сәләтле. КАБИЛ
КАБУЛ (г.) 1. Кабул итү, алу. 2. Ризалык күрсәтү. КАБУЛ
КАБУТАР (ф.-таҗ) Күгәрчен. Кабутаров фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Күгәрчен, Юныс. КАБУТАР
КАВИ (г.) Көчле, куәтле; киң кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче (Аллаһының эпитеты). КАВИ
КАВИМ (г.) Туры, төз; дөрес, хак, чын. КАВИМ
КАВӘС ~ КАВИС (г.; астр.) Җәя. Зодиакта Укчы йолдызлыгы. Ноябрь аена туры килә. Төрдәше: Каувас. КАВАС ~ КАВИС
КАДЕР (г.) Дәрәҗә, хөрмәт; бәя, кадер. Исем компоненты. КАДЕР
КАДЕРБАЙ (г.-төр.-т.) Кадер (к.) + бай (к.). КАДЕРБАЙ
КАДЕРБИРДЕ (г.-төр.-т.) Кадер (к.) + бирде. КАДЕРБИРДЕ
КАДЕРБӘК (г.-төр.-т.) Кадер (к.) + бәк. КАДЕРБЕК
КАДЕРГАЛИ ~ КАДЕРАЛИ (г.) Кадер (к.) + Гали (к.). КАДЕРГАЛИ ~ КАДЕРАЛИ
КАДЕРГОЛ ~ КАДЕРЛЕГОЛ (г.-төр.-т.) Кадерле кол. Чаг.: Шәрәфкол. КАДЕРГУЛ ~ КАДЕРЛИГУЛ
КАДЕРИСЛАМ (г.) Исламның кадерлесе, хөрмәтлесе. Синонимы: Шәрәфелислам. КАДЕРИСЛАМ
КАДЕРМӨХӘММӘТ ~ КАДРЕЛМӨХӘММӘТ (г.) Кадер ~ Кадрел (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Кадермәт ~ Кадерметов. КАДЕРМУХАММЕТ ~ КАДРЕЛЬМУХАММЕТ
КАДЕРСАБЫЙ (г.) Кадерле сабый. КАДЕРСАБЫЙ
КАДЕРХАН (г.-төр.-т.) Кадерле хан. Синонимы: Шәрәфәтхан. КАДЕРХАН
КАДЕРША (г.-ф.) Кадер (к.)+ шаһ (к.). КАДЕРША
КАДЕРӘК (г.-төр.-т.) Кадер (к.) сүзенә -әк иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Кадерәков фамилиясендә сакланган. КАДЕРАК
КАДЕРҖАН (г.-ф.) Кадерле җан. КАДЕРДЖАН
КАДИКЪ(бор. төр.-т.; астр.) Казык йолдыз, Тимерказык (Котып) йолдызы. КАДИК
КАДИМ (г.) Иске, борынгы. КАДИМ
КАДРЕТДИН (г.) Диннең дәрәҗәсе, урыны. Д. в.: Кадер, Кадери. КАДРЕТДИН
КАДРИМАН (г.) Кадер (к.) + иман (к.). КАДРИМАН
КАДЫЙР (г.) Кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче (Аллаһының эпитеты). Исем компоненты. КАДИР
КАДЫЙРБӘК (г.-төр.-т.) Кодрәтленең (Аллаһының) бәге. КАДИРБЕК
КАДЫЙРГАЛИ (г.) Кадыйр (к.) + Гали (к.). КАДИРГАЛИ
КАДЫЙРГАЛИБӘК (г.-төр.-т.) Кадыйр (к.) + Гали (к.) +бәк (к.). КАДИРГАЛИБЕК
КАДЫЙРГОЛ (г.-төр.-т.) Кодрәтленең (Аллаһының) колы. КАДИРГУЛ
КАДЫЙРХАН (г. -төр.-т.) Кодрәтленең (Аллаһының) ханы. КАДИРХАН
КАДЫЙРҖАН (г.-ф.) Кодрәтле (Аллаһ) биргән җан (бала). КАДИРДЖАН
КАДЫШ (бор. төр.-т.; тар.; геогр.) Борынгы төрки телдәге qadaš («туган», «кардәш») сүзеннән ясалган. Казан князьләреннән берсенең исеме (Кунцевич). Казан янында ул нигезләгән авыл Кадыш исемен йөрткән. Хәзер Биектау районындагы рус авылы. Казан ханлыгында Нугай юлында (Чирпы елгасы буенда) Сарку-Кадыш дигән татар авылы булган. Бу исем мариларга да кергән. КАДИШ
КАДӘМ (г.) Адым, атлам. Төрдәше: Кадәм. КАДАМ
КАЗАК (төр.-т.; хәр.) 1. Атлы гаскәри, солдат. 2. Рус дәүләте чикләренә (Дон, Җаек, Запорожьега) качып киткән ирекле кеше. Исем компоненты. КАЗАК
КАЗАКБАЙ (төр.-т.) Казак (к.) + бай (к.). КАЗАКБАЙ
КАЗАККОЛ (төр.-т.) Казак (к.) +кол. КАЗАККУЛ
КАЗАКХАН (төр.-т.) Казак (к.) + хан. КАЗАКХАН
КАЗАН (төр.-т.; й. ис.) Аш пешерү савыты — казан сүзеннән. Бала ризыклы булсын дип теләп кушылган. Исем компоненты. КАЗАН
КАЗАНАЙ (төр.-т .; й. ис.) Казан (к.) исеменә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. КАЗАНАЙ
КАЗАНАК (төр.-т.; й. ис.) Казан (к.) исеменә -ак иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. КАЗАНАК
КАЗАНБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Казан (к.) + бай (к.). Казанбаев фамилиясендә сакланган. Казанбай исеме мариларга да кергән. КАЗАНБАЙ
КАЗАНБӘК (төр.-т.; й. ис.) Казан (к.) + бәк. КАЗАНБЕК
КАЗАНГОЛ (төр.-т.; й. ис.) Казан (к.) + кол. КАЗАНГУЛ
КАЗБЕК ~ КАЗИБӘК ( г.-төр.; топ.) Казый (к.) + бәк. XIX гасыр башларында Казибәк исемле князьнең биек тау итәгендә Казибәк дигән авылы булган. Шушы авыл исемен руслар әлеге биек тау түбәсенә кушканнар. Татарларда, 30 нчы еллардан башлап, Казбек атамасы ир балаларга исем итеп кушыла башлады. КАЗБЕК ~ КАЗИБЕК
КАЗИМ (г.) Ачуын тышка чыгармаучы, сабыр. Шигыйлар имамы Мусаның кушаматы. КАЗИМ
КАЗЫЙ (г.) Хөкем итүче, судья; казый. Исем компоненты. КАЗИ
КАЗЫЙМӨХӘММӘТ (г.) Казый (к.) + Мөхәммәт (к.). КАЗИМУХАММЕТ
КАЗЫЙХАН (г.-төр.-т.) Казый (к.) + хан (к.). КАЗИХАН
КАЗЫЙӘХМӘТ (г.) Казый (к.) + Әхмәт (к.). КАЗИАХМЕТ
КАИД (г.) Җитәкче, юлбашчы; полководец. КАИД
КАИЛ (г.) Әйтүче, сөйләүче; тапшыручы. КАИЛЬ
КАИМ (г.) 1. Аяк өстендә басып торучы. 2. Бар булып торучы, яшәүче. КАИМ
Кай (төр.-кып.-т.; этн.) 1. Нык. 2. Кыпчак кабиләсе атамасы. Исем компоненты. Кай
КАЙМОРЗА (төр.-кып.-т.-ф.; этн.) Кай (к.) + Морза (к.). Кай кабиләсе морзасы. Татар-мишәрләрдә Каймурзин фамилиясендә сакланган. КАЙМУРЗА
КАЙПАЧ (төр.-кып.-т.; этн.) Кайпач кабиләсенеке. Төрдәше: Кайбыч. Кайбыч аллонимы Хәйбулла (к.) исеменнән ясалган булырга да мөмкин. КАЙПАЧ
КАЙХАН (төр.-кып.-т.; этн.) Кай кабиләсе ханы. Татар-мишәрләрдә Кайханов фамилияләрендә сакланган. КАЙХАН
КАЙЧУРА (төр.-кып.-т.; этн.) Кай (к.) + Чура (к.). Кай кабиләсе чурасы. Татар-мишәрләрдә Кайчурин, Кайчуров фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Кайчур. КАЙЧУРА
Кал (ф.-таҗ.) Ирләр һәм хатын-кызлар исемнәрен ясауда катнаша торган исем компоненты. Таҗикларның һәм фарсыларның «миң» мәгънәсендәге хол~хал сүзеннән. Кал
КАЛБАЙ ~ КАЛЫБАЙ (ф.-таҗ.-төр.-т.) Миңгә бай; миңле бай. Калыбай исеме мариларга да кергән. Синонимы: Миңлебай. КАЛБАЙ ~ КАЛЫБАЙ
КАЛБАРС (ф.-таҗ.-төр.-т.) Миңле (бәхетле) барс. КАЛБАРС
КАЛБӘК (ф.-таҗ.-төр.-т.) Миңле (бәхетле) бәк. Синонимы: Миңлебәк. КАЛБЕК
КАЛДАРБӘК (ф.-таҗ.-төр.-т.) Миңле (миң иясе) бәк; бәхетле бәк. Калдарбиков фамилиясендә сакланган. КАЛДАРБЕК
КАЛДЫ (төр.-т.; й. ис.) Каты авырудан соң исән калган ир балага кушылган. Исем компоненты. КАЛДЫ
КАЛДЫГОЛ (төр.-т.; й. ис.) Калды (к.) + кол (к.). КАЛДЫГУЛ
КАЛКАЙ (ф.-таҗ.-төр.-т.) Миңлекәй. Бәхетлекәй мәгънәсендә. Калкаев, Калкин фамилияләрендә сакланган. Синонимы: Миңлекәй. КАЛКАЙ
КАЛКАМАН ~ КАЛКАНМАН (төр.-т.-ф.; хәр.) Калканлы кеше. Калкаманов фамилиясендә сакланган. КАЛКАМАН ~ КАЛКАНМАН
КАЛКАШ (ф.-таҗ.-төр.-т.; й. ис.) Миңле каш. Кашында миңе булган ир балага кушылган. Калкашов фамилиясендә сакланган. КАЛКАШ
КАЛМОРЗА (ф.-таҗ.-г.) Миңле (бәхетле) морза (к.). Синонимы: Миңлеморза. КАЛМУРЗА
КАЛМЫШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Исән калмыш мәгънәсендә. Төрдәше: Калмаш. КАЛМЫШ
КАЛМӨХӘММӘТ (ф.-таҗ.-г.) Миңле (бәхетле) Мөхәммәт. Казахлар аша кергән исем. Синонимы: Миңлемөхәммәт. Д. в.: Калмәмәт, Калмәт, Калмый, Калмай, Камәт. КАЛМУХАММЕТ
КАЛТАЙ (ф.-төр.-т.) Миңле (бәхетле) тай (бала). Урал һәм Себер татарларында Калтаев фамилиясендә сакланган. Бу исем мариларга да кергән. КАЛТАЙ
КАЛӘНДӘР (ф.) Йортсыз, сәяхәт итүче, ил гизүче дәрвиш. Каландаров фамилиясендә сакланган. КАЛАНДАР
КАМАЛ (г.) Тулылык, өлгергәнлек, һәрьяктан җитлеккәнлек, кимчелексез, камил. Исем компоненты. КАМАЛ
КАМАЛЕТДИН (г.) Диннең камиллеге. Д. в.: Камай, Камалый, Камали, Камкай, Камук, Камуш, Камалюк. КАМАЛЕТДИН
КАМБУЛАТ (бор. төр.-бол.-т.; дини) Кам (шаман, мәҗүси дин башлыгы) + Булат (к.). Татар-мишәрләрдә Камбулатов фамилиясендә сакланган. КАМБУЛАТ
КАМИЛ (г.) Тулы, бөтен, мөкәммәл килгән; һәрьяктан җитешкән, камил. Исем компоненты. КАМИЛЬ
КАМИЛҖАН (г.-ф.) Камил (к.) + җан. КАМИЛЬДЖАН
КАМИЛЬЯР (г.-ф.) Камил (к.) + яр (иптәш, дус). КАМИЛЬЯР
