Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Л

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Л
ЛАЕК (г.) Нинди дә булса берәр таләпкә туры килгән шундый сыйфатка ия булган, лаек. ЛАИК
ЛАЗИМ (г.) Кирәкле, зарур. ЛАЗИМ
ЛАИМ (г.) Үлемсез. Д. в.: Ләим. ЛАИМ
ЛАИС (г.) 1. Арыслан. 2. Тәм татып караучы. Синонимнары: Арслан, Газанфар, Хәйдәр; Шир, Әсәд. Д. в.: Лаеш, Ләис. ЛАИС
ЛАТЫЙП (г.) к. Латыйф. ЛАТИП
ЛАТЫЙФ ~ ЛАТИФ (г.) 1. Ачык йөзле, мөлаем, шәфкатьле. 2. Гүзәл, нәфис. 3. Шаян, үткен, күңелле. Исем компоненты. ЛАТИФ
ЛАТЫЙФЕТДИН (г.) Диннең мәрхәмәтле, игелекле кешесе. ЛАТИФЕТДИН
ЛАТЫЙФУЛЛА (г.) Аллаһының мәрхәмәтле, шәфкатьле кешесе. Д. в.: Лаеш, Латый, Латук. ЛАТИФУЛЛА
ЛАТЫЙФХАН (г.-төр.-т.) Латыйф (к.) + хан. ЛАТИФХАН
ЛАТЫЙФҖАН (г.-ф.) Латыйф (к.) +җан. ЛАТИФДЖАН
ЛАЧЫН (монг.-бор. төр.-т.; зоол.) Лачын кошы; күч. батырлык, кыюлык символы. ЛАЧИН
ЛАЧЫНБАРС (бор. төр.-т.; й. ис.) Лачын + Барс (к.). Борынгы төрки исем. Ир баланын лачын кошы кебек батыр һәм барс кебек елгыр булуын теләп кушылган. ЛАЧИНБАРС
ЛЕМАР ~ ЛЕМАРК (р.; неол.) Ленин һәм Маркс фамилияләреннән кыскартылып ясалган исем. ЛЕМАР ~ ЛЕМАРК
ЛЕНИЗ (р.; неол.) «Ленинские заветы» сүзләреннән ясалган яңа исем. ЛЕНИЗ
ЛЕНУР (р.; неол.) «Ленин учредил революцию» сүзләреннән кыскартылып ясалган яңа исем. ЛЕНУР
ЛОКМАН (г.) Караучы, туйдыручы. ЛУКМАН
ЛОКМАНХӘКИМ (г.) Локман (к.)+ Хәким (к.). ЛУКМАНХАКИМ
ЛОТФЕТДИН (г.) Дин өчен мәрхәмәтлек кылучы. ЛУТФЕТДИН
ЛОТФУЛЛА (г.) Аллаһ мәрхәмәте, шәфкате; бүләге. ЛУТФУЛЛА
ЛОТФЫ й (ЛОТФИ) (г.) 1. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, йомшак күңелле. 2. Мөлаем йөзле, гүзәл, сөйкемле. Д. в.: Латфый. Исем компоненты. ЛУТФИ
ЛОТФЫЙЗАДӘ (г.-ф.) Лотфый (к.) + 3адә (к.). ЛУТФИЗАДА
ЛОТФЫЙӘХМӘТ (г.) Лотфый (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтлотфый. ЛУТФИАХМЕТ
ЛОТФЫРАХМАН (г.) Аллаһының мәрхәмәтлелеге, киң күңеллелеге. Д. в.: Нотфый. ЛУТФИРАХМАН
ЛОТФЫХАК (г.) Лотфы (к. Лотфый) + Хак (к.). Хак мәрхәмәте. ЛУТФИХАК
ЛОТФЫЯР (г.-ф.) Мәрхәмәтле, киң күңелле яр (кеше). ЛОТФИЯР
ЛУТ (бор. яһ.) Борынгы яһүд исеме. Этимологиясе билгеле түгел. ЛУТ
ЛӘБИБ (г.) Акыллы, зирәк. ЛЯБИБ
ЛӘЕС (г.) к. Лаис. ЛАИС
ЛӘЗИЗ (г.) 1. Татлы, ләззәтле. 2. Нәфис, зәвыклы. ЛАЗИЗ
ЛӘЗЗӘТ (г.) Тәмлелек, татлылык; рухи рәхәтлек; ләззәтләнү, тәмен тату. Д. в.: Ләздәт. ЛАЗЗАТ
ЛӘҮЗ (ф.) 1. Бадәм чикләвеге, миндаль. 2. Татлы хәлвә. ЛАУЗ