КАМКАЙ (бор. төр.-бол.-т.) Кам (шаман, мәҗүси дин башлыгы) сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Казан татарларында Камкаев фамилиясендә сакланган. КАМКАЙ
КАМРАН (ф.) Кодрәтле, куәтле; бәхетле. КАМРАН
КАМУС (г.) 1. Океан. 2. Сүзлек. Камусов һәм Камусин фамилияләрендә сакланган. КАМУС
КАМЫШ (төр.-т.) Камыш; күч. камыш кебек төз, зифа буйлы ир (бала). Камышев фамилиясендә сакланган. КАМЫШ
КАМӘР (г.) Ай, айлы; күч. ай кебек нурлы, якты, чибәр. Исем компоненты. КАМАР
КАМӘРЕТДИН (г.) Диннең ае, яктыртучысы. КАМАРЕТДИН
КАМӘРХУҖА (г.) Камәр (к.) + Хуҗа (к.). КАМАРХУЗЯ
КАМӘРҮЗЗАМАН (г.) Заманның ае, яктыртучысы. КАМАРУЗЗАМАН
КАМӘРҖАН (г.-ф.) Камәр (к.) + җан. Синонимы; Маһиҗан. КАМАРДЖАН
КАНАК (бол.-т.; геогр.) Борынгы болгар һәм аргу кабиләләре телләрендә канак сүзе «каймак», «сөт өсте» мәгънәсен белдергән. Бу сүз, «татлы, ләззәтле, тәмле бала» күч. мәгънәсенә ия булган хәлдә, борынгы заманнарда төрле халыкларда кеше исеме итеп кулланылган. Казан татарларында (мәсәлән, Татарстанның Зеленодол районы Мулла Иле авылында) Канаков фамилиясендә сакланган. Төрдәшләре: Канакай, Канакач. КАНАК
КАНДАР (ф.) Шикәрле; күч. татлы. Кандаров фамилиясендә сакланган. КАНДАР
КАНАКАЙ (төр.-т. яки монг.; й. ис.; тар.) 1. Кан сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Борында Казан татарлары чәршәмбе көнне кан көн (кан-көн) дип атап йөрткәннәр. Шул көнне туган ир балага Канакай исеме кушылган. 2. Монголча канакай сүзе «озын буйлы» мәгънәсен белдерә. Емельян Пугачевның батыр полковнигы Бәхтияр Канкаев фамилиясендә сакланган. КАНАКАЙ
КАПКАЙ (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдәге кап (якын кан кардәш) сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Татар-мишәрләрдә һәм Себер татарларында Капкаев фамилиясендә сакланган. КАПКАЙ
КАПЛАН (бор. төр.-т.; зоол.) Каплан, леопард. Татар-мишәрләрдә Капланов фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. КАПЛАН
КАПЛАНБӘК (төр.-т.) Каплан (к.) + бәк (к.). КАПЛАНБЕК
КАПЛАНГӘРӘЙ (төр.-т.) Каплан (к.) + Гәрәй (к.). КАПЛАНГАРАЙ
КАПШАЙ (бор. төр.-т.) Ашыгучан; кызу. Себер татарларында Капшаев фамилиясендә сакланган. КАПШАЙ
Кара (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдә кара сүзе түбәндәге мәгънәләфне белдергән: 1. Кара төс. 2. Дәһшәтле, көчле, куәтле. 3. Күп, мул, бай. 4. Баш, бөек. 5. Гади, кара халык. 6. Җир-туфрак. 7. Күр, бак, ту (дөньяга кил). Исем компоненты. Кара
КАРААРСЛАН (бор. төр.-т.; зоол.; й. ис.) Кара төстәге арыслан, ягъни көчле, дәһшәтле арыслан. Ир баланын арыслан кебек көчле булуын теләп кушылган. Антонимы: Акарслан. КАРААРСЛАН
КАРАБАЙ (төр.-т.-б.; й. ис.; фольк.) 1. Көчле, куәтле бай (к.). 2. Кара тәнле ир бала. Татарларда, башкортларда һәм башка төрки халыкларда кара йонлы эткә дә кушыла торган исем (зооним). Чаг.: Байкара. Казан татарларында Карабаев, Әстерхан татарларында Карапаев фамилияләрендә сакланган. Синонимы: Карабаян. Антонимы: Акбай. Д. в.: Карапай. КАРАБАЙ
КАРАБАРС (төр.-т., й. ис.) Кара (к.) + Барс (к.). Антонимы: Акбарс. КАРАБАРС
КАРАБАТЫР (төр.-т.; й. ис.) Кара батыр, көчле, куәтле батыр. Антонимы: Акбатыр. КАРАБАТЫР
КАРАБАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) 1. Кол, хезмәтче. 2. Кара чәчле (башлы) ир бала. Керәшен татарларында Карабашев фамилиясендә сакланган. Антонимы: Акбаш. к. Карабай. Татарстанның Саба районындагы татар авылы атамасы. Синонимы: Карабай. КАРАБАШ
КАРАБАЯН (бор. төр.-монг.; геогр.) к. Карабай. Татарстанның Саба районындагы татар авылы атамасы. Синонимы: Карабай. КАРАБАЯН
КАРАБИ (төр.-т.) Кара би. Көчле, куәтле би. Антонимы: Акби. КАРАБИ
КАРАБИРДЕ (төр.-т.) Кара (к.) + бирде. Ходай көчле, куәтле булыр ир бала бирде. Антонимы: Акбирде. КАРАБИРДЕ
КАРАБУГА (бор. төр.-т.; й. ис.) Кара (к.)+ буга (к.). кун. Атаклы батыр, герой. Антонимы: Акбуга. КАРАБУГА
КАРАБУЛАТ (төр.-т.-г.; й. ис.) Кара (к.) + Булат (к.). Антонимы: Акбулат. КАРАБУЛАТ
КАРАБӘК (төр.-т.) Кара (к.) + бәк (к.). Антонимы: Акбәк. КАРАБЕК
КАРАГАЙ (төр.-т.. бот.; й. ис.) Карагай —ылыслы агач. Ир баланың карагай агачы шикелле нык булуын теләп кушылган. Урал һәм Башкортстан татарларында Карагаев фамилиясендә сакланган. КАРАГАЙ
КАРАГАН (төр.-т.; зоол.; арх.) Караган, баккан (ягъни туган). Казан шәһәренең 1875 елда басылып чыккан адрес-календаренда Караганов (татар) фамилиясендә теркәлеп сакланган. Караганов фамилиясе русларда да бар. КАРАГАН
КАРАГАЧ (төр.-т.; бот.; й. ис.) Карагач. Ир баланың карагач шикелле нык булуын теләп кушылган. КАРАГАЧ
КАРАГОЛ ~ КАРАКОЛ (бор. төр.-т.; хәр.) 1. Кара (к.) + кол (к.). 2. Сакчы, каравылчы, патруль. Антонимы: Аккол. КАРАГУЛ ~ КАРАКУЛ
КАРАГУҖА ~ КАРАХУҖА (төр.-т.-ф.) Кара (к.) Хуҗа (к.). Антонимы: Акхуҗа. КАРАГУЗЯ ~ КАРАХУЗЯ
КАРАИШ (төр.-т.) Кара (к.) + иш (к.). Куәтле иш. Антонимы: Агиш. КАРАИШ
КАРАЙ (төр.-т.) Карай; дәһшәтле, көчле, куәтле бул. XVII йөздә Казан татарларында актив кулланылган. Казан татарларында, үзбәкләрдә, азәрбайҗаннарда һәм русларда Караев фамилиясендә сакланган. КАРАЙ
КАРАКАЙ (төр.-т .; й. ис.) Кара сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Кара тәнле ир балага кушылган. Каракаев фамилиясендә сакланган. Антонимы: Аккай. КАРАКАЙ
КАРАКАШ (төр.-т.; й. ис.) Кара кашлы ир балага кушылган. Башкортларда һәм казахларда Каракаш исеме кыз балага да кушыла. КАРАКАШ
КАРАКИЛДЕ (төр.-т.) 1. Кара тәнле, чәчле (ир бала) килде (туды). 2. Көчле, куәтле (ир бала) килде (туды). Антонимы: Аккилде. КАРАКИЛЬДЕ
КАРАКОШ (төр.-т.; зоол.; й. ис.) Каракош, бөркет. Ир баланын каракош кебек батыр булуын теләп кушылган. Антонимы: Аккош. КАРАКУШ
КАРАКУҖАК (бор.-төр.-т.; бот.; й. ис.) Кара кузак. Киләчәктә баланың борчак кузагы эчендәге орлыклар кебек ишле гаиләле булуын теләп кушылган. КАРАКУЗАК
КАРАКӨЧЕК (төр.-т., зоол.; й. ис.) Кара көчек. Ир баланың көчек кебек яшәүчән булуын теләп кушылган. Антонимы: Аккөчек. КАРАКУЧУК
КАРАКҮЗ (төр.-т.; й. ис.) Кара күз. Кара күзле ир бала. Антонимы: Аккүз. КАРАКУЗ
КАРАМАН (төр.-т.-ф.) «Байлык, муллык, көч-куәт, дәһшәт иясе» дигән мәгънәгә ия. Караманов фамилиясендә сакланган. КАРАМАН
КАРАМОРЗА (төр.-т.-ф.) Көчле, гайрәтле морза. Шушы исемнән русларда Карамзин һәм Карамурза фамилияләре ясалган. Антонимы: Акморза, КАРАМУРЗА
КАРАМУЛЛА (т.-г.) Кара (к.) + Мулла (к.). Антонимы: Акмулла. КАРАМУЛЛА
КАРАМЫШ ~ КАРМЫШ (бор. төр.-т.; геогр.) Бала кармыш, тумыш мәгънәсендә. Карамышев, Кармышев фамилияләрендә сакланган. Бу фамилияләр русларда да бар. КАРАМЫШ ~ КАРМЫШ
КАРАНАЙ (бор. төр.-т.) Караңгы чырайлы; җитди кыяфәтле мәгънәсендә. Каранаев фамилиясендә сакланган. КАРАНАЙ
КАРАНИЯЗ (төр.-т.-ф.) Кара (к.) + Нияз (к.). КАРАНИЯЗ
КАРАТАЙ (бор. төр.-т.) Кара (к.) + тай (к.). Каратай, Каратаев фамилияләрендә сакланган. Бу фамилияләр русларда да бар. Антонимы: Актай. КАРАТАЙ
КАРАТАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Кара (к.)+ таш. Дәһшәтле, изге таш. Ир баланың таш кебек нык булуын теләп кушылган. Антонимы: Акташ. КАРАТАШ
КАРАТИМЕР (бор.төр.-т.; й. ис.) Кара (к.) + Тимер (к.) КАРАТИМЕР
КАРАТУГАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Кара (к.) + туган. Антонимы: Актуган. КАРАТУГАН
КАРАХАН (бор. төр.-т.) Кара (к.) + хан (к.). Антонимы: Акхан. КАРАХАН
КАРАХУҖА (бор. төр.-т.-ф.) Кара (к.) + Хуҗа (к.). Д. в.: Каргуҗа. Антонимы: Акхуҗа. КАРАХУЗЯ
КАРАЧ (төр.-т.) Кара тутлы (кеше). Татарларда кара йонлы эткә дә кушыла торган исем (зооним). Карачев фамилиясендә сакланган. Бу фамилия русларда да бар. КАРАЧ
КАРАЧАР (бор. төр.-ф.; й. ис.) 1. Кара чәчле, кара тутлы кешенең тышкы кыяфәтенә карап бирелгән. 2. Көчле, ишле гаиләле. Бу исем Казан шәһәре һәм Казан өязенең XVI—XVII йөзләргә караган сан алу кенәгәләрендә бар. Казан татарларында һәм русларда Карачаров фамилиясендә сакланган. H. А. Баскаков руслардагы Карачаров фамилиясенең асылында кара җар (яр) географик номенклатура ята дип саный. КАРАЧАР
КАРАЧМАН (бор. төр.-т.) Кара тутлы кеше. КАРАЧМАН
КАРАЧУРА (бор. төр.-т.) Кара (к.) + Чура (к.). Карачурин, Карачуров фамилияләрендә сакланган. Антонимы: Акчура. КАРАЧУРА
КАРАЪЕГЕТ (төр.-т.) Кара (к.) + егет. Антонимы: Акъегет. КАРАЪЕГЕТ
КАРИ (г. яки бор. төр.) I. Китап укучы; Коръәнне яттан белүче, Коръән хафиз. 2. Борынгы төрки телдә кари — карт (кеше), аксакал. КАРИ
КАРИБ ~ КАРИП (г.) Якын; кардәш, туган. Исем компоненты. КАРИБ ~ КАРИП
КАРИБЕТДИН (г.) Дингә якын кеше. КАРИБЕТДИН
КАРИБУЛЛА (г.) Аллаһының якыны. КАРИБУЛЛА
КАРИЕТДИН (бор. т.-г.) Дин карие, дин карты. КАРИЕТДИН
КАРЛ (нем.; тар.; неол.) Кыю кеше, ир кеше. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Карл Маркс һәм Карл Либкнехт исемнәре йогынтысында алынган яна исем. КАРЛ
КАРЛЫХАН (бор. төр.-т.) Кар яуган көнне яки кышын туган хан (ир бала). КАРЛЫХАН
КАРМЫШ (бор. төр.-т.) к. Карамыш. КАРМЫШ
КАРНАЙ (г.; муз.) 1. Мөгез, быргы. 2. Зөлкарнай (к.) исеменең төрдәше. КАРНАЙ
КАРНАК (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдә «зур корсаклы» мәгънәсен белдерүче карнак сүзеннән. Туганда корсагы зур булган ир балага кушылган. Карнаков фамилиясендә сакланган. КАРНАК
КАРТБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Карт бай; картайганчы яшәр ир бала. КАРТБАЙ
КАРЫЙХАН (бор. төр.-т.) Күп яшәр хан. КАРИХАН
КАРЫНДАШ ~ КАРДӘШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Бер анадан туган мәгънәсендә. Бу исем бер үк анадан туган, әмма башка атадан (әнисенең икенче яки өченче иреннән) булган икенче яки өченче балага кушылган. Чаг.: Кодаш. Татар-мишәрләрдәге Кардашев һәм руслардагы Кардашов, Кардашев фамилияләрендә сакланган. КАРЫНДАШ ~ КАРДАШ
КАРӘМӘТ (г.) Хикмәт, могҗиза. КАРАМАТ
КАРӘМӘТУЛЛА (г.) Аллаһ могҗизасы, хикмәте. КАРАМАТУЛЛА
КАРӘХМӘТ (төр.-т.-г.) Кара (к.)+ Әхмәт (к.). КАРАХМЕТ
КАСИР (г.) Кыска, кечкенә. КАСИР
КАСЫЙМ (г.) Бүлүче, өләшүче; уртаклашучы. Д. в.: Касай, Касый. Исем компоненты. КАСИМ
КАСЫЙМБАЙ (г.-төр.-т.) Касыйм (к.) + бай (к.). КАСИМБАЙ
КАСЫЙМБӘК (г.-төр.-т.) Касыйм (к.) + бәк (к.). КАСИМБЕК
КАСЫЙМХАН (г.-төр.-т.) Касыйм (к.) + хан (к.). КАСИМХАН
КАСЫЙМҖАН (г.-ф.) Касыйм (к.) + җан. КАСИМДЖАН
КАТИП ~ КАТИБ (г.) Язучы; секретарь, сәркатип. Д. в.: Көти, Көтип. КАТИП ~ КАТИБ
КАФИ (г.) Булдыклы, уңган. КАФИ
КАФИЛ (г.) Әйләнеп кайтучы. КАФИЛЬ
КАЧКЫН (бор. төр.-т.; й. ис.) Электә төрки халыкларда никахсыз туган ир балаларга яки башка ыруг-кабиләдән качып килгән ир егетләргә кушылган. КАЧКЫН
КАЧКЫНБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Качкын (к.) + бай (к.). КАЧКЫНБАЙ
КАЧМАС (бор. төр.-т.) Качмас, качып китмәс. Русларда Качмасов фамилиясендә сакланган. КАЧМАС
КАШКАР (бор. төр.-т.; й. ис.) Бүре. Борынгы мәҗүси йола белән бәйләнешле исем. Кашкар сүзе чуваш телендә хәзер дә «бүре» мәгънәсендә кулланылышта йөри. Татар-мишәрләрдә һәм русларда Кашкарев фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Бүре, Кашкар, Корт, Чан. КАШКАР
КАШКАРБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Кашкар (к.) + бай (к.). Чаг.: Байбүре. Синонимнары: Бүребай, Чанбай. КАШКАРБАЙ
КАШШАФ ~ КАШАФ (г.) Башлап ачучы, уйлап табучы, аңлатып бирүче. Д. в.: Кашап. Исем компоненты. КАШШАФ ~ КАШАФ
КАШШАФЕТДИН (г.) Динне ачучы, динне аңлатып бирүче. Д. в.: Кашап, Кашай, Кашук. КАШШАФЕТДИН
КАЮМ (г.) Мәңге яшәр; бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы (Аллаһының эпитеты). КАЮМ
КАҺАРМАН (ф.) Батыр, герой, пәһлеван. Д. в.: Карман, Карманай. КАХАРМАН
КАҺИР (г.) Көрәштә җиңеп чыгучы, өстен булучы, буйсындыручы. Д. в.: Каир. Каир аллонимыннан Казан татарларында Каиров фамилиясе ясалган. Бу фамилия русларда да бар. КАХИР
КАҺҺАР (г.). Бөек көч иясе (Аллаһының эпитеты). КАХХАР
КЕЛӘШ (бор. төр.-бол.-т.; й. ис.; астр.) к. Теләш. Электә болгар-татарларда кулланылышта йөргән Кояш-Ай календаренда унберенче айның исеме келәү ае дип аталган. Мәҗүси бабаларыбыз келәү аенда туган ир балаларга Келәш исеме кушканнар. КЕЛЯШ
КЕЧЕБАЙ (бор. төр.-т.) Гаиләдәге төпчек ир балага кушылган. Кече бай, ягъни төпчек ир бала. КЕЧЕБАЙ
КЕШ (бор. төр.-т.; зоол.) Кеш — кыйммәтле мехлы җәнлек (соболь). Синонимы: Сәмүр. Исем компоненты. КЕШ
КЕШБАЙ (бор. төр.-т.) Кеш (к.) + бай (к.). КЕШБАЙ
КЕШБИ (бор. төр.-т.) Кеш (к.) + би (к.). КЕШБИ
КЕШМӨХӘММӘТ (бор. төр.-т.-г.) Кеш (к.) + Мөхәммәт (к.). КЕШМУХАММЕТ
КИЕК (бор. төр.-т.; зоол.) Киек — кыргый җәнлек; болан, кыр кәҗәсе. Киеков, Киюков, Куеков, Куюков фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. КИЕК
КИЕКБАЙ (бор. төр.-т.-б.) Киек (к.) + бай (к.). Бу исем башкортларда хәзер дә кулланыла. КИЕКБАЙ
КИЕКХАН (бор. төр.-т.-б.) Киек (к.) + хан (к.). КИЕКХАН
Кил ~ Килде (төр.-т.) Ту, туды мәгънәсендә. Исем компоненты. Киль ~ Кильде
КИЛБАЙ (төр.-т.) Кил (к.) + бай (к.). КИЛЬБАЙ
КИЛБАРС (төр.-т.) Кил (к.) + барс. КИЛЬБАРС
КИЛБАШ (төр.-т.) Кил (к.) + баш (бала). КИЛЬБАШ
КИЛДЕБАЙ (бор. төр.-т.) Килде (к.) + бай. Чаг.: Байгилде, Байкилде. КИЛЬДЕБАЙ
КИЛДЕБӘК (бор. төр.-т.; геогр.) Килде (к.) + бәк. Татарстанның Саба районындагы татар авылы атамасы. КИЛЬДЕБЕК
КИЛДЕГОЛ (бор. төр.-т.) Килде (к.) + кол. Чаг.: Колкилде. КИЛЬДЕГУЛ
КИЛДЕГУҖА ~ КИЛДЕХУҖА (т.-ф.) Килде (к.) + Хуҗа (к.). КИЛЬДЕГУЗЯ ~ КИЛЬДЕХУЗЯ
КИЛДЕКУШ (төр.-т.) Килде (к.) + куш (иш, пар). КИЛЬДЕКУШ
КИЛДЕМӨХӘММӘТ (т.-г.) Килде (к.) + Мөхәммәт (к.). КИЛЬДЕМУХАММЕТ
КИЛДЕШ ~ КИЛДЕИШ (төр.-т.) Килде (к.) + иш (ярдәмче, бала). Литва татарлары телендә килдиш~келдиш сүзе «кәләш йортына килүче, кияү» мәгънәсен белдерә. Шушы сүзгә нигезләнеп Келдыш фамилиясе ясалган (Баскаков). Чаг.: Ишкилде. КИЛЬДЕШ ~ КИЛЬДЕИШ
КИЛДЕЯР (т.-ф.) Килде (к.) + яр (к.) Татар һәм башкортларда Килдеяров фамилиясендә сакланган. КИЛЬДЕЯР
КИЛДУРАЗ (төр.-т.) Килде (к.) + ураз (бәхет). Килдуразов фамилиясендә һәм Татарстанның Буа районындагы Килдураз дигән татар авылы атамасында сакланган. Чаг.: Уразгилде, Уразкилде. КИЛЬДУРАЗ
КИЛМОРЗА (т.-ф.) Кил (к.) + Морза (к.). КИЛЬМУРЗА
КИЛМӨХӘММӘТ ~ ГИЛМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Мөхәммәтнең аяк астындагы туфрагы. Д. в.: Килмәт, Килембәт, Килем, Килмәмәт, Килми, Килмәй, Килмет. КИЛЬМУХАММЕТ ~ ГИЛЬМУХАММЕТ
КИЛМӘК (төр.-т.) Килгән (туган) бала. Казан татарларында Килмәков (Килмяков), удмуртларда Кельмаков фамилияләрендә сакланган. КИЛЬМАК
КИЛСЕНБАЙ (төр.-т.) Килсен (тусын) + бай (к.) мәгънәсендә. КИЛЬСЕНБАЙ
КИЛТАШ (төр.-т.) Кил (к.) + таш (к.). КИЛЬТАШ
КИЛТИЯР (төр.-т.) Тияр (бала) кил (ту) мәгънәсендә. КИЛЬТИЯР
КИЛЧУРА (төр.-т.) Кил (к.) + чура (ир бала, игенче, сугышчы). КИЛЬЧУРА
КИЛӘБАЙ (төр.-т.) Бай (к.) туа мәгънәсендә. КИЛЯБАЙ
КИМ (р.; неол.) «Коммунистический Интернационал Молодежи» сүзләреннән ясалган кыскартылма кушма исем. КИМ
КИНҖӘ (бор. төр.-т.) Төпчек бала. Д. в.: Кинтә, Кинчә. Исем компоненты. КИНЗЯ
КИНҖӘБАЙ (төр.-т.) Кинҗә (к.) + бай (к.). Төпчек, кече бай (бала). КИНЗЯБАЙ
КИНҖӘБӘК (төр.-т.) Кинҗә (к.) + Булат (к.). КИНЗЯБЕК
КИНҖӘГАЛИ (т.-г.) Кинҗә (к.) + бәк. КИНЗЯГАЛИ
КИНҖӘГОЛ ~ КИНҖӘКОЛ (төр.-т.) Кинҗә (к.) + Гали (к.). КИНЗЯГУЛ~ КИНЗЯКУЛ
КИНҖӘКӘЙ (төр.-т.) Кинҗә (к.) + кол (к.). КИНЗЯКАЙ
КИНҖӘБУЛАТ (т.-г.) Кинҗә (к.) исеменә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Кинзекиев фамилиясендә сакланган. КИНЗЯБУЛАТ
КИНҖӘМОРАТ (төр.-т.-г.) Кинҗә (к.) + Морат (к.). Көтеп алынган төпчек бала. КИНЗЯМУРАТ
КИНҖӘНУР (төр.-т.-г.) Кинҗә (к.) + нур. КИНЗЯНУР
КИНҖӘСОЛТАН (төр.-т.-г.) Кинҗә (к.) + Солтан (к.). КИНЗЯСУЛТАН
КИНҖӘХАН (төр.-т.) Кинҗә (к.) + хан (к.). КИНЗЯХАН
КИНҖӘХМӘТ (төр.-т.-г.) Кинҗә (к.) + Әхмәт (к.). КИНЗЯХМЕТ
КИРАМ (г.) 1. Юмартлар, затлылар. 2. Кыйммәтле, шөһрәтле. 3. Киң күңеллелек, эчкерсезлек. Исем компоненты. КИРАМ
КИРАМЕТДИН (г.) Диннең юмарт, эчкерсез кешесе. Д. в.: Кирай, Кирами. КИРАМЕТДИН
КИРАМУЛЛА (г.) Аллаһының юмарт, киң күңелле бәндәсе. КИРАМУЛЛА
КИРӘЙ (бор. төр.-т.-б.) 1. Бритва. Ир баланың явыз көчләргә карата үткен пәке —кирәй кебек булуын теләп кушылган. 2. Кирәй—«үлемгә бирешмә, үлемгә кирелән». Кирәев, Кириев, Киреев фамилияләрендә сакланган. КИРЕЙ
КИЧҮБАЙ (төр.-т.; тар.) Кичү бай. Борынгы заманнарда зур елга буйларында кичү башы (ягъни бае) дигән хезмәт урыны һәм вазифасы булган. Кичүбаев фамилиясендә сакланган. КИЧУБАЙ
Коба (бор. төр.-т.) Коба (төс). Исем компоненты. Куба
КОБАЙ (бор. төр.-т.) Коба (төс) сүзенә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Татар-мишәрләрдә һәм Себер татарларында Кобаев (Кубаев) фамилиясендә сакланган. КУБАЙ
КОБАКАЙ (бор. төр.-т.) Коба (төс) сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Татар-мишәрләрдә Кобакаев (Кубакаев) фамилиясендә сакланган. КУБАКАЙ
КОБАЧ (бор. төр.-т.) Кобач, коба төстәге. КУБАЧ
КОДАБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Кода бай (к.). КУДАБАЙ
КОДАКАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Кода сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Башкортларда Кобакай. КУДАКАЙ
КОДАШ (бор. т.-б.) 1. Кода сүзенә -ш иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. «Кодачык, кода баласы» дигән мәгънәләргә ия. 2. Борынгы төрки телдәге кодаш сүзе «бер атадан», әмма төрле анадан туган ир бала» дигән мәгънә белдергән. 3. Й. Гәрәй Кодаш ~ Кудаш исеме кулдаш (иптәш) сүзеннән ясалган дип саный. Чаг.: Карындаш. Кудашев фамилиясе татарлар һәм башкортлар арасында байтак очрый, русларда да бар. КУДАШ
КОДРӘТ (г.) Көч, кулдан килү; булдыра алучанлык, кодрәт. КУДРАТ
КОДРӘТУЛЛА (I) Аллаһының кодрәтен гәүдәләндерүче. КУДРАТУЛЛА
КОЗГЫН (бор. төр.-т.; й. ис.) Кош исеменнән. Борынгы төрки телдә козгын хәкимлек, акыллылык символы булган. Козгынов фамилиясендә сакланган. КУЗГУН
Кол (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдә кол сүзе «кол, чура» мәгънәләреннән тыш, Аллаһ бәндәсе, иптәш, юлдаш, батыр сугышчы, берәр эш тапшырылган вәкил, хезмәт кешесе, ярдәмче, йомышлы һ. б. мәгънәләрне белдергән. Д. в.: Гол, Гул, Кул. Исем компоненты. Кул
КОЛАЙ (бор. төр.-т.) Кол (к.) сүзенә -ай атау-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Д. в.: Колый. КУЛАЙ
КОЛБАЙ (бор. төр.-т.-г.) Кол (к.) + бай (к.). Чаг.: Байгол, Байкол. КУЛБАЙ
КОЛБАРС (бор. төр.-т.) Кол (к.) + барс (юлбарыс). Колбарисов, Колбарсов фамилияләрендә сакланган. КУЛБАРС
КОЛБИ (төр.-т.) Кол (к.) + би. Чаг.: Бигол, Бикол. КУЛБИ
КОЛБИРДЕ (төр.-т.) Кол (к.) + бирде. Аллаһ ярдәмче бирде. Чаг.: Бирдекол. КУЛБИРДЕ
КОЛБӘК (бор. төр.-т.) Кол (к.) + бәк. Колбәков, Кульбеков фамилияләрендә сакланган. Чаг.: Биккол. КУЛБЕК
КОЛГАЛИ (бор. төр.-бол.) Кол (К.) + Гали (к.). XIII йөз башларында язылган атаклы «Кыйссаи-Йосыф» поэмасының авторы, болгар-татар шагыйре Колгали Мирхаҗи улының исеме. Кол Гали рәвешле аерып язу дөрес түгел. Синонимы: Габделгали. КУЛГИЛЬДЕ ~ КУЛГАЛИ
КОЛГИЛДЕ ~ КОЛКИЛДЕ (төр.-т.) Кол (к.) + килде (туды). Чаг.: Килдегол. Колгилдин фамилиясендә сакланган. КУЛКИЛЬДЕ
КОЛГЫНА (монг.; арх.; й. ис.; геогр.) Монгол телендәге холгона (тычкан) сүзеннән ясалган борынгы исем. «Хайван циклы» календарен кулланганда Тычкан елында туган ир балаларга әлеге исемне кушу йоласы булган (чаг.: Сыскан, Сысканбай; Тышкан, Тышканбай һ. б.—башкорт һәм кыргыз исемнәре). Казан татарларында XVI—XVII йөзләрдә кулланылышта йөргән исем. Татарстанның Апае районындагы татар авылы атамасы. КУЛГЫНА
КОЛГӘРӘЙ (бор. төр.-т.-ф.) Кол (к.) + Гәрәй (к.). КУЛГАРАЙ
КОЛДӘҮЛӘТ (т.-г.) Кол (к.) + Дәүләт (к.). Дәүләт колы, хезмәтчесе. Чаг.: Дәүләткол. КУЛДАВЛЕТ
КОЛИШ (төр.-т.) Кол (к.) + иш (ярдәмче, юлдаш, бала). Д. в.: Колыш, Коләш. КУЛИШ
КОЛКОМАН (бор. төр.-т.; этн.) 1. Коман кол; коба (н) төстәге, коба чәчле кол. 2. Кол коман (кыпчак). М. 3. Зәкиев борынгы төрки халык коман исеменең килеп чыгышын коба сыйфатына яки кыуман (кыу — «аккош») сүзенә бәйләп аңлата. Колкоман исеме Казан өязенең 1602—1603 елларда язылган сан алу кенәгәсендә бар. КУЛКУМАН
КОЛМАН (бор. төр.-т.) Кол кеше, кол адәм. КУЛМАН
КОЛКАМӘР (төр.-т.-г.) Кол (к.) + Камәр (к.). Ай кебек чибәр кол. КУЛКАМАР
КОЛМОРЗА (бор. төр.-т.-ф.) Кол (к.) + Морза (к.). Чаг.: Морзагол, Морзакол. КУЛМУРЗА
КОЛМӨХӘММӘТ (т.-г.) Кол (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәткол. Д. в.: Колмәмәт, Колмәт, Колымбәт, Колмый, Колмай. КУЛМУХАММЕТ
КОЛМӨХӘММӘТӘМИР (төр.-т.-г.) Кол (к.) + Мөхәммәтәмир (к.). Д. в.: Колмәмир. Казан татарларында Колмәмиров фамилиясендә сакланган. КУЛМУХАММЕТАМИР
КОЛСАДЫЙК (т.-г.) Кол (к.) + Садыйк (к.). Тугры кол; дус кол. КУЛСАДЫК
КОЛСАМАТ (т.-г.) Мәңге яшәүченең (Аллаһының) колы. КУЛСАМАТ
КОЛСАРЫ (төр.-т.) Изге, яхшы кол мәгънәсендә. Казан ханлыгында Җөри юлында Колсары дигән татар авылы булган. Төрдәше: Колсар. Колсар исеме мариларда әле дә кулланылышта йөри. КУЛСАРЫ
КОЛСӘЕТ (т.-г.) Кол (к.) + Сәет (к.). Чаг.: Сәеткол. КУЛСАИТ
КОЛТАЙ (төр.-т.-монг.) Кол (к.) + тай (тай — монгол телендә ирлек җенесе кушымчасы). Татар-мишәрләрдә, Казан һәм Себер татарларында Колтаев фамилиясендә сакланган. КУЛТАЙ
КОЛТАШ (бор. төр.-т.) Кол (к.) + таш. КУЛТАШ
КОЛТИМЕР (бор. төр.-т.) Кол (к.) + Тимер (к.) Тимер кебек нык, чыдам кол. КУЛТИМЕР
КОЛТУГАН (бор. төр.-т.) Кол (к.) + туган. КУЛТУГАН
КОЛУРАЗ (бор. төр.-т.) Кол (к.) + Ураз (к.). Бәхетле кол. Чаг.: Уразгол, Уразкол. КУЛУРАЗ
КОЛЧУРА (бор. төр.-т.) Кол (к.) + Чура (к.). Колчурин, Колчуров фамилиясендә сакланган. Чаг.: Чурагол, Чуракол. КУЛЧУРА
КОЛШӘРИФ ~ КОЛШӘРИП (бор. т.-г.; тар.) Кол (к.) + Шәриф (к.). 1552 елның октябрендә Казанны Явыз Иван яугирләреннән саклаганда батырларча һәлак булган сәет Колшәриф исеме. Казанда ул баш имам булган җәмигъ мәчете «Колшәриф мәчете» исемен йөрткән. Колшәриф исемен Кол Шәриф рәвешле аерым әйтү һәм язу дөрес түгел. Казан татарларында Колшәрипов фамилиясе кулланылышта йөри. Колшәрип— Татарстанның Әлмәт районындагы татар авылы атамасы. Чаг.: Шәрифкол. КУЛШАРИФ ~ КУЛШАРИП
КОЛЫЙ (т.-г.; тар.) XIX гасыр урталарында Казан татарларында ир балаларга кушма төзелешле Мәүлаколый («Аллаһ колы») исеме кушылуы билгеле. Бу исемнең икенче өлеше мөстәкыйль әйтелеш алып, Колый рәвешле аерым исем булып та кулланылган. XVII гасырда яшәгән татар шагыйре Мәүла Колыйның тәхиллүсе — уйдырма фамилиясе (Г. Саттаров). Колый исеменнән Колыев, Кулиев, Кулеев, Колов фамилияләре ясалган. КУЛЫЙ
Колын (бор. төр.-т.) Колын (яшь тай). Исем компоненты. Кулун
КОЛЫНБАЙ (бор. төр.-т.) Колын + бай (к.). КУЛУНБАЙ
КОЛЫНТАЙ (бор. төр.-т.) Колын сүзенә монгол телендә ирлек җенесен белдерә торган -тай кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. 0. Н. Трубачев руслардагы Коллантай фамилиясен татарлардагы Колынтай (кулинтай ~ кольттай— Г. С.) «жеребенок», үзбәктәге кулинта, уйгурдагы кулунта «дикий осел») исеменнән алынган дип саный. КУЛУНТАЙ
КОЛӘХМӘТ (төр.-т.-г.) Кол (к.) + Әхмәт (к.). Мактаулының, данлының колы. КУЛАХМЕТ
КОНДЫЗ (төр.-т.; зоол.) Кондыз — затлы мех бирүче су җәнлеге (бобр). Исем компоненты. КУНДУЗ
КОНДЫЗБАЙ (төр.-т.) Кондыз (к.) + бай (к.). КУНДУЗБАЙ
КОРБАН (г.) Үз-үзен аямаучы, корбан итүче, фида кылучы; Аллаһыга якынлык. Д. в.: Корман, Курман. Исем компоненты. КУРБАН
КОРБАНАЙ (г.-т.; й. ис.) 1. Корбан сүзенә -ай атау-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган исем.2. Корбан аенда туган бала. Д. в.: Корманай, Кормай, Курмай, Курман, Корманак, Кормак, Курмак, Кормый, Корби, Кормаш. КУРБАНАЙ
КОРБАНБАЙ (г.-т.) Корбан (к.) + бай (к.). Д. в.: Корманбай. КУРБАНБАЙ
КОРБАНБАКЫЙ (г.) Корбан (к.) + Бакый (к.). КУРБАНБАКИ
КОРБАНБӘК (г.-төр.-т:) Корбан (к.) + бәк. КУРБАНБЕК
КОРБАНВӘЛИ (г.) Корбан (к.) + Вәли (к.). КУРБАНВАЛИ
КОРБАНГАЗИ (г.) Корбан (к.) + Гази (к.). Изге юлда үзен аямаучы көрәшче. КУРБАНГАЗИ
КОРБАНГАЛИ (г.) Корбан (к.) +Гали (к.). КУРБАНГАЛИ
КОРБАНГИЛДЕ ~ КОРБАНКИЛДЕ (г.-т.) Корбан (к.) + килде (туды). КУРБАНГИЛЬДЕ ~ КУРБАНКИЛЬДЕ
КОРБАНГОЛ ~ КОРБАНКОЛ (г.-т.) Корбан (к.) + кол. КУРБАНГУЛ ~ КУРБАНКУЛ
КОРБАННӘБИ (г.) Корбан (к.) + Нәби (к.). КУРБАННАБИ
КОРБАТ (г.) Гарәп телендәге карабат «Аллаһыга якынлык; туганлык, кардәшлек; дуслык» сүзеннән ясалган исем. КУРБАТ
КОРТАЙ (уг.-т.) Төрки телләрнең угыз төркемендә йөри торган корт «бүре» сүзенә -ай атау-эндәшү кушымчасы кушылып ясалган. Кортаев (Куртаев) фамилиясендә сакланган. КУРТАЙ
КОРЫЧ (бор. төр.-т.; й. ис.) Корыч (металл). Бала корыч кебек нык булсын дигән теләктән чыгып бирелә торган исем. Исем компоненты. КУРЫЧ
КОРЫЧБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Корыч кебек нык бай (к.). Чаг.: Булатбай, Тимербай; Алтынбай, Көмешбай. КУРЫЧБАЙ
КОРЫЧБУЛАТ (бор. төр.-т.; й. ис.) Корыч (к.) + Булат (к.). Чаг.: Тимербулат. КУРЫЧБУЛАТ
КОРЫЧТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Корыч (к.) + Тимер (к.). Чаг.: Булаттимер. КУРЫЧТИМЕР
КОРЫЧХАН (бор. төр.-т.) Корыч хан. Чаг.: Тимерхан. КУРЫЧХАН
КОРЫЧҖАН (бор. төр.-т.-ф.; й. ис.) Корыч җан. Чаг.: Тимерҗан. КУРЫЧДЖАН
Кот (бор. төр.-т.) 1. Җан. 2. Бәхет, уңыш. Исем компоненты. Кут
КОТАН (бор. төр.-т.) Бәхетле, бәхет иясе. КУТАН
КОТБЕТДИН (г.) Диннең котыбы, үзәге (мәшһүр кешесе); ышаныч үзәге. Д. в.: Котби. КУТБЕТДИН
КОТДУС (г.) Бик изге; бик кадерле. КУТДУС
КОТКИЛӘ (бор. төр.-т.) Бәхет килә. КУТКИЛЯ
КОТЛЫ (бор. төр.-т.) Бәхетле, мактаулы, хәерле, исән-имин. Котлыев, Кутлеев, Кутлуев, Котлин, Кутлин фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. КУТЛЫ
КОТЛЫБАЙ (төр.-т.) Бәхетле бай. Чаг.: Байкотлы. КУТЛЫБАЙ
КОТЛЫБАРС (бор. төр.-т.) Котлы (к.) + Барс (к.). КУТЛЫБАРС
КОТЛЫБИ (бор. төр.-т.) Котлы (к.) + би. Төрдәше: Котби. КУТЛЫБИ
КОТЛЫБИРДЕ (төр.-т.) Бәхетле бала бирде. КУТЛЫБИРДЕ
КОТЛЫБУГА (төр.-т.; й. ис.) Котлы (к.) +Буга (к.). Ир баланың бәхетле һәм көчле булуын теләп кушылган. КУТЛЫБУГА
КОТЛЫБУЛАТ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) + Булат (к.). КУТЛЫБУЛАТ
КОТЛЫБӘК (төр.-т.) Бәхетле бәк. Д. в.: Котбәк. КУТЛЫБЕК
КОТЛЫБӨКӘШ (бор. төр.-бол.-т.; геогр.) Бәхетле бөкәш (баһадир, каһарман). Татарстанның Балык Бистәсе районындагы татар авылы атамасы. КУТЛЫБУКАШ
КОТЛЫВАФА (төр.-т.-г.) Котлы (к.) +Вафа (к.). КУТЛЫВАФА
КОТЛЫВӘЛИ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) +Вәли (к.). КУТЛЫВАЛИ
КОТЛЫГАЛИ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) + Гали (к.). КУТЛЫГАЛИ
КОТЛЫГАЛЛӘМ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) + Галләм (к.). Дөньяның котлысы, бәхетлесе. КУТЛЫГАЛЛЯМ
КОТЛЫГАЛӘМ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) + галәм (дөнья). Дөньяның котлысы, бәхетлесе. КУТЛЫГАЛЯМ
КОТЛЫГИЛДЕ (төр.-т.) Бәхетле килде (туды). КУТЛЫГИЛЬДЕ
КОТЛЫГОЛ ~ КОТЛЫКОЛ (төр.-т.) Бәхетле кол (к.). КУТЛЫГУЛ ~ КУТЛЫКУЛ
КОТЛЫГӘРӘЙ (төр.-т.) Котлы (к.) +Гәрәй (к.). Синонимы: Бәхетгәрәй. КУТЛЫГАРАЙ
КОТЛЫДӘҮЛӘТ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) + Дәүләт (к.). КУТЛЫДАВЛЕТ
КОТЛЫЗАМАН (төр.-т.-г.) Котлы (бәхетле) заман. Гомере бәхетле булсын дип теләп кушылган. Чаг.: Заманкотлы. КУТЛЫЗАМАН
КОТЛЫИШ (төр.-т.) Котлы (к.) + иш (дус, иптәш, бала). Д. в.: Котлыш, Котиш, Котыш. КУТЛЫИШ
КОТЛЫК (төр.-т.) Бәхет иясе, бәхетле. КУТЛЫК
КОТЛЫКАДӘМ (төр.-т.-г.) Бәхетле адым, бәхетле аяк. Гаиләдә беренче булып ир бала тууга сөенеп кушылган. КУТЛЫКАДАМ
КОТЛЫКАЗАН (төр.-т.; й. ис.) Бәхетле казан. Баланың бәхетле һәм ризыклы булуын теләп кушылган. КУТЛЫКАЗАН
КОТЛЫКАЙ (төр.-т.) Котлы (к.) исеменә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Д. в.: Котлый, Котлыш, Котый, Котыш, Кутуй. КУТЛЫКАЙ
КОТЛЫКАЧ ~ КОТЛЫКАШ (төр.-т.) Бәхетлекәч мәгънәсенә ия. Котлыгачев, Котлыгашев фамилияләрендә сакланган. КУТЛЫКАЧ ~ КУТЛЫКАШ
КОТЛЫКИЛ (төр.-т.) Котлы (к.) + кил (ту). КУТЛЫКИЛЬ
КОТЛЫКИЛДЕ (төр.-т.) Бәхетле (ир бала) килде (туды). КУТЛЫКИЛЬДЕ
КОТЛЫКУШ (төр.-т.) Бәхетле куш (пар, иш). КУТЛЫКУШ
КОТЛЫМОРАТ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) + Морат (к.). КУТЛЫМУРАТ
КОТЛЫМОРЗА (төр.-т.-ф.) Котлы (к.) + Морза (к.). КУТЛЫМУРЗА
КОТЛЫМӘРГӘН (бор. төр.-т.-монг.) Котлы (к.) + Мәргән (к.). КУТЛЫМАРГАН
КОТЛЫМӘРДАН (төр.-т.-ф.) Котлы (к.) + Мәрдан (к.). КУТЛЫМАРДАН
КОТЛЫМӨХӘММӘТ (т.-г.) Котлы (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Котлымбәт, Котлымәт, Котлык, Котый, Котым, Кутум, Кутуй. КУТЛЫМУХАММЕТ
КОТЛЫРАХМАН (төр.-т.-г.) Аллаһынын бәхетле кешесе. КУТЛЫРАХМАН
КОТЛЫСОЛТАН (төр.-т.-г.) Бәхетле солтан (к.). КУТЛЫСУЛТАН
КОТЛЫТИМЕР (төр.-т.) Котлы (к.) + Тимер (к.). Чаг.: Тимеркотлык, Котлыбулат. КУТЛЫТИМЕР
КОТЛЫХАН (төр.-т.) Бәхетле хан. КУТЛЫХАН
КОТЛЫХУҖА (төр.-т.-ф.) Бәхетле хуҗа. КУТЛЫХУЗЯ
КОТЛЫЧУРА (бор. төр.-т.) Котлы (к.) + Чура (к.). КУТЛЫЧУРА
КОТЛЫША (төр.-т.-ф.) Бәхетле шаһ. КУТЛЫША
КОТЛЫЮЛ (төр.-т.; й. ис.) Котлы (к.) юл. Гомер юлы бәхетле булсын дип теләп кушылган. Чаг.: Юлкотлы. КУТЛЫЮЛ
КОТЛЫЯР (төр.-т.-ф.) Бәхетле яр (дус, иптәш). КУТЛЫЯР
КОТЛЫӘХМӘТ (төр.-т.-г.) Котлы (к.) + Әхмәт (к.). Төрдәше: Котлымәт. КУТЛЫАХМЕТ
КОТЛЫҖАН (төр.-т.-ф.) Бәхетле җан. Төрдәше: Котҗан. Синонимнары: Бәхетҗан, Котлыҗан, Сәгадәтҗан, Уразҗан. КУТЛЫДЖАН
КОТСАЛ (бор. төр.-т.) Бәхет сал, бәхетле ит мәгънәсендә. КУТСАЛ
КОТТУМАК (бор. төр.-т.) Кот (к.) + Тумак (к.). КУТТУМАК
КОТТАЙМАС (бор. төр.-т.; й. ис.) Җан таймас, качмас, ягъни озак яшәр бала мәгънәсендә. Синонимы: Җантаймас. КУТТАЙМАС
КОТЫЙ (төр.-т.) Бәхетле, бәхет иясе. Д. в.: Котай, Кутуй. Казан татарларында Котыев (Кутыев), Котаев (Кутаев), татар-мишәрләрдә һәм төмэннекләрдә (Башкортстан мишәрләрендә) Кутуев фамилияләрендә сакланган. Кутыев фамилиясе русларда да бар. КУТУЙ
КОТЧЫ (бор. төр.-т.) Бәхет иясе. Казан татарларында Кутчин, Кутсин фамилияләрендә сакланган. КУТЧЫ
КОТЫК (бор. төр.-т.) Бәхет. Котыков (Кутуков) фамилиясендә сакланган. Кутуков фамилиясе русларда да бар. КУТУК
КОШЧЫ (бор. төр.-т.; этн.) Кешенең кәсеп-һөнәрен белдергән борынгы исем (кошчылар ау кошлары — бөркетләр асраганнар). Күп кенә төрки халыкларда (мәс., башкортларда, казахларда, үзбәкләрдә, кыргызларда һ. б.) кошчы ыруглары бар. КУШЧЫ
КОҢГЫР (төр.-т.; й. ис.) Коңгыр, коңгырт. Коңгыр (коңгырт) күзле, чәчле ир балага кушылган. Казан татарларында Коңгыров (Кунгуров), русларда Кунгуров фамилияләрендә сакланган. КУНГУР
КОҢГЫРБАЙ (төр.-т.) Коңгыр (к.) + бай. Коңгырт күзле, чәчле ир бала. КУНГУРБАЙ
КУАНДЫК (төр.-т.) Шатландык, сөендек, куандык. Синонимы: Сөендек. КУАНДЫК
КУБАШ (төр.-т.; зоол.) 1. Кубаш; кош исеменнән (Шайхулов). 2. Коба (к.) + иш (к.). Татар-мишәрләрдә Кубашев фамилиясендә сакланган. КУБАШ
КУЗАК ~ КУҖАК (бор. төр.-т.; бот.; й. ис.) Кузак, борчак кузагы. Ир баланын кузак эчендәге бөртекләр кебек ишле, күп балалы гаилә башлыгы булуын теләп кушылган. КУЗАК
КУЗЫ ~ КУЗЫЙ ~ КУЗИ ~ КҮЗӘЙ (бор. төр.-т.; зоол; астр.) 1. Язгы яшь бәрән, куй бәтие. 2. Зодиак йолдызлыгы — Овен. Хәзерге ел исәбе буенча мартка туры килә торган хәмәл ае исеменең татарча аталышы. Бу атама яз башында кузылар — язгы бәрәннәр туа башлаган вакытка бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән. Кузы ~ Кузи исеме Кузаев, Кузиев һәм Кузеев фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. КУЗИ ~ КУЗАЙ
КУЗЫБАЙ (бор. төр.-т.) Кузы (к.) + бай (к). Пермь һәм Себер татарларында Кузыбаев, Кузибаев фамилиясендә сакланган. КУЗИБАЙ
КУЗЫБАЛА (бор. төр.-т.) Кузы (к.) + бала. КУЗИБАЛА
КУЗЫБӘК (бор. төр.-т.) Кузы (к.) + бәк. КУЗИБЕК
КУЗЫКИЛДЕ (бор. төр.-т.) Кузы (к.) + килде (туды). Себер татарларында Кузыгилдиев фамилиясендә сакланган. КУЗИКИЛЬДЕ
КУЗЫМКОЛ ~ КУЗЫГОЛ (төр.-т.) Кузы (к.) +кол. Казан татарларында Кузимкулов фамилиясендә сакланган. КУЗИМКУЛ ~ КУЗИГУЛ
КУЙБАГЫШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Куй багыш. Куйлар багышучы, карашучы мәгънәсендә. Себер татарларында һәм мишәрләрдә Куйбагышев фамилиясендә сакланган. КУЙБАГЫШ
КУЙЧЫБАЙ (бор. төр.-т.-каз.; й. ис.) Борында төрки календарь буенча Куй (сарык) елында туган ир балага кушылган. Казахларда Койчыбай исеме әле дә кулланылышта йөри. КУЙЧЫБАЙ
КУЛАЙБӘК (бор. төр.-т.) Кулай бәк. Күңелгә ятышлы бәк. КУЛАЙБЕК
КУЛИ (бор. төр.-т.) Аллаһ колы; әфәндесе, хезмәтчесе. Кулиев фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. КУЛИ
КУЛИБАЙ (бор. төр.-т.) Бай колы. Кулибаев фамилиясендә сакланган. КУЛИБАЙ
КУЛИБӘК (бор. төр.-т.) Бәк колы. Кулибәков фамилиясендә сакланган. КУЛИБЕК
КУНАЙ (бор. төр.-т.) 1. Горур. Бу исем Казан татарларында XVI йөзгә караган сан алу кенәгәләрендә очрый. 2. Т. Жанузаков казахлардагы Кунай исемен кун (кояш) + ай (ай) компонентларыннан гыйбарәт кушма исем дип саный. 3. Нугай, казах, кыргыз телләрендә кунай (куна+ай) сүзе «шатлык» мәгънәсен белдерә. Казан татарларында һәм казахларда Кунаев фамилиясендә сакланган. Бу фамилия русларда да бар. КУНАЙ
КУНАК (төр.-т.; й. ис.) Көтеп алынган яки кунакта туган мәгънәсендә. Синонимы: Миһман. Исем компоненты. КУНАК
КУНАКБАЙ (төр.-т.) Кунак (к.) + бай (к.). КУНАКБАЙ
КУНАККИЛДЕ (төр.-т.) Көтеп алынган бала туды мәгънәсендә. КУНАККИЛЬДЕ
КУНАККОЛ (төр.-т.) Кунак (к.) + кол (к.). КУНАККУЛ
КУНАКХУҖА (төр.-т.-ф.) Кунак (к.) + Хуҗа (к.). КУНАКХУЗЯ
КУРАМША ~ ХУРАМША (монг.; этн. яки г.-ф.) 1. Монгол телендә курамша~хурамша сүзе «туплаучы, берләштерүче» дигән мәгънәгә ия. 2. Курамша ~ Хурамша исеме Хөррәмша («шат күңелле шаһ») исеменең фонетик үзгәреш кичерүе нәтиҗәсендә барлыкка килергә дә мөмкин. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Курамов, Хурамов, Курамшин, Хурамшин фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Курам, Хурам. КУРАМША ~ ХУРАМША
КУРМАЙ (г.-т.) к. Корбанай. Татар-мишәрләрдә Курмаев фамилиясендә урын ала. КУРМАЙ
КУРМАН (бор. уг.-т.) Ук савыты. Казан татарларында һәм русларда Курманов фамилиясендә сакланган. КУРМАН
КУРМЫШ (бор. төр.-т.) Тормыш, гаилә кормыш. Татар-мишәрләрдә Курмышев фамилиясендә сакланган. КУРМЫШ
КУРАН (алт.-монг.; й. ис.) 1. Монгол телендә гуран (хуран ~ куран) сүзе «өч» дигән мәгънә белдерә. Борында өченче булып туган ир балага (чаг.: русларда Третьяк, гарәпләрдә Салис—өченче һ. б.) Куран исеме бирелсә кирәк. 2. Монголча «сайгак» мәгънәсендәге гуран (чаг.: маньчжур телендә гуран—сайгак, алтай телендә куран — бәрән) сүзеннән ясалган исем булырга да мөмкин. Татар-мишәрләрдә Куранов фамилиясендә сакланган. Куранов фамилиясе русларда да бар. КУРАН
КУРТ ~ КОРТ (бор. төр.-уг.) Бүре. Көһьяк төрки (угыз группасы) телдә курт~корт сүзе әле дә «бүре» мәгънәсендә йөри. Куртов фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Бүре, Кашкар, Чан. Исем компоненты. КУРТ
КУРТАЙ (бор. төр.-уг.) Курт (бүре) сүзенә -ай антропонимик иркәләү-эндәшү-боеру кушымчасы кушылып ясалган борынгы исем. Бүре кебек көчле, дәһшәтле бул мәгънәсендә. Куртаев фамилиясендә сакланган. Төрдәше: Кортай. КУРТАЙ
КУРТАШ (бор. төр.-уг.) Курт (бүре) сүзенә -аш антропонимик иркәләү-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Татар-мишәрләрдә Курташов фамилиясендә сакланган. КУРТАШ
КУСАЙ (монг.-төр.-т.; й. ис.) Монгол телендәге куса ~ хуса («сарык тәкәсе») сүзенә -й (-ай) атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. Ир баланың нәсел-ыругны үрчетүен теләү исеме. Кусаев фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Тәкә, Кучкар, Кәбиш. КУСАЙ
КУСТЫЙ (б.-т.) Башкорт теленең көньяк һәм көнчыгыш диалектларында «эне, сеңел» мәгънәсендәге кусты сүзенә чакыру-эндәшү кушымчасы -й ялганып ясалган исем. Иркәләп әйтү формасы Кустым. Бу исем Казан губернасы буенча 1834—1858 елларда уздырылган «Ревизские сказки» материалларына теркәлгән. КУСТЫЙ
КУЧКАР (төр.-т.; зоол.) Сарык (куй) тәкәсе. Татар-мишәрләрдә Кучкарев, Себер татарларында Качкуров фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Кучай, Качай. Болардан Кучаев, Качаев фамилияләре ясалган. Синонимнары: Кусай, Тәкә, Кәбиш. Исем компоненты. КУЧКАР
КУЧКАРБАЙ (төр.-т.) Кучкар (к.) + бай (к.). Чаг.: Байкучкар. КУЧКАРБАЙ
КУЧКАРБӘК (төр.-т.) Кучкар (к.) + бәк (к.). КУЧКАРБЕК
Куш (бор. төр.-т.) Ике, икесе бергә булган, пар. Исем компоненты. Куш
КУШАЙ (бор. төр.-т.) Куш (пар) сүзенә -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. Иш янына куш бул, ишәй, күбәй мәгънәсендә. Й. Гәрәй Кушай исеме «ачучы, табучы» мәгънәсен белдерә дип саный. А. Идрисов Кошай (Кушай) исеме «кош агасы», күч. «ыруг-кабилә агасы, башлыгы» дигән мәгънәгә ия дип карый. Кушаев фамилиясендә сакланган. КУШАЙ
КУШБАЙ (бор. төр.-т.) Пар итүче бай (к.). КУШБАЙ
КУШБАКТЫ (бор. төр.-т.) Пар итүче бакты, туды. КУШБАКТЫ
КУШБӘК (бор. төр.-т.) Пар итүче бәк. КУШБЕК
КУШБӘХЕТ (бор. төр.-т.-г.) Икеләтә бәхет. КУШБАХТ
КУШГАЛИ (төр.-т.-г.) Икеләтә бөек. Д. в.: Кушали. КУШГАЛИ
КУШДӘҮЛӘТ (төр.-т.-г..) Икеләтә байлык, дәүләт. КУШДАВЛЕТ
КУШЙӨРӘК (бор. төр.-т.) Куш йөрәк; ике йөрәкле. Кыю, батыр кеше мәгънәсендә. КУШЮРАК
КУШКИЛДЕ (бор. төр.-т.) Куш (пар) килде (туды). КУШКИЛЬДЕ
КУШЛАВЫЧ ~ КУШЛАУЧЫ (бор. төр.-т.; геогр.; тар.) Гаиләдәге ир кешене (башлыча әти кешене) кушлаучы, ягъни пар итүче беренче ир бала. Татарстанның Арча районындагы татар авылы атамасы (татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы). КУШЛАВЫЧ ~ КУШЛАУЧЫ
КУШТАМАК (бор. төр.-т.) Куш тамак, ике тамаклы (иякле). КУШТАМАК
КУШТИРӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Куш тирәк; таяныч. Борында болгар-татарларда игезәк ир балалар туса, берсенә Иштирәк, икенчесенә Куштирәк дип исем кушу гадәте булган (X. Маннанов). КУШТИРЯК
КУӘТ (г.) Көч, гайрәт, куәт. Исем компоненты. КУАТ
КУӘТБАЙ (г.-төр.-т.) Куәт (к.) + бай (к.). Чаг.: Байкуәт. КУАТБАЙ
КУӘТБИРДЕ (г.-төр.-т.) Ир бала бирде мәгънәсендә. КУАТБИРДЕ
КЫЗЫЛБАЙ (төр.-т.; й. ис.) 1. Кызыл бай, ягъни җирән-кызгылт чәчле бай (бала). 2. Сәүдәгәр. Урал һәм Себер татарларында Кызылбаев фамилиясендә сакланган. КЫЗЫЛБАЙ
КЫЗЫЛБАШ (төр.-т.; й. ис.) Җирән-кызгылт чәчле ир балага кушылган. КЫЗЫЛБАШ
КЫЛЫЧ (бор. төр.-т.; хәр.; й. ис.) Явыз көчләр ир баладан кылычтан курыккан шикелле курыксыннар дигән теләктән чыгып кушылган. Исем компоненты. Синонимнары: Саяф, Сәйф, Хисам, Шәмсир. КЫЛЫЧ
КЫЛЫЧАРСЛАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Кылыч (к.) + Арслан (к.). Ир бала кылыч кебек үткен, арыслан кебек кыю булсын дигән теләктән чыгып кушылган. КЫЛЫЧАРСЛАН
КЫЛЫЧБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Кылыч (к.) +бай (к.). Пермь татарларында Кылычбаев фамилиясендә сакланган. Чаг.: Байкылыч. КЫЛЫЧБАЙ
КЫРГЫЗБАЙ (бор. төр.; этн.) Кыргыз (халык исеме) + бай. Бу исем Урал һәм Себер татарларында очрый. КИРГИЗБАЙ
КЫРЛАЙ (бор. төр.-бол,-т.; й. ис.; геогр.) 1. Кырлач ай, кырлай — «салкын ай». Кырлач кышның иң салкын вакыты, олы кырлач гыйнвар аена, кече кырлач февраль аена туры килә. Кырлач сүзенең борынгы «календарь» мәгънәсе кайбер төрки халыклар телендә хәзергәчә сакланып калган. Чулым татарларында кырлач ай — «буранлы ай», караимнарда улу кырлаш — «каты салкын», ә кичи кырлаш — «көчсез салкын». Чуваш халык календаренда ман кăрлачă уйĕх «зур (каты) салкыннар ае»: ә кĕççĕн кăрлачă уйĕх —«кече салкыннар ае». Идел болгарларында һәм Казан татарларында ир балаларга Карлачай > Кырлай (салкын ай) дип исем кушу гадәте (чаг.: руслар кышкы каты салкыннарда туган ир балага Мороз исемен биргәннәр) булган. 2. Вак сәүдәгәр, кырыктартмачы. Казан артында Алат юлы өстендә Иске Кырлай һәм Яна Кырлай (хәзерге Тукай-Кырлай) авылларының Казан ханлыгы чорында булулары мәгълүм. КЫРЛАЙ
КЫРЛАЧ (бор. төр.-бол.-т.; й. ис.) Кышның салкын аенда — кырлач айда туучы ир бала. к. Кырлай. КЫРЛАЧ
КЫРЫМ (бор. төр.-бол.; тар.) Борынгы төрки телдә корум: 1. Таралган ташлар, кыя ватыклары, валуннар. 2. куч. Бик күп малтуар. Казан ханлыгы чорында татарларда Кырым исеме кулланылышта йөргән. 1756—1836 елларда яшәгән татар шагыйре Габдрәхим Утыз Имәнинең бабасы Кырым исемле булган. Крымов фамилиясендә сакланган. Стефан Илчев Дунай болгарларындагы Крумов, Крумовский фамилияләренең иске болгар телендә кулланылышта йөргән һәм хәзер яңадан кулланылышка алынган Крум (Крым ~ Кырым— Г. С.) исеменнән ясалуын искәртә. Исем компоненты. КРЫМ
КЫРЫМБАЙ (бор. төр.-т.) Кырым (к.) + бай (к.). Мал-туарлы бай. Кырымбаев фамилиясендә сакланган. КРЫМБАЙ
КЫРЫМСАРАЙ (бор. төр.-т.-ф.; й. ис.; геогр.) Кырым (к.) + сарай. Бик күп мал-мөлкәтле сарай мәгънәсенә ия. Бала байлык иясе булсын дип теләп кушылган. Бу исем Казан шәһәренең XVI һәм XVII гасырлардагы сан алу кенәгәләрендә дә теркәлгән. КРЫМСАРАЙ
КЫРЫМХАН (бор. төр.-т.) Кырым (к.) + хан (к.). Бик күп мал-туарлы хан мәгънәсендә. КРЫМХАН
КЫРЫМХУҖА (бор. төр.-т.-ф.) Кырым (к.) + Хуҗа (к.). Бик күп мал-туарлы хуҗа мәгънәсендә. КРЫМХУЗЯ
КЫЯМ (г.) 1. Күтәрелү, яңадан терелү. 2. Аягүрә торып хөрмәтләү, каршы алу. Исем компоненты. КЫЯМ
КЫЯМБАЙ (г.-төр.-т.) Кыям (к.) + бай (к.). КЫЯМБАЙ
КЫЯМЕТДИН (г.) Диннең күтәрелүе. КЫЯМЕТДИН
КЫЯМНУР (г.) Нурның күтәрелүе. КЫЯМНУР
КЫЯС (г.) Охшату, чагыштыру; үрнәк, өлге. Д. в.: Кыяз, Кияз. КЫЯС
КЯТИБ (г.) Зур, олы, бөек; мөһим. КЯТИБ
КӘБИС (г.; й. ис.) Кәбисә елны 29 февраль көнне туган балага кушыла торган исем. КАБИС
КӘБИШ (г.; й. ис.) Куй тәкәсе. Ир баланың ишле гаилә атасы булуын теләп кушылган. Кабишев, Кабашев (Кәбәшев) фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Кусай, Кучкар, Тәкә. КАБИШ
КӘЛИМУЛЛА (г.) Аллаһ белән сөйләшүче, Аллаһ сүзен әйтүче. Муса пәйгамбәр эпитеты. Д. в.: Кәли, Кәләй, Кәлкәй, Кәлүк. КАЛИМУЛЛА
КӘМАЛЬ (г.) Җитешкәнлек, өлгергәнлек. КЯМАЛЬ
КӘНДИЛЬ (г.) Яктылык чишмәсе; лампа, люстра, шәм, кандил. Синонимнары: Сираҗи, Шәмгун, Шәмгый. КАНДИЛЬ
Кәнҗе ~Кәнҗел (ф.) Хәзинә, кыйммәтле нәрсә. Исем компоненты. Кинзя ~Кинзель
КӘНҖЕКИЛДЕ (ф.-төр.-т.) Кәнҗе (к.) + килде (туды). КИНЗЯКИЛЬДЕ
КӘНҖЕКӘЙ (ф.-т.) 1. Хәзинә, кыйммәтле нәрсә. 2. Яшь егет (кеше). 3. «Яңа гына өлгергән» мәгънәсендәге кәнҗе сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Кәнҗекәев, Кәнзикиев фамилияләрендә сакланган. КИНЗЯКАЙ
КӘНҖЕЛГАЯН (ф.-г.) Кәнҗел (к.) + Гаян (к.). КИНЗЕЛЬГАЯН
КӘРАМ (г.) Юмартлык, киң күңеллелек; изгелек. Исем компоненты. КАРАМ
КӘРАМЕТДИН (г.) Диннең юмартлыгы, мәрхәмәте. Д. в.: Кәрами, Кәрай. КАРАМЕТДИН
КӘРАМУЛЛА (г.) Аллаһының киң күңеллелеге, юмартлыгы. КАРАМУЛЛА
КӘРАМША (г.-ф.) Кәрам (к.) + шаһ (к.). КАРАМША
КӘРАМӘТ (г.) 1. Могҗиза, гадәттән тыш вакыйга, хикмәтле нәрсә. 2. Юмартлык, затлылык. КАРАМАТ
КӘРАМӘТУЛЛА (г.) Аллаһының юмартлыгы. КАРАМАТУЛЛА
КӘРИМ (г.) 1. Юмарт, рәхимле, киң күңелле, намуслы. 2. Хөрмәтле, кадерле, газиз. Исем компоненты. КАРИМ
КӘРИМБАЙ (г.-төр.-т.) Юмарт, рәхимле бай (к.). КАРИМБАЙ
КӘРИМБӘК (г.-төр.-т.) Юмарт, рәхимле бәк. КАРИМБЕК
КӘРИМГОЛ (г.-төр.-т.) Юмарт, рәхимле кол. КАРИМГУЛ
КӘРИМЕТДИН (г.) Диннең юмарты, кадерлесе. КАРИМЕТДИН
КӘРИМУЛЛА (г.) Аллаһының хөрмәтле, юмарт, кадерле кешесе. КАРИМУЛЛА
КӘРИМХАН (г.-төр.-т.) Юмарт, рәхимле хан. КАРИМХАН
КӘРИМХУҖА (г.) Юмарт, рәхимле хуҗа. КАРИМХУЗЯ
КӘРИМША (г.-ф.) Юмарт, рәхимле шаһ. КАРИМША
КӘРИМҖАН (г.-ф.) Юмарт, рәхимле җан. КАРИМДЖАН
КӘРРАМ (г.) Йөзем (виноград) үстерүче. КАРРАМ
КӘСИР (г.) Мул; еш, күп санлы. КАСИР
КӘТИБ (г.) к. Катип. Д. в.: Кәтиф. КАТИБ
КӘФИЛ (г.) Өстенә җаваплылык алучы; тәрбияче, опекун. КАФИЛЬ
КӘШИФ (г.) Яңалык ачучы, уйлап табучы. КАШИФ
КӘШИФУЛЛА (г.) Аллаһыны танучы. КАШИФУЛЛА
Кәшфел (г.) Ачу, ачыклык кертү. Исем компоненты. Кашфель
КӘШФЕЛБАЯН (г.) Кәшфел (к.) +Баян (к.). КАШФЕЛЬБАЯН
КӘШФЕЛГАЯН (г.) Кәшфел (к.) + Гаян (к.). КАШФЕЛЬГАЯН
КӘШФЕЛГЫЙЛЕМ (г.) Гыйлемне ачу. КАШФЕЛЬГИЛЕМ
КӘШФЕЛЗАДӘ (г.-ф.) Кәшфел (к.) + Задә (к.). КАШФЕЛЬЗАДА
КӘШФЕЛМӘГАН (г.) Мәгънәләрне ачу, ачыклау. КАШФЕЛЬМАГАН
КӘШФЕЛМӨЛЕК (г.) Кәшфел (к.) +Мөлек (к.). КАШФЕЛЬМУЛКЖ
КӘШФЕЛХАК (г.) Хаклыкны ачу. КАШФЕЛЬХАК
КӘШФЕРАЗЫЙ (г.) Кәшфел (к.)+ Разый (к.). Д. в.: Кәшифразый, Кәшбрази. КАШФЕРАЗИ
КӘШФЕТДИН (г.) Динне ачыклаучы, танучы. Д. в.: Кәшбетдин, Кәшфи. КАШФЕТДИН
КӘШФИНУР (г.) Нурны ачу, табу. КАШФИНУР
КӘШФУЛЛА (г.) Аллага эч серләрен ачу, сөйләү. КАШФУЛЛА
КӘҮСӘР (г.; дини) 1. Әлкәүсәр — җәннәт чишмәсенең исеме. 2. Муллык. 3. Баллы ширбәт. Кәүсәр исеме Тау ягында кыз балаларга гына кушыла. Әгерҗе якларында ир балаларга да бирелә. КАУСАР
КӨЛТӘБАЙ (бол.-т.; й. ис.) Көлтә + бай (к.). Баланың байлык, мул ризык иясе булуын теләп кушылган. Бу исем удмуртларда хәзер дә кулланылышта йөри. КУЛТЯБАЙ
КӨЛӘЧ (т.; неол) Күп вакыт көлеп, елмаеп торучан бала; көләч бала. Синонимы: Көлемсәр. КУЛАЧ
КӨМЕШ (бор. төр.-т.) Көмеш, затлы, кыйммәтле металл. Эчке сафлык, пакьлек, гөнаһсызлык символы. Исем компоненты. КУМУШ
КӨМЕШАЙ (төр.-т.) Көмеш ай. Чаг.: Алтынай. КУМУШАЙ
КӨМЕШБАЙ (бор. төр.-т.) Көмеш бай (к.). Бу исем мариларга да кергән. Чаг.: Алтынбай, Булатбай, Корычбай, Тимербай. КУМУШБАЙ
Көн (бор. төр.-т.; этн.) 1. Көн, кояш. 2. Борынгы төрки көн~күн~һүн (гунн) кабиләсенең исеме. Чаг.: Афтаб, Кояш, Шәмес. Исем компоненты. Кун
КӨНБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Көн (к.) + бай (к.). КУНБАЙ
КӨНБАК (бор. төр.-т.) Көн (кояш) кебек нурлы бала бак (ягъни ту). КУНБАК
КӨНБИРДЕ (бор. төр.-т.) Көн (кояш) кебек (ир бала) бирде. КУНБИРДЕ
КӨНТИМЕР (бор. төр.-т.) Көн (к.) + Тимер (к.). КУНТИМЕР
КӨНТУГАН (бор. төр.-т.) Көн туган. Көн (кояш) кебек нурлы бала туган. КУНТУГАН
КӨНТУМЫШ (бор. төр.-т.) Көн тумыш. Көн (кояш) кебек нурлы бала тумыш. КУНТУМЫШ
КӨНЧУРА (бор. төр.-т.) Көн (кояш) кебек чура (к.): Кунчурин фамилиясендә сакланган. КУНЧУРА
КӨСӘБАЙ (бор. төр.-т.) Көсәп (көтеп) алынган бай (ир бала). КУСЯБАЙ
КӨСӘМЕШ (бор. төр.-т.) Көсәлмеш, көтелмеш (бала). КУСЯМЕШ
КӨСӘНЕК (бор. төр.-т.) Көсәнек (көтелгән бала). КУСЯНАК
КӨСӘПКОЛ (бор. төр.-т.) Көсәп (көтеп) алынган кол (ир бала). КУСЯПКУЛ
КӨТЕК (бор. төр.-т.) Көтек. Көтеп алынган ир бала. Д. в.: Көти, Көтеш. КУТЕК
КӨТЕМ (бор. төр.-т.) Көтем; көтеп алынучы. Себер татарларында Кутумов фамилиясендә сакланган. КУТЕМ
КӨТЕПАЛДЫК (бор. төр.-т.) Көтеп алдык. КУТЕПАЛДЫК
КӨТЕПАЛДЫМ (бор. төр.-т.) Көтеп алдым. КУТЕПАЛДЫМ
Көч (төр.-т.) Куәт, дәрман, егәр. Исем компоненты. Куч
КӨЧБАТЫР (төр.-т.) Көч батыр. Көчле батыр мәгънәсендә. КУЧБАТЫР
КӨЧЕК (бор. төр.-т.; й. ис.; геогр.) Маэмай, көчек. Бала көчек кебек яшәүчән булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Казан татарларында XVI—XVII йөзләрдә актив кулланылышка ия булган исем. Көчеков (Кучуков) фамилиясендә сакланган. Кучуков фамилиясе русларда да бар. Исем компоненты. КУЧУК
КӨЧЕКБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Көчек (к.) + бай (к.). Чаг.: Байкөчек. Пермь татарларында Кучукбаев фамилиясендә сакланган. КУЧУКБАЙ
КӨЧЕККОЛ (бор. төр.-т.; й. ис.) Көчек (к.) + кол. КУЧУККУЛ
КӨЧКИЛДЕ (бор. төр.-т.) Көч килде. Әти-әнисенә ярдәм итәрдәй ир бала туды мәгънәсендә. КУЧКИЛЬДЕ
КӨЧКУӘТ (төр.-т.-г.; й. ис:) Көч + куәт. «Икеләтә көч» дигән мәгънәгә ия. Әстерхан татарларында Кучкуатов (Көчкуәтов) фамилиясендә сакланган. КУЧКУАТ
КӨЧМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Көч + Морза (к.). КУЧМУРЗА
КӨЧТИРӘК (бор. төр.-т.) Көчле тирәк, таяныч. КУЧТИРЯК
КҮБӘК(бор. төр.-бол.-кып.-т.; й. ис.) Эт; куч. иптәш. Бала талымсыз, авыруларга бирешми торган булуын дигән теләктән чыгып кушылган. Казан ханлыгы чорында болгар-татарларда кулланылышта йөргән. Шушы исемнән татар һәм руслардагы Кубяков, Кобяков фамилияләре дә ясалган. КУБЯК
КҮГЕШ (бор. төр.-чагат.-бол.-т.; геогр.) Чагатай (иске үзбәк) телендә «аккош» мәгънәсен белдерә торган күгу сүзенә -иш иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Болгар-татар телендә Күгеш формасын алган. Күгеш исеме мариларга да кергән. Татарстанның Зеленодол районындагы татар авылы атамасы. Бу авылнын Казан ханлыгы чорында булуы документаль мәгълүм. Татар һәм русларда Кугушев фамилиясендә сакланган. КУГУШ
КҮГӘЙ (бор. төр.-бол.-т.; геогр.) Күк күзле бала. Бу исем мариларга да кергән. Татарстанның Зеленодол районындагы татар авылы атамасы. КУГЕЙ
КҮГӘНӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Борынгы төрки телдә «күк, тәңре» мәгънәсен белдергән кук сүзе белән «эт баласы»н аңлаткан әнәк сүзе кушылып ясалган. «Изге эт баласы» мәгънәсендә. Бу исемдә ир баланы әнәк дип атап тотемлаштыру һәм күк белән бәйләп изгеләштерү күренеше сиземләнә. Башкортстанның Стәрлебаш районындагы татар, Аургазы районындагы рус авыллары атамасында сакланган. КУГАНАК
КҮГӘРЧЕН (төр.-т.; зоол.) Күгәрчен — кош исеме. Болгар-татарларда ирләр исеме булып йөргән. Казан татарларында һәм мариларда Күгәрченев, Кугарчинов фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Кабутар, Юныс. КУГАРЧИН
Күз Күз — борынгы төрки-татар сүзе, күрү әгъзасы. Исем компоненты. Куз
КҮЗБАЙ (төр.-т.) Күз + бай. Күз кебек кадерле бай (ир бала). КУЗБАЙ
КҮЗБИ (төр.-т.; геогр.) Күз + би. Күз кебек кадерле би. Чаг.: Күзбәк. Татарстанның Буарайонындагы Урта-Лащи авылының җирле халык телендәге атамасы. КУЗБИ
КҮЗБӘК (төр.-т.) Күз + бәк. Күз кебек кадерле бәк мәгънәсендә. Чаг.: Күзби, Казан татарларында Күзбәков (Кузбеков) фамилиясендә сакланган. КУЗБЕК
КҮЗКӘЙ (төр.-т.; геогр.) Күз сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Күз кебек кадерле балакай мәгънәсендә. Татарстанның Минзәлә районындагы татар авылы атамасы КУЗКАЙ
КҮКЕ ~ КҮКИ ~ КҮКҮЙ (монг.-төр.-т.; зоол.; й. ис.) Күке (монг,— хөхәә «күке») — «күке кошы» атамасыннан алынган борынгы исем. Бу исем күбесенчә гаиләнең бердәнбер ир баласына бирелгән. Күке исеме Татарстанның Зеленодол районы Мулла Иле авылында Күке нәселе шәҗәрәсендә сакланган: Күке баба -> Сәйфулла -> Фәтхулла -> Хәйбулла -> Г абдессаттар ->Габдрахман-> Фәйзерахман -> Гомәр -> Айвар -> Колшәриф. КУКЕ ~ КУКИ ~ КУКУЙ
КҮККҮЗ (бор. төр.-т.; й. ис.) Күк күзле бала. Болгар-татарларда кешенең тышкы кыяфәтенә, күз төсенә карап бирелгән борынгы йола исем. КУККУЗ
КҮКЛӘШ (бор. төр.-бол.-т.; тар.) «Тамырлану», «яшәрү» мәгънәләрен белдергән борынгы төрки-болгар көкләш сүзеннән ясалган исем. Кукляшев фамилиясендә сакланган. КУКЛЯШ
КҮКМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Күк + Морза (к.). Изге морза мәгънәсе төсмерләнә. КУКМУРЗА
КҮКТАЙ (төр.-т.) Күк тай (колын). Күк төстәге тай (бала). КУКТАЙ
КҮКТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Күк тимер. Изге (күк) тимер мәгънәсе төсмерләнә. Чаг.: Тимеркүк (ат төсе). КУКТИМЕР
КҮМӘЧБАЙ (бор. төр.-т; й. ис.) Күмәч + бай (к.). Бала икмәк-күмәчле, нигъмәтле булсын дип теләү исеме. КУМАЧБАЙ
КҮЧЕМ ~ КҮЧҮМ (бор. төр.-т.; й. ис.) 1. Күчүче, күчеп йөрүче. Күченү вакытында туган ир балага бирелгән. 2. Куч сүзе борынгы төрки телдә ил, гаилә, йорт, нәсел-ыру, халык, төркем мәгънәләрен дә белдергән. Күчем (Күчүм) исеме кайбер төрки халыкларда әле дә кулланылышта йөри. Себер һәм Урал татарларында Кучумов фамилиясендә сакланган. КУЧУМ
КҮЧЕМБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Күчүм (к.) + бай (ир бала). Күченү вакытында туган ир бала. КУЧУМБАЙ
КҮЧЕШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Күчеш, күченү. Күченү вакытында туган ир балага кушылган. Татар-мишәрләрдә Кучушев фамилиясендә сакланган. КУЧУШ
КҮЧБӘК (төр.-т.) Күч (нәсел-ыру) бәге. КУЧБЕК
КҮЧӘБАЙ (т.-б.) Күчеп йөргәндә туган бай (ир бала). КУЧЯБАЙ
КҮЧӘРБАЙ (т.-б.) Күчәр, ягъни күчеп йөрер бай (к.) мәгънәсендә. Бу исем борынгы төрки халыкларның тормышы терлек асраучылык һәм күчмә тормыш белән бәйле булуын күрсәтә. Күчәрбаев фамилиясендә сакланган. Д. в.: Кучай (Кучаев). КУЧАРБАЙ